Гомәр Бәшировның "Сылтау хикәясе".
план-конспект урока (5 класс) по теме
1.Г. Бәшировның “Сылтау” хикәясе белән танышырга, каршылык бәйләнешен табарга, дустың турында сөйләргә шартлар тудыру.
2. Укучыларда әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аның белән аралашу, парларда һәм күмәк эшли белү, тема буенча диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен формалаштыру.
3. Кешеләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләрдә дуслыкның иң мөһим сыйфатларының берсе булуына ышаныч тәрбияләү.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
syltau_hiyase.docx | 23.78 КБ |
Предварительный просмотр:
Г. Бәширов “Сылтау” хикәясе белән танышу. 5 нче класс (рус төркеме)
Тема: Г. Бәширов “Сылтау” хикәясе белән танышу.
Максат:
1.Г. Бәшировның “Сылтау” хикәясе белән танышырга, каршылык бәйләнешен табарга, дустың турында сөйләргә шартлар тудыру.
2. Укучыларда әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аның белән аралашу, парларда һәм күмәк эшли белү, тема буенча диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен формалаштыру.
3. Кешеләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләрдә дуслыкның иң мөһим сыйфатларының берсе булуына ышаныч тәрбияләү.
Дәрес тибы: Яңа белемнәрне ачу дәресе.
Җиһазлау. Проектор, ноутбук, дәреслек.
УМК. Хәйдәрова Р.З. Татар теле һәм уку китабы, 4 сыйныф.
Дәрес барышы.
- Оештыру, уку эшчәнлегенә мотивация булдыру.
- Исәнмесез, укучылар! Мин сезне күрүемә бик шат!
- Дуслар елмаеп караса,
- Дөнья яктырып китә.
- Я,кайсыгыз дусларына
- Елмаю бүләк итә?
- Укучылар, сезнең өстәлләрдә үзбәя карталары ята. Сез һәр эшкә үзегезгә билге куячаксыз. Шуңа күрә, дәрестә тырышыгыз һәм актив булыгыз. Сез бик күп беләсез, булдырасыз, укучылар.
2.Авырлыкның урынын һәм сәбәбен ачыклау.
- Укучылар карагыз әле, Балалар нәрсә эшлиләр?
- Бергә бииләр, бергә укыйлар, түгәрәккә йөриләр, туган көн үткәрәләр.
- Сез ничек уйлыйсыз бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшербез?
- Дуслар турында.
- Әйе, ә дуслар һәрвакытта чын дус була аламы?
- Әйе, юк.
- Без бу сорауга төгәл җавап бирә алмыйбыз.
- Без дәрес ахырында нәрсә белергә тиеш булабыз?
- Дуслар һәрвакытта чын дус була аламы соравына җавап эзлибез.
3. Уку эшчәнлегендәге авырлыктан чыгу юлын билгеләү.
- Укучылар, нәрсә тавышы бу?
- Паровоз
- Ләкин вагоннар паровоздан аерым тора. Әйдәгез вагоннарны җыябыз.
- Паровоз безнең дәресебезнең ачышы (яңа белемнәр) булыр. (Дуслар һәрвакытта да чын дус була аламы?) Ачыш ясар өчен без нишләргә тиеш?
(Дәреснең һәр этабы вагонга язылган.)
- Сүзләрне кабатлыйбыз.
- Текст укыйбыз.
- Җавап бирәбез.
- Сөйлибез
Фонетик зарядка.
- Безнең поезд җыелды, ләкин аны кузгатырга кирәк. Әйдәгез, тылсымлы сүзләр әйтеп карыйк.
- Алга таба барабыз:
Тик-так-так! Тик-так-так! Гөрләп чаба паровоз: Юл тап-тап,
Юл тап-тап. Ак төтен артта кала: Пух-пах-пух! Пух-пах-пух!
Вагоннар җырлап чаба: Ах-ах-ух! Ах-ах-ух!
Сыбызгы яңгырап китә: Ту-ту-ту! Ту-ту-ту! Тавышы еракка җитә: Уу-уу-уу! Уу-уу-уу!
(Шигырь сүзләре слайдта ачыла бара, балалар хор белән бергә укыйлар)
- Ә безнең поезд кузгалмады бит. Игътибар итегез әле, паровоз – ачыш. Димәк, без дәрестә яңа белемнәр алгач кына, поезд алга китәчәк.
