Буенда, буйлап, буенча бәйлек сүзләре.
план-конспект урока (5 класс)
Бу дәрес рус телендә белем бирү мәктәпләренең 5 нче сыйныфында (рус төркемендә) үткәрү өчен тәкъдим ителә. Барлык эш төрләре дә укучыларның яшь үзенчәлекләрен истә тотып төзелгән. Әлеге дәрес эшкәртмәсе күрсәтмә материал белән баетылган.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
byleklr.doc | 78 КБ |
Предварительный просмотр:
- Дәреснең темасы: Буенда, буйлап, буенча бәйлек сүзләре.
- Дәреснең максатлары:
1) Фәннилек: Укучыларны буенда, буйлап, буенча бәйлек сүзләре белән таныштыру;
2) Коммуникатив максат: Әлеге бәйлек сүзләрне сөйләмдә һәм язуда урынлы куллана белү күнекмәләренә өйрәтү;
3) Тәрбияви максат: Урманга сакчыл караш тәрбияләү.
3. Принциплар:
- Дидактик принциплар: фәннилек, дифференциаль якын килү,
дәвамчанлык, теория һәм практика бәйләнеше.
- Гомумметодик: коммуникатив.
- Лингвистик: функциональ.
- Уку-укыту ысулы: өлешчә эзләнү, аңлату-күрсәтү.
- Уку-укыту алымнары: уен элементларны кертеп җибәрү,
элетрон такта белән эш, таблица белән эш, карточкалар белән эш.
- Дәрес төре: яңа материал аңлату.
- Җиһазлау: татар теле дәреслеге (5 сыйныф), компьютер,
интерактив такта, мультимедиа проекторы, карточкалар, Ябалак портреты.
- Файдаланылган әдәбият исемлеге:
- Р. Х, Ягъфәрова, К. С. Фәтхуллова. Татарский язык . 5 сыйныф.:
рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы. – Казан : Татар. китап. нәшр., 2014. – 175б.
- Ф. Ю. Юсупов, Д. Г. Тумашева, Ч. М. Харисова һ.б. Татар теле. 5
сыйныф. - Казан: Мәгариф, 2006.
- М.М.Шәкүрова, А.Ф.Йосыпов. Татар телен укыту методикасы.
Казан, 2007.
Дәрес планы.
- Мотивлаштыру-ориентлаштыру: (1мин.)
- Дәресне оештыру.
- Укучылар белән исәнләшү. Уңай психологик халәт тудыру.
- Актуальләштерү этабы: (4 мин)
- “Урман безгә бик кирәк” темасына әңгәмә үткәрү.
- Өй эшен тикшерү. (Теркәгечләр белән җөмлә төзергә)
- Уку мәсьәләсе кую: (10мин)
- Буенда, буйлап, буенча бәйлек сүзләре турында гомуми
мәгълүмат бирү;
- Аларның җөмләдәге хезмәтен, мәгънә төсмерләрен ачыклау;
- Уку мәсьәләсен өлешләп чишү: (20мин)
- Таблица белән эш.
- Кагыйдә язу.
- Тәрҗемә итү.
- Иҗади диктант.
- “Кем тизрәк” уены.
5. Рефлексив бәяләү: (10мин)
- сорау-җавап.
- Дәрескә үз бәя.
- Өй эше: бәйлекләр белән җөмләләр төзеп килергә.
Дәрес барышы.
- Мотивлаштыру-ориентлаштыру.
У: Хәерле иртә, укучылар.
у: Хәерле иртә, укытучы апа.
У: Кәефләрегез ничек?
у: Яхшы. Ә сезнеке ничек?
У: Минем дә яхшы. Соравыгыз өчен рәхмәт. Утырыгыз, укучылар. Укучылар, бүген урамдагы җылы һава, сезнең күңелләрегезне дә җылытып, ямьләндереп торсын.
Матур үтсен көнебез!
Көләч булсын йөзебез!
Дөрес, матур утырыйк,
Тырышып җавап бирик.
- Актуальләштерү этабы.
У: Бүген сыйныфта кем дежур?
у: Мин.
У: Марк, бүген ничәнче число?
у: Бүген унынчы март.
У: Антанын нинди көне?
у: Бүген пәнҗешәмбе.
У: Сыйныфта барыгыз да бармы?
у: Сыйныфта барыбыз да бар.
У: Молодец, Марк. Рәхмәт сиңа. Дәрестә барыгыз да булуга мин бик
шат. Дәресләрне калдырырга тырышмагыз.
У: Никита, өй эшенә нәрсә бирелгән иде?
у: Теркәгечләр таблицасын ятлап килергә һәм теркәгечләр белән җөмләләр төзергә.
У: Әйе, Рәхмәт. Укучылар, өй эшен барыгыз да эшли алдымы?
у: Әйе.
