КВН " Мин яратам сине, Татарстан"
материал (4 класс)
Тема: Мин яратам сине,Татарстан!
Максатлар:
- Туган телеңне ,туган җиреңне яратырга, хөрмәт итәргә өйрәтү.Укучыларның сөйләм телен баету, дөньяны танып-белү, күзаллауларын арттыру.
- Туган төбәккә карата ихтирам, хөрмәт, горурлык, мәхәббәт хисләре тәрбияләү.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
respublika_seminary_19.12_achyk_chara.doc | 73.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Тема: Мин яратам сине,Татарстан!
Максатлар:
- Туган телеңне ,туган җиреңне яратырга, хөрмәт итәргә өйрәтү.Укучыларның сөйләм телен баету, дөньяны танып-белү, күзаллауларын арттыру.
- Туган төбәккә карата ихтирам, хөрмәт, горурлык, мәхәббәт хисләре тәрбияләү.
Җиһазлау: презентация, төрле рәсемнәр, диалог, кроссворд, укучыларга язып бару өчен кәгазь битләре, бүләкләр.
Үткәрү формасы: КВН
КВН этаплары
I Әзерлек этабы:
- Укучылар белән исәнләшү.
- Командаларның исем һәм капитаннарын сайлавы.
- Командаларның бер-берләрен сәламләүләре.
II. Төп этап:
- нче тур. Тел чарлау
- нче тур. Тартмадагы хикмәтләр
- нче тур. Мин- сиңа,син-миңа
- нче тур. Кайсы сүз артык?
Ял вакыты “Биибез дә, җырлыйбыз да, шигырьләр дә сөйлибез...”
- нче тур . Капитаннар, алга!
III . Йомгаклау этабы:
- Ачык чарага йомгак ясау.
- Җиңүче команданы билгеләү, бүләкләр тапшыру. Укучылар белән саубуллашу.
КВНның барышы.
Белдерү
Бүген була КВН-
Гаҗәп күңелле уен!
3нче сыйныф белән 4нче сыйныф
Үзара көч сынаша,
Менә сиңа тамаша!
Укытучы (У): Идел ярларына нурлар сибеп,
Матур булып ата бездә таң.
Таң шикелле якты Туган илем,
Бәхет биргән җирем – Татарстан. (Г. Зәйнәшевадан)
Исәнмесез, хәерле көн укучылар, килгән кунаклар.
Укучы (у): Исәнмесез!
У: Безнең бүгенге җыелуыбыз очраклы түгел.
У: “Мин яратам сине,Татарстан!” дип аталган КВН тәкъдим итәбез. Укучылар, сез ике командага бүленеп көч сынаячаксыз. Сезгә алдагы дәрестә алган белемнәрегез, тапкырлык һәм җитезлек кирәк булачак.. Юлыбызда киртәләр күп булыр. Ә безгә шул кыенлыклардан шома гына котылу юлларын эзләргә кирәк. Ә хәзер сезне жюри әгъзалары белән таныштырып китәбез. (Жюри әгъзалары белән таныштыру.)
Инде үзегезнең командаларыгызга матур исем сайлагыз һәм капитаннарыгызны билгеләгез, уенчыларыгыз белән таныштырыгыз. ( Ике команда да исем һәм капитаннарын сайлыйлар.)
у: Безнең команданың исеме – “Тапкырлар ”. Капитаныбыз –.... Безнең команданың уенчылары - ... .
У: Ярый, рәхмәт. Ә хәзер икенче команда белән танышыйк.
у: Безнең команданың исеме – “Зирәкләр”. Капитаны – ... ... Безнең команда уенчылары - ... .
У: Бик яхшы. Димәк, командалар белән танышып чыктык. Хәзер мин сезне уенның кагыйдәләре белән таныштырам. КВН 5 турдан тора. Сезнең дөрес җавапларыгыз баллар белән бәяләнәчәк.
Дуслар, сез безгә сүз бирегез,
Белгәннәр алга чыксын.
Һәрберегез КВНда
Осталыгын, зирәклеген, булганлыгын күрсәтсен.
Сезнең ялыгыз күңелле үтсен! Зур уңышлар сезгә.
Уеныбызны башлап җибәрсәк тә буладыр. Командалар, сез әзерме?
у: Әйе!
I турга күчәбез. Ул “ Тел чарлау” дип атала. Укучылар, мин сезне бирем белән таныштырып китәм. Һәр командага да чиратлап сораулар бирелә. Һәр дөрес җавап 1 очко белән бәяләнә.. 1 нче командадан( “Зирәкләр”) башлыйбыз.Сорауларны чиратлаштырып бирәбез.
