Кушуның үзлекләре
методическая разработка по математике (2 класс) по теме

Валиуллина Фардия Рафисовна

Математика

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kushunyzh_zleklshchre.docx20.55 КБ

Предварительный просмотр:

Валиуллина Фәрдия Рафис кызы

Әтнә районы Күңгәр урта  мәктәбе

Кушуның үзлекләре

2 нче сыйныфта математика дәресе

Максат:       Укучыларны кушуның яңа үзлеге белән таныштырырга.Мисаллар исәпләгәндә куллана белергә өйрәтү. Укучыларның телдән исәпләү күнекмәсен үстерергә, белемнәрен ныгытырга. Укучыларның игътибарын, фикерләү сәләтен, моториканы үстерү. Укучыларга экологик, әхлак тәрбиясе бирү.

Материал:  дәреслек, 38 бит.

Җиһазлау:  компьютер; презентация;

таблица; Белмәмеш, алан, агачлар, куаклар, куян, тиен, төлке, аю, гөмбәләр рәсемнәре;

геометрик фигуралар; мисаллар язылган карточкалар; тест язылган карточка; кызыл һәм зәңгәр тартмалар; цифрлар язылган карточкалар.

Дәрес планы:

I. Актуальләштерү.  

      1.Исәнләшү.

      2.Дәреснең темасы белән таныштыру.

      3.Дөрес утыру кагыйдәсен искә төшерү.

      4. Матур язу.

      5.Табышмак чишү.

      6. Белмәмешнең үтенечен әйтү.

      7. Математик диктант язу. Тикшерү.

      8. Телдән исәпләү.  Аланга гөмбәләр ябыштыру. (Кызыл һәм зәңгәр тартмадан төрле авырлыктагы мисаллар исәпләү)

      9. Кушуга мисаллар төзү. Тикшерү.

      10. №1 - аңлатманы чагыштыру.

      11. Күзләр өчен ял.

      12.Кушылучыларның урыннарын алмаштыргач  исәпләү җиңеләйтелгән очракка мисаллар әйтү.

II.Яңа  төшенчәләр формалаштыру.

       1.Яңа тема өстендә эш. Кушуның яңа үзлеге белән танышу.

       2.Телдән мисаллар исәпләү.      

III. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

       1.Мөстәкыйль эш. Карточкадагы мисалларны исәпләү. Тикшерү.

       2. Фикультминут.

       3. Мәсьәлә чишү.  №4.

       4. Периметр табуга бирем үтәү.

       5. Тест эшләү.

IV. Йомгаклау.

       1.Нәтиҗә ясау.

       2.Билге кую.

       3.Өй эше бирү.

Дәрес барышы.

      - Исәнмесез, укучылар! Хәерле иртә! Укучылар, бүген бездә кунаклар. Әйдәгез, алар белән дә исәнләшик әле. (исәнләшәләр)

     -Бер-берегезгә елмаегыз да, утырыгыз.

      -Хәзер безнең математика дәресе. (1слайд) Математика дәресенә кунакларга ияреп, Белмәмеш тә килгән. Ул безне күзәтеп торачак. Бүген без дәрестә кушуның яңа үзлеге белән танышырбыз. (2 слайд) Укучылар, ә сезнең дәфтәр битләрегез шатлана беләме?

      -Белә.

      -Кайчан шатлана соң алар?

      -Чиста, пөхтә, дөрес язсак.

      -Әйдәгез, чиста, дөрес, пөхтә язып, дәфтәр битләребезне  шатландырыйк әле. Иң беренче дөрес утыру кагыйдәсен искә төшерик әле.

 (3 слайд)

             -Язганда туры утырам

              Тигез тора иңсәләр,

              Баш иелми, баш бармаклар

              Күз читенә тисәләр.

              Ручкамны мин дөрес тотам,

              Дәфтәрне авыш итеп,

              Яза башлыйм цифрларны

              Дөрес һәм матур итеп. (язалар)

        -Число, сыйныф эше дип язабыз. Матур язу өчен мин сезгә язарга кыенрак булган цифрларны өләштем. Шуларны язабыз.

         -Укучылар, мин сезгә хәзер бер табышмак әйтәм. Әйдәгез, игътибар белән тыңлагыз әле. Җавабы нәрсә булыр икән аның?

             Үзе тук кебек,

             Кайгысы юк кебек,

              Елый башласа – туктамый. (4 слайд)

       -Көз. (5 слайд)

      -Әйе, укучылар, табигатьтә көз ае. Сез көз аен яратасызмы?

      -Бар табигать алтынга манылган кебек. Бөек рәссамнәребез көзне бик матур итеп үзләренең картиналарында  сүрәтләгәннәр. (6-9 слад) Белмәмеш тә  “Көзге алан” картинасын ясарга теләгән. Ясый башлаган, ләкин ясый гына алмаган. Чөнки ул нәрсә ясыйсын белмәгән. Ул безгә ярдәм сорап килгән. Булышабызмы?