У: Әйдәгез тикшереп үтик. Һәрберегез берешәр җөмлә укый һәм теркәгечне әйтеп бара. Рәт буенча барабыз, Машадан башлыйбыз.
У: Булдырдыгыз! Укучылар, сез урманда йөрергә яратасызмы?
у: Әйе, урманда рәхәт.
У: Урманда нәрсә бар?
у: Урманда төрле җәнлекләрбар.
у: Агачлар, гөмбәләр, җиләкләр үсә.
У: Кеше өчен урман кирәкме?
у: Әйе.
У: Ни өчен?
у: Агачлар саф һава бүлеп чыгара.
у: Агачлардан кешеләр өй сала.
у: Урманда үскән үләннәрдән дарулар ясыйлар.
У: Барыгызның да фикерләре дөрес. Димәк, безгә урманны сакларга кирәк. Үзебезгә дә агачлар утыртырга.
У: Без бүген сезнең белән “Урман мәктәбенә” укырга барабыз. (Тактада урман картинасы,”Урман мәктәбе”дигән сүзләр куелган.)
У: Укучылар, карагыз әле,безне көтеп торалар түгелме? Кем булыр бу?
у: Бу ябалак.
У: Әйе, бу урман укытучысы Ябалак.Ул безгә төрле уеннар,биремнәр дә әзерләп куйган. Ябалакның беренче биреме. Теркәгечләр таблицасын төзибез. Мин сезгә карточкалар өләшәм. Җөмләләрне тәрҗемә итәргә. Теркәгечләр астына сызарга.
1. Вчера мы не пришли в школу, потому что был праздник.
2. Азалия и Катя ходили в лес.
3. Мы будем собирать ягоды или грибы.
4. Папа искал цветы, но не нашел.
У: Укучылар, сезгә ябалак биргән бирем аңлашыламы?
у: Әйе.
У: Аңлашылса, эшли башладык.
У: Эшләп бетерсәгез, дәфтәр битләрен кырыйга куегыз. Мин тикшереп чыгармын. Киләсе дәрескә билгегезне әйтермен.
- Уку мәсьәләсе кую.
У: Укучылар, экранга карагыз, монда төрле сүзләр бирелгән. Әйдәгез аларны аерым төркемнәргә бүлеп карыйк. Безгә аларны аерырга туры килер. Беренче төркем безнең сыйфатлар, икенче исемнәр бирелгән, өченче – фигыль. Ә калган сүзләр нинди сүз төркеме булырлар икән, уйлап карагыз әле? Аларны аегым баганага язарбыз.
Акыллы | Бәрәңге | Буенда |
белән | Китте | Шатлык |
сөйли | Юмарт | буйлап |
җөмлә | йөгерә | Яшел |
У: Укучылар, эшли алдыгызмы? Тикшереп чыгыйк. Беренче багананы Полина укый, икенче – Маша, өченче – Марк, дүртенче – Никита.
У: Укучылар, дөрес эшләгәнсез. Уйлап карыйк әле, өченче баганада нинди сүзләр булыр?
у: Бәйлекләр.
У: Дөрес, укучылар. Безнең бәйлекләргә сорау куеп булмый. Алар сүзләрне бәйләп тору өчен кирәк.
- Уку мәсьләсен өлешләп чишү.
У: Димәк, безнең бүгенге дәресебезнең темасы ничек була инде?
у: Бәйлекләр.
У: Дөрес. Дәфтәрләрне ачабыз, бүгенче числоны, сыйныф эше һәм
теманы язып куябыз.
У: Бәйлекләр – сорауларга җавап бирми. Алар сүзләрне бәйләп тору өчен кирәк. Бәйлекләрнең русчасы послелог була.
Послело́г — служебная часть речи, выражающая синтаксические отношения между именем существительным, местоимением, числительным и словами других частей речи, а также между существительными. От предлога отличается положением относительно слова, к которому относится: если предлоги стоят перед этим словом, то послелоги ставятся после него.
У: Ябалак биргән бәйлекләрне дә язып куегыз.
Белән (с) Аркылы (вдоль)
Өчен (для) Аша (между)
Таба (к) Сыман (как)
Кадәр (до) Шикелле (вроде)
Буенча Буйлап
Буенда
У: Ябалак безгә тагын бер бирем әзерләп куйган. Иҗади диктант. Күп нокталар урынына сүзләр куеп язабыз, бәйлекләрнең астына сызабыз.
…белән бардым, ... турында уйладым, . .. таба йөгердем, ...өчен сөйлим, ...башка бармыйм, ... төсле матур, ...соң килеп җиттем.
У: Эшләп бетерсәгез, әйдәгез тикшереп чыгыйк. Рәт буенча барабыз. Полинадан башлыйбыз.
У: Дөрес эшләгәнсез.
