Туган ягымның күренекле шәхесе – Шәрәф Мөдәррис
учебно-методический материал (3 класс) на тему
Шәрәф Мөдәрриснең тормыш юлын һәм иҗатын тирәнтен өйрәнү.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
fnni_esh.docx | 25.22 КБ |
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы “Марс урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе
Тема:
Туган ягымның күренекле шәхесе – Шәрәф Мөдәррис
(Фәнни эш)
Эчтәлек
Кереш.............................................................................................................
Төп өлеш........................................................................................................
Туган ягымның күренекле шәхесе – Шәрәф Мөдәррис............................
Йомгаклау......................................................................................................
Кулланылган әдәбият....................................................................................
Кереш
Чүпрәле районы - республикабызда һәм ,гомумән, ил күләмендә танылган күренекле кешеләрне үстергән төбәк ул. Безнең як халкы- бабалары Каракитә авылыннан булган, татар дөньяви шигъриятенә нигез салучы Габделҗаббар Кандалый, әнисе Иске Чокалы авылыннан булган олуг галим Шиһабетдин Мәрҗани, Түбән Чәке авылында туып үскән олуг тарихчы һәм педагог Һади Атласи, мәшһүр мәгърифәтче Шиһап Әхмеров кебек данлыклы шәхесләр белән горурланып яшиләр.
Районда туып-үскән, татар әдәбиятының күренекле вәкилләре - Шәрәф Мөдәррис, Зәки Нури, Шамил һәм Роберт Рәкыйповлар , Кыям Миңлебаев, сәнгать осталары Асия Измайлова, Ринат Таҗетдинов, Алсу Гайнуллина, Һидият Солтанов, Венера Шәрипова, Габдулла Рәхимкулов, Рафаэль Ильясов һәм башкалар - районыбызның горурлыгы
Шәрәф Мөдәррис – илебез азатлыгы өчен көрәшкән фронтовик шагыйрь, Ватаныбызның чын патриоты; шигырьләр, поэмалар, сонетлар авторы; тәрҗемәче; тугрылык, дөреслек, гаделлек өчен актив көрәшүче каләм остасы. Ул максатка омтылучан, тырыш, авырлыкларга каршы көрәшә белүче, нык ихтыяр көченә ия булган чын ир- егет. Кадерле авылдашым, шагыйрь Шәрәф Мөдәррис иҗаты бүгенгесе көнгә кадәр ныклап өйрәнелмәгән һәм игътибардан читтә кала бирә. Түбәндә гомере бик иртә өзелгән шагыйрь Шәрәф Мөдәрриснең тормышына һәм әдәби иҗатына багышланган фәнни эш тәкъдим ителә.
Фәнни эшебезнең темасы туган ягымның күренекле шәхесе - Шәрәф Мөдәррис турында.
Максат: Шәрәф Мөдәрриснең тормыш юлын һәм иҗатын тирәнтен өйрәнү.
Максаттан чыгып, без үз алдыбызга түбәндәге бурычларны куйдык:
1.Шәрәф Мөдәрриснең тормыш баскычларына күзәтү.
2.Сугыш чоры иҗаты белән танышу.
3.Шәрәф Мөдәррис иҗатында тыныч тормышны сурәтләү.
Фәнни-тикшеренү эшенең төп объекты – Шәрәф Мөдәррис иҗаты, предметы – Шәрәф Мөдәрриснең җыентыклары.
Әлеге эшне башкарганда түбәндәге метод-алымнар кулланылды: күзәтү, гомумиләштерү, эзләнү, анализлау, нәтиҗә ясау.
Фәнни эшнең структурасы. Фәнни эш керештән, төп өлештән, йомгаклау һәм кулланган әдәбият исемлегеннән тора.
Шундый нәтиҗәләргә килдем: − Кайчан моңсу-уйчан , күбесендә исә шат күңелле, җор телле, Хак сүзне кешенең күңеленә карап туры әйтүчән бу шагыйрьнең иҗаты поэзия тарихында үзенчәлекле бер дөнья булып калды.
Төп өлеш
Авылдашыбыз, тәрҗемәче, публицист, фронтовик шагыйрь Шәрәф Мөдәррис – 1919 нчы елның 1 нче ноябрендә Чүпрәле районы Түбән Каракитә авылында туа.Шушында тәпи йөри башлагач, каз бәбкәсе үләненә яланаяк килеш басып, дөнья белән таныша. Үз авылында башлангыч, күрше Мунчәли авылындагы җидееллык мәктәптә укый.