4.Белемнәрне актуальләштерү һәм уку эшчәнлегендәге авырлыкны билгеләү.
1.Дуслык турында әңгәмә.
- Укучылар, әйдәгез эшебезне кабатлаудан башлап җибәрик. Сез узган дәрестә нәрсә турында сөйләштегез?
Дустым турында.
- Әйдәгез, шул турында сөйләшеп алыйк.
-Синең дустың бармы?
- Аның исеме ничек?
- Ул кайда яши?
- Ул ничәнче мәктәптә укый?
- Ул ничәнче сыйныфта белем ала?
- Ул нинди?
- Ә Чын дус нинди була? Ә син чын дусмы?
2.Сингл раунд робин.
- Ә хәзер төркемнәрдә эшлик. Сез дустыгызга нинди яраткан әйберегезне бирер идегез, шул турыда сөйләшеп алыгыз. Сөйләшү һәр өстәлнең беренче укучыдан башлана, икенче, өченче һәм дүртенчесе чиратлашып үз фикерен әйтә. Сезгә аралашуга 30 секунд вакыт бирелә.
- Мәсәлән, мин дустыма китап бирер идем.
- Укучылар, сезнең вакытыгыз бетте. Икенче өстәлнең 2 укучы Син дустыңа нәрсә бирер идең?
- Сезнең өстәлдәге 2 нче укучы нәрсә бирер иде?
- Әйе, хәтта сез үзегезнең яраткан әйберләрегезне бирергә әзер.
- Без нәрсәне искә төшердек?
- Үткән дәресне кабатладык.
Үзбәя.
- Хәзер өстәлдә яткан шушы битләргә үзегезгә кабатлау этабына билге куеп чыгыгыз.
5.Төзелгән проектны тормышка ашыру.
- Кереш әңгәмә.
- Ә һәр кешедә яраткан әйберен бирер идеме?
- Юк, әйе.
- Кеше үз әйберен бирмәс өчен нәрсә уйлап таба?
- Сылтау, отговорка.
- Дуслар арасында сылтау була аламы?
- Әйе, юк.
- Г. Бәшировның “Сылтау” хикәясендәге дуслар нинди микән? Без бу хикәяне укып нәрсә белербез?
- Чын дусларның нинди булуын белербез.
- Хәзер без Г. Бәшировның “Сылтау” хикәясе белән танышып китәрбез.
Гомәр Бәширов күренекле татар язучысы, әсәрләр язган, мәзәкләр җыеп китаплар чыгарган.
- Текст өстендә эш.
- Укытучының үрнәк укуы.
- Укучылар, хәзер мин хикәяне укыйм, сез һәр сүзнең укылышына һәм басымына игътибар итегез. Хикәянең геройлары кемнәр икән?
Укытучы үрнәк укый.
- Хикәянең авторы кем?
- Гомәр Бәширов.
- Хикәянең геройлар кемнәр?
- Кызлар.
- Алар нинди кызлар.
- дус кызлар.
2.Укучыларның эчтән укуы.
- Укучылар, үзегез эчтән укыгыз. Хикәя нәрсә турында? соравына җавап эзләгез.
Укучылар эчтән укыйлар.
- Укучылар, хикәя нәрсә турында?
- Ике дус кыз турында, кыз песи бирмәгән, .....
3.Рольләп уку.
- Укучылар, рольләргә бүлеп укыр өчен кемнәр кирәк?
- Автор, ике кыз.
Рольләп укыйлар.
- Бик яхшы, булдырдыгыз!
- Без нәрсә белдек?
- Кыз саран, песиләрен бирми.
- Үзбәя.
- Үзбәя карталарыгызга эчтән укуга һәм рольләп укуга билгеләр куегыз.
4.Тышкы сөйләмдә беренчел ныгыту.
- Микс пэа шэа. Физкультминут.
- Укучылар, әйдәгез ял итеп алыйк. Алга чыгып басасыз, музыкага төрле хәрәкәтләр ясыйсыз. Музыка туктау белән, пар ясап, кулны күтәрәсез һәм сез минем сорауга җавап бирәсез.
- Буе озынрак укучы Кызның ничә песие бар? соравына җавап бирә.
- Кызның ике песие бар.
- Чәче карарак укучы Дус кызы башта нинди песине сорый? Соравына җавап бирә.
