Табигать һәм кеше
методическая разработка по экологии на тему
Биология атналыгы өчен класстан тыш чара сценариясе
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
tabigat_hm_keshe.docx | 33.46 КБ |
Предварительный просмотр:
Табигать һәм Кеше.
(экологик кичә)
Максат: Укучыларда экологик үзаң формалаштыру, кеше – табигать мөнәсәбәтләрен оптимистик рухка юнәлтү. Туган як табигатенә карата гуманлы мөнәсәбәт, мәхәббәт тәрбияләү.
Җиһазлау: Сәхнәдә урман күренеше, алда чәчәкләр ”үсә”, арткы планда – ауган, киселгән агачлар бер кырыйда чишмә “ага”, кошлар тавышы ишетелә.
Табигать һәм Кеше. (ӘКИЯТ)
Әкиятче. Исәнмесез, дусларым! Олылар һәм балалар! Таныш булыгыз – мин Әкиятче. Мин бүген сезгә бер хикмәтле әкият сөйләргә булдым әле. Борын-борын заманда яшәгән ди, ике дус–Табигать белән Кеше. Бик тату яшәгәннәр алар. Табигать Кешене ашаткан-эчерткән, киендергән, дошманнардан саклаган. Дусты авырса, аны шифалы үләннәр белән, җиләк-җимеш белән дәвалаган. Кеше чәчәкле болыннарда уйнаган. Шулай итеп, Кеше Баһадир булып җитлеккән.
Кеше. Җирдә миңа ни кирәк ?
1 алып баручы. Туган үскән ил кирәк.
Кеше. Җирдә миңа ни кирәк?
2 алып баручы. Мәңге гүзәл җир кирәк.
1 алып баручы. Менә авыл урманы
Һәркем ярата аны
Ай-һай куе бу урман
Мин йөрергә дә куркам.
Күп төрле агачлары
Ничек диләр аларны?
Каен. Минем исемем – каен
Үсәм һәр урман саен
Буем үсә бик озын
Ак кәгазь кебек тузым
Чыршы. Ә мин – чыршы, беләсез,
Чыршы булмый энәсез,
Җәен, кышын яшел мин,
Арттырам урман яшен,
Нәни кызлар, малайлар-
Дусларым, якыннарым,
Яңа елда мин сезгә
Кунак булып барырмын.
Имән. Минем исемем имән,
Мин күптән яшәп киләм
Бик көчле агач - имән
Җилләргә, давылларга,
Берсенә дә баш имәм.
Миләш Ә мин миләш
Кызыл муенсамны астым
Каршыңа килеп бастым
Кып-кызылдыр күзләрем
Авызга салсаң аны
Чыттырадыр йөзләрең.
Мин - Үги ана яфрагы
Үләннәрнең патшасы
Әрем, Ромашка, Тузганак
Җыелганнар барчасы.
Гөлбадран да, Наратбаш та-
Бик тә файдалы үлән
Түргә уз, яле Мәтрүшкә
Мин сүзне сиңа бирәм.
Мин – Мәтрүшкә, тыйнакмын
Зәңгәр чәчәк атамын
Җанга, тәнгә ләззәт биреп
Хуш исләр таратамын.
Дәвалыймын ютәлләрне
Татлы хуш исем белән
Авырудан арынуның
Мең төрле серен беләм.
Яле, Гөлбадран, дәвам ит,
Синең сүзеңне көтәм
Үз сүзләреңне әйтергә
Җыелгансың бит күптән
Мин – Гөлбадран
Чәчәкләрем түм-түгәрәк,
Җете сары үзләре
Әйтерсең дә карап тора
Аннан җәйнең күзләре.
Дәвалыймын буыннарны
Сызласалар һәммәсен
Табам тик ярдәмдә генә
Яшәвемнең мәгънәсен.
Мин, гап-гади әче әрем,
Үсәм болын, тугайда.
