Дәрес конспекты “Көньяк материкны ачу”. Австралия.
план-конспект урока по географии (5 класс) на тему
Сәяхәтләр һәм ачышларның географик белемнәр үсешен үстерүгә йогынтысы;
-Ни өчен Австралия озак вакыт Билгесез Көньяк җир булып торган
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
deres.docx | 29.75 КБ |
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы
М.Х.Гайнуллин ис Кызыл-Тау урта гомуми белем бирү мәктәбе.
Дәрес темасы:
“Көньяк материкны ачу”.
Австралия.
М.Х.Гайнуллин ис
Кызылтау урта мәктәбенең
1 категорияле география укытучысы
Вагапова Гөлинә Мөнир кызы.
2018 ел.
Дәреснең дидактик максаты : “Австралия материгын ачуны өйрәнү” дигән яңа тема өйрәнүгә шартлар тудыру
Дәре тибы: яңа материал үзләштерү
Планлаштырылган нәтиҗәләр:
Предмет:Укучылар белергә тиеш
-Сәяхәтләр һәм ачышларның географик белемнәр үсешен үстерүгә йогынтысын аңлатырга;
-Ни өчен Австралия озак вакыт Билгесез Көньяк җир булып торган.
Укучылар эшли белергә тиеш
- Ярымшарлар картасы буенча Австралия материгын таба белергә һәм андагы берничә утрауны күрсәтә белергә;
- Картада диңгезчеләр, сәяхәтчеләр маршрутларын курсәтә белергә һәм контурлы картага төшерә белергә.
Метапредмет нәтиҗәләр
Коммуникатив УУГ: Дәрестә группалап эшләү, бер-берең белән хезмәттәшлек итү, партнерыңа бирем уйлау.
Әңгәмәдә катнашу, аны дәвам итү, бер –береңә игътибарлы булу, иптәшеңне тыңлау.
Регулятив: проблемалы сорауның чишелешен табу, укучыларның бер-берсенең җавапларын бәяли белүе, куелган проблемалы сорауның чишелешен табу, нәтиҗәләрне формалаштыру
Танып-белү УУГ:информацияне китаптан анализлау
Шәхескә кагылышлыУУГ:
Укыганны картадан таба белү, картада сәяхәт мартшрутын күрсәтә белү;
-Төркемдә килешеп эшли белү, үз фикереңне әйтә белү һәм фикереңне дәлилли белү.
Чишелә торган уку проблемасы:
Ни өчен диңгезчеләр, сәяхәтчеләр күп вакыт ачкан яңа җирләрен сер итеп саклаганнар?
Австралия материгын кем ачкан?
Дәрестә өйрәнелә торган төп төшенчәләр.
Торрес, Абель Тасман, Джеймс Кук, Ява утраулары, Бөекбритания, кенгерә, Австралия.
Практик эш:
Контурлы картада сәяхәт юлын төшерү.
Эшне оештыру пространствосы:
фронталь, группа белән эш.
Җиһазланыш: атлас, контурлы карта, ярымшарлар картасы, дәфтәр, презентация, корабль рәсеме.
Дәресне оештыру структурасы.
Исәнмесез. Мин Сезнең барчагызныда бүгенге дәресемдә күрергә шатмын.
Күрәм укучылар Сезнең күңелләрегез бик күтәренке, мин аның өчен бик шат, чөнки бүген без Сезнең белән сәяхәт итеп яңа җирләр ачарбыз. Әгәр безнең күңелләребез күтәренке булмаса диңгезгә чыгаргада куркыныч булыр иде, ә күтәренке күңел белән безгә бернәрсәдә куркыныч түгел.
Белемнәрне ныгыту этабы.
Укучылар Бөек географик ачышлар нәрсә ул һәм кайчан башланганын искә төшереп үтик әле.
(Кешенең җир турындагы карашы үзгәрү чоры дип 15 гасыр азагыннан 17 гасырның беренче яртысына кадәрге вакыт арасын саныйлар).
Бик әйбәт. Ә хәзер укучылар әйтегез әле бу саннар нәрсәне аңлата?
1519, 5, 234
(Фернан Магеллан җитәкчелегендә беренче дөнья тирәли сәяхәт. 1519 елда 234 кешедән торган экипаж белән 5 корабль).
