Һ.Такташ "Мокамай"
план-конспект урока (9 класс) на тему

Һ.Такташның "Мокамай" шигыре укучыларга тормышта үз урыннарын табып, намус белән яшәргә өнди.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon h.taktash.dres_plany.doc93 КБ

Предварительный просмотр:

Һ.Такташның “Мокамай”  поэмасы

  Максат:

 1. “Мокамай”  поэмасын укып анализлау, идея  эчтәлеген ачу;

 2. лирик геройның Мокамайга мөнәсәбәтен ачыклау;

 3. әсәрдәге тел-сурәтләү чараларын тикшерү;

 4. Һ.Такташ  поэзиясенең  үзенчәлеген  ачу һәм әдип иҗатына  мәхәббәт тәрбияләү.

 Материал:

1. Хәбибуллина З.Н. Татар әдәбияты:  Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәкт. 9 нчы с-фы өчен дәреслек. – Казан: Мәгариф, 2005.

2. Һ.Такташ. Шигырьләр, поэмалар.-Казан: Татарстан китап    нәшр., 1976.

3. Һ.Такташ. Әсәрләр, 3 томда, - Казан: Татар, кит, нәшр., 1980.

4.  М.Җәләлиева. Әдәбиятта тойгы  катламнары.- Казан:     Мәгариф, 2005.

5. Т.Галиуллин. Шигърият  баскычлары.- Казан: Мәгариф,2002.

    Җиһазлау:

  1. Һ.Такташ альбомы.
  2. “Мокамай” поэмасы буенча дәреслектәге рәсем.
  3. Тест.

 

    Техник чаралар: компьютер, мультимедиа проекторы, программ тәэминатлары : POWER POINT’, WORD.

    Ысуллар һәм алымнар:

  1. Сәнгатьле уку.
  2.  Эзләнү-тикшеренү.
  3.  Әңгәмә.
  4. Сөйләү
  5. Рәсем буенча сөйләү.
  6. Сүзлек өстендә эш.

Дәрес  планы:

I.  Актуальләштерү.

    1.Һади Такташның тормыш һәм иҗат юлы буенча тест үткәрү (компьютер    ярдәмендә).  

2. Әдипнең башлангыч чор иҗатын искә төшерү.

 

II.  Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

 Һади Такташның «Мокамай» поэмасы өстендә эш.

  1. Сүзлек эше

җан кисәгем — якын итеп, кадерләп эндәшү

кәсеп — шөгыль, һөнәр

йолу — бетерү, юкка чыгару 

  1. Укытучының  поэманы сәнгатьле итеп укуы;  

-   Поэмада  сүз  нәрсә  турында  бара?

     3. Укучыларның әсәрне үзлектән укуы;

     4. Әсәргә анализ.

        Әсәрне язылу тәртибендә тикшерү. Һәр өлештә вакыйгаларны күзәтү, хис-кичерешләрне билгеләү. Хис-кичерешләрнең сәбәбен ачыклау.  Лирик геройның һәм балаларның Мокамайга мөнәсәбәтен билгеләү.

      5. Әсәрнең сәнгатьчә эшләнешен күзәтү.

а ) Әсәрнең язылу формасы. (Хат формасында)

б) Сюжеттан  тыш  элементларны  табу: пейзаж, портрет, лирик  чигенешләр, символлар һ.б.

в) Поэмадагы тел-сурәтләү чараларын тикшерү (лексик  чаралар, троплар, стилистик  фигуралар).

III.  Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

  1. Дәреслектәге рәсем буенча эш.
  2. Авторның  уй-хыяллары, дөньяга  карашы.
  3. Укучыларның әсәр турында фикерләре.

 IV.  Йомгаклау.

  1. Әсәрнең әһәмияте.
  2. Әсәр турында әдәбият белгечләренең фикерләре.
  3. Язучының  әдәбиятта  тоткан  урыны.

 V. Өйгә эш. Әсәрнең «Белмим, ...» дигән өлешеннән «Югалдың...» дигәнгә      кадәр яттан өйрәнергә

   Укучыларның  белемен бәяләү.

