Табигать һәм без.
методическая разработка по экологии (8 класс) на тему

Сагирова Ландыш Мазиповна

Разработка внеклассного мероприятия по экологии на татарском языке. Здесь речь идет о различных экологических проблемах, касающихся всего человечества. Если дело так пойдет, что ждет в ближайщем будущем, новое поколение что получит от предков. Используются стихи, авторы которых указываются в списке литературы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tabigat_hm_bez.docx28.6 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районы “Туймәт төп гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе

 

  ЭКОЛОГИЯ ДӘРЕСЕ ЭШКӘРТЕЛМӘСЕ

  Төзүче һәм дәресне үткәрүче:

                Сагирова Ландыш Мөҗип кызы.

   Хәерле көн (кич) хөрмәтле укучылар һәм укытучылар, килгән кунаклар!

Белгәнегезчә безнең мәктәптә экология түгәрәге эшли, әле ул яшь, яңа фән, икенче ел гына эшлибез.

Экология – ул грек сүзләре ойкос (дом, өй һәм логос – учение, өйрәнү) дән алынган. Димәк табигать – безнең туган йортыбыз. Безнең өчен иң кадерле булган йортны – табигатьне сакларга һәм аның байлыкларын арттырырга кирәк безгә.

Һәм без, түгәрәккә йөрүче укучылар белән бергәләп сезнең игътибарыгызга “Табигать һәм без” дип исемләп чыгыш әзерләдек. Кемнәрдә нинди фикерләр, тәкъдимнәр туа безгә җиткерерсез, ә хәзер сүзне укучыларгы бирик һәм тыныч кына аларны тыңлыйк.

1 нче алып баручы: Кеше якты дөньяга йорт салу, бала тәрбияләп үстерү, агач утырту өчен туа, - ди халык. Әйдәгез, шушы сүзләрнең мәгънәсе турында уйланыйк әле. Без бу Җиргә ни өчен килгәнбез соң?

                Бер карасаң бу табигать

                Шул килеш, борынгыча

                Гөлләр үсә, җилләр исә

                Диңгез шаулый, кош оча.

       Бер карасаң бу табигать

       Тәмам үзгәреп беткән

       Кояш үзе аптырыйдыр:

       Теге киткән, бу кипкән.

                Күк – гөмбәз үзгәрмәсә дә,

                Җирдә хәлләр башкарак

                Кеше дигән хуҗа затка

                Тереклек тора карап.

       Ә кеше соң ничек карый

       Үзенең бурычына?

       Иң баштан син бу сорауга

       Үзеңнән җавап сора.

2 нче алып баручы:   Әйе. Дөньялар үзгәрә. Яхшы булуларына да карамастан, гореф – гадәтләр юкка чыга. Кешене тудырган, туендырган, киендергән, сусаганда су, сулар өчен һава биргән табигать бүген ни хәлдә?

(Утка ягам.)  Сез,

                       Бөҗәк – кортны, үлән- чәчәкләрне

                       Бер каберсез таптап җирләгәннәр,

                       Күктә ай моңнарын, җирдә җанның

                       Күз яшьләрен, аһын күрмәгәннәр,

                       Быел тагын сездән пеләш калыр

                       Ирәеп яккан учак урыннары,

                       Гөлләр качар, кояш – айның йөзен

                       Каплар тагын кан – яшь корымнары.

                       Җәйге хозурлыкта, тугарылып,

                       Сузылып яткач чирәм өсләренә,

                       Таныш бөҗәкләрне очратмасам,

                       Исереп булмас хуш җәй исләренә.

                       ...Өметем бетте юк – бар законнарга,

                       Иблис килмәс безне коткарырга...

                       Бу юлы да, төкереп гамьсезләргә,

                       Туры килә үземә ут ярырга.

                       Көтеп тормый инде башкаларның,

                       Уянуын килеп исләренә,

                       Ялгыз чыгып китәм табигатьнең

                       Әрнеп – рәнҗеп яткан төшләренә.

