Габдулла Тукай
классный час (2 класс)
И туган тел, и матур тел! ( Габдулла Тукай туган көнгә багышланган кичәгә сценарий)
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
i_tugan_tel_i_matur_tel_2_klass.doc | 51.5 КБ |
Предварительный просмотр:
И туган тел, и матур тел! ( Габдулла Тукай туган көнгә багышланган кичәгә сценарий)
Зал бәйрәмчә бизәлә. Г.Тукайның портреты эленә. Залның бер почмагына балалар өчен язылган китаплардан һәм аның әкиятләренә карата эшләнгән рәсемнәрдән күргәзмә оештырыла.
Акрын гына “Туган тел” җырының көе яңгырый.
Азиза. Нинди таныш, моңлы көй бу?
Тукай җыры - “Туган тел”.
Истән бер дә чыкмый торган
Халык көе - туган тел.
Азиза. Менә бүген дә без бу залга сөекле шагыйребезнең туган көнен билгеләп үтәргә дип җыелдык. Бүген без кунакка дәү әнине дә чакырдык. Тукай абыебыз язган шигырьләрне, җырларны тыңларбыз, әкият геройлары белән курешербез.
Акрын гына көй яңгырый. Күбәләк булып киенгән бала керә. “Очып” чәчәкләр арасында йөри. Аның артыннан кулына кәрзин тоткан кыз керә. Күбәләкне тотмакчы була.
Исламия. Нинди матур күбәләк!
Сөйләшикче бергәләп.
“Бала белән күбәләк” җыры башкарыла. ( Г. Тукай сүзләре.) Исламия , Рүзилә
Әйт әле, Күбәләк,
Сөйләшик бергәләп:
Бу кадәр күп очып
Армыйсың син ничек?
Ничек соң тормышың?
Ничек көн күрмешең?
Сөйләп бирче тезеп,
Табаламсың ризык?
Мин торам кырларда,
Болында, урманда;
Уйныймын, очамын
Якты көн булганда.
Иркәли һәм сөя
Кояшның яктысы;
Аш буладыр миңа
Чәчәкләр хуш исе.
Тик гомрем бик кыска:
Бары бер көн генә, —
Бул яхшы, рәнҗетмә
Һәм тимә син миңа!
Күбәләк очып китә.
Исламия. Монда ничек күңелле! Нәкъ Тукай абый китабындагы кебек. Җирдә күпме кызарып пешкән җиләкләр! Булмаса, дәү әниемә җыеп алыйм әле.
“ Дәү әнигә бүләккә “ җыры башкарыла.
Качып кына Шүрәле булып киенгән бала керә. Ф. Яруллинның “Шүрәле” балетыннан өзек яңгырый. Шүрәле биюе башкарыла. Биеп бетергәч, Шүрәле агачлар арасында куркып качып утырган кызны күреп ала.
Азамат. Яле, матур кыз, кил яныма. Курыкма, мин сиңа тимәм. Кая юл тоттың болай?
Исламия. . Мин дәү әниемә күчтәнәчкә дип җиләк җыйдым. Теләсәң, сине дә аның янына алып барам.
Азамат. Ярый соң, киттек алайса.
Кыз белән Шүрәле агачлар арасыннан йөриләр. Шулвакыт басмада чәчен тарап утырган Су анасын күреп алалар.
Исламия. Шүрәле, бу бит Тукай абыебыз язган әкияттәге Су анасы. Әйдәле, без качып кына аларны күзәтеп торыйк.
Агач артындагы урындыкка утыралар.
Су буе күренеше. Басмада Су анасы чәчен тарап утыра. Басмадан ерак түгел бер малай суда йөзгән, чумлаган хәрәкәтләр ясый. Алып баручы Г.Тукайның “Су анасы” әкиятен укый. Әкияттә тасвирланган вакыйгалар балалар тарафыннан сөйләп уйналалар.
Әкият тәмамлангач, кыз белән Шүрәле уртага чыгалар. Зарина , Нариман
Азамат. Әйе, кешеләр алдашырга яраталар шул, әнә Былтыр да, мине алдап, бармагымны агач ярыгына кыстырып китте. И акырдым шуннан соң!
Исламия.Ул сине кешеләргә явызлык кылып йөрмәсен өчен шулай эшләгән.
Азамат. Ә мин шуннан бирле кешеләргә тимим. Әнә тегендә ниндидер малай эт белән уйнап йөри бугай. Карап торыйк әле.
Малай белән эт булып киенгән бала керәләр.
“Кызыклы шәкерт” шигыре сөйләнә. Райхан , Камиль
Әйдәле, Акбай! Өйрән син, арт аягың берлә тор;
Аума, аума! Туп-туры тор, төз утыр, яхшы утыр!
— Ник газаплыйсың болай син, мин әле бик кечкенә;
Мин туганга тик ике айлап булыр йә өч кенә.
Юк, кирәкми, мин өйрәнмим, минем уйныйсым килә;
Шул болыннарда ятасым, шунда ауныйсым килә.
— Ах, җүләр маэмай! Тырыш яшьләй, зурайгач җайсыз ул:
Картаеп каткач буыннар — эш белү уңгайсыз ул!
Исламия. Шүрәле, без дәү әнием йортына да килеп җиттек.
Йорт каршына туктыйлар. Ишек шакыйлар. Йорттан дәү әни булып киенгән бала чыга.
Эльвира. Балакаем килгән икән, нихәл, кызым?
Шүрәлене күреп куркып кала.
Эльвира. Монысы нинди җен тагын?