Дәрес барышы:

Дәрес башында  Һ.Такташның тормыш һәм иҗат юлы буенча тест үткәрү. Тестлар:

1.  Һади Такташның туган төбәге:

а)  Мордва Республикасы Торбеева районы Сыркыды авылы:

ә) Татарстанның Аксубай районы Иске Кармәт авылы;

б) Мордва Республикасы Рузаевка районы Татар Пешләсе авылы.

2.  Шагыйрьнең туган елы:

а)  1884 ел, 27 февраль;

 ә) 1901 ел. 1 гыйнвар:

б)  1886 ел, 26 апрель.

  3. Һади кемнән укырга-язарга өйрәнә?

а)  авыл мәдрәсәсендә;

ә) Пешлә мәдрәсәсендә;

б)  әти-әнисеннән.

 4. Аның Бохарага китү сәбәбе:

а) укырга;

ә) тормыш авырлашу сәбәпле эшләргә.

 5.  1918 елда ул Сыркыдыда кем булып эшли?

а)  табиб;

ә) китапханәче;

б)  укытучы.

 6. Ул кайсы шәһәрдә «Юксыллар сүзе» газетасында эшли?

а)  Казанда;

ә) Уральскида;

б)  Оренбургта.

 7. Такташның Ташкентка китү вакыты:

а)  1920 ел;

ә) 1921 ел:

б)  1923 ел.

 8.  1922 елның кайсы фасылында Казанга килә?

а)  кыш көне;

ә) җәй көне;

б)  көз көне.

 9. Һади Такташның вафат булу вакыты:

а)  1931 ел. 8 декабрь;

 ә) 1950 ел,1 апрель;

б)  1961 ел, 7 март.

 10. Аның гәүдәсе кайда җирләнгән?

 а ) туган авылы Сыркыдыда;

ә) Казан шәһәрендәге татар зиратында;

б) Казан шәһәрендәге туганнар каберлегендә.

 

Шагыйрь иҗатын  өйрәнүне  дәвам итү.

Әдипнең  башлангыч чор иҗатын  искә  төшерү.

   - Һ.Такташ  иҗатының  беренче  чорында  нинди  юнәлештә иҗат итә? Нинди шигырьләр яза?

   -  Романтик  юнәлештә иҗат итә.Аның  әсәрләрендә  романтик  сурәтләү, гыйсъянчылык  рухы  өстенлек итә. Үзәктә  дини-мифологик, символик образлар тора. Шулар аша шагыйрь җир  тормышын, яшәү мәгънәсен  аңларга  омтыла.

  II чор  иҗаты.

   - Нинди  юнәлештә  иҗат  итә?

   -  Реалистик  юнәлештә. Автор  чынбарлыкка  мөнәсәбәтен  белдерә. Әмма  бу  чорда  бу  хакта  турыдан-туры  язарга  ярамый. Әдип  объектив  эчтәлек  эченә  субъектив  эчтәлекне  яшереп  яза. Ә  кайбер  әсәрләрендә  гаделсезлекләрне  турыдан-туры  тәнкыйтьли.

 

 Һ.Такташның “Мокамай”  поэмасы     өстендә  эш.  

  Укытучы:

  •  Укучылар, без бүген Һ.Такташның   “Мокамай” әсәрен өйрәнербез.

Сүзлек   эше.

җан кисәгем — якын итеп, кадерләп эндәшү

кәсеп — шөгыль, һөнәр

йолу — бетерү, юкка чыгару 

 2. Әсәрнең  язылу  тарихы.

 Мокамай – кушамат. Дөресе – Мөхәммәтҗан. Ул - Сыркыды авылының  Бәкер  исемле   иң  ярлы  бер  кешенең  баласы,   Такташның  балачак  дусты.

