“Казан – Татарстанның башкаласы”
план-конспект урока по теме
1. “Казан – Татарстанның башкаласы” текстын укып, Казан турында сөйләргә шартлар тудыру. 2. Укучыларда әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аның белән аралашу, күмәк эшли белү, иҗади һәм тәнкыйди фикерләвен активлаштыру, монологик сөйләм күнекмәләрен формалаштыру. 3.Татарстан башкаласы Казан белән горурлану, туган якка ихтирам, кызыксыну уяту.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
kazan_11_publikatsiya.docx | 30.88 КБ |
Предварительный просмотр:
Тема. “Казан ” тексты.
Максат. 1. “Казан – Татарстанның башкаласы” текстын укып, Казан турында сөйләргә шартлар тудыру.
2. Укучыларда әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аның белән аралашу, күмәк эшли белү, иҗади һәм тәнкыйди фикерләвен активлаштыру, монологик сөйләм күнекмәләрен формалаштыру.
3.Татарстан башкаласы Казан белән горурлану, туган якка ихтирам, кызыксыну уяту.
Кулланылган метод-алымнар: өлешчә эзләнү, проект методы, төркемнәрдә эшләү, ситуатив күнегү чишү,
1. Уңай психологик халәт тудыру
- Хәерле көн, укучылар!
Дуслар елмаеп караса,
Дөнья яктырып китә.
Я,кайсыгыз дусларына
Елмаю бүләк итә?
- Менә без әдәбият дәресен башлап җибәрәбез. Эшлекле дәрес, күңелле дәрес булсын ул. . Сез һәр эшкә үзегезгә билге куячаксыз. Шуңа күрә, дәрестә тырышыгыз һәм актив булыгыз. Сез бик күп беләсез, булдырасыз, укучылар. ( Мин яратам сине Татарстан , балалар җырлыйлар)
Ни өчен без дәресне бу җырдан башладык?
2. Мозговой штурм:
Татарстанның башкаласы-
Татар халкының милли бәйрәме-
Татар хатын-кызларның милли баш киеме-
Татар ир-атларның милли баш киеме-..
Татаорстанның иң зур байлыгы-..
Татарстанның иң зур елгасы-...
Татарстанның иң зур шәһәрләре-..
Татарстанның химия промышленносте шәһәре-...
Камаз автомобильләре эшләп сыгарыла торган шәһәр-..
Татарстанда данлыклы сәгать заводы булган шәһәр-..
Татарстанда неФТЬЧЕЛӘР ШӘҺӘРЕ-...
Вятка елгасының борынгы исеме.(Нократ)
Кайсы шәһәр балык исемен йөртә?(Алабуга)
Дакар – Париж марафонында җиңеп чыккан машина?(Камаз)
Чаллы шәһәре кайсы елга буена урнашкан? (Кама)
Татарстан гимнының авторы.(Яхин)
3. Өй эшен тикшерү (69 нчы бит №5,№6**)
1. “Түгәрәк буенча хат” язу.
- Укучылар, миңа бүген иртән Вконтакте сайтында чит илдән хат килде.
Исәнме, дустым. Хәлләрең ничек? Мин җәй көне Татарстанның башкаласы Казанга кунакка килергә җыенам. Ләкин мин Татарстан турында бер нәрсә дә белмим. Миңа ярдәм итсәгез, мин бик шат булыр идем.
- Укучылар, әйдәгез Алинага Татарстан турында белгәннәребезне язабыз.
- Һәр өстәлдән беренче укучы хат яза башлый, чират буенча дәвам итеп, һәрберегез берәр җөмлә язарга тиеш буласыз. Һәр укучыга 30 секунд вакыт бирелә.
(2 минут эчендә һәр төркем хат яза)
Һәр төркемнең бер укучысы хатны укый.
- Бик яхшы, укучылар, сез Татарстан турында күп беләсез икән. Ләкин Татарстан турында язганда сез нәрсә турында язмагансыз?
Көтелгән җавап. Казан турында.
