"Скелет темасын гомумилəштереп йомгаклау".
план-конспект урока по биологии (8 класс) по теме

Хабиров Газинур Анзяпович

Селет темасын гомумиләштереп йомгаклау өчен дәрес планы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon skelet_temasyn_gomumilshterep_yomgaklau.doc64 КБ

Предварительный просмотр:

Актаныш районы Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбенең биология укытучысы Хабиров Газинур Анзяпович.

 Биология. 8нче класс.

 

Тема:Скелет темасын гомумилəштереп йомгаклау.

Сеңер тартылганда, буын тайганда, сөяк сынганда беренче ярдəм. 

Максат:1)Укучыларның алган белемнəрен ныгыту,системага салу;

2)Укучыларга өстəмə информация бирү;

3)Яңа информацион технологиялəр кулланып , укучыларда белем алуга омтылыш уяту;

4)Милли региональ компонентлар кулланып ,укучыларда туган якка,үз халкына  мəхəббəт һəм коллективизм хисе тəрбиялəү.

Дәрес тибы:дəрес- сəяхəт.

Җиһаз:Дəреслек, плакатлар, таблицалар, тест, компютерда мультимедия , кешенең скелет моделе, видеофрагмент һ.б.

Дəрес барышы.

1.Уңай халəт тудыру:

1)Исəнлəшү, хəерле көн телəү , барлау.

2)—Бүген безнең дəрес  гадəти дəрес түгел ,ə ачык дəрес.Безгə укытучы абый-апаларыгыз кунакка килде. Əйдəгез əле , елмаеп алар белəн исəнлəшик…Лəкин  безгə алар белəн озаклап утырырга туры килмəячəк, чөнки без бүген класс белəн белем иленə сəяхəткə чыгып китəчəкбез.Ə алар безгə хəерле юл һəм уңышлар телəп калырлар.

     Сəяхəтчелəр ,гадəттə, төркемнəр белəн хəрəкəт итə.Без дə сезнең белəн 3төркемгə бүленербез. Ə хəзер төркем җитəкчелəрен билгелəп китик: 1- Шəрипов Азат  ,2- Имамова Айзирə ,3- Насипова Алия . Килешəсезме?Төркемнəрдə киңəшкəннəн соң , бер сəяхəтче җавап бирə. Җавапны тулыландырырга мөмкин.

      Сəяхəткə чыгып китү өчен безгə ныклы теоретик белем һəм əзерлек кирəк. Əйдəгез, алган белемнəребезне искə төшереп китик. Шулай ук  сəяхəт барышында кирəк булачак мəгълумат запасы белəн багажыбызны тулыландырырбыз .Һəр укучы сəяхəт вакытында үзенең эшчəнлегенə тукталыш саен эш картасында бəя куя.

2.Актуальлəштерү.   

 Шулай итеп ,беренче тукталышыбыз- белем иленə сəяхəт итүчелəрнең төп базасы- «Мəктəп»тукталышы.

Ə хəзер сорауларга җавап бирегез:

1. Терəк-хəрəкəт аппараты нарсəдəн тора?

2. Скелет нинди функцияне башкара?

З. Терəк-хəрəкəт аппаратының хəрəкəт фуңкциясе нидəн гыйбарəт?

4. Сөяклəрнең химик составы нинди?

5. Сөякне нинди тукыма барлыкка китерə?

б. Нинди сөяклəр була?

7. Сөякнең көпшəк матдəсе ничек төзелгəн?

8. Көпшəк матдəнең сөяк пластинкалары ничек урнашкан, моның нинди əһəмияте бар?

9. Сөяклəр озынлыкка һəм  калынлыкка ничек үсə?

10. Сөяклəр тоташуның нинди төрлəре була? Җөй нəрсə ул?

11. Ваш сөягенең төзелеше нинди һəм моның əһəмияте нəрсəдə?

12. Баш сөягенең сөяклəре ни өчен хəрəкəтсез тоташкан?

1З. Баш сөягенең ми бүлеген нинди сөяклəр барлыкка китерə?

14. Умырткалык бөгелешлəре нинди роль уйный?

15. Очлык скелеты нинди булеклəрдəн тора?

16. Югарыгы очлыклар поясы скелетын нинди сөяклəр барлыкка китерə?

17. Кул чугының төзелеше нинди?

18. Балтыр һəм белəк төзелешендә нинди охшашлык бар?

