Безнең иҗат “Китапстан”дип исемләнгән проектның продукты “Китап – минем тормышымда” туган телдә китап укучылар фестивале материаллары җыентыгы
книга

Gulnara Nurgaliebna

Татар халкы гомер – гомергә китапка “табынган”, аңа зур хөрмәт белән караган, кадерләп саклаган. Бу һәр гаиләнең үзенә күрә бер изге бурычы булган. Арча ягы - Бөек Тукай ягы ... Бу сүзләрне  еш ишетергә туры килә. Арча районы мәктәпләрендә   китап укырга, үзләре дә каләм тибрәтергә яратучы  укучыларыбыз  бик күп. Бу җыентыкка шушы нәни иҗатчыларыбызның кайбер иҗат җимешләре урын алды.

 

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon beznen_izhat_zhyentygy_hafizova_g.n._._docx.doc201.5 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасының Мәгариф һәм Фән Министрлыгы

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы

Туган телдә белем бирүче педагогик хезмәткәрләр арасында Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның туган телләрен саклау һәм үстерүгә юнәлдерелгән

проектлар бәйгесе кысаларында

Безнең иҗат

Китапстан”дип исемләнгән проектның продукты

“Китап – минем тормышымда” туган телдә китап укучылар фестивале материаллары җыентыгы

Җыентыкны төзүче ТР Арча муниципаль районы

С.З.Габдрахманова исемендәге

Яңа Кенәр урта мәктәбенең югары категорияле

башлангыч сыйныф укытучысы

Хафизова Гөлнара Нургали кызы

C:\Users\Гульнара\Desktop\

Арча - 2024

КЕРЕШ

Балаларга адресланган һәр шигырь, һәр китап сабыйның игътибарын җәлеп итәрлек, уйландырырлык һәм дә күңелен сокландырырлык булырга тиеш. Нәниләргә яхшы әсәр иҗат итү өчен шагыйрьнең эчке дөньясы да сабыйларча самими, саф булып саклануы мөһим. Балалык чорын уздыргач, аңа кире кайтып булмавы һәркемгә билгеле. Ләкин нәниләр шагыйре әнә шул мөмкин булмаган нәрсәне җиңәргә, чәчләренә ак төшсә дә, “сабыйлыктан бөтенләй үк чыкмаска”, балалар тормышын, аларның кызыксынуларын һәм психологиясен җаны-тәне белән хис итәргә тиеш.

Бик авыр чорларда, кыен вакытларда да китапка мәхәббәт сүнмәгән. Әлеге хакыйкать Г.Тукайның “Китап” шигырендә дә раслана:

Һич тә күңел ачылмаслык эчем пошса,

Үз-үземне күралмыйча, рухым төшсә,

Җәфа чиксәм, йөдәп бетсәм, бу башымны

Куялмыйча җанга җылы һичбер төшкә...

...Шул вакытта мин кулыма китап алам...

Татар халкы гомер – гомергә китапка “табынган”, аңа зур хөрмәт белән караган, кадерләп саклаган. Бу һәр гаиләнең үзенә күрә бер изге бурычы булган. Арча ягы - Бөек Тукай ягы ... Бу сүзләрне еш ишетергә туры килә. Арча районы мәктәпләрендә китап укырга, үзләре дә каләм тибрәтергә яратучы укучыларыбыз бик күп. Бу җыентыкка шушы нәни иҗатчыларыбызның кайбер иҗат җимешләре урын алды.

Туган җирем

Әйе, үз туган җире һәркем өчен дә бик кадерле.Аның, саф сулы челтерәп аккан чишмәләре, cулап туймаслык саф һавасы, киң болыннары, басу-кырлары үзенә тартып тора.Җиләкле болыннары, куе урманнары гына ни тора.Чит җирләргә китсәң дә, кайда гына булсаң да, үз җирең һәрчак үзеңә тарта. Киң болыннарга чыгып, күкрәгеңне тутырып, туйганчы саф һава сулыйсың.Таң атканда, иртәнге чык тамчыларында, яланаяк йөрү, үзенә күрә дәва.Челтерәп аккан чишмәләрен, тешләрне камаштырып, сап-салкын суларыннан авыз иткән кеше, үз җирен ташлап, чит җирләргә китә алмаячак.

Шуңа күрә, борынгылар белеп әйткәннәр:”Чит җирләрдә солтан булып яшәгәнче, үз җирендә олпан булып яшәү мең мәртәбә артыграк”.Һәм бу, бик дөрес сүзләр.

Хабриева Азалия С.З.Габдрахманова исемендәге Яңа Кенәр урта

гомуми белем мәктәбенең 4 сыйныф укучысы

Җитәкчесе : башлангыч сыйныф укытучысы Сафина Рания Саубановна

Туган җирем

Һәркемнең дә була туган җире,

Һәркемнең дә була Ватаны

Татарстан- минем туган җирем,

Татарстан- минем Ватаным.

Урманнарын –яшел агачлар,

Басу, кырлар, чиксез далалар

Үсә синдә нык имәннәр,

Нәфис юкә, зифа каеннар.

