Интеллектуальная игра
план-конспект занятия (4 класс)

Сафина Рания Саубановна

Интеллектуальная игра "Көчле звено" предназначена для 4 класс

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл intellektual_uen_kochle_zveno_.docx22.7 КБ

Предварительный просмотр:

Интеллектуаль уен

“Көчле звено”

 

“Көчле звено” интеллектуаль уенын үткәрү программасы.

Максаты:

  1. Укучыларда өстәмә белем алуга кызыксыну һәм омтылыш тәрбияләү.
  2. Яңа форма интеллектуаль уен аша баланың белем сәләтен үстерү, белем дәрәҗәләрен күтәрү.
  3. Белем һәм күнекмәләрне тикшерүнең көн тәлапләренә туры килерлек яңа формаларын куллануны тормышка ашыру.

Җиһазлау.

 Уен өчен кирәкле җиһазлар : “Көчле звено” дип язылган язу, шарлар, трибуна, укучыларда эмблемалар, алларында исемнәре язылган табличкалар.

Уен барышы.

Хәерле көн, кадерле балалар. Бездә бүген зур бәйрәм. Көчледән көчле кем көчле булуын сынау, ярышу бәйгесе.

Тормыш һич тукталып тормый. Үсә, үзгәрә, бик күп яңалыклар алып килә. Телевизор экраннарында яңадан яңа тапшырулар барлыкка килә. Әлбәттә, без дә тукталып тормыйбыз. Телевизор экраннарында бара торган төрле уеннарны карыйбыз. Үзебез дә кайбер сорауларга  җавап бирергә тырышабыз.

Менә бүген без “Слабое звено”уенына охшаган “Көчле звено” уенын уйнарбыз.

Уенның шартлары түбәндәгеләр.

1.Уенда 8 укучы катнаша, 6 турдан һәм финалчылар ярышыннан тора.

2.Һәр уйнаучыга чираттан сораулар бирелә.Сорауларга җавапны әзерләү өчен вакыт бирелми.Сорау әйтелеп беткәч тә,җавапны бирергә тиеш буласыз.

3.Һәр турның ахырында бер кеше,ягъни көчсез звено уеннан төшеп кала.

4.Команда иң начар уенчы дип исәпләнгән укучыны уеннан чыгара, ни өчен чыгаруын дәлилли.

5.Уенан чыгарылган катнашучы үзенең һәм башкаларның ничек уйнавы турында фикерен әйтеп чыгып китә.

1 тур.Әкиятләр илендә.

1.”Алтын балык турында әкиятнең”авторы (А.С.Пушкин)

2.Серле лампасы булган әкият герое(Аладдин)

3.Пятачокның дусты булган аю исеме(Винни Пух)

4. “Су анасы”әкиятенең авторы (Г.Тукай)

5.Микки Маусның дус кызы (Минни)

6. “Снежная королева “әкиятен кем язган.(Андерсен)

7.  Кәҗә белән Сарыкның капчыгындагы әйбер.(бүре башы)
8.
. Былтыр исемле егет - кайсы әкият герое?(Шүрәле)

1. Эт белән тычкан арасындагы шалкан тартырга булышучы.(песи)

2.Нинди уңган кызга фея ярдәм иткән? (Көлсылу).

3.Бу кечкенә кызга карлыгач ярдәм иткән? (Дюймовочка).

4.Кайсы әкият герое балаларны, кошларны һәм җәнлекләрне дәвалый?(Айболит).

5.Аюны хәйләләп урманнан өенә алып кайттырган кызның исеме? (Маша).

6.Әкияттә барлык савыт-сабалар кемнән качканнар? (Федорадан).

7.Италиядә туган суган – малай гына түгел, ә ышанычлы, тугры дус та?(Чиполлино).

8.Озын борынлы малайны агачтан кем ясаган? (Карло исемле әти).

1.Соры бүре кемгә хезмәт иткән? (Иван-царевичка).

2.Малышның түбәдә яшәүче дустының исеме ничек? (Карлсон).

3.Кайсы герой камырдан ясалган? (Йомры икмәк).

4. Бакчада үскән геройның исемен әйтегез? (Шалкан).

5. Кем аяк киемен бик яраткан, исемен дә шулай кушканнар? (Кот в сапогах).

6.Кайсы геройның исемендә баш киеме бар? (Кызыл Калфак).

7.Нинди соры төстәге герой балаларны кыерсыткан? (Бүре).

