Сыйныфтан тыш чара "Кадерле әнием"
методическая разработка (4 класс) на тему

Шундый сүз бу, укып була.

Уңайга да, кирегә дә.

Баласы өчен әзер тора

Янган утка керергә дә (АНА).

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл syynyf.tysh_chara_.niem_.docx27.52 КБ

Предварительный просмотр:

Сыйныфтан тыш чара

2017

Максат:        1.Әниләрнең бөек кешеләр икәнен аңлату.

                2. Әниләр турында күбрәк бепем бирү.

                3.Сөйләм телләрен үстерү.

                4.Хәтерләрен үстерү.

                5.Иҗади фикерләү сәләтләрен үстерү.        

Җиһазлау: магнитафон, кассета.        

Ә Н И Е М

Сорауларга  җавап

Минем әнием


“Өч кыз”- 3 кыз, сөлге, үрмәкүч, бака, эләгән, йон, табак.

                Әни.

                Тиен.

“Туган тел” җыры.

 Бию көе.

 “Утыр әле яннарыма” җыры.

Ярышка:гөл,ручка, кәгазь,

“Замечателная”.

“Әниләргә рәхмәт”.

“Минем әнием” хикәя.

Хат. “Тылсымлы хат”.

I  Табышмак әйтү.

Укучылар, тыңлагыз әле, мин сезгә бер табышмак әйтәм, ә сез җавабын табарсыз.

Шундый сүз бу, укып була.

Уңайга да, кирегә дә.

Баласы өчен әзер тора

Янган утка керергә дә (АНА).

-Табышмакта кем турында әйтелә?

- Аның турында нәрсә диелә?

Нәтиҗә:Ә без, барыбыз да әниләрнең сүзен тыңлыйбызмы,рәнҗетмибезме?

II «Өч кыз» әкияте.

Татар халык әкиятенең “Өч кыз”  әкиятен искә төшерик әле (әкиятне схнәләштерү)

Ни өчен кече кызы гомер  буе рәхәт яшәгән, кешеләр дә аны бик яратканнар.

Чөнки ул шәфкәтьле, мәрхәмәтле булган.

Бөтен эшен ташлап әнисе янына йөгергән.

Нәтиҗә: Әни – тормышның терәге. Әниләрнең кадерен белик ; авыр сүз әйтеп күңелен ренҗетмик.

Ә хәзер , әниләр турында шигырь сөйләп үтик әле.

III.“Әнием” шигыре.    Роберт Миңнуллин.

Син, әнием, минем өчен

Бу дөньяда бер генә.

Елмайганда йөзләреңнән

Бар өйгә нур бөркелә.

Тыңлап бишек моңнарыңны,

Елавым басылган бит,

Телем дә минем иң әүвәл

“Әннә” дип ачылган бит.

Бу шигырьнең эчтәлеге без җырлый торган кайсы җырга туры килә? (“Туган тел”)

IV. “Туган тел”җырын башкарып үтик.

V.Тел бүләк иткән безнең әниләребез нинди соң? (“Минем әнием” хикәясен уку).

        Нәтиҗә:Укучылар,сез әниләрне олылап, хөрмәт итеп бик күп акыллы сүзләр әйттегез. Әниләрегезне кадерли белүегезгә мин дә шатмын.

VI. ”Ял ит, әнием” биюен башкару, ахырда “Утыр әле яннарыма” җыры. (Җыр үзгәртелә)

Утыр әни яннарыма.

Ял булсын җаннарыма.

Сез аларны ничек итеп кадерлисез? Аларга ничек итеп ярдәм итәсез?(Бию башкару)

         Нәтиҗә: Бу эшләрне башкаруда булышсагыз, әниләр никадәр ял итсәләр, һәрвакыт яшь булырлар.

VII.Ярыш оештыру.

Ә хәзер, әниләр турында без берәр нәрсә беләбезме икән? Шул турыда сөйләшеп алыйк.

Хатын-кыз исемен яз”.

Гөл (кую), хатын-кыз исемен язу.

Гөл –нәзирә, -наз, -нара;

-  нур, -ия, -үсә;

- сирә, -синә,-генә;

- чирә, -йөзем, -сирень;

- зирә, -чәчәк, -сем.

        (Бер исемне бер яктан әйтү, икенчесен – икенче яктан.)

Шигырьнең исемен, авторын әйтегез.

“И туган тел, и матур тел,

      Әткәм-әнкәмнең теле .” (Г.Тукай. “Туган тел”)

“Көннәр якты булсын өчен,

Йокы татлы булсын өчен.” (Р.Миңнуллин. “Әни кирәк”)

“Син яраткан иң матур сүз

Нинди сүз, әйт, бәбкәем?” (Н.Исәнбәт. “Иң матур       сүз”)

“Күгәрченнәр гөрләшәләр,

Язгы кояш нурында.” (Җ.Тәрҗеманов. “Иң матур                                                     сүз.”)

3.Мәкальләргә сүзләр куй.

 Әни суккан  ...... (авыртмый);

Әткәй – шикәр, әнкәй - ...... (бал);

Үз анасын ...... (зурлаган), кеше анасын хурламас.

Суга ага башлагач, бабай да ...... (“Әнием!”) дип кычкырган.

         4.”Әниләр турында шигырьләр беләсезме?”