Мин язларны сагынып, көтеп алам

Ап-ак чәчәк ата алмагач!

Ә җәйләрен тау битләрен тутырып

Җиләк пешә, сайрый сандугач.

Кыш айларын синең нинди матур!

Ябалак-ябалак йомшак кар ява,

Язлар җитү белән инде кабат

Һәрбер агач яшел яфрак яра.

Татарстан- минем туган илем

Күп милләтле минем, Ватаным,

Чит илләрдә була калсак та без,

Онытмабыз сине –бөек Татарстан!

Салихҗанова Мөслимә С.З.Габдрахманова исемендәге Яңа Кенәр урта

гомуми белем мәктәбе 4 нче сыйныф укучысы

Җитәкчесе: башлангыч сыйныф укытучысы Сафина Рания Саубановна

Бабамның теләкләре

“Ил көннәре тыныч булсын,

Аяз булсын күгебез.

И,балалар,ятимлекнең

Сез ачысын тоймагыз”.

Шул сүзләрне әйтеп бабам,

Кулына фото ала.

Ул фотодан япь-яшь кенә

Дәү бабам карап тора.

“Батыр кеше иде әткәй,

Куркуны ул белмәде.

Сугышка да үзе теләп

Иң беренчеләрдән китте”.

Бабамның күзе яшьләнә

Фотоны сыйпап куя.

“ґкайта гына алмады шул,

Күңел һаман сагына”.

Малай чагын искә алып

Бабам тирән көрсенә.

Җиңү көне бүген диеп,

Радио сөйләп тора.

Габдрахманов Ришат С.З.Габдрахманова исемендәге Яңа Кенәр урта мәктәбе укучысы

Җитәкчесе: Хафизова Гөлнара Нургали кызы башлангыч сыйныф укытучысы

Бәлага тарган керпе әкияте

Борын-борын заманда яшәгән, ди, керпе. Ул бик эшчән булган. Көндез балаларын караган, ә төннәрен ауга йөргән. Беркөнне урманда җәнлекләр арасында йөгерү ярышы үткәрергә булганнар. Керпе дә бу ярышта катнашып җиңү яуларга уйлаган.Ярыш буласы аланга килгән.Ул килгәндә аланда башка җәнлекләр әле күренмәгән. Башка җәнлекләр килгәнче дип ял итеп алырга уйлаган һәм чыршы агачы төбенә барып яткан. Ул бик озак йоклаган.Җил чыгып, аның өстенә ылыслар коелган. Керпе уянып китсә, ярыш инде тәмамланган булган. Керпе бик оялган. Өстенә коелган энәләрне дә кагарга онытып, өенә ашыккан. Менә шуннан бирле керпеләр энәле булып калганнар һәм оялудан йөзләрен дә күрсәтмичә йөриләр , ди.

Хафизова Ралинә С.З.Габдрахманова исемендәге Яңа Кенәр урта

гомуми белем мәктәбе укучысы

Җитәкчесе: Мортазина Рәмлә Рәфкать кызы башлангыч сыйныф укытучысы

Җиңү көне

#1174;иңү көне килә ... Олы бәйрәм

Кадерле көн бармы ул көннән?

Кайгы, хәсрәт, югалтулар аша

Хәтирәләр кайта үткәннән.

#1240;би-бабайларның күпме көче

Бик зур хезмәт кергән бу көнгә.

Югалтулар санап бетергесез...

Әрни аларның җаны бүген дә.

#1050;үпме кеше газиз башын салган

Туган иле, тыныч көн өчен.

Газиз җанын алар корбан иткән

Безнең тыныч киләчәк өчен.

#1057;угыш елларының зур михнәте

Сакланыр ул мәңге йөрәктә.

Әби-бабалар татыган кайгы

Мәңге бетмәс язып, сөйләп тә.

#1067;шанмыйбыз әби-бабаларны

Алабута оны коткаруга.

Ничек җиткәндер аларның көче

Ач булып та илне саклауга.

#1056;әхмәт әйтик, һәрбер ветеранга

Тыныч тормыш - алар бүләге

Баш иябез сезнең алдыгызда

Сез әле дә тормыш терәге.

#1071;шәгез, сез, тагын бик күп еллар

Сез бит әле бик тә кирәкле.

Була алсак иде сезнең кебек

Туган якның, илнең терәге.

#1048;мин булсын иде бу дөньялар

Була күрмәсен һич сугышлар.

Исән-имин кайтсын туган якка

Ил сакларга киткән солдатлар.

#1064;өкер итеп яшик бу дөньяда

Һәрбер телеменә икмәкнең.

Түзәр иде микән хәзер кеше

Бер күрсәтсәң сугыш михнәтен.

#1041;урычлы без сезгә, ветераннар

Матур тормыш, тыныч көн өчен.

Көрәштегез соңгы көчегезгә

Безнең матур киләчәк өчен.

Хадеев Әмир С.З.Габдрахманова исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе укучысы

Җитәкчесе : Хабибуллина Миләүшә Руфиковна башлангыч сыйныф укытучысы

Безнең Кенәр

Безнең Кенәр – бик зур авыл,

Район дисәң дә була.

