Гаилә көненә багышланган кичә
методическая разработка

Әти-әниләргә мәхәббәт, игътибарлы мөнәсәбәт,шәфкатьлелек тәрбияләү, аларның олы зат булуын төшендерү. Балалар белән әти-әни арасын тагын да якынайту. Мәктәп һәм гаилә арасында тыгыз элемтә урнаштыру.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon gail_konen_bagyshlangan_kich.doc68 КБ

Предварительный просмотр:

Гаилә – тормыш нигезе

(Гаилә көненә багышланган кичә)

 Максат: Әти-әниләргә мәхәббәт, игътибарлы мөнәсәбәт,шәфкатьлелек тәрбияләү, аларның олы зат булуын төшендерү. Балалар белән әти-әни арасын тагын да якынайту. Мәктәп һәм гаилә арасында тыгыз элемтә урнаштыру.

Музыка

А.б. Бәйрәмсез бик күңелсез шул, 
Күңелсездер сезгә дә
Бәйрәмнәр кирәк безгә дә
Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә 
Кирәк һәммәбезгә дә
    Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар, әтиләр, әниләр, балалар, апалар һәм абыйлар. Бүген без сезнең белән Гаилә бәйрәменә җыелдык.

    Гаилә - тормыш нигезе. Ул нык, тату икән, димәк дәүләт тә, җәмгыять тә нык дигән сүз. Әти-әни аның тоткасы булса, балалар гаиләнең көзгесе. Әгәр тотка купмасын, көзге ватылмасын дисәң, бер-береңне саклап, рәнҗетмичә, хөрмәтләп яшәргә кирәк. 

 Авылыбызда бәхетле гаиләләр күп. Шуларның күбесе бүген безнең арада.

Безнең бәйрәмгә Хәбибрахман белән Факиһә дә килергә җыена икән. Читтән генә аларга күз салыйк әле.

(Музыка,  ике укучы әти белән әни ролендә өзекне сәхнәләштерәләр.)(Ильяс, Регина)

Факиһә.(керә). Бу дөнья мәшәкатьләре тагын да ишәйде: хезмәт хакы түбән, утка-газга түләүләр көннән-көн арта, ашау-эчү әйберләре дә кыйммәтләнә. Ярый әле балаларыбыз укый торган Бидәңге мәктәбе кебек күңелгә җылылык бирә торган урыннар бар. Төрле кичәләргә, җыелышларга  барабыз. Менә бүген дә Гаилә бәйрәменә чакырдылар. Иремә әзерләнергә булышыйм әле. Хәбибрахман дим, Хәбибрахман!

Хәбибрахман (керә, газета тоткан, түбәтәй, күзлек кигән). Куркыттың бит! Нигә шулкадәр кычкырасың? Телевизор ватылмагандыр бит?

Факиһә. Юк ла инде, сиңа шул гел газета да телевизор булсын. Юньле әйбер күрсәтеп, яхшы хәбәрләр язсалар бер хәл иде. Безне бүген мәктәпкә чакырдылар.

Хәбибрахман. Теге малай тагын “2” ле алган мәллә?

Факиһә. Юк ла.

Хәбибрахман. Иптәшләрен кыйнаганмыни?

Факиһә. Юк ла инде!

Хәбибрахман. Алайса үзен дөмбәсләгәннәрдер инде!

Факиһә. Китче әле булмаганны!

Хәбибрахман. Укытучыларына аны-моны әйтмәгәндер бит?

Факиһә. Юк-барны юрама, әтисе! Безнең улыбыз һәр яктан үрнәк бит. Иптәшләре белән дә дус яши, укытучылары да гел мактап тора үзен. Мәктәпкә аяк басканың булмагач, бернәрсә дә белмисең шул син! Малаең турында матур сүзләр ишетәсең килсә, мәктәпкә баргаларга кирәк. Безне бүген Гаилә бәйрәменә чакырдылар. Менә чакыру кәгазе. Әйдә, җыен!

