Җир көне!
методическая разработка по географии (8 класс) по теме
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы
Биектау муниципаль районы
Суыксу гомуми урта белем бирү мәктәбе
Музыкаль кичә
II категорияле география укытучысы
Хакимҗанова Гөлнара Фәрид кызы
Максат: укучыларның экологик белемнәрен тирәнәйтү; табигатькә гуманлы мөнәсәбәт, тереклек өчен җаваплылык хисе тәрбияләү; табигать кочагында үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен искә төшерү.
Җиһазлау: презентация, плакат, табигатьне саклау темасын яктырткан сүзләр, рәсемнәр, экологик конференция материаллары, табигый материаллардан композицияләр.
Салмак кына көй уйный.
Зөһрә кыз: (көянтә-чиләк аскан) Хәерле иртә, кадерле укучылар, укытучылар, мәктәбебез хезмәткәрләре! Белгәнегезчә, бүген Җир шарында зур бәйрәм – Җир көне. Бәйрәм белән, сезнең барыгызны! Җир шарының барлык кешеләренә, тереклек ияләренә нык сәламәтлек, чиста һава, аяз күк йөзе телим.
Былтыр: керә. – Исәнме, Зөһрә кыз, син Җиргә төштең?!
Зөһрә кыз: Әйе, мин Җиргә төштем. Кешеләрнең Җир шарында кылган гамәлләре дә миңа таныш. Укучылар белән Җир шарындагы кешеләрнең табигатькә булган мөнәсәбәтләре белән уртаклашасым килде.
Былтыр: Тукай иҗатындагы Кырлай урманнарында әле дә булса кып-кызыл кура җиләк тә, җир җиләк,
Күз ачып йомганчы һичшиксез җыярсың бер чиләк.
Зөһрә кыз: Үзенең туган ягын һәркем ярата шул, синең кебек, Шүрәле! Әйдә, бу турыда тыңлыйк әле, Шүрәле!
“Наш край” җыры башкарыла.
Былтыр: Туган ягыңны, Җир шарын яратуыңны эшең белән дә күрсәтергә кирәк ул, әйеме, Зөһрә кыз!
Зөһрә кыз: Ә бу егетләр, кызлар нәкъ шулай эшлиләр дә, алар табигатьне яраталар.
(Презентация. Аны укучылар аңлатып баралар.)
Укытучы. Табигатьне саклау - һәр кешенең изге бурычы ул. Шуны искә алып 1992 елның 22 нче апреленнән алып бу көн - Бөтендөнья Җир көне дип исәпләнә.
Безнең планетабыз бик нык пычранган, без зур бер чүплектә яшәгән кебек, ләкин кешелек әле моны аңлап бетерә алмый. Без бүген Җирдә яшибез, ләкин киләчәк буыннар яши алырмы? (музыка уйнап ала).
Укучылар чыгалар.
1 . Без Җир планетабызның язмышына битараф түгел һәм аның әкияттәгедәй матур булып калуын телибез. Яхшылыкка, матурлыкка, күркәм киләчәккә омтылу теләге безне монда җыйды бүген.
2. Табигатем, гүзәллекне синнән җыям.
Тынычланам, бәхетемне синдә тоям.
Үзем дә бит табигатьнең бер өлеше.
Күзләремдә күкләр төсе.
Иреннәрем – бакчадагы кызыл чия,
Керфекләрем – кара урман,
Үзем дә бит, Табигатем,
Синдә туган.
3. Безнең борынгы бабаларыбыз, башка җирләргә киткәндә, үзләре белән туган җир туфрагын алганнар һәм аны кадерләп саклаганнар. Алар җирне тере җан итеп санаганнар: зур киңлекләр – аның гәүдәсе, кыя-ташлар – наың сөякләре, су – каны, агач тамырлары сеңерләре, үләннәр – чәчләре, дип уйлаганнар. Кешеләр Җиргә сокланганнар, аңа табынганнар.
4. Борын-борын заманда яшәгән ике дус–Табигать һәм Кеше. Бик тату яшәгәннәр.
Табигать Кешене ашаткан-эчерткән, киендергән, дошманнардан саклаган. Дусты авырса, аны шифалы үләннәр белән, җиләк-җимеш белән дәвалаган. Кеше чәчәкле болыннарда уйнаган. Шулай итеп, Кеше Баһадир булып җитлеккән.
Көннәрдән беркөнне Кешене бу уңайлы тормыш туйдыра башлаган. Ул Табигатькә каршы баш күтәргән. Аның болыннарын таптаган, агачларын кискән, урманнарын яндырган, елгаларын пычраткан. “Дөньяга хәзер мин хуҗа”,- дип кычкырган Кеше. Табигать, бу явызлыкны күреп, артка чигенгән. “Мин Табигатьне җиңдем, бар дөнья миңа буйсына”, - дип мактанган Кеше. Табигатьнең кешегә ачуы чыккан. Ул Кешегә биргән байлыкны тартып алган. Эчә торган суын киптергән. Кешене буш яланда калдырган. Кеше өчен дөнья ямьсезләнгән. Һәм ул бик нык елаган. Табигатьсез яшәү мөмкин түгеллеген аңлаган. Ул табигатьне эзләп киткән. Көн барган, төн барган. Ниһаять, тапкан. Табигатьтән гафу үтенгән.