- Без яшәгән республика (Татарстан)
- Татарстанның башкаласы нинди шәһәр? (Казан)
- Татарстан дәүләт гербында төшерелгән җәнлек? (Ак барс)
- Казандагы иң зур мәчет ничек дип атала?( Кол Шәриф мәчете)
- Төрки халыкларда Яңа ел (Нәүрүз)
- “КамАЗ” машинасы ТРның кайсы шәһәрендә җитештерелә?( Яр Чаллы)
- Г. Тукайның татарларның гимнына әверелгән шигыре ничек дип атала? “Туган тел”.
- Татарстан республикасы гимнының музыкасын кем язган?( Рөстәм Яхин)
- Татар халкының милли бәйрәме нинди?( Сабантуй)
- Милли татар ризыгы ничек дип атала?( Чәк-чәк)
- Татарстан флагы нинди төсләрдән тора?( Яшел, ак, кызыл)
- Татарстанда шиналар чыгарыла торган шәһәр (Түбән Кама)
- Татарстанда нинди телләр дәүләт телләре булып санала?( Татар һәм рус телләре)
- Ул кыш көне ява.(Кар)
- Бал яратучы хайван (Аю)
- Кышның соңгы ае (Февраль)
- Хәйләкәр җәнлек (Төлке)
- “Шүрәле”әкиятенең авторы (Тукай)
- Җәен соры ,кышын ак,аңа шулай яхшырак.(Куян)
- Түбән Кама хоккей командасының исеме (Нефтехимик)
- Республикабызның төп табигый байлыгы (Нефть)
- Урманда үсә,эшләпәле (Гөмбә)
- Кышкы өс киеме (Тун)
- Казан хоккей командасының исеме (Ак Барс)
- Атнаның бишенче көне (Җомга)
- Кибеттә эшли (Сатучы)
- Әнинең әнисе (Әби)
- Укучылар һәр көн саен барып белем ала торган урын (Мәктәп).
- Бик тәмле һәм салкын ашамлык (Туңдырма)
- ”КамАЗ “машиналарының эмблемасы (Ат)
- Мәктәптә китаплар күп урын (Китапханә)
- .Атнаның иң авыр көне (Дүшәмбе)
- Алмагачта үсә (Алма)
- Мәктәптә эшли, балалар укыта ( Укытучы).
- Сорыдыр төсе
Үткендер теше
Урманда йөри
Бозаулар эзли (Бүре)
- Үзе кып-кызыл
Күлмәге ямь –яшел (Карбыз)
Кем? Нәрсә?
- Күлмәк (кием)
- Таңсылу (кыз)
- Марат (малай)
- Ипи (ашамлык)
- Унтугыз (сан)
- Чыпчык (кош)
- Бәрәңге (яшелчә)
- Чулман (елга)
II нче тур – “Тартмадагы хикмәтләр” дип атала.
Капитаннар чиратлашып кисмәктән фишкалар алалар,бу-сорауның номеры.Җавапны команда әгъзалары әзерли,бер кеше җавап бирә.
1.Санагыз, гаиләдә ничә кеше?
Әтием бар,
Әнием бар,ике апам.
Әниемнең әнисен дә бик яратам.
Ә без аның оныклары
Өчәү инде.
Шулай булгач,
Без барыбыз ничәү инде?(Әти,әни,әби,ике апа, мин-6 кеше)
2.Сез нинди татар халык ашларын әйтә аласыз? (Бәлеш,чәк-чәк, гөбәдия, өчпочмак)
3.Г.Тукайның туган ае (Апрель)
4.Муса Җәлилнең туган ае ( Февраль)
III нче тур- Мин- сиңа,син-миңа
Командаларның бер-берсенә сораулары:
“Зирәкләр”
1.Татар егетенең милли баш киеме (Түбәтәй).
2. Түбән Кама шәһәре яныннан агучы елга ( Чулман-Кама)
3.Шигъри юллар кайсы әкияттән :
“Нәк Казан артында бардыр бер авыл Кырлай диләр....” (“Шүрәле”)
“Тапкырлар”
1. Татар кызының милли баш киеме (Калфак)
2.Алтын ачкычлы агач малай (Буратино)
3.Озын мөгезле әкият герое (Шүрәле)
IV нче тур. “Кайсы сүз артык?”
Ике командага да сүзләр төркеме бирелә. Шулар арасыннан бер артык сүзне табарга кирәк булачак. Әлеге бирем 1 очко белән бәяләнә. 1 нче командага түбәндәге сүзләр бирелә: Кыстыбый,чәк-чәк,гөбәдия,бәлеш, китап. Кайсы сүз артык?
у: Китап.
