Әлифба бәйрәме
методическая разработка (1 класс)

Күчкәнме бу залга

Дөньяның бар яме.

Күңелләр түрендә –

Әлифба бәйрәме!

Бу матур бәйрәмгә

Кушыл, дус, әйдәле!

Мәктәпне гөрләтсен

Әлифба бәйрәме!

Кадерле дуслар, кунаклар! Без зур бәйрәмгә җыелдык. Кабатланмас балачак иленең иң зур бәйрәмнәренең берсе – Әлифба бәйрәме. Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына эшләмәсен, ул дулкынлану белән үзенең нәни кулларына тәүге тапкыр Әлифба алганын искә төшерә. Чөнки һәр кемнең дә белем дөньясына беренче адымы Әлифбадан башлана. Бүген 1 нче сыйныф укучылары үзләре яратып укыган беренче дәреслек – “Әлифба” белән саубуллашалар. Әйдәгез сүзне аларга бирик.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon lifba.doc67.5 КБ

Предварительный просмотр:

        

Әлифба бәйрәме

Бәйрәмне укытучы ача:

Зал бәйрәмчә бизәлгән. Күңелле музыка яңгырый. Залга кисмә хәрефләрдән “Хуш, Әлифбам!” дип язылган, шарлар эленгән. Залда бәйрәмчә киенгән беренче класс укучылары.

1 Фанфары

1Б сыйныфы бии

“Хәерле көн” җыры

Укытучы:   Күчкәнме бу залга

                   Дөньяның бар яме?

                   Күңелләр түрендә –

                   Әлифба бәйрәме!

                   Бу матур бәйрәмгә

                   Кушыл, дус, әйдәле!

                   Мәктәпне гөрләтсен

                   Әлифба бәйрәме!

Кадерле дуслар, кунаклар! Без зур бәйрәмгә җыелдык. Кабатланмас балачак иленең иң зур бәйрәмнәренең берсе – Әлифба бәйрәме. Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына эшләмәсен, ул дулкынлану белән үзенең нәни кулларына тәүге тапкыр Әлифба алганын искә төшерә. Чөнки һәр кемнең дә белем дөньясына беренче адымы Әлифбадан башлана. Бүген 1 нче сыйныф укучылары үзләре яратып укыган беренче дәреслек – “Әлифба” белән саубуллашалар. Әйдәгез сүзне аларга бирик.

Күч безнең күңелгә

Җыр яме, җир яме.

Рәхим ит, түрдән уз –

Әлифба бәйрәме!

Күтәренке күңелле,          

Бар да көләч, шат бүген!

 Күктә кояш елмая,

Яшерә алмый шатлыгын!

Җырлыйсы килеп кенә

Тора барыбызның да .

 Көтеп алган бәйрәме

 Бүген һәммәбезнең дә.

Алтын яуган көзге көндә      

Тыйнак үттек класска

Әлифбаны кулга алдык

Әй,сөендек шул чакта.

Әни белән бергәләшеп        

Әзерләдек сумкамны.

Пеналыма тезеп куйдым

Карандаш һәм ручкамны.

Хәрефләрне тиз өйрәндек,    

Сүзләр төзеп уйнадык.

Көн дә иртән сагынып килдек,

Мәктәптән без туймадык.

2. “Өйрәтәләр мәктәпләрдә” җыры башкарыла(1В сыйныфы)

Инструменталь ансамбль чыгышы

УКУЧЫ

Борын – борын заманда ук түгел, безнең замандарак, бик – бик еракта ук та түгел, безгә шактый якындарак бик матур, бик гүзәл серле бер бакча булган. Бик күп төрле агачлар үскән анда: алмалар, грушалар дисеңме, каеннар, имән агачлары, Математика, Азбука дигән агачлар да үскән анда.

Ләкин араларында бигрәк тә матур, бигрәк тә серле бер агач булган. Кояш та күбрәк шул агачка карап елмайган, кошлар да гел аңа кунып сайрый икән, тынычлык кошлары ак кугәрченнәр дә күбрәк шул агач тирәсендә бөтерелгән. Ләкин бу агачның исемен бер кеше дә, бигрәк тә укырга кермәгән балалар берничек тә белә алмыйлар икән. Мин дә каравылчы бабайдан аның исемен сорап караган идем, ул миңа болай дип җавап бирде: «Сеңлем, бу агачның исемен Алабуга шәһәренен 1 гимназиясе 1 нче класс укучылары белергә тиеш, син шулардан сора», - диде.