      -Әйдәгез, Белмәмешкә картинаны ясарга булышыйк.  Без аны  аппликация ярдәме белән ясарбыз. Ләкин безгә аны ясар өчен математикадан алган белемнәребез кирәк булачак. Чөнки һәр рәсемне куяр өчен безгә математик бирем үтәргә кирәк. Иң беренче, агачлар ясарбыз. Моның өчен математик диктант язарбыз.

-1 дистә 6 берәмлектән торган сан. (16)

- 6 һәм 4 саннарының суммасы (10)

- 20дән алда нинди сан килә? (19)

- 16 һәм 10 саннарының аермасы. (6)

      -Ә хәзер тикшереп карыйк. Дәфтәрләрне алмашабыз. (10 слайд)

      -Кемнең бер хатасы да чыкмады? Молодцы. Дөрес эшләгәч бер агач беркетәбез. (беркетелә)

      -Аланга гөмбәләр куйыйк әле.

Аларны куяр өчен без телдән исәпләү күнегүләре башкарырбыз.  Миндә 2 тартма. Кызыл тартмада нинди мисаллар  язылган? (Авыр)

      -Әйе, укучылар, кызыл тартмада артына авыр мисаллар язылган гөмбәләр, ә зәңгәр тартмага җиңел мисаллар язылган гөмбәләр салынган. Һәрберегез үзе сайлап алыр. (Гөмбәләрне беркетәләр)

      -Менә аланыбыз матурлана башлады. Аланыбызда агачлар бик аз. Тагын бер агач куяр өчен безгә бирелгән саннардан кушуга мисаллар төзергә кирәк булачак. (11слайд) Дәфтәрдә эшлибез. №1 дип язабыз.

 1 нче вариант  - 10    5    15    

 2 нче вариант  - 7     10   17    

      -Әйдәгез тикшерик. 10+5=15       5+10=15

                                        7+10=17       10+7=17 (12слайд)

      -Нигә 2 мисалда да бер үк төрле җавап чыкты?

      -Чөнки кушылучыларның урыннарын алмаштырудан сумма үзгәрми.

      -Бик яхшы, укучылар. 1 агач беркетик. Ә хәзер дәреслектәге №1 аңлатманы эшлибез. 1 нче рәтләр 1 нче багананы, 2 нче рәтләр 2нче багананы эшләр. Исәпләмичә генә чагыштырабыз.(эшлиләр)

      -Ә хәзер тикшереп алыйк. (13 слайд) Кушуның нинди үзлегенә таянып эш иттегез?

      -Кушылучыларның урыннарын алмаштырудан сумма үзгәрми. (13сл.)

     -Бик яхшы, укучылар. Бер агач беркетәбез. Ә сезнең кушуның тагын бер үзлеген беләсегез киләме?

      -Яхшы. Ә хәзергә күзләребезне ял иттереп алыйк. (14 слайд)

      -Әйдәгез, кушылучыларның урыннарын алыштыргач исәпләү җиңеләйгән очракка мисаллар китерегез әле. (1+9, 7+40)

      -Бик яхшы. Тагын бер агач куябыз. Ә хәзер игътибар белән тактага карыйк. 3 кушылучының суммасын  төрле юллар белән табып карыйк.

5+3+2=(5+3)+2 =10

5+3+2=5+(3+2) =10

      -Нинди нәтиҗә ясыйбыз?

     -Әгәр күрше кушылучыларны аларның суммасы белән алыштырсак, кушуның нәтиҗәсе үзгәрми. (16 слайд)

      -Яхшы. Әйдәгез, кушуның 2 үзлеген бергә кулланып кушып карыйк.

5+3+2=(5+2)+3=10

6+9+4+1=(6+4)+(9+1)=20 (Укытучы үзе яза)  

      -Аңлашылдымы, укучылар? Әйдәгез, мисаллар эшләп карыйк әле.

(17 слайд)    8+6+2=                   7+8+3+2=               Кем аңлата?

      -Бик яхшы. Әйдәгез, куакны ябыштырыйк. (ябыштыралар)

      -Ә хәзер мөстәкыйль эш эшләп алабыз. Мин сезгә карточкалар бирәм. Карточкадагы мисаллар 2 төрле авырлыкта. Үзегез сайлап эшлисез.

           9+4+1=                8+5+2=    

          4+2+6+8=            50+3+30=      

       -Ә хәзер тикшереп карыйк.  Карточкаларның артында җаваплары бар.  (Артына эшләнелгән 9+4+1= 14         8+5+2= 15

4+2+6+8= 20      50+3+30= 83)  

      -Кемнең бер хатасы да юк?

      -Бик яхшы, укучылар. Әйдәгез, тагын бер агач беркетик. Агачларны ябыштырып бетердек. Без агачларны сакларга тиешбез, сындырмаска. Ә хәзер ял итеп алыйк. Барыбыз да басабыз.

-И, балалар, күрегез,

Тышта әнә көз килде.

-Әйе, әйе күрәбез

Көз килгәнен беләбез.