5.Урманнарга керәм, хәйран калам –
Урманнарның аерым яме бар.
Яшел яулык болгап каршылыйлар
Туй күлмәге кигән каеннар.
Урман кызы төрле чәчәкләрдән
Яшел аланнарын бизәгән,
Былтырына саклый гөмбәләрне,
Җиләкләрне хәтта өзмәгән.
“Каенкаем” җыры башкарыла.
6. Җиргә тама яңгыр, яшьләр,
Җиргә ява ак карлар.
Җирдә яши яше-карты,
Яшиләр җирдә парлар.
Җирдә шатлык, җирдә кайгы,
Җирдә тынычлык, сугыш.
Җирдә гөлләр, җирдә бомба –
Кысыла иркен сулыш.
7. Җирдә дөреслек һәм ялган.
Җирдә дошман һәм дуслар.
Җир мәхәббәт һәм нәфрәтнең
Барысын бергә кушкан.
Кушкан да, тарта җанына
Барысын сыйдырган Ана.
Без шуңа да Җир-Ана, дип,
Эндәшәбез шул аңа...
Аналар барысын да белә, Аналар күңеле сизгер...
Җир кебек изге Аналар,
Җир – аналардай изге...
8. (Энҗе Авзалованың “Бу гүзәллек яшәрме?” шигыре)
Җир елый ишетәсезме?
Мин ишетәм!
Челтерәп аккан чишмәләрем
Нигә кипкән?
Җир елый ишетәсезме?
Мин ишетәм!
Сандугачлы талкайларны
Кемнәр кискән?
Табигатьне кемнәр шулай
Әрәм иткән?
Кешеләрдә миһербанлылык
Кая киткән?
Җир елый ишетәсезме?
Мин ишетәм!
Бу гүзәллек, бу Җир шары
Яшәр микән?
Ике малай балык тоталар:
- Илшат, монда кил, монда яхшырак чиртә!
Бераз тавышланмыйча гына тоталар.
- Әй, кичә моннан балыкны сөрәкә белән тотканнар, әллә кайдан килгән кешеләр.
- Алай тоткач, балыклар бу күлдә азаер микәнни?
- (Кармагын тартып чыгара да) Миңа бер нәни балык эләкте...
- Җибәрик без аны, үссен, яшәсен.
- Әһә, әһә, балык эләгәме шунда...
- Эх, качты бит, ә!
- Минекен тартып та алып булмый...
(Галош эләгеп чыга)
- Күлләр дә пычрана бара. Балыкларга ни кала?..
“Кошчык белән сөйләшү” шигыре. (Кош һәм бала)
Бара идем болын буйлап
Чәчәкләр өзә-өзә,
Кулымдагы такыяга
Чәчәкләр тезә-тезә.
Оча кошчык баш очымда,
Телгә килде ул кинәт.
Кызык булды миңа шунда:
Кош сөйләшә! – Ни хикмәт?!
“Ник өзәсең чәчәкләрне?
Әллә син күрмисеңме?
Чәчәкләр бит болын күзе,
Син шуны күрмисеңме?
Нинди рәхәт бирә җанга
Аларның матурлыгы!
Алар –Табигать-Ананың
Иң олы горурлыгы!
Чәчәкләрне беркайчан да
Өзмә син, сакла гына.
Һәрберсе өзә башласа,
Ни калыр Җир шарында?”
Шулай диде дә бу кошчык
Очты урман ягына.
Ә мин карап басып калдым,
Урын тапмый җаныма.
Авыр булды миңа кинәт –
Кош бит әйтә дөресен.
Өзмәгез, матур гөлләргә
Бөтен дөнья күмелсен!
Су: Су - тереклек чыганагы. Безнең организмның 2/3 өлеше судан тора. Бөтен тәнгә туклыклы матдәләр таратучы кан составында да су бар.Тире аша парга әйләнеп, су безнең тән температурасын көйләп тора, ул организмнан зарарлы матдәләрне чыгару өчен дә кирәк. Галимнәр исәпләгән, һәр ел саен сулыкларга шулкадәр күп агулы матдәләр эләгә, алар белән 10 мең товар поездын тутырып булыр иде. Хәтта Арктика суларында да кер порошогы калдыклары табалар. Кешенең суга ихтыяҗы елдан-ел арта. Кул пычранса, су белән юарсың, су пычранса, ни белән юарсың? диелә татар халык мәкалендә.
Авылыбыз уртасыннан челтерәп чишмә ага. Кушучлап аның тәмле суын эчәбез. Балачактан ук күңелемә моңлы җыры белән кереп калган чишмәбезнең суы беркайчан да кипмәсен иде.
