Сүзлекләр
план-конспект урока на тему
Урок по теме "Сүзлекләр". Учащиеся знакомятся с разными видами словарей, учатся работать по ним.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
suzleklr_-.doc | 73.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Тема | Сүзлекләр. Алардан файдалану күнегүләре. |
Максат | 1. Сүзлекләрнең төрләрен өйрәтү, сүзлекләр белән эшләү күнекмәсен үстерү 2. Иҗади фикерләргә, белемне башкалар белән уртаклашырга өйрәтү, күзәтү, хәтерләү, игътибар итү сәләтен үстерү. 3. Җаваплылык, активлык, үз-үзеңә бәя бирү, такт хисе тәрбияләү юнәлешендә эшләү. |
Планлаштырылган нәтиҗә. | 1. Аңлатмалы һәм орфографик сүзлекләр турында һәм алардан файдалана белергә өйрәнү.Интернет аша турыдан-туры эшләүче (онлайн) һәм цифрлаштырылган сүзлекләр белән танышу. 2. Татар теленең башка фәннәрне өйрәнү һәм белем алу чарасы икәнен аңлау.Төрле сүзлекләрдән файдалана белү осталыгын һәм күнекмәләренә ия булу. 3. Сүз байлыгын, әһәмиятен аңлы куллану күнекмәсенә ия булу |
Төп төшенчәләр | Сүзлек, лексикография, аңлатмалы һәм телара сүзлекләр |
Ресурслар:- төп - өстәмә җиһазлар | Ч.М.Харисова, Н.В. Максимов, Р.Р. Сәйфетдинов. Татар теле дәреслеге. 5нче сыйныф. Интерактив такта, проектор, дәрескә презентация, тавыш бирү пультлары |
Эшне оештыру | Парларда, фронталь. |
Дәрес тибы | Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү дәресе |
Дәрес этаплары | Укытучы эшчәнлеге | Укучы эшчәнлеге. |
I этап. Мотивлаштыру – ориентлаштыру. 1.Оештыру. 2. Актуальләштерү II этап. Уку мәсьәләсен кую. IIIэтап. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү этабы. -Укучыларның төркемнәрдә иҗади эшләре. -Күзаллауны,сөйләмне, иҗади сәләтне үстерү. -Алган белемнәрне ныгыту. IV этап. Рефлексив бәяләү этабы. | I этап. Мотивлаштыру – ориентлаштыру. 1. Укучылар, дәресне бер-беребезгә елмаю бүләк итеп башлап җибәрик әле.
-Яңа сүзләр. .
ТЕСТ : 1)Кулланылыштан төшеп калган предметларның, күренешләрнең исеме: А)тарихи сүзләр Б) архаизмнар В) антонимнар 2)Хәзерге көндә булган предметларның, күренешләрнең искергән атамалары А)неологизмнар Б)синонимнар В)архаизмнар 3)Телдә барлыкка килгән яңа сүзләр: А)искергән сүзләр Б) неологизмнар В) архаизмнар 4)ХАН сүзе: А) неологизм Б)архаизм В)тарихи сүз 5) ӘЛБӘ сүзе: А)шикәр Б)хәлвә В) алма II этап. Уку мәсьәләсен кую. Тактадагы кроссвордны чишсәк, дәресебезнең темасы килеп чыгар. Кроссворд сораулары: 1.Реформа сүзенең искергән атамасы 2. Күлдә бар, елгада юк. Үрдәктә бар, казда юк. 3. Рәссам-конструктор (яңа сүз) 4.Петр Беренче заманында кораблар төзү өчен урман кисүче 5. Телдә барлыкка килә торган яңа сүз 6.Агач түгел, яфраклы, тун түгел, тегелгән Горизонталь буенча нинди сүз килеп чыкты? -Димәк, без бүген дәрестә нишләрбез? - Димәк , сүзлекләр турында өйрәнербез. Аларның төрләрен һәм алардан файдаланырга өйрәнербез IIIэтап. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү этабы.