Балалар, каравылчы бабай дөрес әйткәнме соң, сез чыннан да ул агачның исемен беләсезме әллә?

Белсәгез әйдәгез безгә дә әйтеп күрсәтегез әле.

«Әни» дип телем ачылган,

Әни сөйгән, назлаган.

Кайсыбыз соң дәфтәренә

«Ә» хәрефен язмаган?!

Өйрәндем мин күп хәрефләр

Тырышып, түгеп тирләр.

Л хәрефенә башлана

Әниемнең исеме – Люда

«И»  хәрефе ипидә бар,

Бар ул ил һәм иректә.

И хәрефе икелегә

Укымаска өйрәтә.

Мәктәбебез түбәсендә

Флаг балкый бәйрәмдә.

Кыяфәтем шуңа горур –

Узмый вакыт әрәмгә.

Бүген бәйрәм бит безнең,

Бар балалар да белсен:

Б дан башка бәйрәм булмый –

Барсы да күреп китсен.

А хәрефе – алмада,

А хәрефе агачта.

А хәрефен яратабыз,

Өйрәнәбез иң башта.

Димэк бу агач нинди агач була инде?

БЕРГЭ “ЭЛИФБА”

- Менә беренче китабыгызның исеме. Нинди зур шатлык!  Рәхмәт сезгә, балалар!

- Балалар, әйдәгез, «Әлифба» китабына бер җыр җырлап күрсәтик әле.

4. «Әлифба» җыры башкарыла

Әлифба тормышта

Беренче баскычым.

Син белем дөньясын

Ачучы ачкычым.

Әлифба, синдә бит

Чыныкты канатлар.

Чакыра әкиятләр,

Канатлы ак атлар.

Әлифба,  күңелләр

Гел сиңа ялгансын.

Син безгә хәерле

Юл теләп каласың.

Зур белем иленә

Бик озак барасы.

Куркытмый авыр юл,

Тау – ташлар арасы.

Өйрәттең син безне

Хәрефләр тезәргә.

Тылсымлы хәрефләр

Әйләнде сүзләргә.

Каләмем йөгерә

Мин бер сүз әйтүгә.

Дәфтәрдә бар хәзер

Әти дә, әни дә.

Елмаям, көләм мин

Нур тулы күзләрем.

Ватаным турында

Иң тәүге сүзләрем.

Өйрәттең син безгә

Ватанны сөяргә

Рөхсәт ит зур рәхмәт,

Мең рәхмәт дияргә .

Әлифба, син алып кердең

Безне белем иленә.

Ялкаулык та, тырышлык та

Шушы  илдә беленә.

Өйрәттең укырга син,

Кадерлем - Әлифбам.

Инде китәсең миннән,

Ә мин сине онытмам.

Бәхетле мин, Әлифбам,

Анам телен өйрәндем.

Үстем инде, Әлифбам,

Тәртипкә дә өйрәндем.

 Кадерле әлифбам                                                

 Китәсең бит инде

Җыр итеп җырлыйбыз

Иң соңгы битеңне.

Җыр “Әлифба”

Татар биюе 1А сыйныфы

Гимназиябездә инде берничә еллар дәвам итеп килүче бер традициябез бар. Ул –беренче сыйныф укучыларын гимназист сафларына кабул итү.  Инде сез, укучылар, язарга-укырга өйрәндегез, гимназия кагыйдәләрен дә яхшы гына үзләштердегез. Бүген сез барыгыз да гимназист сафларына басарга әзер дип уйлыйбыз.   Гимназист булу сезгә бик зур җаваплылык йөкли. Гимназист булгач, сез яхшы укырга, әдәпле булырга, өлкәннәрне хөрмәт итәргә, Туган илегезне яратырга тиешсез. Бүген гимназистлар сафына басу өчен сез гимназист анты тапшырырга тиеш буласыз. Сез әзерме?

Укучылар: Әзер!

Алып баручы:
Гимназист антын тапшыру өчен  барлык укучыларның да басуы сорала.

Укучылар:

1 укучы Гимназиямне яратырга һәм аның исеменә тап төшермәскә мин ант итәм!

2 укучы Клянусь перед всеми стараться здоровым быть,
В гимназию нашу исправно ходить.
Клянусь!

3 укучы Тырышып укырга, гимназия тормышында актив катнашырга ант итәм!  
Клянусь писать и читать я прилично
И в ранце носить «хорошо» и «отлично»
Клянусь!