- Ни өчен язмадыгыз?
- Казан турында татарча сөйли белмибез.
- Димәк, без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшербез?
- Татарстанның башкаласы – Казан турында сөйләшербез.
- Ә чит ил кызы Алинага Казан турында мәгълүматны (информацияне) нинди формада эшләп җибәрә алабыз?
- Казан турында Презентация ясый, стенгазета чыгара, скайп аша сөйли алабыз.
- Димәк, без дәрес ахырында нәрсә эшли белергә тиешбез.
- Без Казан башкаласы турында үзебез презентация, скайп аша сөйли алырга тиеш булабыз.
- Укучылар, без Казан турында сөйләргә өйрәнер өчен безгә дәрестә нишләргә кирәк.
- Т (текст укырга), СҖ (Сорауларга җавап бирергә), П. (проект төзергә), С.(Сөйләргә)
1. “Эй-ар-Гайд” алымын куллану.
- Сезнең өстәлләрдә һәрберегез өчен битләр ята. Бу битләр икегә бүленгән: “Укыганга кадәр” һәм “Укыганнан соң”. “Укыганга кадәр” дигән якка сорауларга җаваплар языгыз. Һәр укучы аерым яза.
- Казан нинди шәһәр?
-Казанда нинди тарихи урыннар бар?
-Казанда кайчан Кол Шәриф мәчете ачыла?
- Казанда нинди музейлар бар бар?
- Укучылар, бу сорауларга дөрес җавап бирер өчен безгә нишләргә кирәк?
- Текстны укырга.
2. Текстны уку.
1) Укытучы үрнәк укый.
2) Эчтән уку.
3) Кычкырып уку.
- Алдыгызда торган битнең “Укыганнан соң” дигән ягына тагын нәрсәләр белдегез, өстәп языгыз. Кемнең җаваплары дөрес булды?(Әгәр, укучылар беренче тапкыр укыганнан аңламасалар, тагын бер тапкыр укырга мөмкин.) Рәхмәт. Шәп булган.
3. “Рэлли Робин” алымы. (Кыска җаваплар.)
- Без текстны укып нәрсә белдек?
- Сорауларга җавап бирә белдек.
- Безгә тагын нәрсә эшли белергә кирәк?
- Казан турында сөйли белергә кирәк.
Үзбәя
1. “Тэйк-оф-тач-даун” алымы (Басабыз-утырабыз)
- Укучылар, кайсы сандагы җөмлә дөрес тәрҗемә ителгән, шул номердагы укучы баса.
1 төркем Казань – один из древних городов.
1) Казан – яңа шәһәрләрнең берсе.
2) Казан – борынгы шәһәрләрнең берсе.
3) Казан – борынгы шәһәрләргә керә.
4) Казан – борынгы шәһәр түгел.
2 төркем Площадь города Казни больше 290 квадратных километров.
1) Казанның мәйданы – 290 километр.
2) Казанның мәйданы 290 километрдан ким.
3) Казанның мәйданы 290 километрдан артык.
4) Казанның мәйданы 299 километр.
3 төркем В Казане есть татарские театры, кукольный театр, цирк, зоопарк и большие библиотеки.
1) Казанда театр, китапханәләр, зоопарк бар.
2) Казанда театр, цирк, зур китапханәләр эшли.
3) Казанда татар театрлары, курчак театры һәм зоопарк бар.
4) Казанда татар театрлары, курчак театры, цирк, зоопарк һәм зур китапханәләр бар.
VI. Белем системасына кертү һәм кабатлау.
- Ситуатив күнегү
1 төркем - Как мы скажем, что Казань – древний город.
- Сообщи другу, что про Казань первый раз упоминается (искә алына) в 1177 году.
-Татарстан-суверенное государство;
2 төркем - Сообщи другу, что ты можешь поехать в Казань через железную дорогу.
- вы были в музее Мусы Джалиля;
3 төркем -вы ходили в Национальный музей Республики Татарстан;
- в музее вам понравились все экспонаты;
-башня Сююмбике-украшение Казанского Кремля.
