Әбием сандыгы
проект (4 класс)
.Безнең әби-бабаларыбыз тырыш ,хезмәт сөючән,үрнәк булып яшәргә омтылган,һәм сокланырлык итеп көн дә итә белгән.Нинди генә әйберләр эшләмәгән,ниләр генә ясамаган!Мин Махтүрә әбиемнең сандык эченә күз салам.”Тылсымлы сандык”эчендә милли җәүхәрләрнең берсе булган тамбур җөе белән чигелгән борынгы намазлык.Аны чиккәнгә 100 еллап вакыт узгандыр,тик ул әле һаман үзенең матурлыгын югалтмаган.Нинди матур итеп зәвык белән чигелгән бит ул,әйтерсең лә,җәйге болын!Җәйге болында ниләр генә юк:күбәләк,чәчәк,яфраклар.төрле-төрле үләннәр.Намазлыкны тамбур инәсе белән тамбур җөе дип аталган алым белән чиккәннәр.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
biemnen_sandygy.rar | 905.75 КБ |
biebez_sandygynda.doc | 31.5 КБ |
Предварительный просмотр:
2-6 сыйныф укучыларының татар халкының мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре буенча “Әбием сындыгы” республика иҗади конкурсы.
Чыгыш ясый: Габутдинова Сәрия, Яңа Чишмә районы,МБОУ Зирекле лицееның 4 нче сыйныф укучысы.
Җитәкчесе: Фахрутдинова Гөлзидә Зөфәр кызы, Яңа Чишмә районы , МБОУ Зирекле лицееның башлангыч сыйныф укытучысы.
Хәерле көн.Безнең әби-бабаларыбыз тырыш ,хезмәт сөючән,үрнәк булып яшәргә омтылган,һәм сокланырлык итеп көн дә итә белгән.Нинди генә әйберләр эшләмәгән,ниләр генә ясамаган!Мин Махтүрә әбиемнең сандык эченә күз салам.”Тылсымлы сандык”эчендә милли җәүхәрләрнең берсе булган тамбур җөе белән чигелгән борынгы намазлык.Аны чиккәнгә 100 еллап вакыт узгандыр,тик ул әле һаман үзенең матурлыгын югалтмаган.Нинди матур итеп зәвык белән чигелгән бит ул,әйтерсең лә,җәйге болын!Җәйге болында ниләр генә юк:күбәләк,чәчәк,яфраклар.төрле-төрле үләннәр.Намазлыкны тамбур инәсе белән тамбур җөе дип аталган алым белән чиккәннәр.
Намазлык гыйбәдәт кылу өчен һәр мөселманга кирәк.Һәр мөселман булган кеше 5 вакыт намаз укып,Аллаһыга гыйбәдәт кылырга,шөкер итә белергә тиеш.Намаз уку ул-Аллаһы Тагаләгә якынаю,аннан ярдәм сорау дигән сүз. Карт әбием авылның абыстае булган,коръән ашларында коръән аятьләрен укып үзенең үтемле вәгазъләре белән халыкны хак юлга өндәгән.
Аның сандыгында изге коръән китабы саклана.Ул әтиемә рухи мирас итеп калдырылган.Гарәп хәрефләре белән язылган бу китапны “Гарәп теле” түгәрәгенә йөреп укырга өйрәнәм,андагы сүрәләрне күңелемә сеңдерәм.
Әлхәмду лилләхи раббил галәмин.Уәссаләтү уәссәлэму галә расулихи Мухамәдин уә галә әлихи уә әсхәбихи әҗмәгыйн.Бөтен галәмнәрне тәрбия кылучы,Галәмнәрнең раббысы булган Аллаһка мактауларыбыз булса иде.Сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәткә чын күңелебездән әйткән салават сәламнәребез ирешсен.
