Без табигать балалары!
материал на тему

Гульсина Мирзегалямова

Экология темасына багышланган музыкаль кичә.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл stsenariy.docx24.39 КБ

Предварительный просмотр:

Без табигать балалары ! (Экология темасына әдәби музыкаль кичә.)

Без табигать балалары

Кояш белән янабыз

Бездән хэрчак риза булсын

Шул табигать анабыз.

                         Без табигать балалары !

               (Экология темасына әдәби музыкаль кичә.)

Экранда туган якны тасвирлаган видео бара. Эчтән генә шигыръ укыла

     Г.Б.:  Мин бүген бик сәер,куркыныч төш күрдем.

       Буш калган шәп- шәрә җир өстендә йөрдем.

Урман да, кырлар да, елга да югалган,

Бар җиһан карага төренеп, чишмәләр тын калган.

Уңда да, сулда да берни юк, беркем юк.

Яллангач җир өсте тавышсыз ыңгыраша елый күк.      

 Ашыгам каядыр-аяклар атламый

Шашып кычкырам- тавышым яңгырамый.

Я хода! Кешеләр, сез кайда!

Бу җиргә ни булды,кошлар ник сайрамый?

Колакны чыңлатып яңгырады бер аваз-

Әллә җир,эченнән,әллә соң галәмнән?

-Әй,кеше!Офтанма,үкенүнең файдасы юк инде.

Табигать бер түгел,мең кабат кисәтте соң инде.

Сез безгә хыянәт иттегез-алыгыз җәзасын.

Җиһанны кем бозган?

Гаепле үзегез,күрегез җәзасын.

Көпчәкле дошманнар һавны боздылар,бугазны будылар.

Торбалы афәтләр түтәлләр өстенә кислота яңгыры яудырды.

Табигать ханәбез бик озак чыдады,тилмерде

Соң чиктә кешене ярылган тагарак янында калдырды.

Төшемнең иң хәтәр,куркыныч җирендә уяндым

Уянып як-якка карагач,шөкер җир исән икән дип куандым.

Тик күңел барыбер тынычлык тапмады.

Күңелнең түрендә яшерен таң калды,моң калды.

Шомлы музыка астында укучы чыга

Дания: Җир елый, ишетәсезме?

Мин ишетәм!

Челтерәп аккан чишмәләрем

Ник кипкән?

Җир елый,ишетәсезме?

Мин ишетәм!

Сандугачлы талкайларны

Кемнәр кискән?

Табигатьне кемнәр шулай

Әрәм иткән?

Кешеләрдә миһербанлык

Кая киткән?

Җир елый, ишетәсезме?

Мин ишетәм!

Бу гүзәллек, бу җир шары

Яшәр микән?

ҖИР-Айгөл: (Глобус күтәргән укучы керә). Исәнмесез, кадерле балалар, хөрмәтле укытучылар!Мин – Җир!Мин сезне ишетүемә шатмын. Сезне ишеткәч мин бик сөендем. Онытмаганыгыз өчен бик зур рәхмәт сезгә!

Дания Җир-Ана! Нәрсәләр борчый сине?Барысында безгә әйт!

ҖИР: Мин һәрвакыт сезнең белән, сезнең һәрбер сүзегезне ишетеп, һәрбер эшегезне күреп торам. Ләкин минем хәлем хәзер бик аяныч. Кешеләр бик тәртипсезләнде. Алар күп урманнарны, сулыкларны пычрата.Урмандагы, сулыклардагы хайваннарым пычрак һавадан, судан агулана. Кешелекнеңбу вәхшилегенә каршы көрәшү өчен минем көчем генә җитми!

Дания Җир-анабыз! Син шундый матур,чәчәкле, гүзәл. Бәлки, син урынсыз зарланасыңдыр?

ҖИР: Әйе, минем чәчәкләрем дә, урманнарым, елга-күлләрем дә күп. Ләкин аларның саны кимегәннән-кими. Шулай да сезнең мине һәм үзегезне коткарырга вакытыгыз бар. Бары сез генә моны эшли аласыз.(китә)

Дания: Ничек?Әйт, Җир-анабыз! Ул үзенә ничек ярдәм итәргә кирәклеген әйтеп калдырмады. Димәк, аны коткару юлын үзебезгә табарга туры киләчәк.