1933 нче елда ук шагыйрьнең шигырьләре матбугатта басыла башлый. 1935 нче елда Казанга китә һәм педагогия институты каршындагы рабфакка укырга керә. 1937 нче елда ук инде унсигез яшьлек комсомол егетнең “Үскәндә” исемле беренче шигырьләр җыентыгы дөнья күрә. Шагыйрьнең әдәби тәрҗемә өлкәсендәге беренче тәҗрибәләре дә шушы чорда башлана. 1941 нче елда аның тәрҗемәсендә чуаш әдәбияты классигы Константин Ивановның атаклы “Нарспи” поэмасы басылып чыга. Поэманың турыдан-туры оригиналдан тәрҗемә ителүе ул заман тәнкыйтендә аеруча уңай күренеш итеп бәяләнә.
Беркадәр вакыт республика яшьләр газетасы “Яшь сталинчы” хәзерге “Татарстан яшьләре” редакциясендә эшли.
Совет халкы гадел, азатлык сугышы алып бара, моны аңлау сугышта геройлар тудыра. Геройлык масса төсендәге күренешкә әйләнде. Татарстанда туган сугышчылар да арсланнар кебек сугышалар”-дип яза Маршал Конев.
Әйе, шушы сүзләр Шәрәф Мөдәррискә багышланган шикелле. Шәрәф Мөдәррис 1941 нче елның язында Кызыл Армия сафына алына. Фашист Германиясенең мәкерле һөҗүмен ул кулына,корал тотып, Белорусия чигендә каршылый. Шушы елның җәендә Смоленск өлкәсендә барган канлы сугышларның берсендә Шәрәф Мөдәррис контузия ала һәм Мәскәү госпиталенә озатыла. Сәламәтлеге яхшыргач, 1942 нче елда ул яңадан сугышка китә. “Ватан өчен” исемле газета редакциясендә корреспондент булып хезмәт итә. Сугыш чынбарлыгыннан алынган конкрет вакыйгалар, эш- гамәлләр Шәрәф Мөдәрриснең бу чор поэтик иҗатының да төп эшчәнлеген тәшкил итә. Лирикасында, “Тупчы Ваһап” (1943) исемле күләмле эпик поэмасында, шагыйрь нәкъ менә шул үзе аралашып яшәгән гади совет кешеләренең хисләрен, сугыштагы батырлыкларын, аларның гуманизмын, фашизмга үтергеч нәфрәтләрен тасвирлый. Бүгенгесе рәхәт тормышта яшәвебез белән без тупчы Ваһапларга мәңге бурычлы. Шушындый меңләгән солдатларның батырлыгы җыр булып безнең буынга килеп ирешәчәген Шәрәф абый Мөдәррис түбәндәге юлларда чагылдыра, минемчә.
Җырладылар керер чакта көрәшләргә,
Китте сыман кайгы-сагыш салкынлыгы.
Калды җырда, илһам биреп йөрәкләрдә,
Баһадирның сугышларда шашкынлыгы.
Шәрәф Мөдәррис 1946 нчы елны демобилизацияләнеп Казанга кайта. “Кызыл Татарстан” (хәзерге “Ватаным Татарстан”) һәм “Яшь сталинчы” газеталары редакцияләрендә әдәби хезмәткәр булып эшли. 1956 нчы елда, читтән торып укып, М.Горький исемендәге әдәбият институтын тәмамлый.
Сугышта һәлак булган дуслары өчен йөрәге әрни. Аларны ул сихри якты биреп балкыган һәм яшьли сүнгән йолдыз төркеме белән чагылдырып, “Йолдыз төркеме” шигырен иҗат итә.
Дусларымның барсын, йолдыз итеп,
Күкрәгемә тагып кайтуым...
Тик һаман да шушы Кызыл Йолдыз
Күкрәгемне тора пешереп;
Яшьли сүнеп, яуда ятып калган...
Дусларымны искә төшереп...
Сугыштан соңгы елларда Шәрәф Мөдәрриснең әдәби иҗаты, жанр һәм эчтәлек ягыннан төрлеләнеп, тагын да үсеп, җәелеп китә. Ул юмористик әсәрләр,зур күләмле поэмалар, шигъри повестьлар яза, лирик һәм публицистик памфлетлар иҗат итә.
Ул татар поэзиясендә беренчеләрдән булып сонет жанрына юл ача. Аның инглиз теленнән тәрҗемә иткән Шекспир сонетлары, “Король Ричорд III” трагедиясе, Байрон, Шелли шигырьләре, немецчадан Гейне шигырьләреннән үрнәкләр, Пушкин, Некрасов, Шевченко кебек бөек шагыйрьләрнең аерым әсәрләрен тәрҗемә итә. Шәрәф Мөдәррис шигъри талантының ачылып җиткән чорында,1963 нче елның 28 апрелендә вафат була.