Кибетләр күп, матур мәчет,

Ул мәктәбе ни тора!

Горурланам авылым белән,

Бик матур урамнары.

Кенәрнең данын тарата

Авылым уңганнары.

Авылымны бик яратам,

Рәхәт анда яшәргә!

Синдә калам, туган авылым!

Мәңге китмим шәһәргә!

Гыйләҗев Ильяс С.З.Габдрахманова исемендәге Яңа Кенәр

урта мәктәбе укучысы

Җитәкчесе: Нигъматуллина Ләйсән Саубановна., туган

(татар) теле һәм әдәбияты укытучысы

Рәхим ит, Яңа ел!

Кар-бураннарын туздырып,

Ялан кырны күмеп ак карга,

Кыш бабабыз килеп җитте

Бәйрәм белән безне котларга.

Яңгырасын иде Яңа елда

Матур уйлар, ихлас теләкләр.

Алсуланып атсын аяз таңнар,

Изге булсын иде теләкләр.

Бары матур мизгелләрне генә

Алып кил син безгә, Яңа ел!

Бәхет-шатлык, куанычлар алып

Рәхим ит син илгә, Яңа ел!

Гыйләҗев Ильяс С.З.Габдрахманова исемендәге Яңа Кенәр

урта мәктәбе укучысы

Җитәкчесе: Нигъматуллина Ләйсән Саубановна., туган

(татар) теле һәм әдәбияты укытучысы

Мәкалә

Беренче кар.

Октябрь аеның соңгы көннәре. Салкын гына җил исә. Агачларның коелмый калган яфраклары җир куенына төшеп, сыенырга теләп, талпыналар.

Татар теле дәресе бара. Шулвакыт укытучының: ”Балалар, беренче кар ява”,- дигән тавышы ишетелде. Күзебез тәрәзәгә төште. Ә анда эре-эре кар бөртекләре... Без, дәрес булуга карамастан, тәрәзә янына тезелештек һәм, тын гына, табигатьтәге матурлыкны күзәттек. Күңелләр үсеп китте... Күзалдында ниндидер аклык, паклык, сафлык күбәләкләре оча кебек тоелды... Кыскасы, мин бу күренешкә гашыйк булдым! Матур бит...

Уйласаң, гап-гади табигать күренеше. Ә нинди куаныч, бәхет бирә ул кеше күңеленә! Бу елгы беренче кар гаиләләргә, гомумән, кешелек дөньясына ак бәхетләр, тыныч тормышлар алып килсен! Сугышлар бетсен, илдә тынычлык урнашсын! Күктә ак кар бөртекләре белән ап-ак тынычлык күгәрченнәре очып йөрсен иде!

Хөсәенова Айсылу С.З.Габдрахманова исемендәге Яңа Кенәр

урта мәктәбе укучысы

Җитәкчесе: Нигъматуллина Ләйсән Саубановна., туган

(татар) теле һәм әдәбияты укытучысы

Туган телем

Туган телем, нинди матурлык!

Назлы, җырлы яңгырашың синең.

Син бит минем сүнмәс горурлык,

Син бит рухи байлыгым минем.

Туган телем, син гел минем белән

Балачактан бергә барасың.

Шатлыкларым белән уртаклашып,

Бәлаләрдән саклап каласың.

Туган телем – анам телем минем,

Маяк булып һәрчак балкыйсың.

Максатыбыз – саклап калу сине!

Яшә, телем, мәңге яшә син!

Нуриева Азалия С.З.Габдрахманова исемендәге Яңа Кенәр урта мәктәбе укучысы

Җитәкчесе: Нигъматуллина Ләйсән Саубановна., туган (татар) теле һәм әдәбияты

укытучысы

Туган авылым

Туган авылым минем-
Газиз ягым син.
Синдә туып, үскән
Газиз балаң - мин.

Ямьле синең талларың,
Челтерәп аккан суларың.
Күңелләргә илһам бирә
Сандугачлар сайравы.


Күркәм дә соң авылым,

Саф һавалы ал таңым.
Яратам, дип сиңа дәшәм,
Минем газиз Ватаным.

Гыймадиев Рияз Фәнил улы Иске Ашыт мәктәбе

Җитәкчесе Шәнгәрәева Лилия Рәхимҗан кызы,

башлангыч сыйныф укытучысы

Туган як

Туган ягым, туган бишегем,

Сулары челтерәве.

Әткәм-әнкәм, әби-бабай

Нигез салган төбәгем.

Иркен анын су буйлары,

Болыннары, кырлары,

Басуларда тырышып эшли

Егетләре, кызлары.

Туган ягым җыр-моңга бай,

Тукай туып үскән төбәктә.

Мәчетләрдә азан тавышы.

Офыкларда кояш баешы.

Вәлиев Гаяз Нияз улы Иске Ашыт мәктәбе

Җитәкчесе Шәнгәрәева Лилия Рәхимҗан кызы,

башлангыч сыйныф укытучысы

Мин- синең балаң.

Мин-татар малае, диеп

Горурланып дәшәм мин.