Әллә ни искитәрлек җирем
Юктыр инде. Шулай да ...
Әйтим әле: дәвалыйм
Йокысызлык чирләрен,
Ашказанын ...
Бетерәмен хәтерсезлек
чирләрен.
Мин – Кычыткан – зәһәр инде,
Чагамын кул тидерсәң
Шаянрак балаларны
Үрле – кырлы сикертәм
Тик баребер шифалы мин,
Сызласа кул – буыннар.
Яфрагымда, сабагымда
Яшәү көче – суым бар.
“Тузганак” диеп әйтсәләр дә,
Тузгыганым юк бер дә.
Алтын сыман чәчәк атып
Утырам балкып җирдә.
Дару – минем тамырым
Шикәрем дә җитәрлек
Чәй ясасаң кыздырып,
Тәме исең китәрлек.
Күгәрчен түше кебек
Төрле төсләргә керәм.
Мин – Миләүшә чәчәге
Тәмле исләр дә бирәм
Миннән сыгып алган суны
“Ислемай” дип йөртәләр ...
Бәйрәм көнне костюмнарга,
Күлмәкләргә сөртәләр.
Энҗедәй чәчәк атам мин
Яз көнендә урманда
Миңа берни дә кирәкми
Күләгәлек булганда.
Куак төпләрен яратам
Яратам дымлы җирне
Эссе кояш нурларында
Әлсерәп бөгәм билне
2 алып баручы
Сандугачлар сайравын да
Ишетә белергә кирәк
Чәчәкләрнең ачылуын
Иртәдән күрү кирәк.
1 алып баручы. Менә дуслар, сез урман җырын тыңладыгыз: Агачлар шыбыр - шыбыр нидер сөйләшәләр, чәчәкләр үзара бәхәсләшәләр, ә кошлар матур җырларын сузалар. Күпме матурлык, гүзәллек табигатьтә. Бары тик аны күрә, ишетә һәм тоя гына белергә кирәк.
(әкият дәвам ителә)
Әкиятче. Көннәрдән беркөнне Кешене бу уңайлы тормыш туйдыра башлаган. Ул Табигатькә каршы баш күтәргән. Аның болыннарын таптаган, агачларын кискән, урманнарын яндырган, елгаларын пычраткан. “Дөньяга хәзер мин хуҗа”,- дип кычкырган Кеше. Табигать, бу явызлыкны күреп, артка чигенгән. “Мин Табигатьне җиңдем, бар дөнья миңа буйсына”, - дип мактанган Кеше. Табигатьнең кешегә ачуы чыккан. Ул Кешегә биргән байлыкны тартып алган. Эчә торган суын киптергән. Кешене буш яланда калдырган.
1 укучы.
Хуҗа булып,кеше урман кисә,
Җир селкенә агач ауганга...
Сизми әле чишмә кибәчәген,
Калачагын шәрә яланга.
Дөньялыктан берни эзсез калмый,
Гамәлеңә җиңел карама:
Көньякларда пальма ава икән,
Төньякларда корый карама.
Әйе, кеше хуҗа шушы җиргә,
Җир язмышы Адәм кулында.
Хуҗа була белгән онытмасын
Табигатьнең ул бит баласы.
2 укучы
Җир елый, ишетәсезме?
Мин ишетәм!
Челтерәп аккан чишмәләрем
Нигә кипкән?
Җир елый, ишетәсезме?
Мин ишетәм!
Сандугачлы талкайларны
Кемнәр кискән?
Табигатьне кемнәр шулай
Әрәм иткән?
Кешеләрдә миһербанлык
Кая киткән?
Җир елый,ишетәсезме?
Мин ишетәм!
Бу гүзәллек, бу Җир шары
Яшәр микән?