У: Асларына сызылган сүзләрне төшереп калдырып укып карагыз әле.
У: Я, ничек, матур чыктымы? Аңлашыламы?
у: Юк, җөмләләр аңлашылмый.
У: Димәк, бу сүзләрне төшереп калдырып булмый икән. Алар ни өчен кирәк була инде?
у: Сүзләрне бәйләп тору өчен.
У: Дөрес, сүзләрне бәйләп тору өчен.
У: Ябалак безгә уен әзерләп куйган. Хәзер уен уйнап алабыз. Уенның исеме - “Кем тизрәк”. Әлеге уенны ябалак әзерләп килгән. Җөмләләрдән бәйлекләрне эзләргә кирәк.
- Мин синен белән кинога барам.
- Әти урман буйлап бара.
- Елга буенда чәчәкләр үсә.
- Апай әни шикелле матур.
- Мин икегә кадәр укыйм.
У: Булдырдыгыз. Әлеге биремне тиз һәм җиңел башкарып чыктыгыз. Киләсе күнегүне язмача эшлибез. Безгә текст бирелгән. Әлеге текстны рус теленә тәрҗемә итәбез, бәйлекләрнең астына сызып барабыз.
Көрәк белән казу. Мәктәпкә хәтле бару. Кичкә кадәр эшләү. Эштән соң күрешү. Белем өчен уку. Тау хәтле йорт. Абый кебек булу. Кыштан бирле уку. Җилгә каршы атлау. Әнисеннән башка яшәү. Җәй саен кайту. Урам аркылы чыгу. Дустыннан башка кешесе булмау. Авырганга күрә килмәү. Утырган килеш язу.
У: Эшләп бетерсәгез, тикшереп алыйк. Лев, синнән башлыйбыз.
У: Афәрин, дөрес эшләгәнсез.
- Рефлексив бәяләү.
У: Укучылар, без сезнең белән бүген нинди тема үттек?
у: Бәйлекләр.
У: Бәйлекләр нинди сорауга җавап бирә?
у: Бәйлекләргә сорау биреп булмый.
У: Бәйлекләр ни өчен кирәк?
у: Сүзләрне бер- берсе белән бәйләр өчен.
У: Афәрин. Минем сорауларга дөрес җавап бирдегез. Укучылар,
Ябалак сезгә агач әзерләп килгән, ләкин бу гади генә агач түгел. Бу – билгеләр агачы. Укучылар, сез ничек уйлыйсыз, бүгенге дәресне ничәлегә аңладыгыз? Ничәлегә аңладыгыз дип саныйсыз, шул билгене агачтан өзеп алыгыз.
У: Ә хәзер көндәлекләрегезне ачыгыз һәм өй эше язабыз. Өй эшен һәр кеше үзе сайлый. Кем бүген үзенә нинди билге куюга карый.
• “5” Бәйлекләр кулланып, 6 җөмлә язарга.
• “4” Бәйлекләр кулланып 4 җөмлә язарга.
• “3” Бәйлекләр кулланып 2 җөмлә язарга.
У: Өй эше аңлашыламы?
у: Әйе.
У: Сорауларыгыз бармы?
у: Юк.
У: Алайса бүгенгә дәрес тәмам. Дәрес өчен рәхмәт. Саубулыгыз.
у: Саубулыгыз, укытучы апа.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Бәйлек һәм бәйлек сүзләр
"Бәйлек һәм бәйлек сүзләр" темасына презентация....
Уен-дәрес "Диңгез буйлап сәяхәт". "Гади вакланмаларны бүлү һәм тапкырлау" темасы буенча
Методическая разработка содержит презентацию и конспект урока математики ...
6нчы сыйныф рус төркемендә "Бәйлек сүзләр" темасы буенча дәрес.
Дәрес Р.Хәйдарова дәреслеге буенча төзелде....
Җиңү еллары буйлап (Герой шәһәрләр буенча сәяхәт)
Тәрбия сәратендә герой шәһәрләр буенча сәяхәт иттек...
Бәйлек. Бәйлек сүзләр (Предлог.Послелог. Послеложные слова. )
Рустелле (удмурт ) мәктәбенең 10 нчы сыйныфлары өчен Бәйлек. Бәйлек сүзләр (Предлог.Послелог. Послеложные слова. ) темасы буенча актив эш алымнарына нигезләнгән дәрес эшкәртмәсе....
"Татарстан Республикасы буйлап сәяхәт" темасы буенча 5 нче сыйныфының татар төркемендә үткәрелгән дәрес планы
Тема: Татарстан Республикасы буйлап сәяхәт5 нче сыйныфының татар төркемендә үткәрелгән дәрес планы....
"Татарстан Республикасы буйлап сәяхәт" темасы буенча презентация
quot;Татарстан Республикасы буйлап сәяхәт" темасы буенча дәрес презентациясе....