Соңгы кыңгырау бәйрәмендә 1 нче сыйныфлар чыгышы (выступление учащихся 1 класса на Последнем звонке)
материал (1 класс) на тему
Сценарий мероприятия, который посвящен Последнему звонку
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
posledniy_zvonok.docx | 537.82 КБ |
Предварительный просмотр:
МББУ “Иске Урыссу УГББМ” Ютазы муниципаль районы ТР
Соңгы кыңгырау бәйрәмендә
1 нче сыйныфларның чыгышы
25.05.2017
Сәхнәгә кечкенә кыңгыраулар тотып чыгалар.
1 укучы. Кечкенә генә булсак та,
Бәйрәмегезгә килдек.
Сезгә матур теләкләр,
Шигырьләр алып килдек.
2 укучы.Кечкенә генә булсак та,
Шигырь сөйли беләбез.
Уңганнарны мактыйбыз без,
Ялкаулардан көләбез.
3 укучы. Миннән дә бәләкәй булгансыз,
Сез мәктәпкә килгәндә.
Кара ничек зур үскәнсез
Унберенчегә барып җиткәндә.
4 укучы. Дорогие старшие ребята!
Мы пришли на праздник ваш
В последний раз!
Говорят, вы были младшими когда-то,
В первый класс ходили вроде нас!
5 укучы. 11 лет прошли быстрее сказки,
А ты оглянуться не успел.
И нет в руках учителя указки,
И нет в ушах приятельской подсказки.
И стёрся до последней крошки мел...
6 укучы. Мы и вы почти закончили ученье,
Нам – гулять, вам – экзамены сдавать.
Пожелайте нам хороших развлечений,
Мы желаем вам “ни пуха, ни пера”.
Җыр “Дружба с букварём”.
7 укучы.Менә монда мәктәп бусагасы,
Юлбашы бу алгы көннәргә.
Безгә әле шунда тукталырга,
Сезгә ерак китәргә.
8 укучы. Бездән сезгә теләкләр:
Көчле булсын сезнең йөрәкләр.
Шуны тели мәктәп еллары
Һәм беренче класс укучылары.
9 укучы. Бүген абый-апаларны
Олы юлга озатабыз.
Имтиханда гел бишлеләр
Булуын теләп калабыз.
10 укучы. Алга таба да тырышып
Югары белем алыгыз.
Профессор, академик,
Фән докторы булыгыз.
11 укучы. Сезне олы юллар көтә,
Бәхетләргә диләр юл урау.
Урау юллар турыланыр әле,
Алга дәшә соңгы кыңгырау.
12 укучы. Бүген сезгә истәлеккә
Бирәбез без бүләкләр.
Тик алар гади түгелләр,
Бар җирдә кирәкләр.
13 укучы. Бүләгебез – кыңгыраулар,
Сезгә махсус алынган.
Кирәк булыр, чөнки алар
Мәктәп кыңгыравыннан ясалган. (кыңгыраулар бүләк ителә)
Җыр “Өйрәтәләр мәктәпләрдә”.
14 укучы. Сау булыгыз, апалар,
Сау булыгыз, абыйлар.
Сезнең арттан куып җитәрбез без,
Тик салыгыз безгә ак юллар.
15 укучы. Тормыш юлы изге булсын,
Бәхет китерсен сезгә.
Хәерле юл, бәхет-шатлык
Телибез үзегезгә.
Хор белән. Сау булыгыз, апалар һәм абыйлар!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Выступление превоклассников на празднике последнего звонка
25 мая, в день последнего звонка, на линейке по традиции выступают первоклассники. Предлагаю материал для их выступления. Он содержит оригинальные стихи и песни....
Презентация к выступлению 4 класса на празднике "Последний звонок"
Сопровождение выступления моих выпускников 2012 года...
Выступление первоклассников на празднике "Последний звонок"
Напутствие первоклассников выпускникам 11 класса на празднике "Последний звонок"...
Выступление учащихся 1 класса на "Последнем звонке"
Поздравление первоклассников с окончанием школы, с последним звонком учащихся 11 класса...
Выступление 1 класса на последний звонок
Ежегодно по традиции первоклассники приветствуют выпускников 11класса на "Последнем звонке". Данный материал включает стихи для такого выступления. Материал на татарском языке....
Выступление первоклассников на празднике Последнего звонка
Цель: проведение последнего звонка в школе.Стихотворение предполагает прочтение первоклассниками выпускникам 11-ых классов школы....
Выступление 4 класса на общешкольной линейке "Последний звонок"
Разработка содержит слова и песню для выступления 4 класса на общешкольной линейке "Последний звонок"...