                       Инеш елгалардан җыям – җыям

                       Иске шинын, чүп – чар – шакшыларын.

                       Утка ягам, йөгерә - йөгерә ягам:

                       Әз булса да кимер җирнең зары.

                       Җиңел сулап куя су буйлары,

                       Кошлар иркен сулыш ала сыман.

                       Үземнең дә күңелем була шунда:

                       Сөенеп кайтып китәм бала сыман.

Җыр башкарыла: “Әбием әкиятләре.”

1 нче алып баручы:  Кеше үз бурычына һәрвакыт җаваплы карамый шул. Зур кыйммәткә ия урманнарыбыз тыштан гына урман. Чынлыкта аларның күп өлеше киселгән.

   Алдан, арттан кисә,

   Уңнан, сулдан кисә

   Кеше урман кисә.

   Эшләр кайнап тора.

   Балта уйнап тора.

2 нче алып баручы: Агачлар турында сүз башлагач алар турында бераз сөйләшеп алыйк әле.

     Агачтан 20 меңнән артыграк төр продуктлар һәм эшләнмәләр ясала. Исәпләүләргә караганда, бер кеше үз гомерендә чама белән 200 ләп агачның юкка чыгуына сәбәпче була. Ул агачлар торак, мебель, уенчыклар, дәфтәр, газета, китап, шырпы һәм башкаларга тотыла. Шырпы итеп кенә дә безнең планета кешеләре ел саен 1,5 млн.куб метр агач яндыралар.

     Табигатькә булган бурычыбызның бер өлешен генә түләр өчен булса да, без үз гомеребездә ел саен 3 - 4 агач утыртырга тиеш булабыз?

2 нче алып баручы: Соңгы елларда урманнарны торгызуга, авыл һәм мәктәп янын яшелләндерүгә зур әһәмият бирелә. Безнең мәктәп укучылары да һәр елны агач утырталар, яшелләндерү эшендә бик теләп катнашалар. Ләкин утыртылган агачларның бөтенесе дә үсеп китә алмый.

             Нигә мине урманымнан, дуслардан аердыгыз?

             Төпләгәндә кәүсәмне дә, тамырын каердыгыз.

             Утырттыгыз юл буена, хәтта су сипмәдегез.

             Үсәр әле дигәнсездер, игътибар итмәдегез.

1 нче алып баручы:  Саф һава, чиста су, зәңгәр күк, яшел үлән... Табигатьнең менә шундый гүзәл почмагында яшәүчеләр үзләрен бәхетле хис итә ала торгандыр.

(Йомраннар сызгыра)

     Мин дәрвиш далада йөримен бер ялгыз.

     Бер башка бик авыр мондагы мең ялгыш.

     Җимерелгән калалар, онытылган бабалар...

     Гыйбрәтне карарга ник юк бер бала да?

     Йомраннар сызгыра, кылганнар тирбәлә.

     Кайда ул шәһәрләр, кайда ул төрбәләр?

     Туганны туганнар суйганнар үч итеп,

     Үзләрен акыллы, мәңгелек хис итеп.

     Каһәр ат! Бер – берсен сатканнар, чакканнар.

     Бөтен бер Дәүләтне утларга атканнар.

     Һаман да агачы чаган дип атала.

     Һәм көлке журналы “Чаян” дип атала.

     Һаман да үз – үзен чагам дип маташа ...

     Тамаша ...

     Ярышып, бер – берсен уздыра – уздыра,

     Йомраннар сызгыра, йомраннар сызгыра...

    Татарстан җирендә 1,5 млн. күл, 3 меңгә якын елга бар. Шуларның берсе - Ык елгасы. Өлкән буын кешеләре Ык суын эчү өчен кулланганнар. Хәзер Баулы, Октябрь нефть чыгару предприятиеләре Ык суын көнкүрештә файдаланмаслык хәлгә китерделәр. Райондагы кайбер авылларга эчә торган су торбалар буйлап китерелә. Чөнки, кое, чишмә сулары, чәчүлекләр промышленность калдыклары белән пычратылган. Райондагы сулыкларга ел саен 493390 куб метр пычрак су агып төшә.