- Ак песине сорый.
- Түфлие карарак булган укучы Кыз нигә ак песине бирми? Соравына җавап бирә.
- Ак песине ярата.
- Чәче кыскарак булган укучы Кыз песине бирмәс өчен нәрсә эшләде? Соравына җавап бирә.
- Кыз сылтау әйтте.
- Молодцы! Кыз нинди сылтау тапты? Әйдәгез утырып, хикәядән табып укыйк.
- Нинди сылтау тапты?
- Бик бирер идем, ләкин яхшы түгел. Миңа зурлар: “Үзең яратмаган әйберне бүләк итмә”, - диделәр.
- Кыз яратамы кара песине?
- Юк, яратмый.
- Кайбер кеше үзенең яратмаган әйберен дә бирми. Төрле сылтаулар таба.
- Кыз нинди?
- Саран, эгоист.
- СИНГЛ РАУНД РОБИН.
- Укучылар, әйдәгез төркемнәрдә сөйләшик: Сылтау тапкан кеше чын дус була аламы? Сезгә 1 минут вакыт бирелә.
- Юк, чын дус төрле сылтаулар эзләми.
- Димәк, нинди нәтиҗә ясыйбыз. Чын дус нинди ул?
- Чын дус сылтаулар эзләми.
- Үзбәя.
- Үзбәя карталарыгызга эчтән укуга һәм рольләп укуга билгеләр куегыз.
7.Белем системасына кертү һәм кабатлау.
- Синквейн төзү.
- Укучылар, әйдәгез чын дус моделен төзик. Чын дус.
- Чын дус нинди була?
- Акыллы, ярдәмчел, тәртипле, яхшы....
- Чын дуска туры килгән ике сыйфатны (качество) сайлыйк.
- Чын дус белән бергә нишлибез?
- Түгәрәккә йөрибез, мәктәптә укыйбыз, дәрес әзерлибез...
- Чын дус нинди булырга тиеш? Нәрсә тапмый?
- яки Чын дус турында нинди мәкальләр беләсез?
- Кешенең иң зур байлыгы - чын дусты.
Дус акчадан кадерлерәк.
Дуслык - зур байлык.
- Чын дус сезнең өчен нәрсә ул?
- Бәхет, көч, байлык...
Чын дусның моделе.
Чын дус Ярдәмчел, рәхимле. Йөрибез, укыйбыз, ярдәм итәбез. Чын дус сылтау тапмый. Кешенең иң зур байлыгы – чын дусты. Бәхет.
- Укучылар, безнең чын дусның моделен төзедек. (укып чыгу)
- Модель буенча сөйләү.
- Модель буенча кем дусты турында сөйли алачак. (2-3 укучыдан сөйләтү)
- Минем чын дустым бар. Аның исеме Максим. Ул ярдәмчел, рәхимле. Без Максим белән түгәрәккә йөрибез, бергә мәктәптә укыйбыз. Максим миңа ярдәм итә. Кешенең иң зур байлыгы – чын дусты. Чын дус ул бәхет.
- Рәхмәт, бик яхшы! Булдырдың.
- Без дусларыбыз турында татарча сөйләргә өйрәндек.
Үзбәя.
- Рефлексия.
- Нәтиҗә чыгару.
- Укучылар, Г. Бәшировның “Сылтау” хикәясен укып, дуслыкның бер мисалын күрдек.
- Әйдәгез поездга кире әйләнеп кайтыйк. Дәрестә алган яңа белем (ачыш) нәрсә булды?
- Чын дус төрле сылтаулар эзләми.
- Әйдәгез әле, укучылар, тикширеп карыйк, ачышны дөрес ясаганбыз микән? Поезд кузгалырмы?
(слайдта Поезд кузгалып, китеп бара)
- Үзбәя.
Укучылар, кем үзен дәрестә бик яхшы җавап бирдем, яхшы катнаштым дип исәпли, алар үзләренә «5» куя
Кем әле тиешенчә җавап бирмәдем дип уйлый, алар «4» куя.
Кем барысын да аңлады, ләкин дусты турында сөйли алмый,шул үзенә «3» куя.
Кем бернәрсә дә аңламады, «2» куя.
IХ. Өй эше.
- Хикәяне сәнгатьле укырга өйрәнергә
- Хикәянең эчтәлеген сөйләргә.