Хәбибрахман. Ничә ел берүзең йөрдең, бүген дә әллә нәрсә булмас. Үзең генә бар да кайт. Юк, бармыйм, бүген телевизордан хоккей күрсәтәләр, укыйсы газеталар да бар.

Факиһә. Гаилә бәйрәме әтиләрсез үтә димени инде? Өс-башыңны алыштыр. Мин хәзер чыгам.(Кереп китә).

Хәбибрахман. Белмим шул, ничек булыр икән? Минем үземнең дә бик барасым, бик күрәсем килә килүен. Бидәңге мәктәбен, директорын, укытучыларын... Малайга да бик ошый анда. Мәктәп ишегенең кайсы якка ачылганын да белмим бит әле. Шундый матур, якты мәктәпне әллә барып күрим микән соң? Малай да көтәдер, барыйк, булмаса! (Көзгедән карап, чәчләрен, мыегын сыпыра, күзлеген сала, масаеп башын күтәрә. Авыз эченнән көйли, кычкырып җырлап җибәрә.)

                            Траттатам, траттатам!

                            Бүген мәктәпкә барам.

                            Траттатам, траттатам!

                            Директорларын күрәм.

                            Укытучыларны күрәм.

                            Траттатам, траттатам!

Факиһә.(чыга). Чү-чү җаным! Бу нишләвең?

Хәбибрахман. (хатынын култыклый) Киттек, әнисе, мәктәпкә-бәйрәмгә!     (Татар халык биюе. Ильяс һәм Регина)

А.б

  Ә: Гаиләдә ата-ана - изге, хөрмәтле кеше. “ Ана хакын уч төбендә тәбә кыздырып ашатсаң да, кайтара алмассың,”- ди халкыбыз.

И: “Әни”-дип безнең телебез ачылган. Иң тәүге адымыбызны да әни ярдәме белән киткәнбез.

Ә: Сиңа ничә яшь булса да, һәрвакыт әнинең кайгыртуы кирәк. Әниеңне яратуың никадәр көчле булса, яшәвең шулкадәр якты, шатлыклы булыр.

Укучылыр чыгышы

(1 укучы шигырь сөйли). Альбина

“Иң якын кешем”.

Әни, син минем җирдәге

Иң якын кешем!

Әни, син минем күктәге

Якты кояшым!

Таң йолдызын хәтерләтә

 Синең күзләрең,

Балдан да татлы тоела

Синең сүзләрең.

Үләннәрдән дә йомшактыр

Синең чәчләрең.

Сиңа булсын бакчадагы

Гүзәл чәчәгем!

Әниләр турында җыр.

Ә:-Ильяс, ты любишь своего папу?

 И:-Конечно, он же тоже самый близкий человек как и мама.

Ә:- И, конечно же, настоящий папа - тот, кто, широко раскинув руки, бежит навстречу своему ребенку, бросающемуся в его объятия с оглушительными и радостными словами: «Папа пришел!»

И:- Папа всегда проявляет нежность к маме, любовь и уважение к родителям, несет в дом радость, любовь и заботу.

Ә:-Он держит в своей правой руке  руку сына с молотком, в левой  гвоздь: так вместе они забивают гвоздь в доску, мастеря скамейку для того, чтобы мы сели и отдохнули.

И:-Дорогие папы, мы вас тоже очень любим.

(1 укучы шигырь сөйли). Самат 

Самый лучший!

Может он в футбол играть,
Может книжку мне читать,
Может суп мне разогреть,
Может мультик посмотреть.

Может поиграть он в шашки,
Может даже вымыть чашки,
Может рисовать машинки,
Может собирать картинки.

Может прокатить меня
Вместо быстрого коня.
Может рыбу он ловить,
Кран на кухне починить.

Для меня всегда герой –
Самый лучший ПАПА мой

И: Следующий номер – танец матросов посвящается нашим дорогим папам, исполняют воспитанники дошкольной группы. 

