Сәламәт яшәү рәвеше
классный час (1, 2, 3, 4 класс)

Фатхиева Дилюся Киямиловна

Сценарий внеклассного часа

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Сценарий классного часа62 КБ

Предварительный просмотр:

Сәламәт яшәү рәвеше

сыйныф сәгате

Тема: Сәламәт яшәү рәвеше.

Максатлар:

  1. Сәламәт яшәү рәвеше алып бару.
  • сәламәтлекне саклау һәм ныгыту кагыйдәләрен системалы үтәу.
  1. Уйлау- фикерләү сәләтен үстерү.

Алкогольнең, тәмәке тартуның сәламәтлеккә зыян китерүен аңлату.

Күзәтүчәнлекне үстерү.

  1. Үз сәламәтлегең турында кайгыртучанлык һәм чисталыкка

омтылыш тәрбияләү.

 

Методлар һәм алымнар: сөйләм, әңгәмә, аңлату, тест.

Дәрес тибы: яңа белем бирү дәресе.

Җиһазлау: кроссворд, “Исеңдә тот” кагыйдәсе, стенд,

Шварценегер рәсеме, К.И. Чуковский портреты, дәфтәр битенә язылган тест.

   

                                        Дәрес барышы.

  1. Оештыру  өлеше.

Исәнмесез балалар! Утырыгыз.

  1. Яңа тема өстендә эш.
  • Укучылар, тормышта яшәү өчен иң мөһиме нәрсә? (укчыларның фикерләре тыңланыла).
  • Бу сорауга болай җавап бирәсе килә: барысы да мөһим!

Әйдәгез әле, бу сорауга тагы да тулырак җавап бирү өчен шушы кроссвордны чишеп алыйк.

Мин сезгә табышмаклар әйтәм, ә сез дөрес җавап бирергә тырышырсыз. (кроссворд эленә)

 

  1. Табышмак әйтәм сезгә,

Йон бирә безгә нәрсә?    (Сарык)

     

  1. Башы тарак,

Койрыгы урак

  Кычкыртып быргысын

   Уята барысын                      (Әтәч).

  1. Түше ап-ак,

Койрыгы – кайчыдай              (Карлыгач)

    4. Энәсез, җепсез теккән күлмәк кигән      (Агач)

   

     5.  Мыегы бар, сакалы юк,

Туны бар, чапаны юк

 Файдасы өйдә булгач,

 Яланга сәфәре юк.                        (Мәче)

    6. Олысы да, кечесе дә эшләпә кигән   (Гөмбә)

    7. Яңагы бар - күшәми

         койрыгы бар сыйпамый                    (Тавык)

    8. Аяуксыз – кулсыз капка ача

        Ача д артына кача                                (Җил)

    9. Бер йомгакта мең энә,

        Сиңа тими, син тимә                            (Керпе)

  10. Көмеш тәнле,

        Ите тәмле                                      

         (Балык)

      Әт

    Кар

      Аг

С

арык

ә

ч

л

ыгач

а

ч

м

әче

 Гөмб

ә

     Җи

        К

т

авык

л

е

рпе

  балы

к

  • Нинди сүз килеп чыкты (Сәламәтлек)
  • Балалар, әйтегез әле, сез сәламәтлек сүзен ничек аңлыйсыз? Нәрсә икән ул?
  • Ни өчен кирәк соң ул?
  • Димәк сәламәт кеше генә тормышта яшь, эштә тәм, яшәү өчен дәрт табып яши ала. Моның өчен ул гигиена таләпләренүтәргә тиеш.
  • Әйдәгез әле тактадагы язылган таләпләр белән танышыйк.

                                    Исеңдә тот!

  1. Чиста йөр!
  2. Атнага бер тапкыр мунча керергә!
  3. Чәчләрне тарап йөрергә!
  4. Кул һәм аяк тырнакларын кисеп торырга.
  5. Һәр көн иртән бит-кулны, муенны һәм колакларны юарга, иртән һәм кичен тешләрне чистартырга.
  6. Спортны яратырга.
  7. Өс-баш һәм аяк киемнәрен һәр көн чистартырга, кием төймәләрен һәм өлгечләрне барлап торырга.
  8. Чиста кулъяулык йөртергә, кесәгә кирәкмәгән әйберләр салмаска.
  9. Көндәлек режимны үтәргә.

Ә хәзер  Чисталык – сәламәтлек нигезе дигән стендны карап, күзәтеп үтик әле.

    Чисталык – сәламәтлек нигезе .

Сабын

Кечкенәмен, ләкин файдам зур,

Шуңа күрә күп дусларым

Шуам, күбек таратам,

Һәр нәрсәне яратам.

      Теш   щеткасы

Минем теләк бер генә

Иртәсен дә, кичен дә

Теш чистартыгыз көн дә.

