учителю в помощь
картотека по физкультуре (10 класс) по теме
сбоник на татарском языке для учителей физ-ры и ОБЖ
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
сборник на татарском | 240 КБ |
Предварительный просмотр:
Физкультура һәм ТИН укытучылары өчен мәхсус методик бердәмлек.
“Зыян күрүчеләргә беренче ярдәм күрсәтү һәм аның әһәмияте”
Авторлар: Сибгатуллин Р.Т. ТИН укытучысы, Харрасова А.Р. физкультура укытучысы
Актаныш 2013 ел.
Зыян күрүчеләргә беренче ярдәм күрсәтү һәм аның әһәмияте.
Беренче медицина ярдәме төрле бәхетсезлек очракларында күрсәтелә, ул зыян күрүчеләрнең гомерен һәм сәләмәтлеген саклап калуга , хәлнең катлаулануына ирек куйму һәм җәрәхәт яисә авыру нәтиҗәсендә барлыкка килгән газапларны җинеләйтүгә юнәлтелгән иң гади медицина чараларыннан гыйбарәт.
Шарларга һәм конкрет ситуациягә бәйле рәвештә беренче медицина ярдәмен табиблар, урта медицина персоналы, шулай ук үзенә һәм бер-береңә ярдәм итү тәртибендә беркадәр медицина әзерлеге булган кешеләр күрсәтә ала !!! |
Беренче медицина ярдәме кагыйдә буларак , һәләкәт булган урында күрсәтелә һәм үз эченә мондый чараларны ала :
- Кан агыну вакытлыча туктатып тору;
- Җәрәхәтләргә һәм пешкән урыннарга махсус бәйләвеч салу;
- Сөяк сыну , каймыгу яисә чыгу, бәрелү очракларында иммобилизация (шин яки кул астында булган әйберләрдән шин ясап салу);
- Ясалма сулыш алдыру һәм йөрәккә турыдан-туры булмаган массаң ясау;
- Шәхси аптечкадагы (АИ-2) медицина чараларын куллану ярдәмендә нурланыш зыянын булдырмау;
- Агуланганда , агулы еланнар яки бөҗәкләр тешләгәндә ярдәм курсәтү.
Моны һәркем белергә тиеш !!! Беренче ярдәме күрсәтүнең гомуми кагыйдәләре бар:
|
Беренче медицина ярдәме күрсәткәндә, мөмкин кадәр сак эш итү таләп ителә.
ИГЪТИБАР ! Тупас эш итү , көч куллану зарар күрүченең тагын да катландырырга мөмкин. |
Бәрелгән һәм сынган урыннарга элмәксыман бәйләвеч салу:
А- борынга; Б – маңгайга; В - ияккә
Әгәр дә беренче медицина ярдәмен ике яки берничә кеше күрсәтсә, алар узара килешеп эшләргә тиеш. Бу очракта ярдәм күрсәтүчеләрнең берсе, җитәкче булып , калганнарының ярдәм күрсәтүе белән идәрә итә.
Башка калфаксыман бәйләвеч салу. Бинт урауның тәртибе цифрлар белән күрсәтелгән.
Беренче медицина ярдәме күрсәтүгә керешкәнче, алымннарның эзлеклеген билгеләү зарур . Иң элек зарар күрүченең гомерен саклап калуга юнәлтелгән алымнарны яки алга таба алардан башка ярдәм күрсәтеп булмый торганнарын кулланырга. Әйтик бот сөяге сынганда һәм артериядән кан киткәндә , иң элек тормыш өчен куркыныч булган кан агуны туктатырга кирәк, шаннан соң гына җәрәхәт стериль бәйләвеч белшн бәйләнә, аякка шин яки , сынган урын кузгалмаслык итеп, кул астында булган әйберләрдән ясалган җайланма салына.
Башка йөгәнсыман бәйләвеч салу. Башта җәрәхәт бик күп булганда салына.