  Һ.Такташ  кечкенәдән  шаян  холыклы, җор  сүзле  булып  үсә. Ул  һәр  вакыйгага  үзенчә  такмак-шигырь чыгара  торган  булла. Аның  балачак  дусты  Мокамай-Мөхәммәтҗан  күкәй  урлап  тотылгач, кечкенә  Һадиулла  мондый  җыр  чыгара:

  Дыр-дыр, дырабан,

  Мокамай  күкәй  урлаган;

  Әйшә  тәтәй  тоткан,

  Каравылын  кычкырткан!

  Еллар  уза, Һади  Такташ  даһи  шагыйрь  була. Мокамай  да  Мөхәммәтҗан  булып  үсеп  җитә. Шулчак  авылда  берәүсенең  арба  тәгәрмәче  югала. Тәгәрмәчне  Мокамайга  сылтыйлар. Мөхәммәтҗанны  каты  кыйнап, караңгы  базга  ябып, ач  тоталар. Мөхәммәтҗан  бу  кимсетүләргә, бу  гарьлеккә  түзә  алмыйча, үз-үзенә  кул  сала.

  Такташ  бу  фаҗигане  бик  авыр  кичерә һәм  “Мокамай” шигырен  яза. Такташ  бу  шигырен  сәхнәдән  укыганда  халык  үксеп  җылый, бәгырьләре  өзгәләнүдән  кешеләр:

  Һади  абый, тукта, җитте!- дип  ялвара  торган  булалар (Һ.Такташ альбомы – 183б.)

3.  Укытучының сәнгатьле укуы.

4.  Укучыларның поэманы эчтән укулары.

5.  Поэма укучылар тарафыннан сәнгатьле итеп укыла.

Укытучы:

  •  Балалар, сез бу поэманы ничек аңладыгыз икән, сорауларга җавап биреп карыйк әле.

Сораулар һәм җаваплар:

  -  Шигырьдә  сүз  нәрсә  турында  бара?

  -  Мокамай  турында, Мокамай  язмышы  турында.

  -  Мокамай  язмышы  турында  гынамы?

       -  Әсәр  үзәгендә ике  герой:  Һ.Такташ  һәм  Мокамай  тора. Һ.Такташ  һәм  Мокамай  тора. Ул лирик геройның дусты. Аны яратып автор болай ди. (Әсәрдән шул юллар табып укыла)

  -  Әсәр  нинди  жанрга  карый?

  -  Лиро-эпик.

  -  Кайдан  беләбез?

  -  Шигырь – лирик  әсәр, ә  эчтәлеге  булса  лиро-эпик төргә  карый.

  -  Әлеге  шигырьнең эчтәлеге  бармы? Сюжетлы  әсәрме  бу? Әсәр  нигезендә  вакыйга  ятамы?

  -  Әйе, бу – эпик  һәм  лирик  үзенчәлекләрне  туплаган  әсәр, ягъни  лиро-эпик  әсәр.

  -  Лиро-эпик  әсәрләрдә  кайсы  өстенлек  итә: хис-кичерешләрме, әллә  вакыйгамы?

  -  Хис-кичерешләр өстенлек итә.

  -  Димәк, безгә  әсәрнең  эпик  һәм  лирик  үзенчәлекләрен  ачарга  кирәк.

  Башта тема, проблема, идеяне  ачыклыйбыз, шул  ук  вакытта  эзлекле    рәвештә  хис-кичерешләрне  дә  күзәтәбез.

     Әсәрнең  кереш  өлешен  уку.

  • Әсәр  кем  исеменнән  сөйләнә?
  • Лирик  герой – автор  үзе.
  • Поэма  “Белмим...” дип  башланып  китә. Лирик  герой  нәрсәне  белми  соң?
  • Бу  сорауга  җавапны  әсәр  азагында  табарбыз.
  • Без  укыган  бүлектә  сүз  нәрсә  турында  бара?
  • Шагыйрьнең  туган  ягы  турында.
  • Автор  аны  ничек  тасвирлый?
  • Бер  җирдә  юк  андый  урманнар, ди.
  • Бу  чынлап  та  шулаймы  соң?
  • Һәркемнең  туган  ягы  үзенә  якын  һәм  кадерле. Бу  өлештә  лирик  геройның  туган  ягына  мәхәббәте  турында  сөйләнә.
  • Нинди  хисләр  бирелә?
  • Соклану, ярату, сагыну хисләре.
  • Соклану, ярату, сагыну  хисләре  генә  биреләме?