1522, 1, 18
(Хуан Себастьн Элькан җиәкчелегендәге дөнья тирә сәяхәтнең тәмамлануы. 1 корабль 18 кеше кире кайта).
Ягез әле тагын шушы елларда сәяхәт иткән сәяхәтчене искә төшереп алыйк. Ул кем булыр икән.
( Америка материгын ачкан Хистофор Колумб).
Искә төшерик әле сәяхәтчеләр нинди җирләрне ачканнар иде.
(Азия, Африка, Америка).
Этап планирования.
Чынлап та укучылар Бөек географик ачыш еллары Европалыларның күзаллауларын тагында зурайтты.
Укучылар мин сезне тагын бер мавыктыргыч сәяхәткә чакырам. Билгесез Көньяк Җиргә. Укучылар Сез ничек уйлыйсыз кайсы материк турында сүз барыр икән. Һәм бүгенге темабызның исеме ничек аталыр.
(Австралия. Антарктида дип тә әйтергә мөмкиннәр. Ул очракта тагын сорау бирәбез.)
Укучылар Сез бу материк турында нәрсә дә булса беләсезме? Шулай ук материк турында белергә телисезме? (Ни өчен күп вакыт Австралия танылмаган булып калган? Кем Австралия материгын ачкан һәм кемнәр яши анда)
Менә бүген без сөйләшә торган җирне испаннар, голландиялеләр, англичаннар эзләгәннәр.
Укучылар әйдәгез әле, башта үзебез, бу таныш булмаган җирләргә барып кайту өчен, юл салыйк. Контурлы карталарны ачабыз, кызыл карандаш алып юл салабыз. Ә юлны каян нинди урыннан яки ноктадан башлыйбыз. (Европадан, чөнки бөтен Бөек географик ачышлар европалыларга туры килә. Эшләп бетергәч эшләрен аңлатып күрсәтәләр.)
Көньяк җирләр турында күптән риваятьләр йөри. Бу җиргә исем дә бирелгән.
— Terra Australis Incognita.
Дәреслектәге темадан шушы сүзне табыгыз әле. Бу сүзләр нәрсәне аңлата.
Билгесез Көньяк җирләре.
( Terra – Земля, Australis – Южная, Incognita – Неизвестна).
Ял итеп алабыз. (физкультминут)
Тукталыштан пароход
Кузгалып китәр өчен
Артка йөзде, алга йөзде
Йөзеп китте диңгез буйлап
Җыеп булган бар көчен
Сәяхәтебезне башлаганчы мин Сезне укучылар өч командага бүләм. Ни өчен Өчкә. (Чөнки Австралияне ачарга өч сәяхәтче барган).
(Һәр командага сәяхәтче исеме язылган өч корабль бирелә, һәр команда шушы сәяхәтче юлын өйрәнергә тиеш була).
Отчетларыгызны үзегезнең борт журналыгызга язарга тиеш буласыз. Ул Сезнең алда эш дәфтәрләрегез. Иң беренче эшегезне борт журналыгызга бугенге көн һәм тема язудан башлыйбыз. Әйдәгез юлга.! (Бу иҗади эшкә 5 минут вакыт бирелә. Аннан соң һәр команда үз сәяхәтчесен яклый.)
1-укучы. Мин Испания диңгезчесе Луис Торрес үз кораблемдә яңа материктан берничә километр ерактан гына узам, ләкин томан аркасында аны күрмим. Без Азия ярларыннан көньяктарак яткан күп кенә эре утрауларны ачабыз. (Картада күрсәтә). Яна Гвинея һәм Австралия арасындасы бугаз аша чыктым. Һәм бу бугазга минем хөрмәткә Торресов дигән исем бирелде.
2- укучы. Ә мин голландия капитаны Абель Тасман 1642 елда сәяхәткә чыктым. Мин Голландия коллониясе булган Ява утраулары губернаторының кызы Мери Ван-Дименга гашыйкмын. Шуңа күрә һәрбер ачкан җиремә Мери исеме бирә бардым. (Картадан Мери җире, Ван- Демин җире, Мери Ван-Димен җирләре). Без бу җирләрне үз илебез хөрмәтенә Яңа Голландия дип атадык. Һәм без бу ил турында бер кемгә дә сөйләмәскә булдык.