Җир.(Глобус күтәргән укучы керә). Исәнмесез, дусларым! Мин-Җир! Сезне ишеткәч, мин бик сөендем. Онытмаган өчен зур рәхмәт сезгә. Мин һәрвакыт сезнең белән,сезнең һәрбер сүзегезне ишетеп, һәрбер эшегезне күреп торам. Ләкин минем хәлем хәзер бик аяныч. Кешеләр хәзер бик тәртипсезләнде. Алар күл-урманнарны, сулыкларны пычрата. Урмандагы, сулардагы хайваннарым, кошларым пычрак һавадан, судан агулана. Минем чәчәкләрем дә, урманнарым да, елга-күлләрем дә бик күп иде. Ләкин аларның саны кимегәннән-кими. Шулай да сезнең мине һәм үзегезне коткарырга вакытыгыз бар.Бары сез генә моны эшли аласыз. Кешелекнең бу вәхшилегенә каршы көрәшү өчен минем көчем генә җитми.
2 а. б. Планетабызны, аның табигатен саклау –бүген кешелекнең иң мөһим бурычларыннан берсе. Һәр кеше үзе яшәгән җирне, аның табигатен яратырга, байлыкларын сакларга, киләчәгебез турында уйланып яшәргә тиеш. Безнең планетабыз бик нык пычранган, без зур бер чүплектә яшәгән кебек, ләкин кешелек әле моны аңлап бетерә алмый. Без бүген Җирдә яшибез, ләкин киләчәк буыннар яши алырмы?
Һава. Чиста саф һава- табигатьнең иң зур байлыкларыннан берсе. Әгәр Җирдә һава булмаса, анда бар тереклек юкка чыгар иде. Елына атмосферага 5млрд.тонна углекислый газ бүленеп чыга. Үтеп баручы 100 елда атмосферада углерод оксиды күләме 25% ка, метан – 100% ка арткан. Җирнең җылынуын да галимнәр атмосферада углекислый газ туплану белән аңлаталар.
Аның нәтиҗәсендә озон катламы юкара, озон тишекләре барлыкка килә. Бу тишекләр аша Җиргә Кояшның ультрашәмәхә нурлары омтыла. Алар кешеләрдә рак авыруы китереп чыгарырга мөмкин. Суламыйча кеше 5 минутта тора алмый, ә Кислород Җирдә кимегәннән кими. Кара металлургия һәм химия промышленносте заводларыннан, котельныйлардан, транспорттан чыккан агулы газлар күбәя дә күбәя.
3 укучы
Су кебек үк кирәк сезгә һава,
Зәңгәрсу күк, иркә җилләр дә.
Зарарланса һава, пычранса,
Авырмыйча тагын нишләргә?!
Һавадагы сафлык, һавадагы пакьлек
Калсын иде килер буынга!
Моның өчен күп тә кирәк түгел,
Кирәк түгел галим булырга!
Су кызы керә. ( пычранган)
Мин - су кызы.
Минме сезгә хезмәт итмәдем, кешеләр?
Мин сулыш бирдем, сусауны бастым,
сусыл иттем,
Юдым сезне, тазарттым, иркәләдем,
Назладым , хушландырдым,
Агымсуларда агуларыгызны агыздым,
Инде хәзер, су була торып,
Үзем пычрандым, тәмам агуландым.
Ишетәсезме?
Мин –су.
Сукранып яшим,
Сулкылдап елыйм.
Сусадым чисталыкка –
Ничек чистарыныйм?
Мин – су, тончыгам,
Сулышым кысыла.
Сукыр булмагыз, коткарыгыз!
3 укучы:- Дуслар! Су кызын коткарырга кирәк. Күрәсезме, әллә ниләр ябышып беткән.( Балалар чүп - чардан чистарталар).
