Яхшы гадәтләр иленә сәяхәт!
классный час (4 класс) на тему

Фаттахова Алсу Мохлисулловна

4 сыйныфлар өчен әхлак тәрбиясе юнәлешендә үткәрелгән сыйныф сәгатенең план-конспекты.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon yahshy_gadetler.doc34 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының

“К.Ф.Шакиров исемендәге Зур Сәрдек гимназиясе” муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе

Яхшы гадәтләр иленә сәяхәт!

(4 г сыйныфында сыйныф сәгате)

                       

                        Сыйныф җитәкчесе: Фаттахова Алсу М.

2017-2018 нче уку елы

ЯХШЫ ГАДӘТЛӘР.

Максат:  Яхшы гадәтләр турында балаларга аңлату. “Нәрсә яхшы, нәрсә начар?” төшенчәләре турында балаларның үз-үзләрен тоту тәртибеннән мисаллар китереп әңгәмә ясау.

Ярдәмлек: “Нәрсә ул яхшы, нәрсә ул начар” (В.Маяковский) шигыреннән өзекләр язылган плакатлар (рәсемнәре белән).

                                                Дәрес барышы.        

  1. –Укучылар, яхшы бала һәм начар малай турында нинди шигыр  укыган идек? Аны кайсыгыз сөйләр икән?

Тырыш бала эш сөя,

Китапка күңел сала.

Андыйны бик мактыйлар,

Ул- яхшы бала, диләр.

Бусы кергән пычракка,

Шуңа үзе шатлана.

Андыйны яратмыйлар,

Ул- начар, шапшак бала.

Бусы юа галошын,

Пимасын үзе сөртә;

Нәни генә булса да,

Ул үзен яхшы йөртә.

-Бу малайларның кайсысы яхшы эшли? Кайсысы начар? Ни өчен?

  1. Хәзер бер хикәя тыңлагыз.

-Трамвайда кеше күп иде. Вагонда андагы урыннар балалар һәм картлар өчен. Марат берсенә утырды. Менә вагонга бала күтәргән бер апа килеп керде. Ул як-ягына каранды, ләкин буш урын күрмәде. Марат апаны күрде дә тиз генә урыныннан торды.

-Апа, бирегә килегез, утырыгыз,- диде.

-Балалар, Марат нинди малай?

  1. Хәзер тагын бер хикәя укыйбыз. Игътибар белән тыңлагыз. Укыгач, малайның нәрсәне белмәве турында әйтерсез. Хикәянең исеме дә шулай: “ Ул нәрсәне белми?”

Юлда малай бер бабайны очратты. Бабай бик күп әйбер күтәргән иде.

-Әй, бабай,- диде малай,- синең бер китабың төшеп калды.

-Минем бар әйберем дә үземдә шикелле, ул минеке түгелдер,- диде карт.

-Юк, юк, синең китап ул,- диде малай. –Мин карап килдем, синең өч китабың, бер портфелең һәм бер төенчегең бар иде. Барысы биш кисәк әйбер. Ә хәзер кулыңда дүртәү генә.

-Һи, улым, син математиканы бик яхшы беләсең икән. Әмма син бер кагыйдәне начар үзләштергәнсең, диде ул, җирдәге китапны алып.

 Бабай нинди кагыйдә турында әйткән?

Малай нәрсә эшләргә тиеш иде?

  1. Ә хәзер яхшы гадәтләрнең берсе турында мин сезгә сорау куям. Укучылар, ә сез исәнләшә беләсезме?

-Нигә белмәскә?! Беләбез! Исәнмесез!- дип әйтәбез.

-Әй-йе, бу сүз бик гади булып тоела. Ләкин “Исәнмесез” сүзен ничек, кайда һәм кайчан әйтергә кирәклеген яхшы белергә кирәк. Аны теләр-теләмәс кенә , игътибарыңны читкә юнәлтеп әйтергә ярамый. Исәнләшкән кешегә туры карап әйтергә кирәк. “Исәнмесез!” сүзе белән беррәттән “Хәерле иртә”, “Хәерле кич”, “Хәерле көн” дип әйтергә ярый.