     Бүгенге көндә укучыларның 70 проценты тулысынча ук сәламәт булмавының экологик сәбәпләре дә бардыр. Аллергия, рак авырулары белән җәфаланучылар саны да елдан – ел арта.

2 нче алып баручы:  Ни булды, сиңа, чишмәкәй,

                                      Нигә син шундый моңсу,

                                   Тавышың да нигә чыкмый,

                                   Чылтырамый, бу ни бу?

     Әй , дусларым, белмисезме

     Хәлем авыр икәнен.

     Агар идем мин челтерәп,

     Тик юлымны бүлделәр.

     Авыр – авыр ташлар белән

     Мине буып киттеләр.

(Су ялваруы)  Минме сезгә хезмәт итмәдем, кешеләр?!

                        Мин сулыш бирдем, сусын бастым, сусыл иттем,

                        Юдым сезне, тазарттым, иркәләдем,

                        Назладым сезне, хушландырдым,

                        Агымсуларымда агуларыгызны агыздым

                    ... Инде хәзер, СУ була торып,

                        Үзем пычрандым, шакшыландым,

                                                        Тәмам агуландым.

                        Ишетәсезме?

                        Мин – су,

                                Су – кранып яшим,

                                   Су  – лкылдап елыйм,

                                           Су – садым чисталыкка –

                                                    Ничек чистарыныйм?!

                        Мин – су, тончыгам,

                                Су  – лышым кысыла,

                                     Су – кыр булмагыз, коткарыгыз!

2 нче алып баручы:  Безнең туган авылыбыз чишмәләргә бай. Элек чишмәләрне авылның иң хөрмәтле кешеләре карап, чистартып торганнар. Бүген байтак чишмәләребез юкка чыгып бара. Кеше кызыгып туктарлык, ял итәрлек, рәхмәт әйтеп китәрлек итеп чистартасы бар аларны.

     Шунда булган башы изгелекнең,

     Шуннан килә сафлык, ышаныч

     Хыялларда чишмә зәңгәрлеге,

     Шул чишмәдән безнең бу тавыш.

Күз алдымда минем үскән чагым,

Авылымның җылы хисләре.

Күңелемнән китми кош сайравы,

Язда аткан шомырт исләре.

Оныта алмыйм һаман хәтфә кебек,

Яшел чирәм япкан урамын.

Йөгереп менеп, тауның башларына

Зәңгәр тәкыялар үргәнем.

Күз алдымда өй түрендәге

Сайрар кошлы агач – куаклар.

Еллар үткән саен, искә төшеп,

Туган авылым җанны тураклар.

1 нче алып баручы: Без барыбызда табигать кочагында ял итәргә, табигатьтә кунак булырга яратабыз. Ә табигатькә чыкканда үзебезне тота беләбезме?

2 нче алып баручы: Сез урманның нурлары,

                                    Ник башыгызны идегез?

                                    Кемнәр сезне кыерсытты,

                                    Нигә соң сез дәшмисез?

     Менә шулай матур гына

     Утырганда аланда,

     Шук малайлар килделәр дә

     Безне таптап киттеләр.

     Ә кайбер дусларыбызны

     Жәлләмичә өзделәр.

     Ничек без күңелле булыйк?

     Ничек без уйныйк, көлик?

     Табигатьтә кунакта вакытта, зинһар өчен, үзегезне тыйнак  тотыгыз. Агач һәм куакларны сындырмагыз, аларны балта һәм пәке белән каезламагыз. Кош һәм кырмыска ояларын туздырмагыз. Кырмыскалар – урман санитарлары. Алар 1 көндә 70 – 100 мең урман корткычын юк итә.