Алып баручы чыга.

1 а.б.Г.Б.Әйе, җир шарыбызның зары юкка гына түгел. Планетабыз, аның табигатен саклау – бүген кешелекнең иң мөһим бурычларының берсе. Һәр кеше үзе яшәгән җирне, аның табигатен яратырга, байлыкларын сакларга, киләчәгебез турында уйланып яшәргә тиеш.

2 а.б.(Диләрә)Җиребезнең борчылуы да урынсыз гына түгел. Ул безне ярдәмгә чакыра. Шуңа да әлеге проблемалар турында уйланып, 2013 нче ел – Татарстанда экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитны саклау елы итеп игълан ителде.Бу ел инде үтеп бара.Шушы елны йомгаклап сезне”Без табигать балалары”кичәсендә катнашырга чакырабыз.

1 а.бГ.Б..Мең елдан артык тарихы булган татар әдәбияты искиткеч гүзәл әсәрләргә бай. Алар арасында нинди генә темага язылганнары юк. Шулар арасында табигать, туган җир, аның өчен борчылу,экологик проблемалар күтәргәннәре дә байтак.Кулына каләм  алган һәркем табигать, туган авылы, аның киләчәге өчен борчылуы турында язмый кала алмый.

Җыр “Шекше” Башкара Гүзәл,Гөлшат.

2 А.Б.(Диляра).Табигатьне саклау темасына язылган фольклор әсәрләр исемлеге бай һәм төрле.  Тынычландыру сыйфатына ия бишек җырлары баланы йоклатканда башкарыла.  Күп кенә бишек җырларына  кош-корт, хайван образлары килеп кушыла. Шулар арасыннан песи- балага аеруча якын, таныш җан иясе. Ул баланы тирбәтә, мияулап йоклата, күчтәнәчләр алып килә. Шунда ук ана теләкләре салынган җыр аша хайваннарга карата яхшылык төшенчәләрен формалаштыра.

(Әби чыга,үзе бишек җыры җырлый)

Песи, песи, нечкәбил,

Бала тирбәтергә кил.

Җылы җирдә торырсың,

Ап- ак күмәч ашарсың.

Әллә-ли, бәллә-ли, Әллә-ли, бәллә-ли,

     Баланың төрле кош- кортларга, бөҗәкләргә, җәнлекләргә мөрәҗәгате шулай ук әйтенүләрдә дә чагылыш тапкан. Әйтик, яр читендә балык каптырып утырасың, ди. Утырасың- утырасың- юк. Әгәр шул вакытта:

Алтын балык кап, кап,

Яр башында ялтырап ят,-

дигән такмаклар булмаса, балыксыз кайтып китәсең.

Тукта әле нәрсә сөйләнеп торам ,башка эшләрем дә җитәрлек бит.Кая әле булышырга оныкларны да чакырыйм.Зәринә,Камил сез кайда?килегез әле кил.Бәбкә саклыйсы бар.

        (Зәринә Камил чыгышы.”Бәбкә саклаганда.”)

Әйдәгез кадерле кунаклар,сездә белгәннәрегез күрсәтегез.Мин сезгә табышмаклар әйтәм сез җавап бирерсез.

1)Үзе шушында,үзе беленми;

Тынга беленә,күзгә күренми.(һава)

2)Аты юк,тәртәсе юк,

Көне-төне бара,юлы кала.(елга,чишмә)

3)Төбе бер,башы мең.(агач)

4)Канаты бар,каны юк.(күбәләк)

5)Кеше йөрми,ат керми (салават күпере)

Рәхмәт сезгә,булдырдыгыз.Ә мин тиз генә урманга җиләккә барып кайтыйм әле.Сезне дә сыйлармын.

Җиләк җыям, как коям,

Дәү әнигә бүләккә.

Монда җиләк күп икән,

Аю, бүре юк микән.

Берсен кап, Берсен йот,

Өченчесен әзер тот!