Матросский танец

И:   Халкыбызның иң әһәмиятле беренчел педагогик әсәре, һичшиксез, бишек җырлары. Аларда аналарның теләкләре, ышанычлары, баласын рухи һәм физик яктан матур, булдыклы, игелекле, мәрхәмәтле, тәүфыйклы, гадел итеп күрергә теләү өметләре чагыла.

( бишек җыры башкарыла)

И:Халык авыз иҗаты әсәрләре – яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә кыйммәтле чыганак. Кешеләрне якты киләчәккә рухландыручы әкиятләр, җырлар, әйтемнәр,   мәкальләр, табышмаклар, риваять , дастаннар яшь буынны тәрбияләүдә көчле рухи чишмә булып тора.

Хәзер сезгә “Алтын алма” әкиятеннән күренеш тәкъдим итәбез.

  Музыка

Ә: Яшәгәннәр, ди, ике күрше: берсе-бик бай, берсе-бик ярлы. Бай күршеләр, кичке ашны ашап, чәй эчәләр дә икән, ирле-хатынлы тыныч кына, тавышсыз гына яталар икән йокларга. Ә теге ярлы кешеләрнең балалары күп булган, шуңа күрә боларда гел тавыш-гауга, җырлау-җылау, бию-көлү тавышлары яңгырап торган.

(Әкияттән өзек сәхнәләштерелә)

I күренеш.

Бай. Кара әле, сиңа әйтәм, Асылбикә, бу безнең күршеләр шундый шат яшиләр, ничек алай икән ул?

Бай хатыны. Әй, кем белсен соң ул бетле хәерчеләрне. Исең киткән икән!

Бай. Алай димә әле син. Менә безнең икебезгә генә күңелсез бит. Моны ачыкларга кирәк.

Бай хатыны. Ярар, син алайса ачыкларга тырыш әле.

Бай. Әйләнеп килим әле. Безнең күрше күренмәс микән.

II күренеш.

Бай. Әс-сә-ла-мә-га-ләй-күм, күрше.

Ярлы. Вә-га-ләй-күм-әс-сә-лам, бай абзый! Ни хәлләр бар?

Бай. Менә күрше синнән шуны сорыйсым килә әле. Сезнең юньләп ашарыгызга да юк. Ә үзегез шундый шат күңелле яшисез. Ә безнең байлыгыбыз да күп, барыбер безнең тормышыбыз күңелсез. Ничек алай икән ул?

Ярлы. Безнең, күрше, алтын алмаларыбыз бар. Без кичләрен шулар белән уйныйбыз.(Китә.)

Бай. Ә-ә, менә нәрсәдә икән хикмәт! Минем дә акчам күп, мин дә алтын алмалар сатып алам әле. (Чыга һәм кире әйләнеп керә.)

Бай. Хатын, хатын, чык әле. Мин алтын алмалар сатып алдым. Хәзер без дә күңелле яшәрбез.

Бай хатыны. Кая әле, кая. Ай аллам, бигрәк матур!

Бай. Әйдә, уйнап карыйк әле, утыр әнә теге почмакка.

Бай хатыны. Әй, арыдым инде мин. Бер дә кызык түгел бу уен.

Бай. Әйе шул, туйдырды бу уен. Алдаган икән мине күрше.

III күренеш.

Бай. Исәнме, күрше!

Ярлы. Әйбәт кенә, бай абзый!

Бай. Күрше, син мине алдадың бит. Мин алтын алмалар сатып алган идем. Кич хатын белән уйнап караган идек, бер дә кызык булмады.

Ярлы. Әй, күрше, син мине дөрес аңламагансың бит. Мин сиңа андый алмалар турында әйтмәдем бит. Кич безгә кунака керегез, шунда ул алмаларны күрерсез.

Бай. Ярый, рәхмәт, керербез. (Чыга.)