Сүзлекләр – белешмә китаплар. Алар төп 2 төргә бүленә: телара һәм аңлатмалы сүзлекләр. Сүзлекләрне җыю, тәртипкә салу һәм сүзлекләр төзү турындагы фәнне лексикография дип атыйлар. Укучылар, теманың моделен төзи башлыйбыз, дәрес дәвамында тулыландырырбыз. Сүзлекләр Телара Аңлатмалы
Телара сүзлекләр бер телдәге сүзләрне башка телләргә тәрҗемә итеп бирәләр. Нинди телара сүзлекләр беләсез? Аңлатмалы сүзлекләр, гадәттә, бер телдә төзелгән була, сүзләрнең мәгънәләре дә шул телдә аңлатыла. (Укытучы төрле сүзлекләрне күрсәтеп китә)
Дәреслекнең 57б. 105нче күнегү Биреме: Мәкальләрне һәм әйтемнәрне укыгыз. “Татар теленең аңлатмалы сүзлегеннән” карап, калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрнең лексик мәгънәләрен табыгыз.
1нче төркем: 106нчы күнегү. Омонимнар сүзлегеннән Т хәрефенә башланган 5 омоним табып язарга. 2нче төркем: 107нче күнегү. Кешенең уңай сыйфатларын чагылдырган берничә фразеологик әйтелмә язарга. Фразеологик сүзлек белән эш. К хәрефенә. 3нче төркем: Татарча-русча сүзлек белән эш. 108нче күнегүдәге сүзләрне тәрҗемә итәргә. 4нче төркем: диалектологик сүзлек белән эш. (укытучы биргән сүзләрнең әдәби телдәге сүзен табып әйтү) (Тырбайчык, бидерә, картуф, кабаланчык, цәй)
IV этап. Рефлексив бәяләү этабы.
-Бүген дәрестә ни эшләргә теләгән идек? - Нинди сүзлекләр була? Өй эше:
| I этап. Мотивлаштыру – ориентлаштыру. 1. Укучылар бер-берсенә карап елмаялар 1 укучы МӘКТӘП темасына караган сүзләрнең иске атамаларын әйтеп чыга. Мәсәлән: Укытучы, укучы, мәктәп, сумка... 2нче укучы хәзерге көндә барлыкка килгән яңа һөнәрләр исемен әйтеп чыга -3нче укучы Тукай шигырендәге искергән сүзләрнең хәзерге атамаларын әйтә Укучылар интерактив тавыш бирү пультлары ярдәмендә тестны эшлиләр II этап. Уку мәсьәләсен кую. Укучылар кроссворд чишәләр
-СҮЗЛЕК (Укучылар төркемнәрдә уку мәсьәләсен кую юнәлешендә эшлиләр. Уку мәсьәләсе куелгач, үз-үзләренә, бер-берсенә, бергә әйтәләр. Көтелгән җавап: Сүзлекләр турында өйрәнербез. Аларның төрләрен һәм алардан файдаланырга өйрәнербез..) IIIэтап. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү этабы Укучылар дәфтәрдә модельне төзиләр Җаваплар. Укучылар биремне эшлиләр -Парларда уйлыйлар, фикер тыңлана IV этап. Рефлексив бәяләү этабы. |
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Тест по окружающему миру, 2 класс "Су һәм аның үзлекләре”
Тест по окружающему миру, 2 класс "Су һәм аның үзлекләре” УМК "Перспективная начальная школа", О.Н.Федотова, Г.В. Трафимова...
Су һәм аның үзлекләре.
Әйләнә-тирә дөньядан дәрес эшкәртмәсе....
Тапкырлау һәм аның үзлекләре. 0 гә һәм 1 гә тапкырлау. 4 класс математика дәресе
1гә һәм 0гә тапкырлау күнекмәләрен ныгыту,исәпләү күнекмәләрен , логик фикерләүләрен үстерү...
Открытый урок по математике на тему "КУШУНЫН ҮЗЛЕКЛӘРЕ" 2 кл
Открытый урок по математике на тему "КУШУНЫН ҮЗЛЕКЛӘРЕ" 2 кл...
Кушуның үзлекләре
Математика...