Туган җирем, әти-әниемә

Рәхмәтемне әйтәм мин

Мин яратам сине, Арчам!

Туган авылым- Курса Почмакны.

Әби-бабам нигезендә

Миңа якын һәрбер почмагы.

Мин -татар, диеп әйтәмен.

Башымда түбәтәем.

Синең алда туган нигез

Мин башымны иямен.

Почмак кына димәс идем

Зур ул минем авылым.

Аны бик нык яратканга

Мин авылымда калырмын.

Тракторга утырырмын,

Атларында чабармын.

Әтием үстергән уңышны

Түкми-чәчми җыярмын.

Урамын да тигезләрмен

Асфальтын да салырмын

Әби-бабам нигезендә

Мин яшәргә калырмын.

Татар малайлары шулай

Туган ягын онытмый

Җиде буын нигезен ул

Беркайчан да корытмый.

Мөхәммәдиев Сәйдәш , 3 нче сыйныф укучысы.

Җитәкчесе: Исмәгыйлев Р. М., туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучысы

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы 7 нче номерлы мәктәбе.

Әнием

Бу дөньяда иң җылы сүз

Иң кадерле һәм якын сүз – әни сүзе.

Әни синең елмаюыңда

Һәр сүзеңдә кояш үзе.

«Әни» – дип сиңа дәшүләрем,

Синең биргән миңа киңәшләрең –

Барысы да бит минем өчен

Бу җирдә шатлык – бәхетләрем.

Әхмәдуллина Зәлия ТР Арча районы

7 нче УГББМ 6 нчы сыйныф укучысы

Җитәкчесе: Валиева Ләйсән Фоат кызы,

рус теле hәм әдәбияты укытучысы

Хыялларым

Күңелемдә булган хыялларны,

Башны һаман салам уйларга

Һөнәрләр дә бик күп бу тормышта

Белмим инде, кайсын сайларга.

Хыялымда укытучы булам

Әле табиб, әле төзүче.

Әни әйтә, бар, ди тегүчегә

Әти әйтә, бул, син пешекче.

Дәресләрдә карап сокланамын

Укытучы белем биргәннен

Такта яннарына басып сөйләп

Әкрен генә атлап йөргәнен.

Хыялларым белән яшим көн дә,

Ак халатлар киям төшемдә.

Дәвалыймын кебек сабыйларны

Эшлим кебек туган җиремдә.

Һөнәрләрнең кайсын сайласам да,

Минем бары бер теләк:

Максатыма ирешер өчен

Тырышып укырга кирәк.

Набиуллина Гөлназ Сеҗе урта гомуми белем мәктәбе укучысы

Җитәкчесе: Залялеева Гелусә Ильсун кызы татар теле hәм әдәбияты укытучысы

Алиш ничек шагыйрь булган?

Җавап эзлим бер сорауга:

Алиш ничек шагыйрь булган?

Туган якның җыр-моңнары

Күңеленә нурын сызган?

Аяз төннең йолдызларын

Күзәткәндер авылында.

Киек казлар җырларыннан

Моң алгандыр язарына.

Шигырьләрен тоткынлыкта

Ничек шулай яза алган?

Эзләдем дә таптым җавап:

Туган илне сагынганга,

Балаларны яратканга,

Алиш шулай шигырь язган.

Сабирова Алисә Утар-Аты төп гомуми белем мәктәбе укучысы

Җитәкчесе: Сабирова Ильмира Морат кызы ,туган (татар) тел укытучысы

Җиңү бәйрәме

Җиңү көне, олы шатлыгыбыз,

Безнең йөрәкләрдә чагыла.

Казан күген бизи ал байраклар,

Тантаналы бәйрәм чагында.

Ветераннар килә әкрен атлап,

Тере чәчәк тотып бу көнне,

Күкрәкләре орден-медаль тулы,

Карашлары көләч, сөйкемле.

Хисамиева Ландыш Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта

гомуми белем мәктәбе 8 нче сыйныф укучысы

Җитәкче: Хисамиева Рәсилә Рәүф кызы, рус теле һәм әдәбият

укытучысы

Ана һәм мәңгелек солдат

Һәйкәл яны, һәр яз саен ана

Чәчәк сала солдат каршына.

– Җиңәрмен дә, кайтырмын мин, – дидең

Кайтмадың бит, балам, яныма.

Җыерчыклы куллар назлый сынны

– Салкын түгелме соң, бәбкәем?

Таныдыңмы мине, әби булдым

Агарды бит көтеп чәчкәем.

Җиңү таңы атты, балакаем, Б

ик тә матур гомер итәбез.

Һәр яз саен җырчы кошлар кайта,

Сез дә кайтыр диеп көтәбез.

Йомшак кына язгы җил шулвакыт

Сыйпап узды ана йөзеннән.

Әйтерсең лә япь-яшь солдат улы

Аваз салды йөрәк түреннән.

– Мөмкин булса әгәр, әнкәй сине

Кочагыма алыр идем мин,

Ләкин күзләрем дә, кулларым да тимер

Мәңгелеккә солдат инде мин.