Күкрәк җәрәхәтләнгәндә салына торган бәйләвечләр:
Сулда – спиральсыман; Уңда – әвернәле.
Моны һәркем белергә тиеш!!! Беренче медицина ярдәме күрсәткәндә ,махсус яки кул астында булган чаралар кулланыла. Беренче ярдәм күрсәтүнең махсус чаралары:
Беренче ярдәм күрсәткәндә кул астында булган мондый әйберләрдән дә файдаланырга мөмкин :
|
Сынган очракта беренче медицина ярдәме.
Сыну – сөяк бөтенлеген бозылуы. Ул егылып төшкәндә , бәрелгәндә. Һәләкәткә очраганда, гадәттән тыш хәлләрзонасында булырга мөмкин. Сөяк сыну ачык яки ябык була. Ачык сынганда, сыну урыны да яралана.
Сынуның төп билгеләре: авырту, бераз шешеп китү , кан саву һәм очлыкларның хәрәкәтләнмәве. Ачык сынганда ярадан сөяк кыйпылчыклары куренеп торуы мөмкин. Кан агуы ихтимал. Бигрәк тә артериянең зарарлануы куркыныч.
Ачык сыну вакытында кан күп акканлыктан, иң элек кан агуны туктату чарасын күрергә кирәк , аннан соң ярага стериль бәйләвеч салына. Авыртуны баса торган укол ясала, аннары сынган урын алдан әзерләнгән яки кул астында булган җайланма ярдәмендә иммобилизацияләнә.
Сөяк сынган урын, кузгалмасын өчен, махсус шин яки кул астында булган әйберләрдән ясалган җайланма ярдәмендә ике урыннан(сынган урыннан өстәрәк яки астарак) бәйләнә.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
В помощь учителю. ГИА по руссскому языку. Подготовка к написанию сжатого изложения.
В папке содержится материал для подготовки к написанию сжатого изложения в 5-6, 7-8 классах....
Персональный сайт учителя истории как активная среда для взаимодействия учителя и обучающегося с помощью дистанционных образовательных технологий.
Эта статья рассказывает о возможностях персонального сайта учителя при дистанционном обучении....
Методические материалы в помощь учителю истории и обществознания. Информационная поддержка учителя.
Интернет - помощь для учителей истории и обществознания....
В помощь классному руководителю и учителю по технологии от учителя н.кл Литвиненко Н.В. МБОУ СОШ №11 г. Владимир "Подружка" ответит на все вопросы...
Взрослея, у наших любимых учеников возникают вопросы. Но не все вопросы наши дети осмеливаются задать учителю или классному руководителю вслух. Можно использовать для этого куклу-подружку. Ее можно пр...
Коррекция к мероприятию опубликованному 30.04.15 Пункт 5.3. Эффективность оказания учителем адресной помощи различным категориям обучающихся (Одарённые дети- интеллектуальная одарённость ). Описание показательного мероприятия.
НАУЧНО-ПРАКТИЧЕСКАЯ КОНФЕРЕНЦИЯ УЧЕНИЧЕСКОГО НАУЧНОИССЛЕДОВАТЕЛЬСКОГО ОБЩЕСТВА МКОУ СОШ №10 "ЭВРИКА" как место предъявления учебных результатов одарённых обучающихся и связи урочной и внеурочной ...
Семинар-практикум «Особенности детей с СДВГ. Роль учителя в помощи детям с СДВГ»
Все больше поступающих в школу детей имею особенности в развитии. Одна из часто встречающихся особенностей Синдром дефицита внимания с гиперактивностью. С такими ребятами педагогам приходится особенно...
Мастер-класс для учителей начальной школы «Нейропсихологические приёмы в помощь учителю начальной школы»
В каждом классе есть дети, испытывающие разного уровня сложности в обучении. Они могут талантливо проявлять себя на математике, делать интересные творческие проекты, но часто совершают «глупые&r...