2. Синквейн төзү.
Казан шәһәре турында укучылар белән бергә тактада синквейн төзү.
- Укучылар, әйдәгез, Казан темасына синквейн төзибез.
Казан
Борынгы, зур.
Үсә, яши, матурлана.
Казан – Татарстанның башкаласы.
Башкала.
3. Таймд Раунд Робин.
- Әйтик, безгә Казан шәһәре турында скайптан сөйләргә кирәк. Сез нәрсәләр сөйләр идегез? Әйдәгез, 1 укучы башлап җибәрә, калганнарыгыз дәвам итә, 4 нче номерлы укучы тәмамлый.
Һәр укучыга 30 секунд вакыт бирелә.
Һәр төркемнең 1 укучысы сөйләп чыга.
- Укучылар, сез бу биремнәрне үтәп, нишләргә өйрәндегез?
- Казан турында сөйләргә өйрәндек.
Үзбәя.
- Бик шәп. Укучылар, сөйләргә өйрәндек, хәзер без Казан турында информацияне нинди формада җибәрә алабыз?
- Стенгазета, брошюра, презентацияһ.б.
1. Проект төзү. Рафт
1 төркем. Казан шәһәре буенча экскурсион маршрут төзергә.
2 төркем. Стенгазета чыгарырга.
3т өркем. Брошюра чыгарырга.
5 минут вакыт бирелә.
Проектларны яклау. Һәр төркем үзенең проктын яклый-
Шәп булды, булдырдыгыз укучылар! Сез Алинага Казан турында брошюра, нишләргә өйрәндегез?
- Без Туган ягыбыз, Казан шәһәре турында мәгълүматны иформацияне чит ил кешеләренә татар телендә сөйләргә өйрәндек.
2. Үзбәя.
Укучылар, кем үзен дәрестә бик яхшы җавап бирдем, яхшы катнаштым дип исәпли, алар үзләренә 5 куя
Кем әле тиешенчә җавап бирмәдем дип уйлый, алар 4 куя.
Кем барысын да аңлады, ләкин дусты турында сөйли алмый,шул үзенә 3 куя.
Кем бернәрсә дә аңламады 2 куя.
1. “Казан – Татарстанның башкаласы” текстын сөйләргә өйрәнергә.
2. Казан турында өстәмә информация кулланып, презентация, аны
якларга.
3. Казан, Татарстан турында синквейн төзергә.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
"Казан- Татарстанның башкаласы" 6нчы сыйныфта татар теле дәресе
6нчы сыйныфта Р.З.Хәйдәрова дәреслегенә нигезләнеп төзелгән рус балаларына татар теле дәресе...
"Казан -Татарстанның башкаласы" дәрес эшкәртмәсенә презентация
6нчы сыйныфта рус төркемендә татар теле дәресенә презентация...
Казан - Татарстанның башкаласы
"Казан - Татарстанның башкаласы" темасына 6 сыйныфның рус төркемнәрендә ачык дәрес эшкәртмәсе тәкъдим ителгән....
Казан -Татарстанның башкаласы. 6 нчы сыйныф өчен (рус төркеме).
Игътибарыгызга башкалабыз Казан турында 6 нчы сыйныф өчен бәйләнешле сөйләм теле үстерү дәресенең үрнәген тәкъдим итәм. Дәрестә Татарстан республикасы, аның башкаласы Казан турында булган белемн...
Казан - Татарстанның башкаласы.
Бу дәрес 6нчы сыйныфта рус телле мәктәптә укучы рус телле балалрга үткәрелде. Сәяхәт дәрес аша укучылар Кремль,Сөембикә манарасы,татар театрлары, университет белән таныштылар....
"Казан- Татарстанның башкаласы" конспект и презентация к уроку (6 класс русская группа)
"Казан- Татарстанның башкаласы" конспект и презентация к уроку по татарскому языку (6 класс русская группа)....