Этапны танып-белү мәсьәләсе кую.
Укучылар Сез ничек уйлыйсыз, ни өчен голландиялеләр бу яңа ачылган җирләрне беркемгә дә әйтмәгәннәр, сер итеп саклаганнар. (Укучылар фикере) (Дәреслектән җавап табабыз. Голландия материк һәм аның байлыкларын үзе генә биләргә тели).
3 укучы- Мин бөек англия диңгезчесе Джеймс Кук. 1768 елда дөнья тирәли сәяхәткә чыктым. Минем сәяхәтем ике максаттан торды. Беренчесе- астрономик. Тын океаннын көньяк өлешендә генә күрергә мөмкин булган һәм сирәк очрый торган астрономик күренешне күзәтергә теләдем. (Венера планетасының Кояш дискы арасыннан чыгуын).
Икенче максат- Билгесез Көньяк җирләрне эзләү. Мин бу мәсьәләләрне менә дигән итеп башкарып чыктым. Таныш булмаган материкның көнчыгыш ярлары буйлап йөзгәндә, мин аны аерым утраулар төркеме түгел, ә материк икәнлегенә төшендем. (Картадан күрсәтә). Мин корабльдән төшеп, бу җирләрне Бөекбритания биләмәсе дип игълан иттем. Сәяхәтем вакытымда таныш түгел арткы аяклары озын, һәм көчле көйрыклы сәер хайванны очраттым.
Укучылар дәреслектәге текстан бу нинди хайван һәм ана ни өчен шундый исем бирелгән икәнен табыйк әле.
(Көнгерә. Җирле халыктан бу хайван ничек аталуын сорагач, тегеләр үз телендә “кангаро” –анламыйм дисәләр дә. Кук бу хайванның исеме шулай дип уйлый).
Өстәмә мәгълүмат. Укучылар мин сезне тагын бер сәяхәтче белән таныштырасым килә. Улда бу Көньяк җирләрне ачарга бара. Голландия диңгезчесе Вильем Янсзон. 1605 елда үзенең “Дункан” кораблендә Яңа Гвинея утрауларына таба йөзә. Материкка бердә төшми, ул бу җирләрне утрау дип уйлый.
- Рәхмәт командалар, Сез алдыгызга куелган бурычларыгызны чиштегез.
Дөреслектә Австралия материгын кем ачкан соң? (Укучылар җавабы).
- Рәхмәт җавапларыгыз өчен.
.
-Үзегезнең контурлы карталарыгызга карагыз әле. Сезнең маршрутларыгыз берәр сәяхәтченеке белән туры килмиме?
Нинди нәтиҗә ясап була? (Австралиягә Европадан бары тик ике юл белән генә барып була.)
4. Ойгә эш этабы.
-§15 Көньяк материкны ачу укырга.
- Дәрес темасында очраган географик объектларны картага төшерергә.
- Сәяхәтче Вильям Янцезы турында өстәмә мәгълумат укырга.
5. Рефлексия этабы Әйдәгез дәресне йомгаклыйк. Без буген бу материк турында барсында белдекме?
Укучылар сезнең алдыгызда конвертлар. Конверт өчендә смайлик һәм билгеләр. Сез үз эшегезне ничек бәялисез. Смайлик һәм билгеләрегезне корабльгә куеп, миңа тапшырасыз.
Дәрес бетте, рәхмәт.
Үз анализ.
Мин география дәресләрендә түбәндәге методик тема өстендә эшлим :”Яңа педагогик һәм информацион технологияләр кулланып укучыларның танып-белү активлыгын үстерү”. Бүген 5 нче класс укучыларына дәрес биргәндә дә шушы теманы чагылдырырга тырыштым.
Дәреснең тибы аның эчтәлегенә туры килә: укучыларны кызыксындыру, актульләштерү, яңа теманы өйрәтү, алынган белемнәрне ныгыту, камилләштерү, дәреснең дидактик максатыннан караганда, бик отышлы. Дәресне структур яктан куелган максатларга туры килерлек итеп оештырдым.
Дәресне балаларның яшь үзенчәлекләрен, яңа дәреснең заманчалыгын исәпкә алып төзедем.