1 а.б. Су- тереклек чыганагы. Безнең организмның 2/3 өлеше судан тора. Бөтен тәнгә туклыклы матдәләр таратучы кан составында да су бар. Тире аша парга әйләнеп, су безнең тән температурасын көйләп тора, ул организмнан зарарлы матдәләрне чыгару өчен дә кирәк. Галимнәр исәпләгән: һәр ел саен сулыкларга шулкадәр күп агулы матдәләр эләгә, алар белән 10 мең товар поездын тутырып булыр иде. Хәтта Арктика суларында да кер порошогы калдыклары табалар. Кешенең суга ихтыяҗы елдан -ел арта. 1942 елда бөтен дөньяда су ихтыҗы 1000 км3 булса; 2000 елда 5000 км3 тәшкил итә.
Сулыкларның пычрануы,анда тереклек итүче җан ияләренең кырылуына китерә. Суны эчәргә яраксыз итү өчен 1л суда 12г нефть булу җитә.Ә дөнья океанына ел саен 3-4 млн т нефть ага.Ул су өстенә элпә булып җәелә һәм кислородны үткәрми,балыклар үлә.
4 укучы.
Кешеләргә матурлыкны
Сый-хөрмәтне биргән Ходай.
Тик кешеләр табигатькә
Нигә игътибарсыз болай?
Чикләвеге,шомырты да,баланы да-
Санап бетерерлек түгел...
Кешеләрнең табигатькә ерткычлыгын
Гафу итә алмый күңел.
Агачларны таптый, кисә,
Җәнлекләрне атып китә.
Бу кадәре начарлыклар
Белмим, нәрсә белән бетәр?
“Урман хуҗасы”: Ак каеннар ауган, ауган
Ята кебек алар күзгә карап.
Ниләр генә кылмый кеше кулы,
Ниләр генә күрми урман юлы.
Әй шаулый, шаулый урман,
Нигә шаулый икән ни булган?
Юк шауламый ыңгыраша,
Ыңгыраша ул урман.
2 а.б. Урман белән су- табигать күрке дип әйтә халкыбыз. Урманнар планетаның үпкәләре дип юкка гына әйтмиләр. Ләкин экологик фаҗига аларны да читләтеп узмый. Моннан 50-60 еллар элек кенә җиребезнең 80% ын урманнар биләп тора иде. Хәзер исә бу сан 15% тан кимрәк. Урманнарның мәйданы кимү – кешелек өчен зур фаҗига, ә кешеләр шуны аңламыйлар. Көн саен планета урманнарында 8000 янгын чыга. Боларның күбесе – кешеләрнең саксызлыгы нәтиҗәсе. Урманнарның кызу темплар белән кимүе табигатьтә кискен үзгәрешләр китереп чыгара, чәнки һәр нәрсә үзара бәйләнештә. Әле соң түгел, уйлагыз кешеләр, урманнарны саклагыз, кисмәгез, яндырмагыз; киселгәннәре урынына яшь агачлар утыртыгыз. Җирнең киләчәге сезнең кулда
(слайдка)
- Җир йөзендәге барлык урманнар ел саен 40 триллион т. кислород бүлеп чыгара;
- дөньяда минут саен 2 га урман юкка чыга;
- 20 кг макулатура 1 агачны саклап калуга тиң. Ә 1 т.макулатура исә 0,4 га урманны киселүдән саклый;
- урманда ташлап калдырылган кәгазь 2 ел таркала, консерв банкасы- 90 ел, полиэтилен-200, пыяла кисәге1000 ел таркалмый ята;
- 1га чыршы урманы 32 т., нарат урманы-35, карама-43, ә имән урманы 54 т тузан йота ала.
- Агач-куаклар тузан микъдарын-3, ә зарарлы газ һәм төтен күләмен 2 тапкырга киметә.
Урманга барган һәр кеше үзенең табигатьтә кунакта икәнен онытмасын идее!!!
1 укучы. Әгәр кеше табигатьне дөрес аңласа, аның белән дустанә мөнәсәбәттә булса, җир йөзеннән мәңгелеккә югалган үләннәр, кошлар, җәнлекләр бүген дә исән-имин яшәрләр иде.
4 укучы
Җирдә безнең өчен диеп
Үсә матур чәчәкләр.