IV күренеш.

Бай хатыны. Исән-саулармы сез!

Ярлы хатыны. Аллага шөкер, күршеләр. Әйдәгез, рәхим итегез! Түрдән узыгыз, утырыгыз! Хәзер чәй әзерлим.

Бай хатыны. Менә Сезгә бераз күчтәнәч.

Ярлы хатыны. Ай, рәхмәт яусын! Якты чырай, такта чәй дигәндәй, сыебыз әллә ни булмаса да, барына җитешегез. Менә үз күчтәнәчләрегездән авыз итегез! Үз күчтәнәчен ашаган кешенең гомере озын була, диләр.

Бай. Чәйне соңрак эчәрбез. Минем алтын алмаларны күрәсем килә.

Ярлы. Ә-ә, хәзер,хәзер. Әнисе, бар чакыр әле балаларны.

«Йөзек салыш” уены

Самат әтәч булып кычкыра.

Ильвина «Дружба» җырының 1 нче куплетын җырлый

Диана татарча биеп көлтә җыя

Сабина “Бай кеше”(Ф.Яруллин) 

Мин бай кеше.

Күп балалар

Карый миңа көнләшеп.

Юмарт булсам да аны мин

Бирә алмыйм өләшеп.

Очыйм дисәм, оча алам

Канатларым пар минем.

Байлыгым шул - әтием дә

Әнием дә бар минем.

Б.а. Менә хәзер аңладым инде. Алтын алмалар-балалар икән бит ул. Сезнең байлык

минекеннән дә күбрәк икән.

Б.х. Әйе, бүгеннән соң бер-беребезгә ярдәм итешеп, кунака йөрешеп яшәсәк иде. Безнең гаиләләр һәрвакыт дус булсын.

Ә: Җир йөзенә без барыбыз да яратырга, бәхетебезне табарга килгәнбез. Яратырга, яратылырга, оя корырга, очарга...”Мәхәббәт дигән очар кош бардыр, канатлары пардыр...”
И: Бүген бездә әнә шундый пар канатлы, бер-берсен кайгыртып, яратып, шатлыкларын да, кайгыларын да бергә уртаклашып яшәүче иң матур гаиләләр кунакта.

Ә:Менә без – мин һәм минем улым Ильяс – шушы кичәнең алып баручылары.

И:Һәр гаиләнең үз традицияләре, үз бәйрәмнәре, нәрсәгә булса да сәләте бар. Беренче сүзне шундый сәләтле гаиләләрнең берсе Галиевләр гаиләсенә бирәбез.

Галиевләр чыгышы

Ә:Порядок и чистота в доме – это залог семейного счастья, денежного достатка и благополучия.

И:Если в доме все разбросано и раскидано, то не надейтесь на то, что вам будет сопутствовать удача и успех.

Ә:Сейчас мама двух шаловливых мальчиков и одной очаровательной девочки Салиева Лейла расскажет стихотворение Корнея Чуковского «Мойдодыр»

 Ә: Дөньяда иң кадерле булган әти һәм әниләр турында без күп сөйлибез. Ә менә аларның да әниләре, әтиләре булган, аларга тормыш биргән, аларны кеше иткән кешеләр - әбиләр һәм бабайлар турында да онытмыйк әле. Әбисе, бабасы булган кешенең нинди бәхетле икәнен һәр бала да белә.

И: Әбекәй, бабакай! Нинди матур яңгырый бу сүзләр! Бу сүз “Әни”, “Әти” дигән сүз кебек үк якын һәм кадерле.  

Ә:Хәзер Сайфутдиновлар гаиләсе әбиләргә багышлап матур җыр башкара.

  “Әбием-әбекәем” җыры.

Ә:Заиграла музыка,

Танцевать зовёт.

Лебедем по комнате

Девочка плывёт.

И: Танец-дело тонкое,

Здесь нужна душа.

Чтобы тело звонкое

Парило не спеша.

