Татар теленнән тестлар
тест на тему
Предварительный просмотр:
Татар теленнән тестлар
Тестлар тел белеменең барлык бүлекләренә дә карыйлар һәм татар теле буенча мәктәп программаларына нигезләнеп төзелде. Эшне төгәл үтәү өчен бер генә җавап билгеләнә, чөнки җавап вариантларының бары тик берсе генә дөрес.
- Кайсы рәттә барлык сүзләр дә сонантларга тәмамланалар?
а) кул, май, җәяү;
б) бай, эшли, көл;
в) таң, әнкәй, Галиев;
г) тормыш, ил, ир.
- Кайсы сүздә тулы ассимиляция күзәтелә?
а) унбиш;
б) төтен;
в) әнкәй;
г) ун көн.
3. Татарларда «Яңалиф» графикасы файдаланылган вакыт:
а) XIX гасыр;
б) 1905-1917 нче еллар;
в) 1927-1939 нчы еллар;
г) 1999 нчы ел.
4. Әйтелешне язуда дөрес күрсәтү өчен уйлап табылган язу:
а) орфография;
б) орфоэпия;
в) транскрипция;
г) иероглифлар.
5. Кайсы пар синонимга мисал булмый?
а) гаилә - семья;
б) экспорт – читтән товар кертү;
в) анализ - тикшерү;
г) синтез - кушу.
6. Кайсы алынманың татарча синонимы дөрес күрсәтелмәгән?
а) мемуар – истәлек;
б) анализ – нәтиҗә;
в) темп - тизлек;
г) скульптор – сынчы.
7. Кайсы фразеологизмның мәгънәсе дөрес билгеләнмәгән?
а) телгә килү - сөйли башлау;
б) телгә килү - аңга килү;
в) телгә килү - ызгышу;
г) телгә килү – уртак фикергә килү.
8. Кайсы фразеологизмның антонимы дөрес билгеләнмәгән?
а) күз ачып йомганчы – бик акрын;
б) серкәсе су күтәрми – үпкәләми торган;
в) саламга ябышу - батырлану;
г) күзгә төтен җибәрү – дөресен сөйләү.
9. Кайсы төркемдәге сүзләр бер генә морфемадан тора?
а) терәк, белем;
б) көндәлек, ташкын;
в) тавыш, тагарак;
г) ярык, язма.
10. Тартым алмашлыкларын билгеләгез
а) минеке, синеке, аныкы;
б) беркем, бернәрсә, һичкем;
в) бу, теге, менә;
г) һәр, бөтен, һәркем.
11. Нинди сүзләр кушымчалау ысулы белән ясала алмый?
а) сан;
б) исем;
в) рәвеш;
г) фигыль.
12. Сүзьясалышы ягыннан кайсы сүз «артык»?
а) аучы;
б) утынчы;
в) җырлачы;
г) ташчы.
13. Татар телендә ничә сүз төркеме бар?
а) 10;
б) 12;
в) 13;
г) 14.
14.Үткән заман хикәя фигыльләрне табыгыз
а) килә, ашый;
б) сөйләдем, яздым;
в) бел, күр;
г) сөйли-сөйли.
15. Исемнәрдә күплек сан кушымчаларының ничә варианты бар?
а) 2;
б) 3;
в) 4;
г) 6.
16.Татар телендә фигыльләрнең ничә үткән заман төре бар?
а) 2;
б) 3;
в) 4;
г) 5.
17. Кайсылары кире шарт фигыльләр ?
а) килә , ашый;
б) тели, уйлый;
в) язсам да, әйтсәм дә;
г) алам,язам.
18. Кайсы җөмләдә соң сүзе рәвеш?
а) Ул миннән соң кайтты;
б) Ул бик соң кайтты;
в) Ул кайчан кайтты соң?;
19. Мәгънәләре ягыннан алмашлыкларның ничә төре бар?
а) 4;
б) 5;
в) 6;
г) 7.
20. Мөнәсәбәтле сүзләр:
а) мөстәкыйль сүз төркеме ;
б) теркәгечләрнең бер төре;
в) бәйлекләрнең бер төре;
г) хәбәрлек сүзләрнең бер төре.
21. Баш килешне сораучы бәйлекләрне табыгыз
а) белән, өчен, кебек;
б) башка, бирле, соң;
в) таба, кадәр, чаклы;
22. Кайсылары сәбәп-максат рәвешләре?
а) анда, ерак;
б) юкка,юри;
в) күп,аз;
г) алдагы өч очрак та дөрес.
23. Кайсы сүзләргә чыгыш килеше кушымчасы ялганган?
а) китапны., эшне;
б) күлгә,авылга;
в) шәһәрдән, урманнан;
г) кул, дәфтәр.
24. Җөмләнең иярчен кисәкләре:
а) аергыч, тәмамлык, хәл;
б) тәмамлык, хәл, аныклагыч;
в) аергыч, хәл, аныклагыч;
г) җавапларның берсе дә тулы түгел.
25. Хәлләрнең ничә төре бар?
а) 6;
б) 7;
в) 8
г) 9.
26. Сүз нигезе кайсы төркемдә дөрес күрсәтелгән ?
а) чәчкечне (чәчкеч-);
б) алмагач (алма-);
в) төшемле (төш-);
г) эчтеләр (эчтеләр-).
27. Бәлки, тагын, һәм сүзләре-?
а) бәйлекләр;
б) ымлыклар;
в) кисәкчәләр;
г) теркәгечләр
28. Катнаш кушма җөмләләрнең ничә төре бар?
а) 2;
б) 3;
в) 4;
г) җаваплар дөрес түгел.
29. Үзгәртелмичә кулланылган чит сөйләм нәрсә була?
а) диалог;
б) монолог;
в) цитата;
г) туры сөйләм.
