; классукучылары өчен тест сораулары
презентация урока для интерактивной доски по теме
Укучыларның белемнәрен тикшерү өчен файдаланырга мөмкин.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
dya_4_klasslar_ukuchylaryna_test_soraulary.docx | 14.6 КБ |
Предварительный просмотр:
ДЙАнә әзерләнү өчен IV сыйныфлар өчен татар теленнән тест сораулары .
1) Ике иҗекле сүзне тап:
а) кояш,
б) җәй,
в) кошларга,
г) корт.
2) Кайсы рәттә [w] авазы әйтелә:
а) ваза, Вакыйф, тавык,
б) савыт, вагон, һава,
в) бавыр, давыл, Вафа,
г) Кави, витрина, вал.
3) Кайсы сүздә нечкәлек ь аеру билгесе булып тора:
а) Яхья,
б) дөнья,
в) төньяк,
г) ямьле.
4) Иҗекләргә дөрес бүленгән рәтне күрсәт:
а) тәр-ә-зә, ише-гал-ды.
б) тәр-тип, кур-чак,
в) кил-еп, таш-ый,
г) үсте-рә, гөл-ләр-гә.
5) Капма-каршы мәгънәле сүзләрне туплаучы сүзлек:
а) синонимнар сүзлеге,
б) орфографик сүзлек,
в) антонимнар сүзлеге,
г) татарча-русча сүзлек.
6) Фигыль:
а) предметның билгесен белдерә,
б) предметны белдерә,
в) предметның эшен белдерә,
г) предметның санын, исәбен белдерә.
7) Уртаклык исемнәр булган рәтне билгелә:
а) Мырауҗан, Актүш,
б) Казан, Мәскәү.
в) шәһәр, елга, сыер, кеше.
г) Идел, Кама.
8) Аның алмашлыгының килешен билгелә:
а) баш килештә,
б) иялек килештә,
в) юнәлеш килештә,
г) төшем килешендә.
9) Сыйфат:
а) предметның билгесен белдерә,
б) предметның эшен белдерә,
в) предметны белдерә,
г) предметның санын, исәбен белдерә.
10) Ямьле сүзендә ничә аваз бар:
а) 6,
б) 5,
в) 3,
г) 4.
11) Кушма сүзләрдән генә торган рәтне күрсәт:
а) көнбагыш, дөнья, алъяпкыч,
б) ашъяулык, көнбатыш, Алсу.
в) китапханә, алфавит, Казансу.
г) көньяк, дәрья, ашханә.
12) Җәенке җөмләне күрсәт:
а) Кар төшә.
б) Аш ашыйм.
в) Тиздән кар ява.
г) Яңгыр ява.
13) Ия белән хәбәрдән тыш сүзләрне ничек атыйлар:
а) иярчен кисәкләр,
б) сүз төркемнәре,
в) ярдәмче сүз төркемнәре,
г) ия белән хәбәр.
14) Бирелгән җөмләдә ничә сыйфат бар?
Зәңгәр күктә биек-биек йортлар арсыннан аксыл самолетлар очып уза.
а) 2.
б) 4.
в) 1.
г) 3.
15) Сыйфатның ничә дәрәҗәсе бар:
а) 3
б) 4
в) 5
г) 6
16) Озын, кыска сүзләре нинди сүзләр:
а) омоним,
б) антоним,
в) синоним,
г) тиңдәш.
17) Тамырдаш сүзләрне күрсәтегез:
а) Юл, юлдаш, юллар.
б) Эш, эшче, эшсез,
в) сөлге, сөрт, сөртенде.
г) карга, карлы, карсыз.
18) Ясагыч кушымчалы сүзләрне күрсәт:
а) сүзләр, кендек, бишлек,
б) чәйнек, кылыч, тозлы,
в) баллы, кырда, кешенең,
г) күзлек, эшче, тәмле.
19) Нечкә әйтелешле сүзне тап:
а) кошлар,
б) алар,
в) шәһәр,
г) авыл.
20) Бу сүздә ничә аваз: ямьләнә
а) 6
б) 7
в) 5
г) 8
21) Үткән заман хикәя фигылен тап:
а) үтә,
б) кайтыр,
в) килде,
г) киләчәк.
Җаваплар:
- а 10) б 19) в
- в 11) б 20) б
- в 12) в 21) в
- б 13) а
- в 14) г
- в 15) б
- в 16) б
- б 17) б
- а 18) г
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
3 нче сыйныф укучыларына контроль тест сораулары.
Тестовые задания для 3 класса...
5 класс. Музыкадан тест сораулары
5 класста музыкадан кабатлау өчен тест сораулары...
4 классукучылары өчен тест сораулары
Укучыларның белемнәрен тикшерү өчен файдаланырга мөмкин....
презентация -тест сораулары
"Мәңгелеккә китеп барышлый" (Н.Әхмәдиев иҗатына багышланган) дәрескә тест сораулары...
9класс(рус төркеме өчен) тест сораулары 2 чирек
сыйфат дәрәҗәләре, сан төркемчәләре, сан+ саналмыш, һөнәр белән бәйле сораулар...
Рус төркеме өчен татар теленнән тест сораулары
Бу тест Нигъматуллин дәреслегенә нигезләнеп 8 нче сыйныф укучыларыны ясалган. Тест үтелгән дәрес материалларын кабатларга этәргеч бирә....
Тезмә кушма җөмләләрне кабатлауга тест сораулары.
) тезмә кушма җөмләләрне гомумиләштереп кабатлау, белем күнекмәләрен камилләштерү, системага салу, практикада куллану. ...