1А.Б.  Г.Б.    Җирнең матурлыгын, һаваның сафлыгын саклау мәсьәләләре бөек шагыйребезне дә борчыган. Ул бу турыда уйланган, шул хакта күп кенә әсәр иҗат иткән. Шагыйрь фикеренчә, дөнья матур, шушы матурлыкны күп вакыт кеше үзе бетерә

Г. Тукай үз иҗатында табигатькә ямь өстәүче, аны җанландыручы кошларга зур урын бирә, аларны гөнаһсыз фәрештәләр белән тиңли. Г.Тукай иҗатында җәнлекләр,бөҗәкләр тормышы да читтә калмый.

(“Бала белән күбәләк” шигыре)Ранис Руфинә.

1 а.б.Г.Б. Кеше язмышын еш кына тау-ташларны тишеп, авыр-авыр җир катламнарын ерып якты дөньяга, кояш һәм ай йөзләрен күрергә, кешеләрне сокландырырга омтылган чишмә белән чагыштыралар. Чишмәнең җир өстенә тишеп чыгуы нинди могҗиза булса, һәр кешенең тормыш юлы да серле йомгакка тиң. Чишмә барлыкка килү дә, адәм баласына җан иңү кебек үк, илаһи табигать көчләренең бөек сере.

2 а.б(.Диляра)Кеше язмышы туган туфрактан башлана, бихисап каршылыкларны җимереп, борма-борма юллар үтә - нәкъ чишмә юлы кебек. Шул гомер эчендә чишмә күпме файда китерә, күңелләргә күпме истәлекләр калдыра!.. Кеше дә шулай бит!.. Җиһанга аваз салу белән бакый дөньяга китү арасындагы вакыт – мизгел генә булса да, кайберәүләр шул вакыт аралыгында халык хәтерендә мәңгелеккә уелып калырдай гамәлләр кылып өлгерә... Ә барысы да туган як чишмәләреннән башлана!

4 класс укучылары Сценарие.Чишмэ янында.

1.А.Б(.Г.Б.)Узып баручы ел экология елы буларак районыбызда үткәрелгән “Туган ягым чишмәләре”конкурсында безнен мәктәптән 4нче сыйныф укучысы Фаваризова Ралинә проект эше белән чыгыш ясады.Сезнен игътибарга шушы проектны тәкъдим итәбез.

(Ф.Ралинә чыгышы.)

Чыгыш: “Авылым чишмәләре”    

Авылым чишмәләре

Шекше, Алан-Елга, Сәрдә  авыллары элек-электән үк чишмәләргә  бай төбәкләрдән саналган. Табигать авылыбыз тауларына да үзенең хозурлыгын һич тә кызганмаган. Ул таулардан берничә чишмә агып чыгып инеш хасил итәләр. Шулар арасында киң таралганнары Галим, Дөләш, Гөлҗамал, Саймә , Рәис                  чишмәләре .

Аларның һәрберсенең үзенчәлекле тарихы бар. Чишмәләрне  казып чыгарган кешеләр үзләре исән булмасалар да, менә инде күп еллардан бирле алар авыл халкын үзләренең саф сулары белән туендырып торалар.

  Гомер-гомергә авыл халкы чишмәләрне үзе карап торган, елгалар, инешләр аның карамагында, тәрбиясендә булган. Моның өчен акча да, артык тырышлык та кирәкми, теләк кенә булсын. 2012ел – экология елында безнең авылларыбызда да чишмәләргә аеруча зур игътибар күрсәтелде. Авылыбызда туып үсеп, бүгенге көндә башка җирләрдә яшәүче авылдашларыбыз чишмәләрне төзекләндерүгә алындылар. Мәсәлән, Чаллы шәһәрендә яшәүче Кавиев Ришат Алан-Елга авылында урнашкан чишмәне өр яңадан эшләде, аның тирә-ягын гөлгә күмде. Бу чишмә быел  “Саймә” исеме белән яңадан ачылды. Аның янында “Чишмә бәйрәме” үткәрелде. Шекше авылындагы зур тарихка ия “Дөләш” чишмәсен төзекләндерүгә Гарипов Илшат абый зур көч куйды. Хәзерге вакытта Шекше авылы халкы аңа зур рәхмәтләр укый. Сәрдә авылында туып үскән эшмәкәр Рәис Дәүләтшин үз авылында урнашкан чишмәгә җан өрде.