      Теш порошогы

Ә моның өчен

Белеп  торыгыз:

Порошок яки паста

Тотыгыз!

  • Әйдәле Алинә сабын үзе турында нәрсә әйтә икән? Фикерен тыңлап карыйк. (укый)
  • Ә теш пастасы нинди киңәш бирә икән?  Яле, Илсур укы әле.
  • Ә хәзер теш порошогы сүзен тыңлап карыйк.

Димәк, безнең бүгенге темабыз Сәламәт яшәү рәвеше  (тактада языла, күрсәтү) Нәрсә икән соң ул сәламәт яшәү? Тыңлап үтегез әле, бер булган вакыйганы сөйлим.

      Бер малай сәламәтлекне саклау һәм ныгытуның барлык кагыйдәләрен бик яхшы белгән, ләкин бервакытта да аларны төгәл үтәмәгән. Я оныткан, я ялкауланган, я ашыккан, ә кайчак бүгенгә ярар, иртәгедән башлап барысын да дөрес итеп эшләрмен, дип үзен һаман тынычландырып килгән. Ләкин алдагы көндә дә шул ук хәл кабатланган...

  • Бу малай сәламәт булып үскән, дип уйлыйсызмы? (Юк)

Әйе, укучылар сәламәтлекне саклау һәм ныгыту кагыйдәләрен онытканга гына түгел, бәлки даими үтәәгән һәм  шушы кагыйдәләр белән яшәгән кешегә генә алар чын файда китерә ала. Андый кеше турында:ул сәламәт яшәү рәвеше алып бара, диләр.

     Сәламәт яшәү рәвеше берничә төргә бүленә. Сәламәт яшәү рәвеше беренче чисталыктан башлана. Бу турыда  Корней Иванович Чуковский  (портретын күрсәтәм) бик матур итеп әйткән. Әйдәгез әле аның сүзләре белән дәреслектән танышыйк (1укучы укый).

         “Иртәсен дә һәм кичен дә юынырга кирәк, бик кирәк....”

  • Әйе, юкка гына әйтмәгән. Әлбәттә, юыну гына җитми. Кулны юарга, тешне чистартырга, бүлмәне җилләтергә һ.б.
  • Ә икенче нигезе сәламәт туклану.

Менә хәзер шушы турыда фикер алышырбыз.

  • Хәзер мин сезгә, сәламәт туклану дип нинди туклануны әйтеп була? диелгән кәгазь битләре таратам.
  • Ә сез дөрес дип тапкан кайсы баганада – сәламәт туклану (+),  кайсысында зарарлы туклану (-) тамгасы куегыз.

  1. Ризыкны төрләндерү     +        Бертөрле ризык белән туклану  -
  2. Яшелчә һәм җиләк-                  Татлы ризыкларны күп куллану-

җимешне җитәрлек

куллану                            +

    3. Үз вакытында ашау         +        Вакытлы вакытсыз ашау     -

    4. Ашыкмыйча ашау             +          Кабаланып  ашау              -

 Хәзер тикшерәбез.

Бик дңөрес фикер йөртәсез  1 баганада сәламәт туклану.  Әйдәгез укып китик әле.

- Укучылар сәламәт яшәү рәвешенең 3 төрен дәреслектән Миләүшә укып китәр.

Мәктәптә уку, өйгә бирелгән биремнәрне үтәү – җитди хезмәт. Кайвакыт өченче сыйныф укучысының эше өлкәннәрнекеннән бер дә ким булмый. Шуңа күрә сәламәтлекне саклау өчен, хезмәтне, һичшиксез ял белән чиратлаштырырга кирәк.

                      Физкультминутка       (хәзер бераз ял итик)

                           Хәзер бераз ял итик,

                           Тәнебезгә көч кертик.

                           Бер урында таптаныйк,

                           Сикергәләп тә алыйк.

                           

                            Бер чүгәлик, бер басыйк

                            Кул тегермәне ясыйк.

                            Тиз армаска тырышыйк

                            Арганнарга булышыйк.

4 төре күбрәк хәрәкәтлән дип атала.

Бу турыда укып китик әле.

Аз хәрәкәтләнү сәламәтлек өчен заралы. Шуңа күрә күбрәк хәрәкәтләнергә кирәк. Иртән зарядка эшләргә. Күбрәк саф һавада хәрәкәтле уен уйнарга. Физик хезмәт, физкулҗтура белән шөгыльләнергә. Авырмас өчен кыш көне кышкы уеннар белән чаңгыда тимераякта шуып һ.б) чыныгырга була.

- Ә чыныгырга чыкканда ничек киенергә?

Әйдәгез әле спортсменнар турында сөйләшеп китик әле.