Исламия. Дәү әнием, курыкма, бу Тукай абый әкиятендәге Шүрәле бит. Ул миңа урманда очрады, ул бик әйбәт.
Эльвира. Балакаем, онытып та торам икән, бүген бит мине балалар бакчасына Тукай туган көнгә чакырдылар, әйдәгез, бергә барабыз. Балалар Шүрәлене дә күрерләр.
Китәләр. Урман, су буе атрибутлары алына.
Эльвира. Менә килеп тә җиттек. Исәнмесез, балалар!
Балалар. Исәнмесез.
Азамат. Мин дә бәйрәмгә килдем. Курыкмагыз, берегезгә дә тимәм.
Азиза. Рәхим ит, Шүрәле, бәйрәмебезгә! Тукай абыебызга багышланган шигырьләрне тыңлап китик.
Ислам. Илдә кояш, җирдә кояш,
Тукай көне канат җәйгән.
Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген,
Тукай көне – безнең бәйрәм!
Ш.Амина Әле укый белмәсәк тә,
Туган телне җырлыйбыз.
Бу – Тукай абый бүләге,
Иң кирәкле җыр, дибез.
Таңсылу. Иң матур, моңлы җырларны
Халыкка бирде Тукай.
Моңнары белән мәңгегә
Йөрәккә керде Тукай.
Ләйлә Әкиятләрен сөйләп, тыңлап,
Телләребез ачыла.
Су анасы, Шүрәлеләр -
Безнең дуслар барысы да.
М.Амина. Туган телнең бөеклеген белдек,
Шигырьләре аша Тукайның.
Ул үзе дә бөек, кабатланмас,
Андый берәү җирдә юк тагын!
Самира Бик еракта балкып аткан
Бер гүзәл апрель таңы.
Бирде сине бу җиһанга
Әй, шагыйрьләр солтаны!
Айсылу Телсез идек, Тукай безне телле итте,
Җырсыз идек, Тукай безне җырлы итте,
Күгебездә балкып торган йолдыз булып,
Кара төндә өстебезгә энҗе сипте.
Латифа. Халкына бәхет эзләде
Авыр заманда Тукай.
Өмет бәйләде туачак
Яңа көннәргә Тукай
Балалар кереп китә
Азиза Яздан аерып булмый Тукайны!
Язда килгән, язда янган ул.
Язы, киләчәге барлар ничек китсен,
Ничек югалалсын дөньядан.
1 А һәм 1 Б сыйныф укучыларын залга чакырабыз
Лиана Г. Тукай дөньяда бары тик 27 ел гына яшәгән, бары 8 ел гына иҗат иткән. Шулай булса да ул гаять зур, бәя биреп бетермәслек рухи байлык калдырган. Аның тормышы һәм иҗаты- халкыбыз тарихында иң якты, иң изге сәхифәләрнең берсе. Балачактан күңелләребезгә кергән Тукай безне гомеребез буена озата бара. Бала чагыбызга кайтып, Тукай әкиятендә яшәп алыйк әле!
3 А һәм 3 Б сыйныф укучыларына сүз бирәбез
Азиза. Әкиятләрдәге Шүрәлеләр
Кырлаеңда яши бүген дә.
Шигырь чишмәләре җырга күчеп,
Яши сандугачлар телендә.
Ничә буын сине иң кадерле
Бер кешесе итеп сагына.
Син остаз да, мөгаллим дә булып,
Яшисең күк туган ягыңда.
4 А һәм 4 Б сыйныф укучылары
Лиана.: Җырлары белән мәңгегә
Йөрәккә керде Тукай.
Азиза Иң матур моңлы җырларын
Халкына бирде Тукай,
1-2 а. б. бергә: (шушы вакытта барлык катнашучылар сәхнәгә чыга)
Азатлык, дуслык илендә
Һәркемгә кардәш Тукай.
Һәрчак безнең белән бергә -
Безнең замандаш Тукай.
Микрофоннан укытучы):
Халык моңы синең җырың булды,
Халык күңеле –синең күңелең.
Ил гомере, халык гомере кебек,
Озын булыр, шагыйрь гомерең!
Хор “Туган тел” җыры.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Стихотворение моей ученицы к юбилею Габдуллы Тукая
Стихотворение моей ученицы к юбилею Габдуллы Тукая...
Презентация " Габдулла Тукай"
Г. Тукай считается одним из основоположников татарского языка, он один из первых написал о его выдающейся роли:Родной язык - святой язык, отца и матери языкКак ты прекрасен! Целый мир в твоем богатств...
Презентация " Габдулла Тукай"
Г. Тукай считается одним из основоположников татарского языка, он один из первых написал о его выдающейся роли:Родной язык - святой язык, отца и матери языкКак ты прекрасен! Целый мир в твоем богатств...
Ко дню рождения великого татарского поэта Габдуллы Тукая (материал на татарском языке)
Габдулла Тукай является самым любимым поэтом татарского народа. Дети очень много знают о нем. Урок музыки обобщает знания детей о поэте....
Габдулла Тукай "Бала белән күбәләк"
Урок на тему Габдулла Тукай “Бала белән күбәләк” был проведен в 1 классе с рускоязычными учащимися. На уроке использовались мультфильмы, с сайта http://balarf.ru/о-бала....
Габдулла Тукай турында....
Укучыларның белемнәрен тикшерәбез: Тест биремнәре...
Габдулла Тукай-бөек шагыйрь. Г.Тукай “Эш беткәч уйнарга ярый”.
Габдулла Тукайның "Эш беткәч уйнарга ярый" шигыре буенча дәрес эшкәртмәсе....