Әйе, элек-электән чишмәләрне бик кадерләп тотканнар.Кайбер чишмәләрне гомере буена бер кеше караган, бу шөгыль атадан улга, оныкка күчкән.Шулай чишмә исемнәре туган да инде.Борынгылар чишмә суын эчсәң, җирдән көч аласың, дип ышанганнар. Чыннан да, су чыганаклары тылсымлы көчкә һәм үзлеккә ия.
Җир астыннан бәреп чыккан чишмә һәркемгә сафлык, матурлык һәм зирәклек биргән. Аксакаллар элегрәк чишмәләрнең бик күп һәм бөтенесе дә каралган булуын искә ала. Безнең заманда башка кыйммәтләр артыннан куып, аларга сакчыл мөнәсәбәт чак кына югалмый калды. Изгеләр дә үз вакытында кеше кылган җиде игелекле гамәлнең берсе – чишмәләрне яңарту дип әйтеп калдыраганнар.
Гади затмы син,    гали затмы- барыбер сусавыңны басарга дип килдең дә ,чишмә каршында иелеп тезләндең.Борын—борынгыдан шулай: ханнарны да, патшаларны да тезләндерә
белә ул чишмә.Су ургышына сокланып, шушы бөек кодрәт каршында син бер мизгелгә онытылып, акыл иясенә әвереләсең.Күңелең пакьләнгән саен, чишмәң суы да сафлана.Хисләрең тирәнәйгән саен, чишмәң суы да йомшара.

Күңелең ачылган саен, чишмәң күзе дә ачыла бара. Җир тирәнлегеннән бәреп чыккан садә тамчылар, кояш нурларыннан сөенче алып, бергә кушылалар да дулкынланып юлларын дәвам итәләр.

Нәни дулкыннарга юл сап, фатиха бир, галиҗәнап Кеше!

Син күзен ачкан чишмә һәрчак догада булыр... Амин!

“Чишмә” җыры Гүзәл Гөлшат.(шунда ук 4 класс” Чишмә” биюе бии)

Җир:Рәхмәт сезгә, кадерле укучылар! Мин бүген шуны аңладым: мине күпләрегез ярата һәм саклый икән. Җирдә шундый яхшы күңелле кешеләр  яшәвенә мин бик сөенәм һәм аларга рәхмәтлемен.  

  1 а.б.Г.Б.  Табигать – кешенең яшәү урыны. Без табигатьне яратабыз, аннан җаныбызга ямь, күңелебезгә тынычлык алабыз. Табигатьне саклау – ул үзебезне, киләчәгебезне, өебезне саклау дигән сүз. Үз-үзеңә, туган җиргә тугры булып калу, аның кадерен белү элек-электән яшәү мәгънәсенең асылын аңлаткат. Безгә аны югалтмыйча, тагын да баетып, килер буыннарга мирас итү бурычы йөкләнгән.

        2а.б(.Диляра) Әйе, без табигать белән тәңгәллектә генә яши алабыз. Һәр гамәлне акыл белән башкарырга кирәк, шул чакта гына без матурлыкны, табигатьне коткарып кала алырбыз.

“Чишмәләр көе” финал җыры.

А.б.

Чаң кагам мин:

Бар халыклар!

Барлык теләк-гадәтләрне

Буйсындырып бары акылга,

Кул бирегез бер-берегезгә

Җир хакына,яшәү хакына.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Табигый материаллар белән эш

Табигый материаллар белән эш .Мамыктан аппликация...

Табигать язмышы - безнең язмыш

Укучыларның табигатьтәге бәйләнешләр турындагы белемнәрен   тирәнәйтү,табигатьне аңларга, сакларга өндәү ...

Табигый материаллар белән эш

Укучыларны табигый материаллар, аппликация ясау , иҗат итү, күз алдына китерү, уйлап табу күнекмәләре үстерү         ...

Без- табигать баласы.

Урок чистоты. Разработка классного часа....

Без- табигать баласы

Презентация к уроку чистоты....

Сәләтле балалар һәм авыр үзләштерүче балалар белән эшләү план- прграммасы

Сәләтле балалар һәм авыр үзләштерүче балалар белән эшләү план- программасы 4 класс укучыларын белән эшләү өчен төзелгән. Класста 6 укучы.Башка милләт балалары булганлыктан, татар теле һәм әдәбия...