“Бәхет ул – игелек эшләүдән тәм табу.” класс сәгате.
план-конспект занятия по зож (4 класс) по теме

Хусаинова Гульгена Фатыховна

Материал для проведения классного часа.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл trbiya_sgate.docx21.35 КБ

Предварительный просмотр:


Тема: “Бәхет ул – игелек эшләүдән тәм табу.”
Максат: Балаларда игелек кылырга, өлкәннәрне хөрмәтләргә, аларга ярдәм итәргә теләк тудыру, фикерләү сәләте тәрбияләү, үз фикерләреңне әйтә белергә өйрәтү.
Тактада плакат эленгән : “Бәхет ул – игелек эшләүдән тәм табу.”
  -Балалар, бүгенге дәресебез игелеклелек, мәрхәмәтлелеккә багышлана. Хәзер тактада язылган сүзләрне укыйк әле. Игелек эшләүне ничек аңлыйсыз?
(Балаларның җаваплары.)
- Әйе, кешеләргә ярдәм итү. Ярдәмчел, мәрхәмәтле булу.
- Ә хәзер сезнең белән Һинд әкиятен тыңлап китәрбез. Әкият “Кояш, Ай һәм җил ничек итеп төшке ашка барганнар” дип атала. (Бер укучы укып китә.)
КОЯШ, АЙ ҺӘМ ҖИЛ НИЧЕК ИТЕП ТӨШКЕ АШКА БАРГАННАР 
Һинд әкияте.
  Бервакыт Кояш, Ай һәм Җил Күк күкрәү абыйсы белән Яшен апасына төшке ашка киткәннәр. Ә күктәге барлык йолдызлардан да ераграк торган Йолдыз әниләре йортта калган.
  Кояш белән Җил бик саран булганнар — беркайчан да башкалар турында уйламаганнар, тик үзләре турында гына кайгыртканнар, һәм менә мәҗлестә алар туйганчы ашаганнар, ә әниләре турында уйлап та карамаганнар. Ә Ай исә ягымлы һәм игелекле булган, һәм, нинди дә булса азык китерсәләр, ул аның бер кисәген тырнагы астына яшергән — аның тырнаклары гүзәл һәм озын булган. 
Өчесе дә йортка кайткач, әниләре сораган:
- Йә, балалар, нәрсәләр эшләдегез һәм миңа нәрсә алып кайттыгыз? 
Арада иң өлкәне булган Кояш җавап биргән:
-Мин үзем туйганчы ашадым. Мин әнигә нәрсәдер алып кайтыр өчен төшке ашка бармадым бит.
- Мин сиңа тәмле азыклар алып кайтырга барды дип уйлыйсыңмы? — дигән Җил. - Мин анда күңел ачарга һәм ашарга бардым.
Ай исә:
- Әни, тәлинкә бир әле. - һәм аңа әле моңа кадәр бер кайчан да күрелмәгән азык салган.
Шулчак ерак Йолдыз Кояшка таба борылган да болай дигән:
- Син бары тик үз күңелеңне күрү турында гына уйлагансың, әниең турында уйлап та карамагансың. Сиңа шундый җәза бирәм: бүгеннән синең нурларың кызу булсын, һәм барысы да сине күрәлмәсен, сиңа карау белән башларын капласын.
Аннары Йолдыз Җилгә мөрәҗәгать иткән:
- Син сарансың һәм үз-үзеңне генә яратасың, әниең турында исеңә дә алмагансың. Яндыра торган эсселек өреп тор — бар да сиңа нәфрәт белән карасын һәм синнән качсын.
Шунлыктан һинд җиле рәхимсез яндырып торган... Айга исә Йолдыз әйткән:
- Сөекле кызым минем, син әниеңне искә алгансың һәм аның турында кайгырткансың. Син якты һәм салкынча булырсың һәм кешеләр синең сафландыра торган яктылыгың өчен рәхмәт әйтерләр.
Менә шунлыктан һиңдларның айлы төннәре нәфис, җиләс һәм гүзәл дә инде.
- Балалар, Кояш нинди бала булган?
- Ә Ай?
- Җил турында нәрсә әйтә аласыз? (Балаларның фикерләре тыңлана.)
- Шулай итеп балалар, игелекне үзеңнең гаиләңнән башларга кирәк. Гаиләңдәгеләргә хөрмәтле , ярдәмчел булыйк. Ә хәзер Башкорт халык әкиятен тыңлап узыйк. “Кошка әйләнгән әби”. (Бер укучы укып китә.)
КОШКА ӘЙЛӘНГӘН ӘБИ
Башкорт халык әкияте
  Борын-борын заманда яшәгән, ди, бер әби белән бабай. Булган, ди, аларның дүрт улы. Әйбәт кенә яшәп ятканда, әби дә, бабай да авырып киткән. Бабай дөнья куйган. Әби авырган да авырган. Дүрт баласының, ичмасам, берсе генә дә аны карамаган. Көн-төн уйнап йөргән, ди, алар. Карт ананың тамагы кибеп, бер тамчы суга зар булып яткан. Беркөнне ул балаларын чакырып алган да:
— Инде күп ятмам. Дөнья үзегезгә калыр. Шуңа кадәр су китереп эчереп торыгызчы! — дип ялварган.
— Мә, эч! — дип кайсыдыр бер чүмеч су биргән дә, әйләнеп, тагын уенга тотынган...
  Көз җиткән. Кошлар тезелешеп җылы якларга китә башлаган. Карт ана: «Кошлар кебек оча алсам икән... Алар бер күл буена ялга туктар... Туйганчы су эчеп алырлар», — дип уйлаган, ди. Кинәт кош тавышлары ишетелгән.
— Кил, әйдә, очыйк! '
— Ятма зарыгып!
Шул вакыт моның өстенә бер тун килеп төшкән, ди. Ана, көч-хәл белән калкынып торып, шул тунны кигән дә, кошка әверелеп, тәрәзәдән очып чыккан да киткән, ди.
Һаман уйнап йөргән балаларның берсе:
— Әниебез кош булып очты! — дип кычкырып җибәргән.
— Әни!  
— Калдырма безне! — дип ялварган, ди, башкалары да. Әниләре артыннан әй йөгерә, әй йөгерә, ди, болар.
— Соң инде, балакайларым. Бәхил булыгыз! — дигән моңсу тавышы гына кайткан, ди, аналарының.
Дурт малай дүрт урында тәгәрәп йөреп елаган. Башларын ташка бәреп, канатып бетергәннәр, ди. Тик бик тә соң булган шул. Ана кадерен вакытында белү кирәк.
-Бу балалар турында нәрсә әйтә аласыз? (Балаларның фикерләре тыңлана.)
- Ә менә бу кыз турында нәрсә әйтерсез? Укытучы К.Ушинскийның “Дару” әсәрен укый.
К. Ушинский 
ДАРУ
Бер кызның әнисе авырып китә. Доктор авыруга бик әче дару бирә. Кызыкай әнисенең даруны бик кыенлык белән эчкәнен күрә дә:
— Кадерле әнием, бир бу әче даруны синең өчен үзем эчим, — ди.
(Балаларның фикерләре тыңлана.)
- Дөрес әнисе өчен борчылучы, әнисен яратучы кыз.
- Кешеләргә кайчак аз гына да игътибар җитә. Башкаларның “Исәнме!” дигән сүзе дәва була. Кадыйр Сибгатуллинның “Әйтегез, кешеләр!” шигырен тыңлыйбыз.
Кадыйр Сибгатуллин.
Әйтегез, кешеләр!  
Турсайган, йомшаган чак була, Тоймастан абынган чак була, 
 күңелгә наз кирәк чак кына. таяныч эзлисең чак кына. 
Сез дә бит нәкъ минем ишеләр, Иңемә канатлар үсәләр,
җылы сүз әйтегез, кешеләр. -кешеләр кул биреп үтсәләр.
Кайнаган, ярсыган чак була, Куәтем ташыган чак була,
гаделлек җитми күк чак кына. ярдәмем тимәсме чак кына?
Мең Кояш яктырта юлымны, Сез дә бит нәкъ минем ишеләр 
эчкерсез кыссагыз кулымны. ни кирәк? Әйтегез, кешеләр!  