30. Сүзләр кушылып язылган төркемне күрсәтегез.
а) үги ана яфрагы, күгәрчен күзе, мүк җиләге
б) сары ут, сабан туй, өч почмак, ак сакал
в) ир ат, көне төне, шак шок, иге чиге
г) шау шу, баш ию, җелегенә төшү, ап ак
- Кайсы рәттә барлык сүзләр дә яңгырау тартыкларга тәмамланалар?
а) кул, имән, таҗ;
б) бай, эшләү, көз;
в) гараж, әнкәй, Галиев;
г) карар, бал, бияләй.
32. Кайсы сүздә ассимиляция язуда да чагылыш таба?
а) тәнкыйть;
б) урманнан;
в) болыт;
г) ун баш.
33. Татарларны кириллица язуына күчергән ел:
а) 1917 нче ел;
б) 1927 нче ел;
в) 1939 нчы ел;
г) 1957 нче ел.
34. Фонетика фәне:
а) дөрес әйтелеш кагыйдәләрен;
б) дөрес язылыш кагыйдәләрен;
в) телнең аваз төзелешен;
г) авазларны һәм хәрефләрне өйрәнә.
35. Кайсы пар синоним була алмый?
а) төлке – хәйләкәр кеше;
б) кибәк баш – надан;
в) ишәк – тырыш кеше;
г) сарык – акылсыз кеше.
36. Кайсы сүздә һ хәрефе языла?
а) зи...енле
б) ...әбәр
в) рә...әт
г) бә...етле
37. Түбәндәге сүздә нинди хәреф төшеп калган?
Сәл...мәтлек
а) ә
б) а
в) я
г) э
38. Кайсы фразеологизмның русча эквиваленты дөрес билгеләнмәгән?
а) уклау йоткан – аршин проглотил;
б) җиң сызганып – спустя рукава;
в) кызыл кар яугач – когда на горе рак свистнет;
г) исе дә китми - и в ус себе не дует.
39. Кайсы сүздә -ен кушымчасы фигыль ясый?
а) төшенде;
б) эшенә;
в) киенә;
г) игенче.
40. Кайсы төркемдәге сүзтезмәләр тезмә сүз түгел?
а) йорт куяны, хис итү;
б) җир җиләге, сабыр итү;
в) сатлык мал, эчне бушату;
г) үги ана яфрагы, тәэсир итү.
41. Кайсы рəттə бирелгəн сүзлəр сызыкча аша язылалар?
а) ак (кош), сабан (туй), гөл (җимеш)
б) эт (шомырты), тимер (юл), каен (җилəге)
в) табак (савыт), ут (су), ата (ана)
г) ал (япкыч), кул (яулык), көн (чыгыш)
42. Сүзьясалышы ягыннан кайсы сүз «артык»?
а) кием;
б) энем;
в) бирем;
г) керем.
43. Кайсы группадагы сүзләрнең берсе дә мөстәкыйль сүз төркемнәренә
керми?
а) мөмкин, кеше, ал;
б) рөхсәт, ризалык, рәхмәт;
в) кышкы, әлбәттә, тирә-юнь;
г) ихтимал, нихәл. имеш.
44. Грамматик категорияләре иң күп булган сүз төркеме:
а) исем;
б) фигыль;
в) сыйфат;
г) рәвеш.
45. Сораулары икедән артык булган килеш:
а) юнәлеш;
б) чыгыш;
в) урын-вакыт;
г) алда саналганнарның өчесе дә.
46. Татар телендә фигыльләрнең ничә юнәлеше бар?
а) 3;
б) 4;
в) 5;
г) 6.
47. Рәвешләрнең ничә төркемчәсе бар?
а) 2;
б) 3;
в) 4;
г) 5.
48. Саннарның ничә төркемчәсе бар?
а) 4;
б) 5;
в) 6;
г) җаваплар дөрес түгел.
49. Хәбәр ителә торган фикергә сөйләүченең мөнәсәбәтен белдерә торган сүзләр:
а) хәбәрлек сүзләр;
б) ымлыклар;
в) кисәкчәләр;
г) модаль сүзләр.
50. Теркәгечләр һәм теркәгеч сүзләр:
а) бары бәйләүче чара функциясен башкаралар;
б) икесе дә җөмлә кисәге булып торалар;
в) теркәгечләр – бәйләүче чара, ә теркәгеч сүзләр җөмлә кисәге булып та каралалар;
г) алдагы җавапларда хата бар.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Татар теленнән тестлар (2, 3 нче сыйныф)
Татар теленнән тестлар (2, 3 нче сыйныф)...
2 сыйныфта татар теленнән тестлар
ФГОС буенча 2 сыйныфта татар теленнән тестлар....
Татар теленнән тестлар. Гади җөмлә синтаксисы, гади һәм кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре, сүз төркемнәре.
Татар теле дәресләрендә кулланыр өчен тестлар . Гади җөмлә синиаксисы, гади һәм кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре һәм сүз төркемнәре темаларын өйрәнгәннән укчыларның белемнәрен тикшерү өчен бик уңайлы....
Татар теленнән тестлар.
Бәйләгеч сүз төркемнәре.II вариантI. 1. Бәйләгеч сүз төркемнәре ничәү?А. 2...
Татар теленнән тестлар
Татар теленнән фонетика, лексикология, сүз төзелеше, сүз төркемнәре, кушма җөмләләр темаларына карата тестлар урнаштырылды....
Татар теленнән тестлар.
Татар теленнән тестлар....
Рус мәктәбенең 4нче сыйныфында укучы татар балалары өчен татар теленнән тестлар.
Рус мәктәбенең 4нче сыйныфында укучы татар балалары өчен татар теленнән тестлар....