4 укучы Гимназиянең тәртип кагыйдәләрен бозмаска, тәрбияле, әхлаклы булырга ант итәм!
5 укучы Клянусь я ребенком воспитанным быть,
Не бегать по школе, а шагом ходить.
Клянусь!

6 укучы Гимназист исемен горур йөртергә мин ант итәм!
7 укучы Клянусь, не бояться дороги тернистой,
И званьем клянусь дорожить гимназиста.
Клянусь!
8 укучы Ребенком всегда идеальным я буду
И клятвы моей никогда не забуду.
Клянусь! Клянусь! Клянусь

9 укучы Гимназист антымны беркайчан да онытмаска ант итәм!

Ант итәм, ант итәм, ант итәм!
Алып баручы:

1 нче сыйныф укучыларын гимназистлыкка кабул итү һәм

 гимназист значогы тагу хокукы 5 нче сыйныф укучыларына

бирелә.

 6. Музыка астында гимназист кенәгәләре бирелә.

Җыр Закиров Ренар

Алып баручы:

1 сыйныф укучыларын гимназистлыкка кабул ителүләре белән котлау өчен сүз гимназия директорына бирелә.
Ахметзянов Карим җырлый

1  укучы    Күптән түгел килдек без мәктәпкә

                  Тиздән зурлар булып үсәрбез.

                  Бүген исә шушы бәйрәмнән без

                   Гимназистлар булып китәбез.

2  укучы         Хочу учиться я на пять.

                        Такой я - оптимист!

                        Науки буду постигать,

                        Ведь я же гимназист. 

                 

  3 укучы       Я знаний много получу.

                        Их надо накопить.

                       Я в институт потом хочу,

                        Хороший поступить.  

4  укучы         Работать буду, а пока,

                       Чтоб очень много знать,          

                       Миллионы книг наверняка,

                       Я должен прочитать.

5  укучы         Задача эта непроста.

                       Путь к знаниям тернист.

                       Но с этим справится, друзья,

                       Поверьте, гимназист!

        

6  укучы        Заявляем громко, смело.
                      Всем, кто слышит нас сейчас,
                      Нам ещё не надоело
                     Каждый день являться в класс.
                   

7  укучы        Вечерами собираем
                     Сами свой большой портфель.
                     И уже так много знаем …
                     Вы поверьте нам  теперь! 

8  укучы     Эшкә ашты теләгебез

                    Без гимназист сафында.

                    Тантаналы вәгъдә бирдек

                    Гимназия каршында.

9 укучы    Яклый белик Ватанны да

                    Солдат абыйлар кебек.

                    Олылап телгә алсыннар

                    Ул бит гимназист, диеп.

10 укучы    Так давайте учиться отлично друзья

                    Ведь дорога у каждого будет своя

                    Гимназисты – веселый и дружный народ

                   Этой песней для нас начинается год.

“Туган илем ” җыры башкарыла

Алып баручы:

Кадерле укучылар, без сезне гимназист булуыгыз белән чын күңелдән котлыйбыз. Гимназист антына тугъры калып, акыллы һәм  тәртипле укучылар булып үсәрсез,  гимназия исеменә тап төшермәссез дигән теләктә калабыз.

Ковбой биюе


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әлифбаны озату кичәсе

Әлифба китабын укып бетергәч үткәрелә торган кичә...

Рәхмәт сиңа, Әлифба.

“Рәхмәт сиңа, Әлифба”   Зал бәйрәмчә бизәлә. Күңелле көй “Бәйрәм бүген”  җыры ишетелә. Залга 3 укучы чыга. 1 нче укучы.   Күтәренке күңелле...

Әлифба бәйрәме

Әлифба бәйрәме 1класс...

сценария праздника "Әлифба бәйрәме" 1класс

сценария праздника  "Әлифба бәйрәме"...

Әлифба бәйрәме

Это сценария праздника Букваря для начальных классов обучением татарского языка...

Презентация "Әлифба бәйрәме"

Әлифба бәйрәмеМаксат:Тырышып укуның кирәклеген исбатлау; күп белергә омтылучанлык, китапка мәхәббәт тәрбияләү, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен, укучыларның сәләтләрен үстерү.Җиһалау: интерактив такта, п...

Рәхмәт сиңа,Әлифба!

Разработка внеклассного мероприятия. 1 класс. Прощание с Азбукой на татарском языке....