Явыз куллар өзмәсәләр,
Шулай гел үсәчәкләр.
Урмандагы агачларны
Калдырмыйча киссәләр,
Урмансыз калган кешеләр
Киләчәктә нишләрләр.
Табигатькә һәр көн шулай
Гел зыян китерсәләр,
Сайрар кошларны да әгәр
Үтереп бетерсәләр?
Табигать бетсә әгәр дә,
Кешелек тә бит бетә,
Шуңа күрә уйлан ныклап,
Алда сине ни көтә?
“Җир-ана”: Уйла, кеше!
Уйлап кара, кеше:
Син үз әнкәсен җәзалаган кыргыйга охшап калмадыңмы? Син томалап җансыз бушлыкка әверелдерелгән болын-урманнарның сыкрануы әнкәңнең әрнүле күкрәк тавышына охшамаганмы? Син томалап тончыктырган сулардай сулышсыз калган күлләр, зәңгәр күзләрен мәңгелеккә йомган чишмәләр каргышы куркытмыймы сине? Син җимереп һәлак иткән, ташын-ташка тураган таулар үзләренең кыяларында очкан бөркетләре, болытларга төренеп тибрәлгән агачлары белән бергә төшеңә кермиме? Җавап сорамыймы алар синнән?
Уйла кеше! Бу сорауларга син бүген җавап эзләмәсәң иртәгә сорау бирүче дә, җавап кайтаручы да булмаячак. Үзеңә якты дөньяда яшәргә фатиха биргән Әнкәң – Табигатьнең ачы каргышыннан курык!
Әкиятче. Кеше өчен дөнья ямьсезләнгән. Һәм ул бик нык елаган. Табигатьсез яшәү мөмкин түгеллеген аңлаган. Ул табигатьне эзләп киткән. Көн барган, төн барган. Ниһаять, тапкан. Табигатьтән гафу үтенгән.
5 укучы.
Әллә күк йөзе тишелгән,
Яңгыр ява да ява.
Бер минут та туктап тормый,
Болытлы һаман һава.
Әллә инде Җир-анабыз
Агызамы яшьләрен?
Җил тузгытып уйный мәллә
Толым-толым чәчләрен?
Үпкәләгәнме табигать
Ваемсыз кешеләргә
Саксыз караш булган өчен
Агачларга, гөлләргә?
Рәнҗемәче, әй, табигать,
Аңлар кеше хатасын
Һәм үкенеп:
“Кичер”-дияр,
Яратып Җир-анасын
Кеше. Саклагыз җир тереклеген, Саклагыз җирнең язларын –
Табигатьне саклагыз. Чәчәкле бәйрәмнәрен,
Җирдә яшисегез килсә, балан, шомырт, сиреньнәрен,
Кануннарын ятлагыз! Җирнең гөл бәйрәмнәрен.
Саклагыз болын өстендә Саклагыз яфрак очында
Язда тургай тавышын. Бәллүр чык тамчыларын.
Чуер ташлы, көмеш чыңлы Зәңгәр күкне биләгән
Салкын чишмә агышын. Мамыктай ак болытларын.
Саклагыз кырмыска күчен, Саклагыз елганың моңын,
төклетураның йортын. тынычлыгын, сафлыгын.
Чәчәкләрне назлап очкан Зәңгәр күлне сихри иткән
нечкә билле бал кортын. Аккошларның аклыгын.
Саклагыз язын уянган Саклагыз бөдрә каенның
Тал-тирәкләр бөресен. кәүсәләре аклыгын.
Бөҗәкләрне, ерткычларны – Җир-ананың күкрк сөте
Яратыгыз барысын! Чишмә суы пакълыгын.
Саклагыз имәннәр җырын, Саклагыз җирне энҗедәй
Урманнарның шаулавын. Ап-ак карлы кышларын.
Океаннарның, диңгезләрнең Кышларын да туган җирен
Тыныч кына сулавын. Ташламаган кошларын.