Менә күп спортсменнар кечкенә вакытларында авыру булганнар, ләкин аларны аналары спорт мәктәбенә биргән, һәм шулай спортсмен булганнар.

- Менә сез, кинодан ( рәсемен күрсәтү) Шварценегер дигән актерны беләсездер инде. Ул кечкенә вакытында авыру булган һәм аны әнисе спорт мәктәбенә биргән, ул спорт белән шөгылләнгән  һәм шунда бөек кеше булган.

-5 төр  Начар гадәтләрдән саклан!

- Бу төргә тәмәке тарту, спиртлы эчемлекләр һәм наркотиклар куллану

- иң начар, зарарлы гадәтләр.

- Әйдәгез әле тәмәке  тарта башлам а дигән текстны бер укучы укыр.

Тәмәке тарта башлама. Тәмәке тарту үпкәләр өчен, алай гына түгел бөтен организм өчен дә заралы. Тәмәке тарта башлаган бала начар үсә, эшлүгәндә тиз арый, белемне начар үзләштерә, еш авырый. Галимнәр һәр тартылган сигареттан кешенең гомере 5 минутка кыскаруын испләп чыгарганнар. Менә шуңа күрә илдә Бөтендөнья тәмәкедән баш тарту көне дип игълан ителде.

- Менә укучылар, без мәктәптән кайтканда яки барганда  олы кешеләрнең тәмәке тартып баруларын күрәбез, бу әйбәт күренешме?

Юк, әлбәттә.

- Начар гадәтләрнең тагын берсе  Спиртлы эчемлекләрне авызыңа да алма!

- Укучылар спиртлы эчемлек эчкән кеше нинди була соң? (исерек, өсте башы пычрак, ямьсез сүзләр сөйләшә). Әйдәле шушы турыдагы язманы безгә  .......... укып китәр.

      Спиртлы эчемлекләрдә була торган спирт (алкоголҗ) чамадан тыш кулланганда, ашказаны һ.б. органнар авырулар китереп чыгара, бөтен организмның эшчәнлеген боза. Исерткеч эчемлекләр эчү балалар өчен бигрәктә куркынычлы.

      Димәк укучылар без сезнең белән сәламәт яшәү рәвешенең берничә төрен карап үттек.

Хәзер нәтиҗә ясап шуны әйтик.

Сәламәт яшәү рәвеше – сәламәтлекне саклау һәм ныгыту кагыйдәләрен даими үтәү дигән сүз, ягъни бу – үзеңнең, тәнең, киемең һәм өеңне чиста тоту, дөрес туклану, езмәт һәм ялны дөрес оштыру, күп хәрәкәтләнү, зарарлыначар гадәтләрне булдырмау.

                                    Йомгаклау

  • Без сезнең белән дәрестә нинди җитди әйберләр белдек?  (балалар фикерен тыңлау)
  • Үзегезгә нинди яңа белемнәр алдыгыз?

Безнең Россия дәүләте үз өстенә кешеләрнең сәламәтлеген кайгыртуны алды. Бигрәктә, үзебезнең булачак граҗданиннарыбыз, балаларның сәламәтлеге.Балаларга зарарлы чирләрдән үз вакытында прививка ясыйлар. Балалар врачлары авырган балаларны түләүсез дәвалыйлар.

   Кеше дөньяга хәлсез булып туа. Ләкин шул кечкенә, хәлсез җанда зур мөмкинлекләр урнашкан. Әгәр аларны әйбәт иттереп куллансаң, кеше нык, көчле булып, сәламәт булып үсә!!!  


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Презентация авторской программы"Сәламәт яшәү рәвеше"

Презентация авторской программы"Сәламәт яшәү рәвеше" Презентация авторской программы"Сәламәт яшәү рәвеше"  для начальных классов...

"Сәламәт яшәү рәвеше" тәрбия сәгате

Әлеге материалда,  мәктәп укучыларының сәламәтлек проблемасы турында сәйләнә. Тәрбия сәгате конференция формасында алып барыла....

Сәламәт яшәү рәвеше

Сәламәт яшәү рәвеше...

Доклад на тему "Сламәт яшәү рәвеше"

Доклад для выступления на родительском собрании...

Cәламәт яшәү рәвеше

Сәламәтлек зур байлык....

Сәламәт яшәү рәвеше элементлары

Сәламәт кеше генә үз теләгенә ирешә ала. Юкка гына “Саулык – зур байлык”, димиләр...

Сәламәт яшәү рәвеше.

сәламәт яшәү рәвеше кагыйдәләре белән танышу;сәламәтлекне саклау һәм ныгыту кагыйдәләрен системалы үтәү;спиртлы эчемлекләрнең, тәмәке тартуның,наркотикның  сәламәтлеккә зыян китерүен аңлату;үз сә...