Ә: Следующий номер – танец «Кадриль».

И: А теперь, уважаемые гости, разрешите познакомить вас  с  семьей Мавлютовых.   Два очаровательных  двойняшек воспитывается в этой семье. Они учатся  только во втором классе, но уже успели участвовать во многих конкурсах и занять призовые места.  

Ә: 2 года подряд  они  стали  лауреатами   фестиваля «Созвездие « в номинации конферанс. Выступали и в зональном этапе этого конкурса в Апастове.  Эльвина стала лауреатом республиканского конкурса чтецов  имени Тукая.

     И: Их мама Гульфия Инзиловна работает в сельской библиотеке.  Она и сама является активным участником художественной самодеятельности. Сейчас Адель и Эльвина подарят нам свою песню «Три желания»

               Девочка:Собрала в портфель я книжки,

Выбегаю в коридор…

У меня с одним мальчишкой

Завязался разговор.

Мальчик: Кто важней всего на свете?

Девочка: Знают взрослые и дети-

Мальчик: наша дружная семья,

Девочка: Это папа,

Мальчик: Это мама,

Вместе: И, конечно, это я!

  Песня «Три желания»

Ә:Хөрмәтле дуслар, кадерле кунаклар! Кичәбез ахырына якынлашып килә.

Сезгә тыныч, матур гаилә тормышы теләп калабыз!

Пар күгәрченнәрдәй гөрләшеп,

 Яшәгез сез бергә- бергә

Тыныч тормыш, тату гаилә-

Бездән теләк шул сезгә.

И:А наш праздник подошел к концу.

Желаем мира и добра.

Пусть будет светлою дорога,

Пусть будет дружною семья,

И счастья будет много-много.

Ә:До свидания, дорогие друзья, до новых встреч!

Хор «Будем вместе»

                


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

өлкәннәр көненә багышланган сценария

өлкәннәр көненә багышланган сценария башлангыч класс укучылары белән әзерләнде....

4 нче сыйныф укучылары арасында А. Алиш иҗатына багышланган "Тапкырлар һәм зирәкләр" бәйгесе

Татар язучылары белән таныштыру, татар телен өйрәнүгә кызыксыну тәрбияләү максатыннан....

“Сүрелмәсен гаилә учагыбыз” темасына гаилә бәйрәме

Хәерле көн, безнең иң кадерле кунакларыбыз! Сезне чын күнелебездән гаилә бәйрәме белән котлыйбыз. Илебезгә иминлек, һәрберебезгә тыныч тормыш, сәламәтлек, бәхет телибез. Балаларыгызның бүгенге чыгышы ...

Тормыш яме әнкәй, хатын-кыз. Әниләр көненә багышланган кичә

Максат : әниләргә карата мәхәббәт, игътибарлылык, шәфкатьлелек хисләре               тәрбияләү һәм балалар белән ата-аналар арасын...

Әниләр көненә багышланган балалар иртәсе.

Максат: Әниләргә карата мәхәббәт, игътибарлылык, шәфкатьлелек хисләре тәрбияләү һәм балалар белән ата-аналар арасын тагын да якынайту.Зал бәйрәмчә бизәлә. Укучылар белән бәйрәмгә шигырьләр, җырлар, би...

"Гаилә-татулыгы белән көчле" - гаилә бәйрәме

Бәйрәм башлангыч класс укучылары һәм аларның ата-аналары белән уздырыла. Кичә балаларның музыкаль чыгышы белән башлана.Аннары гаиләләр арасында бәйгеләр белән дәвам итә....

"Тату гаилә-бәхетле гаилә"(гаилә бәйрәме сценариясе)

Сценарий гаилә бәйрәменә багышланган. Максат: 1.Гаиләләр белән элемтәне ныгыту, гаиләләрне якынрак белү, бер-берләре белән аралашу, гаиләләрдә татулык, миһербанлык, олыны – олы, кечене – кече...