    (Укучыларның  җавабы  тыңлана)

   Әсәр  укуны  дәвам  итү.

  • Әсәрнең  бу  өлешендә  нәрсә  турында  сөйләнә?

     - Геройларның  балачагы  турында.

  •  Алар  нинди?
  • Эчкерсезләр, гөнаһсызлар, беркатлылар.
  • Бу  өлештә  нинди  хисләр  чагылдырыла?
  • Балачакны  сагыну хисе, шатлану, куану, ярату, дуслык хисләре.

Әсәр  укуны  дәвам  итү.

  • Нәрсә  турында  сөйләнә?
  • Ике  баланың  капма-каршы  язмышы  сурәтләнә.
  • Нинди  хисләр?
  • Борчылу  хисе.

Әсәр  укуны дәвам  итү.

  • Бу  өлештә  сүз  нәрсә  турында  бара?
  • Автор  тагын    әкияттәге  балачакка  әйләнеп  кайта. Балачактагы  шаярулар  “кәсепкә” әйләнү, тормышның  һәлакәт белән  тәмамлануы  күрсәтелә.
  • Ахыргы  юлларны  укып  китик  әле.

Кем  уйлаган, шушы  шаярулар

Синдә  кәсеп  булып  калыр  дип,

Уйнап  башланган  эш  тормышыңны  

Һәлакәткә алып  барыр дип...

  • Бу  юллар  белән  автор  ни  әйтергә  теләгән?

     - Урлау    кебек  кәсеп  начар  гадәт, ди.

  • Шагыйрь  дустының  болай  эшләвенә  ышанамы  соң?
  • “Кем  уйлаган “ ди, икеләнә.
  • Нинди  хис?
  • Икеләнү  хисе.

Алдагы  өлеш  укыла.

  • Бу  өлештә  сүз  нәрсә  турында  бара? Авторның  дустына  мөнәсәбәте  ничек  бирелә?
  •  Шагыйрь  дустын  гаепли.
  •  Нәрсәдә?
  • Үз-үзеңә  кул  салу – ул  зур  гөнаһ. Син  алай  эшләргә  тиеш  түгел  идең, ди.
  •  Әгәр  чын  карак  булса, Мокамай  шулай  хурланыр  идеме, үз-үзенә  кул салыр  идеме  икән? Шагыйрь  аны  якыннан  белмәсә, аны  яклар  иде  микән? Начар  кешене яратып  буламы?
  • Юк. Шагыйрь  аны  акларга  тырыша.
  • Нигә  аклый?
  • Чөнки  аның  тормышы  авыр  әкият, тормыш  баткагы, ачлык  тырнагы. Алай  гына  да түгел, ул яшәргә  тиеш, чөнки  ул яхшы  күңелле, тырыш, уңган.  
  • Нинди  хисләр  бирелә?

           - Үкенү, борчылу хисе.       

  -  Лирик геройның Мокамайга мөнәсәбәте ничек?

- Автор Мокамайга җылы мөнәсәбәттә: ул аны гаепләми, тормышның авырлыгы, ачлык сине шундый хәлгә төшерде, ди. (Бу юллар тагын бер кат табып укыла.)

             

      Соңгы  өлешне  уку.

  • Мокамай  язмышында  кем  гаепле  соң? Нигә  ул  мондый  фаҗигага  юлыкты?

Күз  алдына китерегез: ярлылыкның  соңгы  чигенә  җиткән, ачлыктан  интеккән   үсмергә  авыл  халкы  ярдәм  итәсе  урынга, аны  җыенда  кыйнап, идән  астына ябып  куя.(укучыларның  җаваплары  тыңлана)

  • Кешеләр  битараф. Яшүсмер  язмышы  аларны  борчымый.
  • Ә  бүгенге  көндә  ничек? Битарафмы  без?