У: Дөрес. 2 нче командага сүзләр: Сабантуй, ат, көрәш, батыр, мәктәп. Әлеге сүзләрнең кайсысы артык?
у: Мәктәп.
У: Җавап дөрес. Ике команда да 1әр очко ала.
Ял вакыты “Биибез дә, җырлыйбыз да,шигырьләр дә сөйлибез...”
- Г.Тукайның “Туган тел” шигырен Фазылҗанов Кәрим укый.
- Рамазанова Ралина “Ай,былбылым” җырын башкара.
- Нурмөхәммәтов Умар Габдулла Тукайның “Кызыклы шәкерт” шигырен укый.
- Удирякова Арина белән Самигуллина Милана татар халык биюен башкаралар.
V нче тур. Капитаннар, алга!
5 нче турда капитаннар бәйгесе була, ул “Әйе, юк” дип атала. Мин капитаннарга җөмләләр укыйм, сез дөрес булса – “әйе” дип, дөрес булмаса “юк” дип җавап бирерсез. Һәр дөрес җавапка 1 очко куела. Такта янына 1 нче команданың (Зирәкләр) капитаны чыксын әле.
- “Туган тел” шигырен Габдулла Тукай язган.
у: Әйе.
У: 2. Татарстанның башкаласы – Казан.
у: Әйе.
У: 3. Сентябрь, октябрь, ноябрь – кыш айлары.
у: Юк.
У: 4. Кем эшләми, шул ашамый – бу мәкаль
у: Әйе.
У: 5. Аз сөйлә, күп эшлә– бу мәкаль
у: Әйе.
У: 6 .Китап – белем чишмәсе -бу мәкаль
у: Әйе.
У: 7.Тырышкан табар-ташка кадак кагар- бу мәкаль
у: Әйе.
У: Капитан барлык җавапларны да дөрес әйтте. Аның командасы 7 очко ала. Хәзер икенче команданың (Тапкырлар) капитаны чыга.
- Бүгенге көндә ТРның дәүләт киңәшчесе- Минтимер Шәрип улы Шәймиев.
у: Әйе.
У: 2. Казан ханбикәсе Сөембикә булган.
у: Әйе.
У: 3. Елның бишенче ае – август.
у: Юк.
У: 4.Татарстанның дәүләт флагында ике төс бар.
у: Юк.
У: 5. Кайта,сөйләшә, пешерә –бу сүзләр исем сүз төркеменә карый.
у: Юк.
У: 6. Егет кешегә 70 төрле Һөнәр дә аз– бу мәкаль
у: Әйе.
У: 7. Калган эшкә кар ява- бу мәкаль
у: Әйе.
У: Дөрес җаваплар бирелде, әлеге команда да 7 очко ала. Шуның белән бүгенге КВН тәмам. Хәзер жюри нәтиҗәләр чыгарыр. (Жюри әгъзалары балларны саный, нәтиҗәләрне әйтә.) Әйдәгез, бер-беребезне алкышлыйк әле. (Командалар бер-берсенә кул чабалар.)
Бүген сез бик тырышып, кызыксынып эшләдегез,дөрес җаваплар бирдегез. Сезгә КВН ошагандыр дип уйлыйм. Шуның белән уен тәмам. Бүген без яши торган Татарстан Республикасы – көчле республика һәм аны яратыгыз, хөрмәт итегез.Кичәбезне “Мин яратам сине, Татарстан” җыры белән тәмамлыйбыз.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Классный час «Китап- киңәшчең синең, дустың, ярдәмчең синең»
«Китап- киңәшчең синең, дустың, ярдәмчең синең» дип исемләнгән сыйныф сәгатендә китап турында, әһәмияте белән таныштыру бирелгән....
"Китап - киңәшчең синең, дустың, ярдәмчең синең"
Башлангыч сыйныф укучылары белән уздыру өчен китап бәйрәме....
Урок литературного чтения во 2 классе УМК "ПНШ" "Поход в Музейный Дом" М.Шагал "Синий дом", О.Дриз "Синий дом"
Конспект урока литературного чтения составлен по УМК «Перспективная начальная школа» для 2 класса.Урок составлен в соответствии с требованиями ФГОС. На материале стихотворения О. Дриза «Синий до...
китап киңәшчең синең ,дустың, ярдәмчең синең
Укучыларда китапка сакчыл караш тәрбияләү....
китап киңәшчең синең ,дустың, ярдәмчең синең
Укучыларда китапка сакчыл караш тәрбияләү....
Открытый урок “Туган җирем- Татарстан.”( Моя Родина- Татарстан")
Открытый урок " Туган җирем- Татарстан"для 4 класса...