                “ Әниемнең кызы юк бит.”   Клара Булатова.

                “ Почмакта торам.”     Р.Миңнуллин.

Ә сез, үзебез әниләр турында шигырьләр иҗат иткәнегез бармы?

           5. Иҗат ителгән шигырьләр уку.

         6. Иҗат ителгән җыр башкару.

(Җингән команданы билгеләү.)

VIIi.  «Тылсымчы хаты».

Безгә Тылсымчы хат җибәргән : “Кадерле балалар! Мин сезгә хат җибәрәм. Сез үзегезнең киәләрегезне әйтегез әле.”

1 хат.

Бер көйсез бала булган.беркөнне шул бала әнисеннән су сорап еларга тотынган,су биргәч:

Суга сөт кушып бир!- дип елаган. Анасы суга сөтне кушканнан соң:

Инде сөтне судан аерып бир!- дип тагын да катырак еларга тотынган.

Бу бала турында нәрсә әйтеп була? Сөтне судан аерып буламы?

Бу бала бик көйсез, кире. Ул әнисенә булдыра алмаслык эш куша. Бу бала елак, көйсезләнеп әнисен бик нык борчыган.

-Тылсымчы шулай язган: “Акыллы, тәртипле бала әнисен юк-бар белән борчымый. Киреләнү – бик ямьсез күренеш.”

2 хат.

Рәмзия әтисе, әнисе һәм әбисе белән яши. Әти-әнисенең берәр кая барасы булса, Рәмзия һәрвакыт киреләнә башлый.

Минем әби белән каласым килми! – ди. Әбисенең Рәмзиягә бик нык хәтере кала, ул аңа үпкәли.

Әби ни өчен Рәмзиягә үпкәли?

Киреләнергә ярамый.Әбигә иптәш булып калырга кирәк. Әти-әнигә ияреп йөрергә ярамый.

     - Тылсымчы: “Әби-бабайларны өйдә ялгыз калдырмагыз. Аларның үзләренә генә күңелсез була. Аларның күңелләрен күтәрегез, ягымлы сүзләр сөйләгез. Әти-әниегезгә ияреп йөрмәгез.”(”Бушлык” шигырен сөйләү.)

IX Сорауларга җавап.

Ә хәзер, бирелгән “Минем әнием ярата, яратмый” сорауларына җавап биреп үтик.

Әниләр нинди төс яраталар?

Нинди ризык яраталар?һ.б.

(Һәрберсенә җавап бирү.)

Нәтиҗә ясау.

X.  Безнең әниләребез нинди соң? Иң.....нинди?

Иң матур!

Иң уңган!

Иң булган!

Иң оста!

Иң сөйкемле!

Иң ягымлы!

Иң яхшысы!

Иң акыллысы!

- Мактанырлыкмы безнең әниләребез?

-Әйе, мактанырлык.

XI. Нәтиҗә ясау.

        Бүген без сезнең белән әниләр турында сөйләштек.

Алар нинди кешеләр?

Без аларга карата нинди булырга тиешбез?

XII”Әниләргә рәхмәт” җыры белән тәмамлыйбыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сау бул, башлангыч - сыйныфтан тыш чара.

Зал бәйрәмчә бизәлә, стенага “Сау бул башлангыч!” дигән язма эленә, балаларның матур язу, математика, рус теле дәфтәрләреннән, технология дәресендә укучылар иҗат иткән эшләрдән күргәзмә о...

Шәүкәт Галиев иҗаты буенча сыйныфтан тыш уку дәресе.

Шәүкәт Галиевның  тормыш юлы һәм ижаты белән танышу....

"Сәламәтлек театры". Башлангыч сыйныфларда сыйныфтан тыш чара.

Укучыларда сәламәт яшәү рәвеше булдыру, спорт белән шөгыльләнүгә кызыксыну уяту, бер-береңә карата миһербанлылык, ярдәмчеллек хисләре тәрбияләү максатыннан чыгып төзелде....

Сөмбелэ бәйрәме.1 нче сыйныф өчен әдәби укудан сыйныфтан тыш чара.

Көз ел фасылына карата сыйныфтан тыш чара.Яшелчә, җиләк җимешләр турында кыска шигырьләр белән  бакчадагы  күренеш.Җыр- биюләр кичәгә тагы да бер ямь өсти....

Сыйныфтан тыш чара: «Чәй яны – гаилә җаны»

Бу сыйныфтан тыш чара - башкарылган проект эшенең нәтиҗәсе. Бу проект эшен яклауда балаларның ясаган чыгышлары. Эш дәвамында балалар бик актив катнаштылар, мәгълүматлар тупладылар, сорашулар үткәрделә...

“Дәү әнием минем, дәү әнием...”

ldquo;Дәү әнием минем, дәү әнием...”Дәү әни диеп әйтер кешесе булган кеше дөньяда иң бәхетлеседер. Бәхетле кешеләрнең берсе – без. Чөнки безнең дәү әниебез бар һәм бердән-бер....

“Әнием, дәү әнием – сез безнең кадерлеләребез”

(3 нче, 4 нче сыйныфлар өчен әдәби- музыкаль кичә)Максат: балаларда әбиләргә, әниләргә мәхәббәт хисләре тәрбияләү, аларны олылау һәм кадерләү.               Исә...