-Я, әйтегез, сөйләгез,

Ничек килә икән көз?

-Кошлар оча көньякка

Канат кагып еракка.

Аюлар өн казыды,

Бик тирән итеп базны.

Бакалар да тындылар,

Су төбенә чумдылар.

Агачлар-ялангачлар,

Җилләрдә чайкалалар.

Тик безгә күңелле көз

Без мәктәпкә йөрибез.

         -Урман аланы тагын да матурлансын өчен безгә нәрсәләр кирәк соң? Әйдәгез, аланга җәнлекләр куйыйк. Иң беренче куян куярбыз. Аны куяр өчен безгә мәсьәлә  чишәргә кирәк булачак. Дәреслекнең 39 нчы битендәге №4 не табабыз. Мәсьәләне ......укый.

      Экскурсия вакытында мәктәптән паркка кадәр бару һәм кире кайту өчен 20 минут вакыт үткән, ә паркта балалар 40 минут булганнар. Бу экскурсия өчен күпме вакыт кирәк булган?

         а) мәсьәләне уку;

         б) сорауларга җавап

         -Мәсьәләдә нәрсә турында сүз бара?

        - Мәсьәләдә нәрсә билгеле?

        - Мәсьәләдә нәрсә сорала?

         в) кыскача шарт язу;

              Бару һәм кайту – 20 мин.

              Булган – 40 мин.                   ?

 (18 слайд)

         -Мәсьәләнең соравына бер гамәл белән генә җавап биреп буламы?

         -Ничек табабыз? (Барысын табу өчен кушабыз)

         г) Чишелешен язу.      20+40=60 (тактада 1 укучы яза)

         -Әйдәгез, куянны беркетик. Ә хәзер кире мәсьәлә төзибез.

         -Бик яхшы, укучылар. Рәсемебезгә тиенне беркетик.

         -Укучылар паркка баргач кошлар өчен җимлекләр куйганнар. Әйдәгез, шул җимлекнең периметрын табыйк әле. Җимлекләре нинди геометрик фигурага ошаган?     (Өчпочмакка)

       - Периметр нәрсә ул? (Яклар озынлыгы суммасы)

       -  Җимлекнең яклары 3дм, 4дм, 6 дм

.  (19 слайд) 

       -1 укучы тактада эшләр, ә сез дәфтәрләрегездә. 6+4+3=13 (дм)

       -Нинди үзлекне файдаланып эшләдегез? (Уңайлы кушылучылар суммасы) Молодцы. Аланга төлке ябыштырыйк. Ә хәзер тест эшләп алыйк.  

Тест.

1. 5 һәм 2 саннарының суммасына 3не кушарга.

          а) 10       б) 6           в) 4

2. Кайсы аңлатма дөрес?

         а) 10+5>5+10       б) 10+5=5+10    

3. Уңайлы юлны тап.

а) (5+2)+8= 15       б) 5+(2+8)=15         в)5+(8+2)= 15

       - Ә хәзер тикшереп карыйк. (21слайд) Кемнең бер хатасы да чыкмады? Молодцы, укучылар.  Аланга аю беркетәбез.    Нинди матур алан ясадык. Татар теле дәресендә без үзебезнең картина буенча  хикәя язарбыз.  Белмәмеш безгә рәхмәт әйтә.

       -Ә дәрес сезгә ошадымы? (22слайд) 

       -Бүген сез үзегезгә нинди яңалык ачтыгыз? (Кушуның яңа үзлеген белдек)

       -Нинди үзлек инде ул?

       -Кайсы биремне үтәү сезгә күбрәк ошады?

       -Укучылар, өйдә карточкадагы биремне үтәрсез. (Билге кую)

 Өй эше. Мисалларны уңайлы юл белән исәпләргә.

 7+4+3=                     9+4+1+6=

 6+5+4=                     40+4+20+6=


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тест по окружающему миру, 2 класс "Су һәм аның үзлекләре”

Тест по окружающему миру, 2 класс "Су һәм аның үзлекләре” УМК "Перспективная начальная школа", О.Н.Федотова, Г.В. Трафимова...

Су һәм аның үзлекләре.

Әйләнә-тирә дөньядан дәрес эшкәртмәсе....

"Кушуның урынын алыштыру законы" - математика дәресенә презентация

! класста математикадан "Кушуның урын алыштыру законы" темасына презентация...

Тапкырлау һәм аның үзлекләре. 0 гә һәм 1 гә тапкырлау. 4 класс математика дәресе

1гә һәм  0гә  тапкырлау күнекмәләрен ныгыту,исәпләү күнекмәләрен , логик фикерләүләрен  үстерү...

Открытый урок по математике на тему "КУШУНЫН ҮЗЛЕКЛӘРЕ" 2 кл

Открытый урок по математике на тему "КУШУНЫН ҮЗЛЕКЛӘРЕ" 2 кл...

Сүзлекләр

Урок по теме "Сүзлекләр". Учащиеся знакомятся с разными видами словарей, учатся работать по ним....