Әлифба бәйрәме
материал (1 класс)

Шакирова Альфинур Халимовна

Әлифба бәйрәме үткәрү өчен  сценарий.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл lifba_byrme.docx23.94 КБ

Предварительный просмотр:

                         Әлифба  бәйрәме

       

Укытучы. 

Хөрмәтле әти-әниләр, кадерле балалар! Чынлап та, бүген бездә зур шатлык, сөенеч- Әлифба бәйрәме. Әле яңа гына мәктәп ишеген ачып кергән укучыларыбыз бүген беренче җиңүләрен бәйрәм итәләр. Әйе, кабатланмас балачак иленең иң шәп бәйрәмнәренең берсе Әлифба бәйрәменә җыелдык без. Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына хезәт итмәсен, ул зул дулкынлану белән үзенең нәни кулларына тәүге тапкыр әлифба алганын искә төшерә. Чөнки һәркемнең дә белем дөньясына аяк атлавы Әлифбадан, Азбукадан башланган. Димәк, Әлифба китабы озын гомерле, тирән мәгънәле, бәһасез байлык ул.

 Бүген безнең сыйныфта һәрбер бала укый, яза белә.Чын күңелдән котлыйм сезне, укучыларым!  

                      “Мәктәп” җыры. 

  1. Мәктәп ул ямьле, бик күңелле җир,

         Һичкемнең  аннан кайтасы килми.

         Анда әни күк олы апалар,

          Аны укытучы диеп атыйлар.

  1. Балаларны ул сөеп укыта,
            Аларга китап, дәфтәр тарата.
            Иң кирәклесе әлифба икән,
             Белем ачкычы бит шунсында икән.

  1. Мәктәп ул ямьле, бик күңелле җир,

         Һичкемнең  аннан кайтасы килми.
        Белемле итәр мине ул мәктәп,

         Әлифба  дигән  кадерле китап.

                      

                        Күтәренке күңелле,

              Бар да көләч,  шат бүген!

              Күктә кояш елмая,

              Яшерә алмый шатлыгын.

              Җырлыйсы килеп кенә

              Тора барыбызның да.

               Көтеп алган бәйрәме

               Бүген һәммәбезнең дә.

             Җыр күтәрә күңелне,

              Бар да көләч, шат бүген.

              Безнең “Әлифба” бәйрәме,

              Котлагыз безне бүген!

Бүре. Тукта әле, Убырлы, тормозга бас әле, тукта әле дим.
(Убырлы себеркене туктата)

Куян. Ни булды? Килеп тә җиттекмени?
Бүре. Нәрсә соң бу? Бу кадәр халык нишләп утыра монда?
1  сыйныф укучысы. Бүген бездә Әлифба бәйрәме!

Куян. Мин бәйрәмнәр бик ярата-а-а—м! ( себеркедән төшә)
Убырлы. Бәйрәм дисез инде алайса! Миннән башкамы? Миңа чакыру җибәрсәгез, кәгазь бетәр идемени? Менә кызык итәм әле үзегезне. Тылсым белән бәйрәмегезне бозам да китәм.

Укытучы. Исәнмесез,  кунаклар! Сез ник әле шулай  бәйрәмне бозарга йөрисез. Безнең укучылар бу көнне бик сагынып көттеләр. Бик тырышып Әлифбадага хәрефләрне өйрәнделәр.
Убырлы .
Әлифба дисеңме? Анысы нинди яңалык инде тагы. Ишеткән, күргән нәрсәм түгел.

Куян. Мөгаен ул кишер кебек бик тәмле әйбердер.
Бүре. Юкны сөйләмә кылый, синнән дә тәмлерәк әйбер юк дөньяда.

Укытучы. Я, дусларым, туктатыгыз бу тарткалашуыгызны. Менә укучыларны тыңлап карагыз әле.


 “ Ә”
“Әни” дип телем ачылган,
Әни сөйгән, назлаган.
Кайсыбыз соң дәфтәренә
Ә хәрефен язмаган.

“Л”  

Күзләремнән яшьләр чыкты,

Капкан идем лимонны.

Сары булгач бик тәмле дип

Белгән идем мин аны.

“И”  

Иген үскән, биек үскән!

Башаклары тулып пешкән.

Комбайннар туктап тормый,

Ашлык суга җырлый – җырлый.

“Ф”

Фил бүрәнә ташып йөри

Кара урман эчендә.

Һаман тора күз алдымда,

Күрсәм дә мин,.. төшемдә.

“Б”  

Бөрлегәнем, җиләгем дип,

Иркәли мине әни.

Мин бит әле бик кечкенә,

Мин бит әле бик нәни.

“А”  

А хәрефе алмада.

А хәрефе агачта.

А хәрефен яратабыз.

Өйрәнәбез иң баштан.