Меңнәр генә түгел, миллионнар

Бу көрәштә салды башларын.

Ишетелмәсен сугыш тавышы дип,

Түкмәсеннәр диеп яшьләрен.

Басмасын дип дошман аяклары

Гөлбакчадай туган җиремә,

Сузылмасын диеп чит-ят куллар

Туып-үскән газиз илемә.

  • Рәхмәт, балам, – диде ана, яшен сөртеп,
  • Урыныгыз булсын җәннәттә,
  • Килер буын сезнең батырлыкны
  • Кабатлар ул, иле эндәшсә!

Хидиятуллина Камилә Иске Чуриле урта гомуми белем мәктәбе

6 нчы сыйныф укучысы

Җитәкче: Хидиятуллина Зульфия Марсил кызы,

рус теле hәм әдәбияты укытучысы

Арча районы Курса Почмак урта мәктәбе укучылары иҗаты

Әниемә

Син дөньяда иң ягымлы ӘНИ,

Иң матуры, иң-иң чибәре.

Беркем әйтә алмый синең кебек

Назлы итеп “Балам...”- дигәнне.

Горур бөркет булып, җил-давылдан,

Авырлыктан безне саклыйсың.

Рәхмәт хисләремне җиткерергә

Тагын нинди сүзләр табыйм соң?

Озак яшә, ӘНКӘЙ, кайгы күрмә!

Син кояшы безнең гаиләнең.

Бары синнән генә алабыз без

Бу дөньяларның бар ямен.

Мәҗитова Адилә

Сөю көткәндә

Якты кичләр. Тыныч төннәр.

Ай яктысы. Матур көй.

Сөю тулы шушы күзләр

Үзенә дәшә: “Мине сөй”

Таһир-Зөһрә мәхәббәте

Сизелә бу парларда,

Шушы якты учак уты

Бар алар йөрәгендә.

Сагыш, хәсрәт, мон, кайгылар

Урап узсын бу парны.

Сөю-сәгадәт, ак бәхетләр

Төреп алсын аларны.

Ике гашыйк күңелендә

Нинди генә хисләр юк.

Гомер юлын айганда

Нинди генә атлар юк.

Таһир кебек булсын иде

Тирәмдәге егетләр.

Зөһрә сыман булсак иде,

Дус-ишләрем – йолдызлар.

Ахмадуллина Диана

Әниебезгә

Әниебез - кадерлебез,

Синең бүген бәйрәмең.

Без дә сине котлыйбыз:

Бәхет-шатлык телибез.

Безне, ике бөртегеңне,

Үстердең син, әниебез,

Чисталыкка, пөхтәлеккә

Өйрәттең син, әниебез!

Иң гүзәл, иң шатлыклы

Көнең бүген, әниебез,

Сине өзлеп яратучы

Бар бит тагын әтиебез!

Шиһапова Сөмбел

Яңа ел

Елга бер килә ул

Яңа елның бәйрәме.

Шул күңелле бәйрәм белән

Котлыйм бүген мин сезне.

Сезгә өр-яңа елда

Бәхет, шатлык телимен.

Озын гомер, сәламәтлек

Юлдашыгыз булсын димен.

Шиһапова Сөмбел

Кадерләгез газиз әнкәйләрне!

Кадерләгез газиз әнкәйлэрне,

Иркәләп үстергән бит ул сезне.

Газиз балам диеп борчылып торган

Атлап барган һәрбер адымны.

Кадерләгез газиз әнкәйләрне!

Берүк рәнҗетә күрмәгез!

Әнкәй йөрәгенә барсы сыя:

Авырттырмыйк әнкәй йөрәген.

Йөрәк асларында сабыен

Тугыз ай буе ул йөрткән

Газиз балам туа диеп,

Сезне түземсезләнеп көткән.

Әнкәй йөрәгенә бик күп сыя,

Әллә кайлардан ул сизә.

Әнкәй күнеле нәрсә тойганны

Бары бер Ходай гына белә.

Рәнҗетмәгез газиз әнкәйләрне,

Рәнҗетмәгез аның йөрәген.

Ана йөрәге рәнҗеп кала бит ул,

Бала күнеле берни аңламый.

Рәнжетмәгез газиз әнкәйләрне,

Алар сезне табып үстергән,

Йөрәк асларында йөртеп,

Саклап кадерләп үстергән.

Кадерләгез газиз әнкәйләрне!

Кадерләгез ана исемен!

Шакирова Ралинә

Кышкы яллар

Күңел һәрчак нәрсәдер көтә,

Көн дә нәрсәдер өмет итә.

Укып арыгач, һәрбер бала

Кыш ялларын көтеп ала

Кыш бабайның бүләкләрен

Куеп чыршы төбенә,

Дуслар язган теләкләрне

Укый ул сөенә-сөенә.

Мин – Диана, нәкъ аларкүк

Ашкына минем күңел.

Алтын кош тоткандай кебек,

Серлелек тә юк түгел.

Өчәү генә булсак та без

Яңа елның төнендә,

Шау-гөр килеп утырабыз

Матур чыршы төбендә.