   Олылар белән исәнләшкәндә “Сез” дип әйтергә, дусларың белән исәнләшкәндә “син” дияргә кирәк. Саубуллашу тәртибе дә, исәнләшү кебек үк яхшы гадәт. “Саубулыгыз”, “Хушыгыз”, “Сәламәт булыгыз”, “Юлларыгыз уң булсын” кебек сүзләр саубуллашу сүзләре була. Әмма хушлашу сүзләрен китеп котылырга ашыккандай бик тиз дә, аерылышуга сөенгәндәй шатланып та, кыланып та әйтергә ярамый. Бу сүзләрне дә гади һәм ихлас күңелдән әйтергә кирәк.

  1. Ә  хәзер, укучылар, сез үзегез мисаллар әйтегез. Үзегезнең гадәтләрегез нинди? (Исәнләшә, саубуллаша беләсезме, олылырны ихтирам итү, хөрмәтләү, иптәшләреңә, әти-әниеңә ярдәм итү, нәниләрне юату һәм җәберләүңән саклау һ.б.ш.)
  2. Яхшы гадәтләрнең сез әйтмәгән тагын бер төре бар әле. Шул турыда бер шигыр  тыңлагыз.

                             

 РӘХМӘТЛӘР ХАКЫНДА.

Җиргә төшкәч бияләе,

Гафур алып биргән иде,

Динә аңа:

-Рәхмәт,-

                          диде.

Малайның да җылы сүзгә кәеф килде.

Елмайды да:

-Рәхмәтеңә рәхмәт!-диде.

Кыз җавапсыз калсын диме?

Җавап бирде:

-Рәхмәтемә рәхмәт өчен рәхмәт инде!

Малай аңа башын иде:

-Рәхмәтемә рәхмәт өчен рәхмәтеңә рәхмәт,-диде.

Динә көлде.

Бик күңелле, рәхәт иде.

...Җиргә төшкән бияләйгә рәхмәт инде. (Шәүкәт Галиев)

Рәхмәт өчен дә рәхмәт әйтеп була икән.Малай белән кызны бияләй дуслаштырганга, автор бияләйгә рәхмәт әйтеп шигырен тәмамлый.

   Бу әдәплелек кагыйдәләрен һәр җирдә: мәктәптә дә, өйдә дә, урамда да һәрвакыт кабатларга, үзеңдә әдәплелекнең башка сыйфатларын да булдырырга кирәк. Матур әдәбият әсәрләре укыгыз. Укыган китаплардан да һәм тормышта очраган әдәплелек, әдәпсезлек мисалларын чагыштыра белегез.

 Укучылар әдәплелек турында укыган әсәрләре белән таныштыралар!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Яхшы сүз - җан азыгы"

Мероприятие на татарском языке. Классный час о вежливых словах....

Внеклассное мероприятие Яхшы суз"

Хәерле  көн,  дуслар!1.Оештыру  өлеше.  Мотивлаштыру  этабы.Әйдәгез,барыбыз  да  матур  итеп  басып,кулга-кул  тотышыйк, бер-беребезгә  елм...

Иң яхшы татар теле дәресе

"Иң яхшы татар теле дәресе" конкурсына җибәрелгән дәрес конспекты. Фәнис Яруллин "Әни" шигыре, 3 нче сыйныфта  уку дәресе....

Барлык һөнәрләр дә яхшы, барлык һөнәрләр кирәк.

Башлангыч сыйныфларда үткәрелгән сыйныф сәгате эшкәртмәсе. Укучыларга хезмәт тәрбиясе бирү, төрле һөнәр ияләре белән таныштыру, үзебезнең җирлектә яшәүче алдынгылар белән таныштыру - төп максат булды....

Балага яхшы уку өчен ничек ярдәм итәргә

Билгеле булганча баланың һәрьяклап нормаль үсешен өч яктан башка – укучы тырышлыгы, укытучы тырышлыгы һәм ата-ана , яки әби-бабай, гаилә әгъзалары тырышлыгыннан башка тулысынча гамәлгә ашырып булмый. ...

Балага яхшы уку өчен ничек ярдәм итәргә

Бу презентация ата-аналар өчен...

Нәрсә ул яхшы, нәрсә ул начар?" сыйныф сәгате

Башлангыч сыйныфларда үткәрү өчен әзерләнгән "Нәрсә ул яхшы, нәрсә ул начар" дип исемләнгән сыйныф сәгате....