Дәрес эшлекле атмосферада, укучыларның активлыгы белән үтсен өчен дәреснең беренче этабында ук уңай психологик халәт тудырылды. Укучыларны дәрес темасына алып кереп китү өчен аларның кәефләре белән кызыксындым. Укучыларны дәрес эшчәнлегенә юнәлтә торган әнгәмә оештырылды.Укучылар үз сәяхәт юлларын төзеделәр һәм үз сәяхәтләре белән таныштыра алдылар. Укучылар дәрес барышында теманы үзләре әйтә алдылар. Яңа белем “ачу” этабын – эзләнү эше итеп бирдем. Яңа теманы бирүдә проблемалы эзләнү методы элементларын кулландым. Дәрестә һәр баланың фикерен сорап бетерү мөмкин түгел, шулай да, дәрестә һәрбер укучыга фикерен әйтергә мөмкинлек бирелде. Бу исә укучыларны үзләрен шәхес итеп тоярга мөмкинчелек бирә. Дәрес барышында укучыларның белемнәрен, күнекмәләрен, осталыкларын мөстәкыйль рәвештә куллана белү эзлеклелеге тәэмин ителде. Дәреснең практик юнәлеше : контурлы картага үз сәяхәт маршрут юлын билгесез көньяк җирләргә күрсәтә белү. Бу этап эшчәнлеген укучылар башкарып чыга алдылар. Контурлы картада беренчел эшчәнлек башкарылды.
Дәресемнең нәтиҗәлелеген күтәрү, максатларыма ирешү өчен түбәндәге ысул һәм алымнар кулландым: - әңгәмә, дәреслек материалындагы әңгәмә. укытучы сүзе; проблемалы сорау; аңлашылмаган сүзләрне аңлату; - аңлатмалар (комментарийлар бирү). Уку эшчәнлеген оештыру формаларына килгәндә, парларда, индивидуаль эшләү булды. Күрсәтмәлелек дәрес буе булды. Презентация һәр адымыбызда ярдәм итте. Физкультминут укучыларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып бирелде. Өй эше 3 дәрәҗәдә бирелде. Яңа теманы уку. Һәм катлаулырак сорауларга җаваплар.
Рефлексия өлешендә укучылар нәрсә белделәр шуны әйттеләр. Укучылар үзләренә бәя куя беләләр. Минемчә алар бәяне дөрес куйдылар. Дәрестә уңай психологик халәт тудыру өчен демократик стильдә аралашырга тырыштым, шуңа күрә укучылар белән минем арада җылы мөнәсәбәт урнашты. Минемчә, дәрес нәтиҗәле узды. Укучылар материалны үзләштерделәр. Гомумән, дәрескә куелган максатларга ирештем дип уйлыйм.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
"Көньяк Америка" темасын гомумиләштерү
"Көньяк Америка" темасын өйрәнеп бетергәннән соң үткәрелә торган дәрес эшкәртмәсе...
План -конспект урока географии в 7 классе на тему "Төньяк Американың табигый зоналары"
Урок по курсу географии материков и океанов....
План - конспект урока по теме "Австралия. Особенности природы Австралии" в 7 классе.
План - конспект урока по теме "Австралия. Особенности природы Австралии" в 7 классе....
ПЛАН-КОНСПЕКТ УРОКА "ДАВАЙТЕ ПОБЫВАЕМ В АВСТРАЛИИ"
"ДАВАЙТЕ ПОБЫВАЕМ В АВСТРАЛИИ" 9 класс к учебнику Дворецкая, О.Б. Английский нового тысячелетия....
Конспект урока "Своеобразие органического мира Австралии"
План- конспект урока...
Конспект НОД, подготовительная к школе группа, тема: "Страны и континенты. Австралия" план-конспект занятия по окружающему миру (подготовительная группа) по теме
Образовательные цели: уточнение, активизация и актуализация словаря по теме "Страны и континенты. Австралия"; совершенствование грамматического строя речи Развивающие цели: развит...
Конспект урока Веб-квест «Загадочная Австралия»
Цель данной разработки, создать условия для самостоятельной работы по изучению Австралии.Главные задачи:- познакомить обучающихся с историей открытия Австралии, исследователями материка, о...