Һава: Елына атмосферага 5 млрд. тонна углекислый газ бүленеп чыга. Аның нәтиҗәсендә озон катламы юкара, озон тишекләре барлыкка килә. Бу тишекләр аша Җиргә Кояшның ультрашәмәхә нурлары омтыла. Кешеләрдә рак авыруы китереп чыгарырга мөмкин. Кислород Җирдә тагын да ныграк кими, ә кара металлургия һәм химия промышленносте заводларыннан, котельныйлардан, транспоттан чыккан агулы газлар күбәя дә күбәя. Шуңа күрә завод-фабрика торбаларына төтен, көл, зарарлы газларны тоткарлаучы махсус җайланмалар куялар.
Туфрак. Туфрак бик акрын барлыкка килә. Аның өчен йөзләрчә, хәтта меңнәрчә еллар кирәк. Ә менә җимерү, бозу бик тиз. Соңгы 100 елда Җирдә ¼ өлеш уңдырышлы туфрак югалган.Туфрак катламы төрле юллар белән бозыла:
1) файдалы казылмалар тапканда;
2) нефть суыртканда;
3) ерымнар ясалганда;
4) җил, су эрозиясе нәтиҗәсендә;
5) туфрак катламын дөрес эшкәртмәгәндә.
Урман. Урман белән су - табигать күрке, дип әйтә халкыбыз. Урманнарны Җир планетасаның “үпкәсе” диләр.
а) Җир йөзендәге барлык урманнар ел саен 40 триллион т О2 бүлеп чыгара;
б) Дөньяда минут саен 2 га урман юкка чыга;
в) урманда ташлап калдырылган кәгазь 2 ел таркала, консерва банкасы- 90 ел, полиэтилин-200, пыяла кисәге1000 ел таркалмый ята;
Бер га чыршы урманы 32 т., нарат урманы-35, карама-43, ә имән урманы 54 т тузан йота ала.
Агач-куаклар тузан микъдарын-3, ә зарарлы газ һәм төтен күләмен 2 тапкырга киметә.
Урманны тыңлый белергә, андагы тереклеккә мәрхәмәтле булырга кирәк. Урманга барган һәр кеше үзенең табигатьтә кунакта икәнен онытмасын иде.
Табигать ул үзе
Бер батыр кебек.
Бирә ул барысын да,
Түзә ул барысына.
Ә шулай да йөзе моңсу,
Күзләреннән ага тозлы су.
Әрни аның күңеле,
Түгел аңа күңелле.
Чөнки аны сакламыйлар,
Өметен акламыйлар.
Урманын чүл итәләр,
Хайванын юк итәләр.
Кеше чаба акча, диеп.
Аны белми бар, диеп.
Агу сала канына,
Моңнар сала җанына.
Татарстанда Кызыл китап 1995 елда төзелә. Кызыл китапның битләре төрле төсләргә буялган. Кызыл битләргә җир йөзеннән тәмам юкка чыгып баручы үсемлекләр һәм хайваннар теркәлгән.Татарстан республикасы Конституциясенең 55 нче матдәсендә: “Табигатькә сакчыл караш – ТР ның һәр гражданины бурычы” диелә.
Былтыр чыга: Җирдә келәм, Ходай биргән
Нинди генә төсләр юк анда!
Ал, сары. Кызыл, зәңгәр –
Искитәрлек бит бар да...
Хәтфә келәм өстендә мин
Уйга калдым...
Зөһрә кыз чыга: Тансык моңнар - кош-корт авазлары.
Бар табигать уйный моңлы сазын.
Кочагына алды камышлыклар
Сагынып кайткан үрдәк-казын.
Санап булмый Җирнең изгелеген.
Ул нарасый, садә, түзем.
Зиһеннәре томаланса кешелекнең
Һәм капланса әгәр күзе,
Күчәреннән чыгуы бар Җирнең.
Укучы: Аек акыл кирәк җирдә шуңа...
...Һәр ел саен килсен язлар.
Үрдәкләрен көтсен камышлары,
Камышларын сагынып кайтсын казлар.
Яңгыр яусын энҗе бөртек булып.
Чәчсен нурын Кояш-асыл.
Йомшак басып хәтфә чирәмнәрдән
Килсен утызынчы гасыр!
Бүген – Җир көне. Бу көнне Рәсәй халкы тукыма кисәкләренә табигатьне сакларга кирәклеге турында язып, үзләренең имзаларын куйганнар. Җир флагы. Бу иң зур флаг, аның мәйданы 660 м². )
Без – табигать балалары,
Гел аның кочагында.
Уйнаганда ялгышлар да
Була шул кайчагында.
Утыртабыз үсентеләр,
Урман артсын тагын да,
Тирбәлмәгез бишек итеп
Агачлар ботагында.
Табигать бетсә әгәр дә,
Кешелек тә бит бетә,
Шуңа күрә уйлан ныклап,
Алда сине ни көтә?
Без – табигать балалары,
Кояш белән янабыз.
Бездән һәрчак риза булсын
Шул табигать анабыз.
Җыр “Шушы яктан, шушы туфрактан без”.