Кышкы ялым гөрләп үтте

Кунакка барганда да,

Свияга тауларында

Адреналин артканда да...

Көн тудымы, китап уку,

Әдәби морофон тагын,

Кино карау, чаңгы шуу –

Берсе дә калмады миннән.

...Сизелми дә үтеп китте

Минем кышкы ялларым.

Дәрес, китап, мәктәп инде

Хәзер минем уйларым

Ахмадуллина Диана

Шиһапова Сөмбел шигырьләре

Дустыма

Очраштык без синең белән

Балачакта бакчада.

Бакчадагы матур чаклар

Истә әле һаман да.

Мәктәпкә дә бергә бардык

Тырышып белем алырга.

Ул вакытта да булдың бит

Син минем яннарымда.

Син минем иң якын дустым,

Онытмамын беркайчан.

Гомерлеккә син бит минем

Күңелемдә калырсың.

Яратам

Бу дөньяны бик яратам,

Тормышны да яратам,

Әти белән әниемне, абыемны,

Әбиемне, туганнарны яратам.

Мондый гүзәл дөньяга мин

Туганыма шатланам.

Б тормышка соклануым

Арта бара һаман-һаман.

Көз

Урманнарга кердем:

Көзге табигать күрдем.

Нинди матур агачлар:

Төсле шәл ябынганнар.

Көзләрне мин яратам,

Хисләнеп карап торам.

Көзге яфраклар җыям,

Миләштән каклар коям.

Әбием

Кадерле әбием! Син кояштай,

Көннән көн матурая барасың.

Без сине бик яратабыз,

“Бездә генә тор!”- дибез.

Һәр көн өстәл өстендә

Аш-сулар, ипи-күмәч...

Әнигә дә тыныч бит

Син безнең янда булгач.

Сәгать

Сәгатьнең телләре

Бик кызык текелди.

Келт-келт-келт итеп,

Көн саен текелди.

Сәгатьне өйрәнү

Бик кыен эш икән:

Абыем бик-бик тиз,

Ә мин озак өйрәндем.

Тырыштым-тырмаштым,

Хәтта төштә күрдем.

Сәгатьләр илендә

Сәяхәттә йөрдем.

Кояш

Җәйге кояш бигрәк зәһәр,

Кыздырыпмы кыздыра.

Шул кояштан куркып, әнә

Песи өйдә утыра.

Ләкин мин яратам

Шул кояш нурларын.

Җем-җем килеп торганын

Кызыл-сары төсләрен.

Абыем.

Кадерлем, кардәшем,

Газизем, сердәшем,

Бердәнбер туганым-

Син минем абыем!

Әни без ике бөртекне

Үстерде, назлады,

Абый-сеңлем диеп

Әйтергә өйрәтте.

Яныңда абыең булу –

Зур бәхет, сөенеч.

Киләчәктә була, димәк,

Ышаныч, таяныч.

Әти-әнине олылыйк,

Йөзләрен дә кызартмыйк,

Акыллы сүзләрен тыңлыйк,

Без аларны онытмыйк.

Мәҗитова Адилә шигырьләре

Яз

Ямьле яз килде исә,

Күктә кояш елмая.

Күңелләрне иркәли

Искеткеч җылы һава.

Сыерчык.

Сыерчыгым килеп кунды

Минем тәрәз читенә.

“Яз килде бит, әйдә чык”, - ди,

Үзе шундый сөенә.

Минем абый.

Минем абый армиягә

Илне сакларга китте.

Күз дә йоммый хезмәтендә

Тырышырга ант итте.

Әниемә атна саен

Ул хатлар язып тора.

Мине дә сагына бугай:

Сәламнәр әйткән була.

Абага чәчәге

Абага чәчәк ата, дип,

Без әкият укыдык.

Бу үсемлекнең серләрен

Шаккатып тыңлап тордык.

Әгәр чынлап чәчәк атса

Абага бк урманда,

Җыяр идек чәчәкләрен

Кап-кара төн булганда.

“Имеш, чәчәген ашаса,

Кеше күренмәс була”.

Бу хыяллар мине, никтер,

Үзенә әйдәп тора.

Котдусова Ралия шигырьләре

Тукай абый

Буыннардан буыннарга күчә бара

“Су ана”сы, “Шүрәле”се, “Туган тел”е

Тик кызганыч шундый бөек, олуг затның

Мизгел кебек үтеп китә шигъри гомере.

Сабый чагы көнләшерлек түгел аның

Кулдан-кулга күчә-күчә үтә гомере.

Кыенлыкка, ятимлеккә һәм ачлыкка

Ничек итеп түзде икән сабый күңеле?!

Белмәсә дә компьютерны, интернетны

Йөрмәсә дә, күрмәсә дә чит илләрне.

Гади генә каурый каләм белән

Шаккаттырган яшьли Тукай галәмне.

Тукай белән бергә килә безгә язлар,

Онытырга безнең аны юк хакыбыз!

Моңы белән татар рухын били алды

Тукай исеме татар белән аерылгысыз.

Фәнис абый Бикбаев истәлегенә.

Февраль ае. Әфган җиреннән

Чыкты соңгы совет солдаты.