Аллаһ Тәгалә барлык мөэмин-мөселманнарга намаз укуны фарыз иткән.Намаз- ул ислам диненең терәге дигән пәйгамбәребез салляху галәйхи уә сәләм.Башка гыйбәдәтләр,мәсәлән җирдә фарыз булган булса.Намаз исә пәйгәмбәребез җиденче кат күккә менгәч,ягъни Миграҗ кичәсендә фарыз булган.Бу намазның аеруча бик олы гыйбәдәт икәнлеген күрсәтә.Пәйгамбәребезне Муса пәйгамбәр туктатып өммәтеңә Аллаһ Тәгалә нәрсәләр кушты диеп сораган.”Минем өммәтемә” Аллаһ Тәгалә 50 вакыт намаз укырга кушты”-дип җавап биргән. Пәйгамбәребез ” Аллаһ Тәгаләдән ун тапкыр намазны киметүне сораган.Чөнки Муса галәйһиссәлам пәйгамбәребез төшеп барган саен аны очратып кабат кыскартуны сорарга кушкан.Шулай итеп Аллаһ Тәгалә намазны 5 кә хәтле киметкән.Шул вакытта Аллаһ Тәгалә әйткән:”Минем сүзем үзгәрешсез кала,5 вакыт намаз укысагыз да, аның сәвабы 50 тапкыр укыган шикелле язылачак”-дигән.Аллаһ Тәгалә намаз аркасында безнең кече гөнаһларыбызны гафу итә.Пәйгамбәребез сәхәбәләреннән сораган:”Әгәр сезнең өегез турыннан елга агып торса һәм сез ул елгада көненә 5 тапкыр коенсагыз,тәнегездә кер калыр иде ме?”-дип сораган..Сәхабәләр:”Юк,һич калмас”-дигәннәр.Пәйгамбәребез шул вакыт:”Менә сезнең укый торган 5 вакыт намазларыгыз сәбәпле Аллаһ Тәгалә,сезнең кечкенә гөнаһларыгызны гафу итә”-дигән.Нинди олы бу Аллаһ Тәгаләнең нигъмәте
.Әби-бабаларыбыз бүгенге көнгә кадәр шушы мирасны алып килгәннәр.Ә безнең бурыч аны дәвам итү һәм саклау.
Игътибарыгыз өчен рәхмәт!
2019 нчы ел.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Әбиемнең күңел сандыгы"
Башлангыч класс укучылары белән үткәрү өчен фольклор кичәсе. Кичәдә халкыбызның җырлы-биюле уеннары файдаланылды....
Әбием сандыгы (фольклор кичә)
1. Татар халкының онытыла барган изге бәйрәмнәрен, гореф – гадәтләрен хәтердә яңарту һәм саклау, элекке чорның матурлыгын күрсәтү;2. Балаларда татар халкының җырлы – биюле уеннарына, авыз иҗатын...
Фольклор бәйрәме "Әбием сандыгы"
https://youtu.be/-yMM0E3KLYUФольклор бәйрәме "Әбием сандыгы"Максат: Балаларны татар-декоратив-гамәми сәнгате тармаклары, музыкаль фольклоры белән якынрак таныштыру, балаларда аңа карата кызыксыну уяту...
Әбием сандыгы. Проект эше
Максат: әби-бабаларыбызның тормышын, көн-күрешен өйрәнү.Бурычлар: · милли бизәкләр;· кием-салымнары;·...
"Әбием сандыгы"
Бүген инде чабаталар киеп йөри торган замана булмаса да, ул үткәнеңне онытмаска, элеккеге авыл тормышын күзалларга булыша. Чабатадан килгән юкә хуш исе, үзең дә сизмәстән, тарих диңгезенә алып кереп к...
Әбием сандыгы
Укучыларны татар халкының гореф – гадәтләре, йолалары һәм милли киемнәре белән тирәнтен таныштыру.Туган телебезгә, милли традицияләргә мәхәббәт тәрбияләү....
План конспект "Әбием сандыгы"
Сөйләм үстерәбез...