2а.б. Табигатьне саклау эше бездә ничек башкарыла, ничек оештырылган соң? Хәзер планетабыз табигатенә куркыныч янавын бөтен дөнья халыклары аңладылар. Шуңа күрә күп илләрдә табигатьне саклау чараларын күрә башладылар. Мондый эш безнең илдә дә алып барыла. Мәсәлән, күп кенә завод - фабрикалар яңача җиһазландырылды. Һәм алар әйләнә - тирәне азрак пычрата башлады. Киселгән урманнар урынына яңалары утыртыла. Сирәк очрый торган үсемлекләрне җыю , хайваннарны аулау тыела. Тыюлыклар булдырыла һәм аның табигате сак астына алына. Табигатьне саклау эшендә тыюлыкларның роле бик зур. Безнең илдә хәзер 30дан артык тыюлык. Татарстанда да Идел-Кама тыюлыгы бар. Тыюлыклар территориясендә үсемлекләргә, хайваннарга, хәтта бөҗәкләргә дә кагылырга ярамый. Әйләнә -тирәбездәге табигатьнең матурлыгы һәм муллыгы югалмасын, челтерәп аккан чишмәләре кипмәсен, җир өсте чәчәккә күмелсен, анда күбәләкләр очсын, кошлар сайрасын дисәк, үзебезгә күп көч куярга, шуңа омтылып яшәргә кирәк. Кылган гамәлләребез өчен алар алдында йөзебез кызарырлык булмасын.
5 укучы.
Без -табигать балалары,
Гел аның кочагында.
Уйнаганда ялгышлар да
Була шул кайчагында
Учак яксак урманнарда,
Сүндерәбез кисәвен
Тик җыярга онытмагыз
Чүп - чар, кәгазь кисәген
Утыртабыз үсентеләр,
Урман артсын тагын да,
Тирбәлмәгез бишек итеп
Агачлар ботагында.
Без- табигать балалары,
Кояш белән янабыз
Бездән һәрчак риза булсын
Шул табигать - анабыз.
Һава. Без-табигать,саклагыз сез безне,
Табигать һәм кеше бербөтен.
Су Пычранмасын сулар,һава һәм җир,
Капламасын Җирне сөрем һәм төтен!
Урман. Яшәсен бу җирдә хайваннар да,
Үсемлекләр үссен шаулашып.
Кояш көлсен,күктә ай елмайсын.
Яшик җирдә куәт,көч алып.
Яшәсен Җир!
Яшәсен һава!
Яшәсен су!
Яшәсен үсемлекләр!
Хайваннар да!
Яшәсен бар да!(бергә)
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Табигать һәм кеше.(5 нче сыйныфта татар теле дәресе. рус төркеме)
Дәрес эшкәртмәсе....
Табигать һәм кеше.(5 нче сыйныфта татар теле дәресе. рус төркеме)
Дәрес эшкәртмәсе.Презентация...
Табигать һәм кеше (9нчы сыйныфта профиль алды әзерлеге өчен)
Кеше һәм табигать(9нчы сыйныфта профиль алды әзерлеге өчен)...
Табигать һәм кеше. Урок-диспут в русскоязычной группе.
Экология природы без экологии души немыслима. Что необходимо сделать, чтобы наши леса, поля, реки, наши младшие братья не страдали от рук браконьеров. Есть все ответы на эти вопросы....
Табигать һәм кеше.Сыйныф. 6 нчы сыйныф, рус төркеме.
Максат. Табигать темасы буенча белемнәрне гомумиләштерү; белем һәм күнекмәләрне ныгыту; ...
Табигать һәм кеше.
Табигать - уртак йортыбыз.Аның киләчәге өчен без җаваплы. Укучыларга шул хакта һәрвакыт әйтеп торырга кирәк....
Ачык дәрес"Табигать һәм кеше"
Үтелгән материалны төрле биремнәр ярдәмендә ныгыту....