Күпме дусның, күпме әниләрнең

Сызлый әле йөрәк ярасы.

Фәнис абый, инди кыска гомерең-

Егерме яшь сиңа тулмады.

Әфган җире – Кабул - соңгы нокта!

Керсез,тапсыз йөрәк туктады.

Күпме хыял,өмет җимерелде

Чәлпәрәмә килде,ватылды.

“Мин кайтырга тиеш исән килеш...”

Юк булмый шул,соңга калынды.

Тик төш кебек...

Көзге салкын, җилле көн иде

Кургаш табут кайтты анага.

Нигә кирәк мондый югалтулар?!

Акыл җитми безнең аңларга.

...Тик һәйкәләдән карый Фәнис абый

Тирән сагыш аның күзендә.

Телгә килеп, гүя әйтә кебек:

“Яшәгез сез безнең өчен дә!”

Туган ягым!

Нинди матур сүзләр...

Күпме мәгънә салынган бу сүзгә.

Һәр почмагы яңа китап кебек

Язылган бит безнең күңелгә.

Хәтеремдә чыклы чирәмеңдә

Яланаяк йөргән балачак.

Каз бәбкәле, шау чәчәкле болын

Күңелемдә мәңге калачак.

Җир җиләкле, ап-ак ромашкалы

Тау битләрен ничек онытасың?!

Мәтрүшкәле серле урманнарны

Беркайдан да башка тапмассың!

Күп әйбернең чиксез кадерен

Тик югалткач кына аңлыйбыз.

Балачакның якты мизгелләрен

Йөрәк түрләрендә саклыйк без.

Туган авыл

Тау астына салынса да безнең авыл

Бик тә якын,бик тә газиз халкыма ул.

Ерак түгел авылымнан чишмә ага-

Җанга бирә шифа-сихәт, бирә дәва.

Балачагым уйнап үсте болынында,

Шүрәлеләр “куды” мине урманнарда.

Кесмәсендә очраттым мин Су анасын

Эзли иде Бичаракай ул тарагын.

Бу дөньяда очрар эле бик күп дуслар

Билгесездер: кая илтер мине юллар?

Нинди сынау очраса да юлларымда

Хыялым зур-хезмәт итү үз халкыма!

Туган авылым мәңге калыр хәтеремдә

Яшәү көче биреп керер төшләремә.

Әйтсәләр дә язмышлардан юк дип узмыш-

Туган җирдән аермасын безне язмыш!

Яңа ел

Бөтен табигатьне акка буяп,

Агачларны киендереп,

Балаларны сөендереп,

Киләсең син, Яңа ел!

Көчле аюны да йоклатасың,

Тылсымлы көчкә ия син.

Ә шулай да сине яратабыз,

Яңа елны безгә алып киләсең.

Рәхим ит, Яңа ел, түргә уз,

Зарыгып сине көтәбез.

Тынычлык, иминлек телибез,

Иске елга хуш дибез.

Шиһапов Илзир

Кыш

Чыктым мин урамга,

Анда ап-ак кар ява.

Алдык без чаналарны,

Киттек тау шуарга.

Шундый матур көн булды,

Аяк асты боз булды.

Шуабыз да китәбез,

Егылабыз да торабыз.

Малайлар да килделәр,

Безне куып йөрделәр.

Шулай итеп кыш үтәр,

Бик тиздән яз да җитәр.

Абзалова Илвина

Авылда

Әкрен генә карлар ява,

Эх, шуларны килә җыясы.

Ап-ак карларҗыеп учларыма

Иңнәреңә килә коясы.

Кар бөртеген алдым кулыма,

Исем китте матурлыгына:

Йомшак кына ак мамыкка

Көмеш бизәк төшкән вак кына.

Шушы матурлыкка сокланып,

Йөрдем әле урамда.

Кар бөртекләренә уралып,

Авылымны урыйм әле хыялда.

Нигматуллина Азалия

Кыш

Менә көз үтте, ап-ак кыш җитте.

Бөтен җир йөзен кар каплап китте.

Чаңгы-чаналар алып, балалар,

Шау гөр килеп,тауга баралар.

Таудан выжылдап төшеп китәләр,

Әллә кайларга барып җитәләр.

Эх, күңелле соң тау шуулары.

Бергәләп бик дус шәп уйнаулары.

Яппарова Азалия

Бөек Җиңү көнендә

Һәр елның тугызынчы маенда

Җыелабыз һәйкәл янына.

Бөек Ватан сугышы ветераннары

Сөйлиләр дәһшәтле сугыш турында.

Күпме ир-егетләр ятып калган сугыш кырында.

Искә алабыз аларны һәйкәл янында.

Ант иткәннәр тынычлык кайтарырга.

Бер минутлык тынлык алар хакына.

Батырларны онытмыйлар беркайчан да,

Аларның үлемсезлеген сөйлиләр һәркайда.

Алар яулаганнар җиңү ямьле майда:

Сынмаганнар – сыгылмаганнар беркайчан да.

Дан-шөһрәт Сезгә, ветераннар,

Тырышкансыз илебезне сакларга,

Без яшь буынны бәхетле итәргә.