(Укучыларның  җаваплары  тыңлана)

  • Бу  әсәре  белән  шагыйрь нәрсә  әйтергә  тели?
  • Тормышта  кеше  ялгыз  булырга  тиеш  түгел!
  • Ни  өчен  әсәр  көчле  тәэсир  итә? Ул  нинди  формада  язылган?
  • Хат  формасында.(Мокамай  белән  хат  аша  сөйләшү.)

Рәсем буенча әңгәмә.

  Укытучы:

  • Укучылар, рәсемгә карагыз әле, сез бу рәсем ярдәмендә нәрсәләр әйтә аласыз?

  Әсәрнең  сәнгатьчә  эшләнеше.

  Авторның  сурәтләү осталыгы.

  Сюжеттан  тыш  элементларны  табу: пейзаж, портрет, лирик  чигенешләр, символлар һ.б.

   Символлар:

  Ак  каен- татар  әдәбиятында яшьлек, сафлык, матурлык  символы, ә бу  әсәрдә  тормыш, яшәеш  символы.

  Әкият - әсәрдә  балачак  символы. Мокамай  белән  бергә  үткән  балачак  матур  иде, ә дустының  фаҗигасен  Һ.Такташ бик  авыр  кичерә. Бу  хәсрәт  белән  яшәү – “авыр  әкият” ди.

  Чабата – ике мәгънәдә  сурәтләнә: беренчесе- ярлылык, икенчесе- эш сөю, осталыкның  гәүдәләнеше.

Әсәрдә  тел-сурәтләү  чараларын  күзәтү.

(Әсәрдән тел-сурәтләү чаралары табыла, укучылар аны дәфтәрләренә дә язалар.) Мәсәлән чагыштырулар: ак каенга асылып менгән кебек, әкияттәге ике бала кебек, чабатаңдай матур үрмәдең, май аедай. Шагыйрь фразеологизмнардан да оста файдаланган: югарыга таба юл алдым, исебез китә иде, тал чыбыгы ашадык, йолу синең яман атыңны, канлы пычак белән чикләдең һ.б. сынландырулар  : имәннәр озатып барырлар, шаярулар кәсеп булып калыр һ. б. (эшләрне укучыларга вариантлап та тәкъдим итәргә мөмкин).

       Лексик  чаралар

       Троплар

       Стилистик  фигуралар.

         Бәяләү.

  1. Авторның  уй-хыяллары, дөньяга  карашы.
  2. Әсәргә  бәя.
  3. Язучының  әдәбиятта  тоткан  урыны.

 Өйгә эш. «Мокамай» поэмасыннан өзекне яттан сәнгатьле итеп өйрәнергә бирелә.

Йомгаклау.

Укытучы:

  •  Димәк, тел-сурәтләү чараларыннан уңышлы файдалану лирик поэманың эмоциональлеген арттыра, укучыга тәэсир итү көчен үстерә.

Такташ  көйләү  шигыреннән  сөйләү  шигыренә  нигез  салды. Аның  шигырьләрендә  даими  кабатлана  торган  строфа-куплетлар  аз. Строфалар  ирекле  төзелгән. Кайбер  строфалар  озын, кайберләре  кыска. Кабатлауларны  күп  куллана.   Риторик  сораулар, эндәшләргә  еш  мөрәҗәгать  итә.

  Димәк,  шагыйрь  татар  халкы  тормышы, аның  язмышы  турында  кайгыртып  язган. Ул  аны  матур  итеп  күрергә  теләгән. Идея  эчтәлеге  ягыннан  гына  түгел, сәнгатьчә  эшләнеше  ягыннан  да  камил  әсәрләр  тудырган. Шуңа  да  без  аны  олылыйбыз, классик  язучыбыз  дип  атыйбыз. Такташ  шигырьләрен  белмәгән  бер  генә  татар  кешесе  дә  юктыр. Дәресне  Мәсгуд  Гайнетдин сүзләре белән тәмамлыйбыз.