Сәламәт яшәү рәвеше
классный час (4 класс) на тему
Предварительный просмотр:
Сәламәт яшәү рәвеше
«Сәламәтлек -җәүһәр, ләкин тиз уала «, диелә татар халык мәкалендә. Сәламәтлек-кеше өчен иң кадерле нәрсә, ләкин аны сакларга кирәк, Бер югалтсаң, аны кайтаруы бик авыр. Сәламәт булмаган кешегә дөняның бер кызыгы да юк.
«Дөньяда иң кечкенә бәхет-байлык, иң зур бәхет-саулык» дип юкка гына әйтмиләр.
Сәламәт булуның асылы тормыш-көнкүрештә безнең нинди гадәтләргә ия булуыбыз белән дә бәйле.
Ни кызганыч , соңгы елларда безнең илдә дә әфьюн кулланучы балалар һәм яшүсмерләр саны арта бара. Наркотик куллануның төп факторлары:
-кешенең үз-үзен дорфа тотуы, башкалар белән исәпләшмәве
-мәктәптә каршылыклар, киеренке халәт барлыкка килү;
-ата-ананың бала тәрбияләүгә игътибар итмәве һ.б.
Кешеләр бу агу белән күптәннән таныш. Борынгы мисырлылар , мәсәлән, өлгереп җитмәгән мәкнең башын кисеп, йоклата торган дару әзерләгән.Боливия шахтерларына элек-электән хезмәт хакының бер өлеше итеп составында кокаин булган үсемлек яфраклары биргәннәр. Алар аны чәйнәгәннәр яки тәмәке итеп тартканнар. Шул рәвешле үзләренә «көч» өстәгәннәр, бераз гына булса да җир астында интегеп эшләүләрен онытып торганнар.
Наркотикларны кулланучыларның иң яше-башлангыч класс укучысы. Наркотик таратучылар яшьләрне әфьюнның зарарлы булмавына, ә бәлки кәефне күтәрергә ярдәм итүенә инандырырга тырыша. Ләкин ялган-уйдырмаларга ышанырга ярамый.
Алар:» Һәр кеше дә наркотик кулланып карый, син дә читтә калма», -ди.Бу дөреслеккә һич тә туры килми. Наркотикны ихтыяр көченә ия булмаган, үз-үзенә ышанычын югалткан яшьләр куллана.
Наркотикны бер-ике кулланудан бернинди зыян килми дигән сүз дә һич тә дөрес түгел. Әфьюнны куллана башлау аңа ияләнә башлау инде ул.
Наркотик кулланучыларның фикерләү, аңлау дәрәҗәсе кими, башы «томанлы» була. Бите, муен тиреләре кызара, күз кабагы киңәя. Кешенең кәефе күтәрелә, ул үзен күктә очып йөргәндәй хис итә.Мондый кеше һәр фикер белән килешә, һәр нәрсәдән канәгать була.
Наркотик матдәләрнең һәркайсы да агу. Үзәк нерв системасына тәэсир итеп , психик ярсыну барлыкка килә.
Аны табиблар «эйфория» диләр. Бу халәттә кеше тормыш чынбарлыгыннан тулысынча аерыла. Ул рәхәтлек, зур канәгатьләнү, ләззәт кичерә.Наркоман әлеге халәтне кабат-кабат кичерергә тели, ләкин бу табигый халәт түгел.Ул-наркотик матдәләр тәэсире нәтиҗәсе.Алар баш мие, үпкә, кан күзәнәкләрен тарката, психоз, эпилепсия кебек авырулар китереп чыгара.
Наркомания –кешелек дошманы. Кешелек дөньясын бу яман чирдән арындыру өчен җирдәге барлык кешеләрнең дә бергәләп көрәшүе кирәк.
Сәламәт яшәү рәвеше
Иске Җияш башлангыч мәктәбе укытучысы:
Гәрәева Ф.С.
2006 ел
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Презентация авторской программы"Сәламәт яшәү рәвеше"
Презентация авторской программы"Сәламәт яшәү рәвеше" Презентация авторской программы"Сәламәт яшәү рәвеше" для начальных классов...
"Сәламәт яшәү рәвеше" тәрбия сәгате
Әлеге материалда, мәктәп укучыларының сәламәтлек проблемасы турында сәйләнә. Тәрбия сәгате конференция формасында алып барыла....
Доклад на тему "Сламәт яшәү рәвеше"
Доклад для выступления на родительском собрании...
Cәламәт яшәү рәвеше
Сәламәтлек зур байлык....
Сәламәт яшәү рәвеше элементлары
Сәламәт кеше генә үз теләгенә ирешә ала. Юкка гына “Саулык – зур байлык”, димиләр...
Сәламәт яшәү рәвеше.
сәламәт яшәү рәвеше кагыйдәләре белән танышу;сәламәтлекне саклау һәм ныгыту кагыйдәләрен системалы үтәү;спиртлы эчемлекләрнең, тәмәке тартуның,наркотикның сәламәтлеккә зыян китерүен аңлату;үз сә...
"Минем көндәлек режимым". Аннан соң рәвеше
3 нче сыйныфта туган тел дәресе...