Бирешмәгәнсез явыз дошманга.

Һичшиксез, без Сезнең алда бурычлы,

Сезгә рәхмәтләрнең иң зурысы.

Кичергәнсез елларның кыенын,

Сезнең өскә төшкән барлык авырлык.

Күпме аналар балаларын югалтканнар,

Авыл халкы бердәм булып юатканнар.

Бергәләшеп иген-икмәк үстергәннәр,

Оекбашлар, бияләйләр бәйләгәннәр.

Дошман илебезнең капкасын какмасын,

Аллаһы Тәгалә безне сакласын:

Андый сугыш бүтән кабатланмасын,

Сугыш кешеләрне аҗдаһадай йотмасын.

Рамазанов Илнур

ЭЧТӘЛЕК

  1. Хабриева Азалия “Туган җирем”.............................................................3
  2. Сәлихҗанова Мөслимә “Туган җирем”....................................................3
  3. Габдрахманов Ришат “Бабамның теләкләре”..........................................4
  4. Хафизова Ралинә “Бәлагә тарган керпе”әкияте........................................4
  5. Хадеев Әмир “Җиңү көне”.........................................................................5
  6. Гыйләҗев Ильяс “Безнең Кенәр”................................................................6
  7. Гыйләҗев Ильяс “Рәхим ит, Яңа ел!”.........................................................6
  8. Хөсәенова Айсылу “Беренче кар”...............................................................7
  9. Нуриева Азалия “Туган телем” ...................................................................7
  10. Гыймадиев Рияз “Туган авылым”................................................................8
  11. Вәлиев Гаяз “Туган як”.................................................................................8
  12. Мөхәммәдиев Сәйдәш “Мин – синең балаң”.............................................9
  13. Әхмәдуллина Зәлия “Әнием”.....................................................................10
  14. Нәбиуллина Гөлназ “Хыялларым”...........................................................10
  15. Сабирова Алисә “Алиш ничек шагыйрь булган?”...................................11
  16. Хисамиева Ландыш “Җиңү бәйрәме”.......................................................11
  17. Хидиятуллина Камилә “Ана һәм мәңгелек солдат”...............................12
  18. Мәҗитова Адилә “Әниемә”.......................................................................13
  19. Ахмадуллина Диана “Сөю көткәндә”.................................................13-14
  20. Шиһапова Сөмбел “Әниебезгә”.................................................................14
  21. Шиһапова Сөмбел “Яңа ел”.......................................................................14
  22. Шакирова Ралинә “Кадерләгез газиз әнкәйләрне!”.................................15
  23. Ахмадуллина Диана “Кышкы яллар”.......................................................16
  24. Шиһапова Сөмбел “Дустыма”..................................................................17
  25. Шиһапова Сөмбел “Яратам”......................................................................17
  26. Шиһапова Сөмбел “Көз”...........................................................................17
  27. Шиһапова Сөмбел “Әбием” ......................................................................18
  28. Шиһапова Сөмбел “Сәгать”.......................................................................18
  29. Шиһапова Сөмбел “Кояш”.........................................................................18
  30. Шиһапова Сөмбел “Абыем”.......................................................................19
  31. Мәҗитова Адилә “ Яз”..........................................................................19-20
  32. Котдусова Ралия “Тукай абыйга” ............................................................20
  33. Котдусова Ралия “Фәнис абый Бикбаев истәлегенә”.............................21
  34. Котдусова Ралия “Туган ягым”..................................................................21
  35. Котдусова Ралия “Туган авыл”..................................................................22
  36. Шиһапов Илнур “ Яңа ел” .........................................................................22
  37. Абзалова Илвина “Кыш”............................................................................23
  38. Нигматуллина Азалия “Авылда”...............................................................23
  39. Яппарова Азалия “Кыш”............................................................................24
  40. Рамазанов Илнур “Бөек Җиңү көнендә”...................................................24


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мәдәният туган телдән башлана.

  Президентыбыз  Миңнеханов Рөстәм Нургали улы, "2014нче елда Татарстан Республикасында Мәдәният елы уздыру турында"гы боерыкны имзалады (№УП - 847, 29 август - 2013 ел)....

“Әнием”, дип, әнкәемә мин туган телдә әйтәм"

Мероприятие для  2 го класса по татарскому языку...

2 нче сыйныф өчен туган телдән тест.

2 нче сыйныф өчен туган телдән тест....

1 нче сыйныф өчен Туган телдән дидактик материаллар

Дидактический материал, Татарский язык...

2 нче сыйныф өчен Туган телдән дидактик материаллар

Дидактический материал, Татарский язык...

3-4 нче сыйныфлар өчен Туган телдән дидактик материаллар

Дидактический материал, Татарский язык...

2 сыйныф өчен туган телдән (татар теле) эш программасы

Рус мәктәбенең 2 нче сыйныфында укучы татар балалары өчен туган телдән (татар теле) эш программасы (УМК "Перспектив башлангыч мәктәп", атнага 2 сәгать исәбеннән, елга 68 сәгать)....