Шәрәф Мөдәррис - Түбән Каракитә егете. Каракитә саклый,горурлана бу исем белән. Шулай булмый мөмкинме соң? Авылның кешеләрен эчкерсез яратып, үзен яраттырган ул. Кайда гына булмасын, аз гына мөмкинлек булу белән авылына юл тоткан. Анда аны яшьлеге көткән сыман булгандыр шул. Ул җыр-моң яраткан. Тальян гармунга кушылып, татар халык җырларын өздереп һәм оста итеп җырлап та җибәрә торган булган. Шулай ук чын балта остасы да булган.
Шәрәф Мөдәрриснең сугыш елларында үткән юлы хакында зур китап язарга мөмкин булыр иде. Сугышның беренче көненнән үк ул ут эчендә. Яралана. Тагын фронт. Фронт газетасының хәбәрчесе. Һәрвакыт алгы сызыкта. Шул ук вакытта- ялкынлы шагыйрь. Иҗаты ел үсәсен көн үсә. Минем фикеремчә,”Әй туган җир!” шигыре Чүпрәле районының Каракитә авылы хакында.
Булды сугыш...ләкин онытылмадың,
Әй матур җир, газиз туган җир;
Сагынганым, ярсып омтылганым,
Идел белән билен буган җир!
Шәрәф Мөдәррис иҗат итүнең тәмен, кадерен белгән, эзләнүдән бер көн туктап тормаган иҗатта үзен җәлләми эшләүче әдип булган.
Йомгаклау
Безнең Марс урта гомуми белем бирү мәктәбендә һәр елны шагыйрьнең туган көне зур бәйрәм итеп билгеләп үтелә. Шигырьләрен, тормыш юлын, тәрҗемә өлкәсендә чиксез зур эш алып барганын беләбез. Шәрәф Мөдәррискә карата фикерләр язып бетергесез. Иҗаты үлемсез һәм безнең күңелләрдә мәңге сакланыр. Шәрәф Мөдәррис иҗат итүнең тәмен, кадерен белгән, эзләнүдән бер көн туктап тормаган, иҗатта үзен җәлләми эшләүче әдип иде. Аның иҗаты бүгенгесе көнгә кадәр ныклап өйрәнелмәгән һәм игътибардан читтә кала бирә.Чүпрәле районы Каракитә авылыннан чыккан бөек шагыйрь иҗатын дәреслекләрдә күбрәк күрәсе иде. Бөтен йөрәге белән шигърияткә бирелгән, татар поэзиясенә сонет жанрын алып кергән һәм гүзәл үрнәкләрен биргән талант иясе-әдәбият дәреслекләрендә урын алырга тиешле шагыйрь. Минем фикеремчә,шушы теләкләрне галимнәр дә ишетер шикелле тоела. Шул вакытта якташыбызның да рухы шат булыр иде.
Кулланылган әдәбият
- “Казан утлары” журналы. №3, 2000 нче ел.
- Шәрәф Мөдәррис “Дуслар күңеле” китабы. 1980 нче ел.,19 бит.
- Татар әдәбияты тарихы. V том, 1989 нчы ел.
- Шәрәф Мөдәррис “Дуслар җыры” китабы, 1944 нче ел, 104 бит
- Чүпрәле районының “Туган як” газеталары.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел.
Внеклассное мероприятие по татарскому языку для учащихся начальных классов....
Туган илебез символлары
Башлангыч классларда парламент дәрес....
21 февраль - Халыкара туган тел көне
Башлангыч сыйныфларда үткәрелгән " Тел - рухи дөнья көзгесе" кичәсенең презентациясе...
Туган ил кайдан башлана? Туган як табигатен уйлап ясау.
Туган як табигатен рәсемгә төшерү...
МАТЕМАТИКА ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ ТЕЛДӘН ИСӘПЛӘҮ КҮНЕГҮЛӘРЕНЕҢ УКУЧЫ ШӘХЕСЕ ҮСЕШЕНДӘ РОЛЕ
МАТЕМАТИКА ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ ТЕЛДӘН ИСӘПЛӘҮ КҮНЕГҮЛӘРЕНЕҢ УКУЧЫ ШӘХЕСЕ ҮСЕШЕНДӘ РОЛЕ...
Туган ягымның табигате. Природа зимой.
Конспект бинарного урока...
И минем туган авылым, и минем туган җирем!
Туган авыл темасына багышланган сыйныф сәгатенең план-конспекты....