-Ә минем дәресне үз тормышында авырлыкларны күп күргән, кешеләрнең игелеклелеген тоеп яшәүче Фәнис Яруллинның шигырь юллары белән тәмамлыйсым килә.
Җан җылысы – назлы яз җылысын
Өләшәсе иде күберәк.
Алтын – көмешләрсез яшәп була,
Җан җылысы кирәк кешегә.  


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Класс сәгате."Үз-үзеңне ничек тотарга"

Класс сәгате "Үз-үзеңне ничек тотарга"...

Язмышыңа үзең аяк чалма.(наркоманиягә каршы класс сәгате)

Бу класс сәгатендә бик күп кызыклы материал тупланган....

Язмышыңа үзең аяк чалма.(наркоманиягә каршы класс сәгате)

Бу класс сәгатендә бик күп кызыклы материал тупланган....

Класс сәгате

Класс сәгате...

Класс сәгате "Экологик ситуацяләр"

  Максат: укучыларда туган як табигатен ярату хисе һәм аны сакларгаомтылыш,экологик культура тәрбияләү;эзләнү ярдәмендә мөстәкыйльфикер йөртү сәләтен һәм танып-белү активлыгын үстерү....

Сәламәтлек - зур байлык (класс сәгате)

Адәм баласының иң кадерле, иң затлы һәм иң кыйммәтле байлыгы – аның сәламәтлеге. Ул шушы сәламәтлеген саклау өчен тырышырга тиеш.Бу класс сәгате эшкәртмәсе 2 нче сыйныф укучылары өчен төзелде. М...

Класс сәгате "Көндәлек режим"

Бу класс сәгате балаларның сәламәтлеген ныгыту өчен үткәрелә....