19. Нəрсə ул оча сөяге?

20. Ирекле тубəнге очлыклар скелеты нинди бүлеклəрдəн тора?

21. Буынның төзелеше нинди?

Укучылар җавап биргəндə плакатлар, мультимедия программасы һəм скелет макеты файдаланыла.

Ə хəзер тест эшлəп алыйк…

1. Сөяк тукымасы — ул:

а) мускул тукымасының;

б) тоташтыргыч тукыманың;

в) эпителиаль тукыманың узенə бер төре.

2. Сөякләрнең калынлыкка үсүе:

а) сөяк өслеге исəбенə;

б) сөякнең төп өлеше белән очлары арасындагы кимерчəк исəбенə була.

3.Җөй — ул:

а) сөяклəрнең хəрəкəтсез тоташуы;

б) аз хəрəкəтчел тоташуы;

в) хəрəкəтчел тоташуы.

4.Терəк-хəрəкəт аппаратын нинди органнар барлыкка китерə:

а) скелет сөяклəре,

 б) сөяклəр тоташуы,

 в) скелет мускуллары?

5.Скелетның барлык сөяклəре дə гəүдəне хəрəкəтлəндерүче рычаглар функциясен утиме:

а) əйе,

б) юк?

6.Сөяк тукымасы нинди төр тукымага керə:

а)эпителиаль;

б)тоташтыргыч;

в) мускул?

7.Киптерелгəн сөяктə нинди матдəлəр күбрəк:

а) неорганик,

б) органик?

8.Нинди матдəлəр сөяккə катылык, ныклык бирə:

а) минераль,

б) органик?

9. Җөй сөяклəр тоташуның нинди төренə керə:

а) хəрəкəтсез;

б) хəрəкəтчел?

10. Баш сөягенең бит бүлегендəге зуррак сөяклəр:

а) яңак һəм казналык;

б) баш түбəсе һəм чигə;

в) маңгай һəм баш арты сөяклəре.

11. Умырткалыкның сигезкүз бүлегендə:

а) 12 умыртка;

6) 5 умыртка;

в) 7 умыртка.

12. Ирекле югары очлыклар скелетын төзүче сөяклəр:

а) кулбаш сөяге, орчык һəм терсəк сөяклəре, чук сөяклəре;

б) калак һəм умрау;

в) кабыргалар һəм күкрəк сөяге.

13. Тубəнге поясны төзүче сөяклəр:

а) оча сөяклəре;

6) бот һəм балтыр сөяклəре;

в) сигезкүз сөяге.

14.Кеше скелеты нинди бүлеклəрдəн тора:

а) баш скелетыннан,

б) гəүдə скелетыннан,

в) очлыклар скелетыннан?

15.Баш сөягенең нинди сөякларе хəрəкəтчел тоташкан:

а) Чөйсыман сөяк,

б) челтəрсыман сөяк,

в) аскы казналык?

16.Баш сөягенең нинди бүлеге зуррак:

а) ми бүлеге,

б) бит бүлеге?

17.Умырткалыкның нинди бүлеге  биш умырткадан тора:

а) муен,

б) бил,

в) сигезкүз,

г) койрыкча?

18.Кулбаш поясы составына ничə сөяк керə:

а) ике,

б) өч,

в) дүрт?

19.Кешедə ничə оча сөяге бар:

а) ике,

б) өч,

в) дүрт?

20. Нинди сөяклəр саклагыч функцияне башкаралар:

а) баш, күкрəк, оча,

б) кулбаш, белəк ,чук,

в) бот, балтыр, табан?

Тестны тикшерү өчен тактага әзер җаваплар эленә.Укучылар ,күршесенең дөрес җавапларын билгеләп, санын һәм билгесен язып куя.Билгеләр эш картасына куела.

3.Яңа белем һəм күнекмəлəр бирү.

1).Яңа темага керү (проблемалы ситуациялəр тудыру,сораулар бирү аша).

-Укучылар. Мин сезнең үзлəштергəн белемегездəн канəгать.Хəзер сезнең белəн походка чыгарга да мөмкин.

-  Сəяхəткə чыгып китəр алдыннан нинди мөһим эшебез бар əле?...

-Дөрес, инструктаж үтəргə кирəк:

1)Юлда сак булырга;

2)Сулык буйларында сак булырга;

3)Ут-күздəн сак булырга;

4)Табигатькə зыян салмаска, пычратмаска;

5)Кулны юып ашарга һəм чиста су гына эчəргə.һ.б. Килештекме?!

