"Биеклекне алу"
методическая разработка (география, 8 класс) на тему
Предварительный просмотр:
Интеллектуаль уен
“Биеклекне алу”
Уенның шарты: интеллектуаль уен “Биеклекне алу” дигән экспедиция рәвешендә бара. Укучылар спортчы альпинистлар булып белем биеклекләрен алырга әзерләнә.
Уен барышы:
1.Кирәкле әйберләрне барлау .
Сәяхәткә чыгу өчен үзебез белән нәрсәләр алабыз?
Рюкзактан сүзләр-терминнар чыга. Һәрбер сүзгә аңлатма-билгеләмә бирелә
1.Глобус 7.Меридиан
2.Карта 8.Рельеф
3.Климат 9.Азимут
4.Һава торышы 10.Нивелир
5.Җил 11.Гейзер
6.Агым 12.Елга
2.Һава торышын билгеләү.
Магнитлы тактага төсле кәгазьдән киселгән 4 “болыт” беркетелә. Артында бирем. Һәр болыт астында болытлы сүзе язылган, укучылар биремнәрне үтәгәч Кояш чыга. Икенче ягын әйләндерәбез.
БОЛЫТ ҺАВА ТОРЫШЫ
ҖИЛ ТЕМПЕРАТУРА КОМПОНЕНТЛАРЫ
Һәр болытка карата җөмләләр төзергә.(Кемдә кала әйтелмичә 1 балл кими).
3.Юлга кузгалу.
Беренче биеклек. “Игътибарлы бул!”
1.Австралиядә - Сахара чүле бар.
2.Африкада – Гималай таулары урнашкан.
3.Антарктидада – 3млн. халык яши.
4.Евразияне 4 океан да юа.
5.Компас ярдәмендә горизонт якларын билгелиләр.
6.Цунамилар – тыныч дулкыннар.
7.Магеллан – дөнья әйләнә сәяхәт ясаган.
8.Җир өстенең күк белән тоташкан урыны – горизонт
– офык дип атала.
Икенче биеклек. “Утраулар эстафетасы”.
Һәр команда тактага чыгып утраулар күрсәтә һәм 1 елга исемен язып утыра. Кем күбрәк күрсәтә һәм яза.
Өченче биеклек. “Минералогик аукцион”.
Тулы команда катнаша.Тау токымы күрсәтелә, аның турында җөмләләр әйтелә. Иң соңыннан әйткән команда җиңүче була (гранит, акбур, ташкүмер).
4.”Альпинистларның бәхетле мизгеле.”
а) 1.Дөньядагы төче сулы иң зур күл (Байкал).
2.Дөньядагы иң биек тау кайда ? (Һималай)
3.Җиргә якын урнашкан планеталар (Венера, Марс)
4.Планетаның каты сүрүе ничек атала? (Литосфера)
5.Сезгә нинди йолдызның исеме билгеле? (Кояш)
6.Кайсы материкта бер ил дә юк? (Антарктида)
7.Җир кабыгының уңдырышлы өске катлавы (Туфрак)
8.Җир өстенең табигатен, халкын, һәм хуҗалыгын өйрәнүче
фән (География)
9.Кояш һәм аның тирәсендә хәрәкәт итүче планеталар нәрсә
дип атала?
10.Җирне ике тигез ярымшарга бүлүче уйланма сызык
(Экватор)
б) Саннар ни сөйли?
510 млн.кв.км (S) 2900 км (мантия калынлыгы)
6000*С (төштә t) 760 мм (норм. атм. басымы)
2000*С (мантия t) 1: 1000 (масштаб)
9 (планета) 1-6 мм (литосф. плит.хәр.)
1 м (нивелир) 40000 км (җир әйләнәсенең
озынлыгы)
6378 км (үзәктән-экваторга) 6356 км (үзәктән-полюска)
10 м; 30 т (иң зур глобус Италия) 90* т. к.
40*т.к. 10* к.оз. 12 балл
1000*С (лава) 11000 м
42% -2*С
0*кч.оз. 21% (кислород атм.)
5-10 км 40 км 75 км 200-500 м (калкулык).
5.Йомгаклау Нәтиҗә дәфтәрегездә һәр уен саен + не санагыз. Кемнәрдер арагызда, хөрмәтле альпинистлар һәрбер сорауга дөрес җавап биреп иң югары балл җыйгандыр.Котлыйбыз.