Без- табигать баласы
презентация к уроку по окружающему миру (4 класс) по теме
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
лмрибезуктсрнңһЦтшкротабигатьц птризгевцсбаласыпдш
БЕЗ- ТАБИГАТЬ БАЛАСЫ
Бу кызыклы : Дөньяда иң беренче милли парк Америкада 1872 нче елда барлыкка килә . Милли паркларда кешеләр ял итәләр , ә табигый тыюлыкларга керү тыела . Хәзерге вакытта Рәсәйдә 35 милли парк, 100 табигый тыюлык бар, ә Татарстанда бер милли парк һәм бер табигый тыюлык урнашкан . Татарстанда “Түбән Кама” милли паркы 1991 нче елда оеша . Ул Алабуга һәм Тукай районы территориясендә урнашкан . “ Идел - Чулман ” тыюлыгы 1960 нчы елда оеша . Ул Яшел Үзән һәм Лаеш районнары территориясендә урнашкан . “Түбән Кама” милли паркының табигатен , мәһабәт имәннәрен , изге чишмәләрен рәссам И.И. Шишкин үзенең картиналарында тасвирлый . Ул шулай итеп , кешеләрне шушы матурлыкны сакларга чакыра .
1.Төкермә иске чишмәгә, яңасын казыйсың булыр. 2. Суның кадере- чишмә корыгач беленә 3. Чишмәм минем- аллам минем. 4.Кул пычранса су белән юарсың Су пычранса ни белән юарсың
Бу куркыныч Бервакыт галимнәр шәһәрдән ерак булмаган бер елганың төбен тикшергәннәр. Алар 5 км лы участокта 14 зур тимер-бетон плита, 16 зур торба, 34 рельс кисәге , 43 утсүндергеч , 18 пычкы , 31 балта , 112 чана, 108 котелок, чәйнек, кәстрүл, 36 таба , 27 үтүк , 2486 шешә , 2214 консерв банкасы һәм тагын бик күп чүп-чар тапканнар .
22 апрель-Җир көне. 22 апрель-Җир көне. 22 апрель-Җир көне. 22 апрель-Җир көне.
SOS сигналы. «Табигатьнең зарлар китабы » SOS– халыкара сигнал. Аны батып баручы корабльләр тапшыра . Кеше нинди генә телдә сөйләшсә дә , нинди генә илдә яшәсә дә – бу сигналны ишеткәч : кайдадыр кешеләрнең һәлакәткә очравын , аларның ярдәм соравын аңлый . Хәзер инде ярдәм сорап үтенү, батып баручы кораблардан гына түгел, торган саен ешрак табигатьтән дә ишетелә: SOS! SOS! – Тукта ! Уйлан ! Дип пышылдый кешегә урманнар . –Җирне ялангач калдырма . Аны сахрага әйләндермә! – Харап итмә! – дип кабатлый Җир. Син агачларны кисәсең… Бу мине дымнан мәхрүм итә . Мин кибәм … Озакламый мин кыяклы үсемлекләр дә , тудыра алмаячакмын … Мин беләм , Син йолдызларга очарга өйрәндең . Бу искиткеч ! Ләкин мин сиңа очышта да кирәк . Мин һәрвакыт синең белән булачакмын . Син бит минем икмәгемнән башка яши алмаячаксың . Кеше! Син бит бик күпне булдырасың , ярдәм ит , зинһар !
5 ИЮНЬ – Ә йл әнә – тирәне саклау көне
1 АПРЕЛ Ь – Кошлар к өне
По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Фил баласы этаплап ясау
Этаплап, фил баласы ясарга өйрәнү. Этаплап эшләгән эшнең нәтиҗәсе дә була. Балаларыгыз һичшиксез фил баласын ясый алачак....

Класс сәғәте Наркомания һәм баласаҡ
Тема: Наркомания һәм баласаҡ.Маҡсат: наркотиктарҙың сәләмәтлек өсөн зарарлы икәнен төшөндөрөү наркотиктарҙың зарарлы булыуын аңлатыу,аңлы рәүештә уларҙы ҡулланмаҫҡа өйрәт...
Без табигать баласы
проект эше...