         Сəяхəткə чыгар алдыннан тагын бер мөһим эш калды. Ничек уйлыйсыз.?...

-Əйе, безгә сəяхəтнең темасын ,максатын белеп, сəяхəт вакытында куелган максатка ирешү өчен нəрсəлəр эшлəргə тиеш икəнлегебезне ачыклап китəргə  һəм планлаштырырга  кирəк.

   -Укучылар минем сезгə күрсəтəчəк əйбер без үткəн темага да ,шулай ук тарихка да кагыла. Бу нəрсə дип уйлыйсыз ?... (Мамонт сөяге күрсəтелə).

   -Дөрес, мамонт сөяге .Ул безнең музейга Телəкəй болынынның

Агыйдел елгасы ярында табып алынып тапшырыла. Мамонтлар моннан 200-400мең ел элек яшəгəннəр. Аның яшен физиклар сөяк составындагы радиоактив углеродның таркалган һəм таркалмаган өлешлəренең массасы һəм ярымтаркалу периоды аша ачыклыйлар.

- Укучылар, ни өчен мамонт сөяклəре хəзерге көнгəчə сакланган дип уйлыйсыз?...

-Дөрес, чөнки аның составында суда эреми торган минераль тозлар: кальций корбонаты һəм кальций фосфаты (CaCO3* Ca3(PO4)2 ) бар.Бу тозлар сөяккə ныклык бирə. Алар белəн организмны тулыландыру өчен сөт продуктлары :эремчек, сыр, катык, кефир белән тукланырга кирәк. Бу минераль тозлар шулай ук, тавык йомыркасы кабыгында күп.

- Ихтибар итегез əле ,укучылар . Мамонт сөяге никадəр юан һəм нык булса да, сынган… Ə хəзер кеше сөяклəренə ихтибар итик. Алар никадəр нəфис. Безгə аларны зарарланудан сакларга кирəк. Юл-транспорт халəкəтендə мондый очраклар бигрəк тə күп. Шуның өчен юлда сак йөрергə , тиз килгəн транспорт каршына килеп чыкмаска , тайгак вакытта ихтибарлы булырга һ.б…

  - Гади генə тəҗрибəгə игътибар итегез әле.(Кəгазь битен цилиндр трубка формасында төреп , аңа буйга ,соңыннан аркылыга бер үк көч белəн тəэсир итеп күрсəтелə. Нəтиҗəдə, аркылыга тəэсир иткəндə трубка сына ). Димəк, аркылыга зур  көч тəэсир иткəндə,сыну очрагы булырга мөмкин.

-Димəк, укучылар, безгə сəяхəт вакытында , сак йөрергə һəм ялгыш имгəнү очрагы була калса ,беренче ярдəмне күрсəтə белергə кирəк. Аңлашылдымы?.

- Үзегез дə чамалагансыздыр?.. Башта яшь табигать сакчылары буларак сəяхəткə барсак ,бу юлы яшь археологлар буларак сəяхəткə барачакбыз.( «Археолог» сүзенə аңлатма бирелə: «Архе.»-борынгы, «логос»-фəн  дигəн сүз.)

       -Безнең сəяхəт маршрутының юнəлеше көньякка- Иске Җияш авылына таба.Барасы пунктның исеме «Илек тавы». Чөнки анда Иске Телəкəй авылының беренче зираты булган .Хəзер анда нарат урманы шаулап үсеп утыра. Ə ул зиратта татар илен урыс илбасарларынан саклаганда һəлак булган Телəкəй хан-батыр , аның уллары һəм башка батырлар күмелгəн ,дигəн риваять бар. Моны шул тирəдəге атамалар да раслый кебек: Яубүре, Яушкул һ.б.

  -Əйдəгез, кузгалып киттек . Анда тарих эзлəре ,бəлки, һаман да сакланадыр. Белгəнегезчə ,Казан шəһəре студентлары ел саен «Кар десанты» белəн Бөек Ватан сугышы барган җирлəрдə булып , күп кенә билгесез батырларның исемен ачыклыйлар, аларның калдыкларын хөрмəтлəп җир куенына тапшыралар.

-Укучылар тауга менгәндә сак булыгыз .Аяк астына карап барыгыз. Менə хəзер «Илек тавына» да килеп җиттек . Игътибар итегез əле, тау битен басудан агып төшкəн су ерып бетергəн.