 Һәммәбезнең үз урыны –

Барыбыз да кирәкле.

Безне “Әлифба” китабы

Дус булырга өйрәтте.


Убырлы.
Алай икән. Ярты ел укып шушы  6 хәрефне  өйрәнгәннәр дә мактанышкан булалар. Шул да булдымы бәйрәм?!
Укытучы. Юк инде,  Убырлы! Минем укучыларым 6 хәреф кенә түгел , бик хәрефләрне өйрәнделәр. Менә тыңлап кара әле.

“ Алфавит” җыры

Чтобы смог ты сам читать,
Надо буквы изучать.
Надо буквы, надо буквы,
Надо буквы изучать.
Сколько их, ты посмотри,
В алфавите тридцать три.
В алфавите, в алфавите,
В алфавите тридцать три.
А, Бэ, Вэ, Гэ, Дэ, Е, Ё, Жэ, Зэ,
И, Й краткое, Ка, эЛь, эМ, эН, О, Пэ, эР, эС, Тэ,
У, эФ, Ха, Цэ, Чэ, Ша, Ща,
Твердый знак, Ы, мягкий знак, Э, Ю, Я!

1
А - автомобиль, альбом.
Б - ботинки, борщ, батон.
В - велосипед, ведро.
Г - газета, гном, гнездо.
Д - дракон, дорога, дверь.
Е, Ё - ёлка это ель.
Ж - жук, жёлудь, жаба, жир.
З - зуб, зеркало, зефир.

Припев.

И похожи с краткой И,
Ты вниманье обрати:
Ил, игрушки, йогурт, йод.
К - капуста, книги, крот.
Л - лимон, лягушка, лак.
М - медведь, малина, мак.
Н - носки, наседка, нос.
О - очки, окно, овёс.

Припев.

П - пирог, петух, парник.
Р - ракета, рот, родник.
С - собака, свёкла, сок.
Т - тарелка, теремок.
У - укус, удав, удод.
Ф - флажок, фонарик, флот.
Х - художник, хлеб, хорёк.
Ц - цыплёнок, царь, цветок.

Припев.

Ч - черника, чемпион.
Ш - шашлык, шофёр, шпион.
Щ - щенок, щетина, щи.
Твердый знак, знак мягкий, Ы.
Э - экран и экспонат.
Ю - юг, юбка и юннат.
Я - последняя, мы знаем.
Так мы буквы изучаем.

Припев:
А, Бэ, Вэ, Гэ, Дэ, Е, Ё, Жэ, Зэ,
И, Й краткое, Ка, эЛь, эМ, эН, О, Пэ, эР, эС, Тэ,
У, эФ, Ха, Цэ, Чэ, Ша, Ща,
Твердый знак, Ы, мягкий знак, Э,

 Я

Убырлы. Чыннан да бик күп тырышканнар икән шул укучыларың. Киләсе елга без дә укырга килербез әле. Кайда өйрәтәләр соң боларның барысына?
Барысы бергә : Мәктәптә

“Өйрәтәләр мәктәпләрдә “ җыры.

Убырлы. Рәхмәт , балалар! Сез чыннан да бик акыллы , белемле укучылар икәнсез. Безнең күңелебезне дә күтәрдегез. Рәхмәт.
Бүре. Без үз юлыбыз белән китик. Ә сез бәйрәмегезне дәвам итегез. Саубулыгыз!

                 Тышта ап-ак кар яуганда

                 Без җыелдык бәйрәмгә.

                 Безнең шатлык эчкә сыймый

                 Сезгә ничек сөйләргә?

               Яфрак яуган көзге көндә

                Тыйнак үттек класска.

                Әлифбаны кулга алдык            

                Әй, сөендек шул чакта!

                Бүген бездә зур тантана

                Моңсу да ул, ямьле дә,

                Әлифбабыз китә бездән-

                Бу көн калыр хәтердә!

   

                Залга Әлифба керә.

                Мин – Әлифба, таныйсызмы?

                Танымыйм дип тормыйсызмы?

                Юктыр, юктыр, ышанам,

                Сезне күреп шатланам.

                Исемдә һәркайсыгызның

                Күңелле йөзләрегез.

                “Яхшы”, - дигәч укытучыгыз,

                Елмайды күзләрегез.

                Хәзер инде зур кешеләр –

                Укучылар булдыгыз.

                Төрле-төрле китапларны

                Бик яратап укырсыз.

             

               Әлифба,  әлифба,

               Беренче битеңне

               Ачкан көн хәтердә

               Зур бәйрәм шикелле.

                  Иң  якын дустыбыз

                 Булдың син гел безнең.

                 Һәр хәреф, елмаеп,

                 Әйтте үз исемен.