8.Әкиятләрдәге хәйләкәр хайван (Төлке)

1.Ул себеркегә атланып оча(Убырлы карчык)

2.”Сертотмас үрдәк “әкиятне кем язган?(А.Алиш)

3.Бу юллар кайсы әкияттән: : «Тиен бик ачуланган да әйткән:-Алайса, син гомер буе киндер сугып кына тор, дигән... »(Өч кыз)

4.“Фиксиклар”мультфильмындагы малайның исеме ничек ? (Дим Димыч)

5.Буратиноның зәңгәр чәчле дус кызының исеме?(Мальвина)

6.Айда туган мультфильм герое(Лунтик)

7.Тылсымлы чуртан балыгы кемгә ярдәм иткән(Емеля)

8.”Русалочка” әкиятнең авторы(Андерсен)

 2 тур.Татар теле.

1.Татар алфавитында ничә хәреф бар?(39)

2.Сүзнең мәгънәсен аңлата һәм  мәгънәле башка кисәкләргә бүленми торган кисәк(тамыр)

3.Предметны белдерә торган сүз төркеме(исем)

4.Предметның эшен-хәрәкәтен белдерә торган сүз төркеме(фигыль)

5.Предметның билгесен белдерә торган сүз төркеме(сыйфат)

6.Матур сүзенә капма-каршы мәгънәле сүз(ямьсез)

7.Зур сүзенең синонимы(олы,дәү)

1.”Туган тел”шигырен кем язган?(Тукай)

2.Балык та,шәһәр дә исеме(Алабуга)

3.Библиотека сүзенең татарчасы(китапханә)

4.Татарстанның рәисе(Р.Миннеханов)

5.Дәвам итеп бетерегез: “Кем эшләми,...(шул ашамый)

6.Ислемай сүзенең русчасы(духи)

7.Ак сүзенең антонимы(кара)

1. Хәреф танырга өйрәтүче китап? (әлифба )

2.Татар хатын-кызларының милли баш киеме. (Калфак)

 3. Татар халкының милли аяк киеме. (Читек)

4.Кайсы шәһәрдә аш пешереп була? (Казан)

5.Нинди ике нота бакчада үсә? (фасоль)

6.Бер хәрефле нинди сүз беләсез? (ю)

7.Алма дисәң дә алалар,

      нәрсә соң ул, балалар? (алма)

Җанатарлар өчен

1. Су коена инештә;

Оча алса да, җирдә йөри,

Ите яхшы бәлешкә.(Үрдәк)

2. Көлтә-көлтә койрыгым

Селки-селки барамын.

Кетәкләргә кереп, мин

Тавык-чеби аламын. (Төлке)

3. Сорыдыр төсе,

Үткендер теше.

Урманда йөри,

Бозаулар эзли. (Бүре)

4. Кызыл кызы җир эчендә,
Чәчләре җир өстендә.(
Кишер)

5. Сакаллы килеш туа,

Берәү дә гаҗәпләнми. (Кәҗә)

6. Җәен соры, кышын ак

Шул ни булыр, әйтеп бак? (Куян)

7. Эсселәгән саен,
Кат-кат тун кия.(
Кәбестә)

8. Үзе кып-кызыл,
Күлмәге ям-яшел.(
Карбыз)

9 .Чәчәге агачында,
Алмасы тамырында.(
Бәрәңге)

10. Түгәрәк кенә кызыл йорт,
Эче тулы корт.(
Помидор)

11. Гөлдер-гөлдер гөл итекле,
Гөлкәй кызыл читекле.(
Күгәрчен)

12. Үлән ашый, май ташый.(Сыер)

3 тур.Математика

1. Кушу гамәле нәтиҗәсе ничек атала? (Сумма)

2. Иң кечкенә икеурынлы саны әйтегез (10)

3. Җиде сигезең ничә? (56)

4. Бер сәгатьтә ничә минут? (60)

5. Алу гамәленең нәтиҗәсе ничек атала? (Аерма)

6. Әтәч бер аягында басып торганда 3 кг. Ике аягында басып торганда ул ничә кг? (3 кг)

1. Кисемтәләрне нәрсә белән үлчиләр? (Линейка)

2.. Нәрсә авыррак: 1 кг  мамыкмы,  1 кг тимерме? (Бертөрле)

3. 1 елда ничә көн?(365 яки 366)

4. Иң кечкенә натураль сан (1)

5. 1 кг да ничә грамм? (1000)

6. Иң кечкенә өчурынлы сан (100)

1. Иң зур ике урынлы сан (99)

2. Тапкырлау нәтиҗәсе (Тапкырчыгыш)

3. Барлык яклары тигез булган турыпочмаклык (Квадрат)

4. Малай велосипедта шәһәргә бара. Аңа каршысына 6 колхозчы утырган машина очрады. Һәр колхозчының 2 шәр тавыгы бар. Шәһәргә ничә кеше бара? (1 малай)

5. Миллион язылышында ничә нуль? (6)

6. Нинди сан җөп дип атала? (2 гә калдыксыз бүленә торган сан)

 4 тур.Әйләнә-тирә дөнья.