     Урманнарны, сулыкларны, ял итү урыннарын чүпләргә ярамый. Истә тотыгыз: сез ташлаган кәгазь – 2, калай банкалар – 90, полиэтилен капчыклар 200, пыяла 1000 елдан соң гына тулысынча таркалып бетә.

     Дөньяда һәр көнне бер төр хайван, атна саен бер төр үсемлек бөтенләй юк ителә. Кешегә көненә 360 л, ә интенсив эшләгәндә 700 – 800 чамасы кислород кирәк. Җиңел машина 1000 км юл үткәндә, кешегә 1 ел буена җитәрлек кислород сарыф ителә.

1 нче алып баручы: Бу мәгълүматларны тыңлап үткәннән соң, табигатькә булган мәхәббәтебез артыр, аңа карата сакчыл караш булдырырбыз.

(Җан догасы.) Исә июньнең нәфис җилләре...

                        Бөгелә рәхәттән үлән билләре...

                        Шаккатып аяз зәңгәр күкләргә,

                        Ачыла кеше – чәчәк күзләре.

                        Шифалы яшеннәр яшьни елмаеп,

                        Күк көлә биеп, күктә дөбердәп.

                        Елгалар тулды ак өметләр белән,

                        Яктырды төннәр дә нидер көтеп.

                        Чәчәкләр сулый иркен һәм нурлы,

                        Яшәү рәхәте тирбәлә җыр булып.

                        Хатирәләр барлап, ак дога укый

                        Кара туфракта корбаннар рухы.

                        Кабер – зиратка, җиргә сыймыйча,

                        Әрвахлар җаны – күбәләкләр оча.

                        Чыр – чу гөр килә рух илләре,

                        Исә июньнең кыйбла җилләре...

   Халык хуҗалыгының төрле тармакларында техниканың киң кулланылуы, табигатьтә уңай үзгәрешләр белән бергә, төзәтеп булмастай тискәре күренешләр дә китереп чыгарды. Әйтик, җылылык режимының бозылуы, туфрак һәм суларның әчеләнүе, мохитнең промышленность яки көнкүреш калдыкларыннан пычрануы экологик кризисның бары тик кайбер чагылышлары гына.

   Бу проблеманы хәл итүнең бердәнбер юлы – кеше һәм мохит арасындагы мөнәсәбәтләрне җайга салу. Һәр кешедә табигатькә мәхәббәт һәм ихтирам хисләре тәрбияләнергә тиеш.

     Безнең республиканың көньяк көнчыгыш төбәге экологик бәла – каза зонасы дип игълан ителгән. Республикабыздагы елгаларга, чишмәләргә пычрак су ага, чүп – чар ташлана, сулары тозлы. Моннан 50 – 60 еллар элек кенә Җиребезнең 80 % ын урманнар биләп тора иде, ә хәзер 15 % тан да кимрәк.

     Җир – безнең туган йортыбыз. Елга, күлләргә ага торган пычрак, җиргә сибелгән сабынлы су, кешеләр урманда калдырган чүп – чар безнең гомуми йортыбыз булган табигатебезне пычрата.

1 нче алып баручы:  Гүзәл җирем минем,

                                     Зәңгәр күзле җирем,

                                     Күзләремә карыйсың моң белән

                                     Суларыңның тәмен, чәчәкләрнең ямен

                                     Саклар кешең мәңге – мәңгегә.

2 нче алып баручы:  Әйләнә - тирәлекне пычратмау, экологик норма, табигый байлыкларны киләчәк буыннар өчен саклап калдыру проблемалары хәзерге заманда көнүзәк игътибарны таләп итә.

1 нче алып баручы: Туган җиребезгә аз гына игътибарлырак, аз гына сакчылрак булсак та, игеннәр иле, тургайлар иле, җырлар – моңнар иле гөрли – гөрли яшәвен дәвам итәр!

2 нче алып баручы: Ә хәзер сезнең экологик белемнәрегезне тикшереп карыйбыз. Сораулар бирәбез, кул күтәреп җавап бирергә кирәк булыр.