Бер укучы: «Абый, анда нəрсəдер бар !... Бу бит кеше скелеты...Ай-й!».

Укытучы:«Нəрсə булды ,Азат ?»

Укучы: «Аяк авырта !»

Укытучы: « Балалар, кайсыгыз ярдəм итə ала? Юкмы?...Кая ,карыйк əле. Бу туры авыртамы?...Бу туры?...Тынычлан , куркыныч түгел. Аягыңның сеңере тартылган.Мə, авыртуны басу өчен аналгин даруын эчеп җибəр. Ə хəзер, буын хəрəкəтлəнмəсен өчен , тыгыз итеп бəйлибез.Соңыннан кан саумасын өчен салкын куярбыз.Азатка кайтырга ярдəм итик.

-Укучылар, бик кызганыч булса да ,сəяхəтебезне туктатып торырга туры килə. Монда чын археологларга зур эш күренеп тора. Аларга хəбəр итəрбез.

-Ə хəзер без сезнең белəн  мəктəпкə кайтыйк. Безгə скелет зарарланганда беренче ярдəм күрсəтүне өйрəнергə кирəк. Бу өлкəдəге белгечне ,яки медицина хезмəткəрен чакырырбыз….

 

…-Скелет зарарланганда (сеңер тартылганда,буын чыкканда, сөяк сынганда) беренче ярдəм күрсəтү— катлаулы һəм җаваплы эш .Шуның өчен без аны җитешə алган кадəр өйрəнербез ,калганын алдагы дəрестə өйрəнеп бетереп , күнекмəлəр булдырырбыз. Ə хəзер игътибарлы булыгыз. Табип кыскача гына беренче ярдəм турында сөйләр…

1)Сеңер тартылганда беренче ярдәм турында сөйләү (бюллетень таратып бирелә , күрсәтеп аңлатыла).

2)Буын тайганда беренче ярдәм.

3)Сөякләр сынганда беренче ярдәм:

  • Бот, балтыр сөяге;
  • Умрау сөяге;
  • Чук ,бармаклар;
  • Тез;
  • Кулбашы;
  • Табан;
  • Кабыргалар;
  • Оча сөяге

4.Алган белемнəрне ныгыту:

    «Сөяк зарарланганда беренче ярдəм күрсəтү» исемле видеофильмның бер өлешен күрсəтү-3минут (барысы 30минут).

     «Лаборатор эшлəр» мультимедия программасыннан компьютерда видеофрагментлар күрсəтү:

1)Сеңер тартылганда беренче ярдəм.

2)Буын тайганда беренче ярдəм.

3)Сөякнең ябык сынуы вакытында беренче ярдəм.

4)Сөякнең ачык сынуы вакытында беренче ярдəм.

5.Йомгаклау:

Компьютерда тест эшлəү(бергəлəп).

6.Билгелəр кую. Тест нəтиҗəлəре буенча, актив катнашуга , дөрес җавап бирүгə карап һәм эш картасын исəпкə алып.

7.Өй эше бирү. Беренче ярдəм турында əдəбият белəн танышырга.(Тəкъдим ителə).


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сыйфат темасын гомумиләштереп кабатлау

6 класста сыйфат темасын кабатлау...

татар теле дәресе. Исем темасын гомумиләштереп йомгаклау

"Исем темасын гомумиләштереп кабатлау" дәресе үткәрелде...Бу дәрес презинтация белән алып барылды. Исем темасын тулысынча кабатлау дәресе.Дәрес-сәяхәт формасында үтте....үзебезнең Нурлат буенча ...

Сүз төркеме буларак сыйфат темасын гомумиләштереп кабатлау

.Сыйфат темасын кабатлау буенча дәрес эшкәртмәсе. Дәреснең макстлары: Сыйфатны лексик, грамматик, синтаксик билгеләрен, сүз  ясалышы турында белемнәрен гомумиләштерү, системага салу,укучыла...

Сан темасын гомумиләштереп кабатлау

Татар төркемендә үткәрелгән дәрес....

"Сан" темасын гомумиләштереп кабатлау.

6 нчы сыйныфта татар теле дәресе "Сан" сүз төркемен гомумиләштереп кабатлау....

“Сыйфат” темасын гомумиләштереп кабатлау (дәрес-уен)

“Сыйфат” темасын гомумиләштереп кабатлау(дәрес-уен)...