                  Һәм алар бик матур

                 Сүзләргә әйләнде,

                 Сүз төзеп укуы

                 Кызыклы, күңелле.

                   Әлифба, синдә бит

                  Чыныкты канатлар.

                  Чакыра әкиятләр,

                  Канатлы ак атлар.

                   Өйрәттең син безгә

                  Ватанны сөяргә.

                  Рөхсәт ит, зур рәхмәт,

                  Мең рәхмәт дияргә!

“Китап” җыры.

Бар минем дускаем
Иң якын сердәшем.
Һәр җирдә, һәр эштә
Киңәшчем, иптәшем.

Өйрәтә ул миңа
Бар фәнне, телләрне.

Юк аның белмәгән
Сәнгате, һөнәре.

Күргәнен белгәнен
Барын да аңлата.
Көлдерә, җырлата,
Уйната, юата.

                    Хәрефләр юллар  ачты

                 Әкиятләр иленә.

                 Шигырьләр һәм хикәяләр

                 Өйрәндек без тиз генә.

  “Әлифба “ җыры

И, әлифбам, син тәүге фәннәрнең тәүге баскычы.

Син кадерле, син  туган телемнең алтын ачкычы.

Укырга да өйрәттең, язарга да өйрәттең,
Син кадерле, син туган телемнең алтын ачкычы.

 

И, әлифбам, син кулымда балкыйсың нәкъ нур булып,

Һәр баланы зур бәхеткә илтүче ак юл булып.
Укырга да өйрәттең, язарга да өйрәттең,
Син кадерле, син туган телемнең алтын ачкычы.

И, әлифбам, син тәүге фәннәрнең тәүге баскычы.

Син кадерле, син  туган телемнең алтын ачкычы.

Укырга да өйрәттең, язарга да өйрәттең,
Син кадерле, син туган телемнең алтын ачкычы.
 

Әлифба:  Нәни дусларым, рәхмәт сезгә дә

                  Әлифбаны нык үзләштергәнгә.

                  Китап- иң якын дустыгыз булсын!!
                 Акыллы булыгыз, тырышып укыгыз!

Барысы бергә : “ Сау бул, әлифба”

Туган теле белән татар теле керә

Туган тел: Мин туган тел буламын.

Татар теле: Мин татар теле булам.

Туган тел: Көн дә бергә йөрербез.

Татар теле: Бик күп белем бирербез.

Туган тел: Мине укып сөйләрсең.

Татар теле: Мине язып көйләрсең.

Туган тел: Минем белән сөйләшеп.

Татар теле: Минем белән серләшеп.

Туган тел: Бик күп юллар үтәрсең.

Татар теле: Хыялыңа җитәрсең.

Укытучы: Дөньяда иң – иң матур тел

Хор: Ул минем туган телем.

Укытучы: Дөньяда иң – иң матур ил

Хор: Ул минем туган илем!

Җыр : “ Туган ил”
 

Туган ил ул- алтын арышлар,

Туган ил ул- зифа камышлар.

Туган ил ул –иркен болыннар ,

Болыннарда нәни колыннар.

Туган ил ул- зәңгәр диңгезләр,

Туган туфрак , үскән нигезләр.

 

Туган ил ул була бер генә,-

Туган илнең кадерен бел генә!

Укытучы.
-Укучылар, инде бәйрәмебез ахырына якынлашып килә. Әйдәгез әле кунаклар, әти-әниләр алдында үзебезнең вәгъдәбезне бирик әле!

Барысы бергә:

-Сезнең алда без
Вәгъдә бирәбез:
Ялкауланмаска,
“2” ле алмаска,
Тырыш булырга
“5” кә укырга!!!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әлифбаны озату кичәсе

Әлифба китабын укып бетергәч үткәрелә торган кичә...

Рәхмәт сиңа, Әлифба.

“Рәхмәт сиңа, Әлифба”   Зал бәйрәмчә бизәлә. Күңелле көй “Бәйрәм бүген”  җыры ишетелә. Залга 3 укучы чыга. 1 нче укучы.   Күтәренке күңелле...

Әлифба бәйрәме

Әлифба бәйрәме 1класс...

сценария праздника "Әлифба бәйрәме" 1класс

сценария праздника  "Әлифба бәйрәме"...

Әлифба бәйрәме

Это сценария праздника Букваря для начальных классов обучением татарского языка...

Презентация "Әлифба бәйрәме"

Әлифба бәйрәмеМаксат:Тырышып укуның кирәклеген исбатлау; күп белергә омтылучанлык, китапка мәхәббәт тәрбияләү, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен, укучыларның сәләтләрен үстерү.Җиһалау: интерактив такта, п...

Рәхмәт сиңа,Әлифба!

Разработка внеклассного мероприятия. 1 класс. Прощание с Азбукой на татарском языке....