1. Нинди агач яфрагын коймый? ( чыршы)

2.Чыршының яфрагын ничек диләр? (ылыс)

3.Бер елда ничә ай? (12)

4.Тавыкның баласы? (чеби)

5.Агачлар кайчан яфрак коя? (көз)

1.Кар кайчан ява? (кыш)

2.Бер сүз б-н әйт: имән, каен, юкә.. (агачлар)

3.Агачлар кайчан яфрак яра? (яз)

4. Аю кыш көне нишли? (йоклый)

5.Елга кайчан ката? (кыш)

1.Яздан соң килә… (җәй)

2.Ябалак көндез күрәме? ( юк)

3.Этнең аягы ничәү? (4)

4.Озын буенлы җәнлек? (жираф)

5.Карны җебетсәң нишли? (суга әйләнә)

1. Урман табибы? (тукран)

2.Кайсы җәнлек баласын сумкада йөртә? (көнгерә)

3.Светофорның ничә “күзе”? (3)

4.Иң кире хайван? (ишәк)

5.Маймыл ярата торган җимеш(банан)

5 тур.Русский язык.

1. Сколько букв в русском алфавите? (33)

2. Сколько согласных букв? (21)

3.Как называется часть речи, обозначающая действие предмета?  (глагол)

4. Как называется главный член предложения, отвечающий на вопрос «кто?» или «что?»   (подлежащее

1. Из чего складываются предложения?(из слов)

 2.. Звуки видят или слышат?(слышат)

3. В каком слове сорок гласных? (сорока)

4. Попробуйте закончить  пословицу.Поспешишь, …   (людей насмешишь).

1. Если в предложении о чем-либо спрашивается, какой тогда нужен знак препинания на конце такого предложения?(вопросительный знак)

2. Сколько слогов в слове «ягода»?(3)

3.Подбери к слову белый антоним(черный)

4.Подбери к слову большой синоним (огромный)

 Финалчылар ярышы.

1.Җирнең уртасында нәрсә бар.(и хәрефе)

2.Дәрес башында нәрсә ишетәбез(д хәрефе)

3.Акчасыз керәсең,хәзинә алып чыгасың.(мәктәп)

4.Нәрсә өстән аска таба үсә?(сакал)

5.Канаты булса да,оча алмаучы кош(пингвин)

6.Иң кечкенә кош(колибри)

7.”Эшкә өндәү”шигыренең авторы(Г.Тукай)

8.Г.Тукайның нинди шигырендә Кояш,Сандугач,Алмагач Баланы уйнарга чакыра?(Эш беткәч,уйнарга ярый)

9.Цирк сәхнәсе ничек атала?(арена)

10.Чәнечкеле чәчәк(роза)

Өстәмә сорау.

Сырлы,сырлы,сырлы ул

Безнең белән җырлый ул.

Биетә дә ,җырлата

Күңелле ул,моңлы ул.(гармун)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Интеллектуальная игра по русскому языку"Игра словами и со словами"

Игра проводится для учащихся 2 классов во время проведения недели русского языка в школе. Участвуют команды учащихся, учителей и родителей. В ходе проведения игры учащиеся вспомнят разделы русского яз...

Интеллектуальная игра - викторина " Своя игра"

Интеллектуальная игра - викторина проводилась на параллель 4-х классов ( 2009 - 2010 учебный год)...

Интеллектуальная игра для мудрых детей и талантливых родителей "Своя игра".

Игра для детей и родителей. Позволяет родителям лучше узнать своих детей . а ребятам получить огромное удовольствие от общения с  самыми близкими людьми....

Интеллектуальная игра для учащихся 2-го класса по теме "Своя игра"

Интеллектуальная игра для учащихся2-го класса по теме "Своя игра"...

«Пятью пять» - интеллектуальная игра, основной целью которой является расширение зоны активного познания младших и средних школьников. Основой игры является детская игра по составлению слов на базе данного ("Балда", "Виселица" и т.д.)

Садись за уроки всегда в одно и то же время.Проветри комнату за 10 минут до начала занятий.Выключи радио, телевизор. В комнате, где ты работаешь, должно быть тихо....

Интеллектуальная игра "Своя игра"

Игра проводиться во  внеурочное время, для расширения и совершенствования знаний, полученных на уроках, так и в воспитательных целях. Загадки подобраны по темам: "Животные", "Растения", "Явления ...

Интеллектуальная игра по теме «Зимние Олимпийские игры» для обучающихся 2-4 классов

Интеллектуальная игра по теме «Зимние Олимпийские игры»среди обучающихся 2-4 классов Цель: изучить информацию о зимних Олимпийских играх (история появления Олимпийских игр, виды зимних видов спор...