Выступление 1 класса на последний звонок
материал (1 класс) на тему
Ежегодно по традиции первоклассники приветствуют выпускников 11класса на "Последнем звонке". Данный материал включает стихи для такого выступления. Материал на татарском языке.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
vystuplenie_1_klassa_na_posledniy_zvonok.docx | 21.24 КБ |
Предварительный просмотр:
Соңгы кыңгырау бәйрәме.
/ 1нче сыйныф укучыларының 11 сыйныф укучыларына теләк-котлаулары/
1. Сез - 11ләр, без – 1ләр,
Без бик нәни, сез дәүләр.
Кемнәр уйлап тапкандыр,
Бигрәк охшаш исемнәр.
2. Миннән дә бәләкәй булгансыз,
Сез мәктәпкә килгәндә.
Кара ничек зур үскәнсез
Унберенчегә җиткәндә.
3. Без беренчеләр генә,
Ә сез инде унберләр.
Сезнең яшькә җиткәнче,
Узар күпме гомерләр.
4. Без 11дә укыганда,
Нинди булырсыз икән?
Уку йортларын тәмамлап,
Эшли башларсыз күптән.
5. Сезнең кадәр дәүләр булып
Тизрәк үсәсе килә.
Сез яулаган уңышларга
Тизрәк җитәсе килә.
6. Безнең бик күңелле чаклар,
Көннәр буе уйныйбыз.
Сез балачак белән хушлашасыз
Сезне көтә алда зур тормыш.
7. Бүген абый-апаларны
Олы юлга озатабыз.
Имтиханда гел бишлеләр
булуын теләп калабыз.
Безгә чыга инде канат,
Үсәсе, ныгыйсы бар.
Сезгә әле күп сынаулар,
ЕГЭлар бирәсе бар.
8. Бүген сезнең “Соңгы звонок” көне,
Әллә ничек, моңсу җырлыйсыз.
Алдыгызда тормыш сынаулары,
Авыр булмасмы?- дип уйлыйсыз.
9. Әллә бигрәк әйбәт булдыгызмы?
Укытучылар никтер елыйлар.
Әйтерсең лә алар сезгә кушылып
Саубуллашу җырын җырлыйлар.
10. Ләйсән апа бүген бигрәк моңсу,
Балаларын чөнки очыра.
Моңсу күзләрен ул сезгә төбәп,
Бер шатлана һәм бер борчыла.
11. Еламагыз әле апалар,
Моңаймагыз әле абыйлар.
Безсез нишләрсез?- дисезме,
Сезгә алмашка - без бит бар.
12. Сез башлаган матур эшләрне
Без үзебез дәвам итәрбез.
Авыр булыр, ләкин сынатмабыз,
Бу көннәргә без дә җитәрбез.
13. Булат абый, ишетәсеңме?
Мин бит Илмаз исемле.
Йөгерешче булам әле
Мин дә синең шикелле.
14. Илүс абый, Азат абый,
Баскетболны
Бигрәк оста уйныйсыз.
Тренер булсагыз әгәр,
Мине дә чакырырсыз.
15. Алсу апа белән Рушан абый
Пар аккоштай матур бииләр.
Алар кебек шәп биюче булсам,
Нәрсә әйтер икән әниләр?
16. Ә Мин Адилә апа кебек
Олимпиадада җиңәм.
Шуңа күрә һәр дәресне
Бик тырышып өйрәнәм.
17. Ранис абый чын механик
Булыр әле, күрерсез.
Безнең машиналарны
Бушка рәтләп бирерсез.
18. Ә Миннуллин Радик абый
Запчасть ташып торачак.
Аллабирса машиналар
Менә дигән булачак.
19. Хисапчы булыр, мөгаен
Безнең Ләйсән апабыз.
Күп итеп чутларсың яме,
Акчаны яратабыз.
20. Юрист булып Алинә апа
Яклар безнең хокукны.
Шулай булсын, без барыбыз
Шат яшәргә хокуклы.
21. Алга таба да тырышып
Югары белем алыгыз.
Профессор, академик,
Фән докторы булыгыз.
22. Бездән сезгә теләкләр
Көчле булсын сезнең йөрәкләр
Шуны тели мәктәп еллары
Һәм беренче класс укучылары.
23. Уйлагыз сез бары тик,
Матурлыйк,- дип,- тормышны.
Хәерле юл сезгә,
булсын,
Һәр эшегез уңышлы!!!
24. Уңышлар юлдаш булсыннар
Барасы юлыгызда.
Бәхетле тормыш ачкычы
Сезнең үз кулыгызда.
25. Сәламәт һәм шат күңелле
Батыр, кыю булыгыз.
Илнең киләчәге сезнең кулда
Авырлыклар килсә, җиңегез.
26. Кем булсагыз,
Кая барсагыз да,
Ак бәхетләр телибез сезгә.
Һәрбер таң,
һәр сәгать,
һәр минут
Шатлык кына алып килсен
Һәммәгезгә!
27. Зур уңышлар юлдаш булсын сезгә,
Сынауларны “5” кә бирегез.
Мәктәпне һәм безне онытмагыз,
Хәл белергә килеп йөрегез.
Хор. Сау булыгыз, апалар,
Сау булыгыз, абыйлар.
28. Сезнең арттан куып җитәрбез без,
Тик салыгыз безгә ак юллар.
29. Тормыш юлы изге булсын,
Бәхет китерсен сезгә.
Хор. Хәерле юл, бәхет – шатлык
Телибез һәммәгезгә.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Выступление первоклассников на "Последнем звонке для выпускников"
Вашему вниманию предлагается небольшой сценарий позравления выпускников школы первоклассниками по сказке "Волк и семеро козлят"....
Выступление первоклассников на последнем звонке
Всегда хочется сделать выступление первоклассников интересным, запоминающимся, нескучным. ...
выступление первоклассников на последний звонок
(выступление первоклассников)1. Друзья дорогие!В торжественный часМы в школе родной приветствуем вас.Мы – особые мальчишки:ваши младшие братишки!Мы – особые девчонки:ваши младш...
Выступление учащихся 1 класса на "Последнем звонке"
Поздравление первоклассников с окончанием школы, с последним звонком учащихся 11 класса...
Сценарий выступления первоклассников на последнем звонке 11 кл.
Все материалы собраны из недр интернета, переработаны и оформлены в законченный сценарий. Вам осталось только распределить роли....
Соңгы кыңгырау бәйрәмендә 1 нче сыйныфлар чыгышы (выступление учащихся 1 класса на Последнем звонке)
Сценарий мероприятия, который посвящен Последнему звонку...
Выступление первоклассников на последнем звонке.
Выступление первоклассников на последнем звонке....