  1. Нефтьне зур кораблар – танкерлар белән ташыйлар. Алар һәлакәткә очраганда, нефть диңгез өстенә тарала. Су өсте юка нефть элпәсе белән каплана. Бу тереклек ияләренә нинди куркыныч тудыра?
  2. Чишмәләрнең бетүенә нәрсә сәбәпче булырга мөмкин? Аларны төзекләндерү юлларын тәкъдим итегез.
  3. Күренекле рус галиме Дмитрий Иванович Менделеев үзенең утарында басуга известь чыгара, аны тарата, күмдерә. Авыл кешеләре аптырашта кала:”Әкәмәт кеше. Туфракка тирес кирәк, ә ул известь чыгара”, янәсе. Уңыш җыйганда, “әкәмәт” кешенең хаклы булуы раслана.Бөек химик биргән сабакның асылы нәрсәдә? Туфракны яхшырту өчен нәрсәләр эшләргә кирәк?
  4. Сез – турист, дип фараз итик. Сәяхәткә чыккач, нинди төп экология кагыйдәләрен үтәргә тиеш буласыз, шуларны әйтегез.
  5. Француз язучысы Антуан де Сент Экзюпери су турында: ”Син үзең тормыш....Син – дөньяда иң зур байлык ”, дип язган. Бу сүзләрнең мәгънәсен аңлатыгыз. Сулыкларны саклау өчен нәрсәләр эшләргә кирәк?
  6. “Атмосфераның пычрануы” нәрсә ул? Аны чистарту мөмкинме? (Мисаллар китерегез.)
  7. “Кызыл китап” нәрсә ул? Ул ни өчен булдырылган?
  8. “Яшел океан”ның әһәмияте нәрсәдә? Аны саклау өчен нәрсәләр эшләнә?
  9. “Кызыл китап”ка кертелгән үсемлек һәм хайваннарның берничә төрен атагыз. Алар ни өчен монда кертелгән?
  10. Тыюлык һәм милли парклар нәрсә ул? Аларның охшашлыгы һәм аермасы нәрсәдә?
  11. Туфракның уңдырышлылыгын ничек сакларга һәм арттырырга була?
  12. Табигатьне саклау ни өчен барлык илләрдә дә мөһим мәсьәлә булып тора?

     КУЛЛАНЫЛГАН   МАТЕРИАЛЛАР:

1.Экология дәреслеге, Б.М.Миркин, Л.Г.Наумова  Мәскәү,АО  

   МДС, Юнисам  1995

2. География дәреслеге, В.П.Максаковский Казан “Мәгариф”

    нәшрияты 2002

3. Безнең Чирмешән газетасы, 1998 ел 23 нче декабрь саны.

4. Рахмай Хисмәтулла шигырьләре.

5. “Экология” папкасы, Сагирова Л.М.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Африканың табигый зоналары

Укучыларны Африканың табигый зоналары белән таныштыру; аларның үзенчәлекләрен ачу;   укучыларның Африка турында булган белемнәрен   актуальләштерү; укучыларның Җир табиг...

"Африканың табигый зоналары"

"Африканың эчке сулары" темасын кабатлау һәм яңа теманы өйрәнү дәрес...

Физика - табигать серләре ачкычы

Материал включает в себя познавательное мероприятие для младших классов, которую готовят старшеклассники для повышения интереса к знаниям о природе....

Открытый урок "Табигать- безнең уртак йортыбыз."

Я провела открытый урок в эксперементальном 6классе.На этом уроке они рассказали, как надо беречь природу, обсуждали видесюжет, экологию нашего города.Друг- другу дали советы....

Экологик кичә "Табигать язмышы- безнең язмыш"

1укучы.Табигать ул – тиңсез хәзинә,Шаулы урман, челтер чишмә дә.Яшел болын да ул, зәңгәр күк тә,Сакла аны, аңа син тимә! Табигать ул – тиңсез хәзинә,Авылның ул  хәтфә урамы.Йомшак җилн...