1.Оештыру моменты | Якты чырай,якты күңел күрәм мин йөзегездә. Хәерле көн,хәерле эш телик бер-беребезгә.
| Укучылар түгәрәккә басалар, хор белән шигырьне кабатлыйлар, ахырдан бер-берсен сәламлиләр. |
2.Дәрес темасына алып чыгу(проблема кую)
| а)Дәресебезне һәрвакыттагыча әдәби әсәрдән башларбыз .Бүгенгә мин сезгә Вахит Монасыйповның "Шифалы табиблар" хикәясен сайладым. Исеменнән сез бу әсәрнең ни турында икәнен әйтә аласызмы? Ни өчен? б) текстны уку -Ромашка, ромашка!Кая болай чабасың? -Чапмый хәлем юк! Гыйлаҗ бабайга салкын тигән, тамагы авырткан.Шуны дәваларга чабам! -Әрем,әрем! Кая болай йөгерәсең? -Йөгерми хәлем юк!Сәрби әбинең ашказаны бозылган. Шуны төзәтергә йөгерәм! -Ландыш, ландыш!Туктале, кая болай чабыш? -Гафу,гафу!Туктап торырлык вакытым юк! Мөнәвәрә апаның нервлары какшаган, шуны төзәтергә ашыгам! -Бака яфрагы! Бака яфрагы!.. -Соңыннан,соңыннан! Вакытым юк! Хәйрүш абыйның күзенә арпа чыккан! Шуны дәваларга кирәк! -Кычыткан! Кычыткан! Ә син кая?.. -Искәндәр дигән малай янына! Арт сабагын укытырга! Бүген “ике”ле эләктергән! Юньсез! в) Әсәрне укыгач, әйткән версияләрегезнең чынбарлыкка туры киләме-юкмы икәнен әйтеп буламы? Дәресебезнең темасы нинди икән? Нәрсә белән шөгыльләнәчәкбез соң без бүген,әйдәгез үзебезгә максат куйыйк.
г) текстны кулланып таблицаны тутырырга тәкъдим итәм. Дару үләненең исеме | Файдалы үзенчәлеге | ромашка |
|
Эшегез ахырга кадәр килеп чыктымы? Ни өчен? Ә сез ничек уйлыйсыз, ни өчен автор башка үләннәрнең дәвалау үзлекләрен аңлаткан да кычытканның ролен башкача күз алдына китергән? Чыннан да кешегә ,аеруча балалар өчен, дошман булып кына үсә микәнни ул кычыткан? Бүген без нинди сорауга җавап эзләргә тиешбез икән?
Бу сорауга ,ягъни кычытканның файдалымы,зыянлымы икәнен каян белербез икән?
Ә ул чыганаклар безгә гел генә татарча мәгълүмат бирми,иң беренче нәрсәдән башларга кирәк?
г) презентация белән эш
| балаларның фикерләрен әйтәләр?
Әсәрне тыңлыйлар
-шифалы табиблар- дару үләннәре турында - дару үләннәренең исемнәрен , файдалы якларын өйрәнербез) парларда эш Ромашка | салкын тигәндә, тамак авыртканда | Әрем | ашказаны бозылганда | Ландыш | нервлар какшаганда | Бака яфрагы | күзгә арпа чыкканда | Кычыткан | ? |
Балалар үз фикерләрен әйтәләр
Кычыткан дусмы,дошманмы? Кычыткан кирәкме,юкмы? кычыткан яхшымы, начармы?һ.б. -интернет чыганакларыннан, төрле энциклопедияләрдән, китаплардан -дару үләннәренең русча атамаларын өйрәнергә һәм таный белергә слайдлардан дару үләннәренең рәсемнәрен, русча-татарча атамаларын, файдалы якларын карыйлар |
3.Физкульминутка | Әрем русча полынь була.(+) Ромашка канны туктата(-). Ландыш ашарга яраклы үсемлек(-). Бака яфрагының русча атамасы- подорожник(+).Крапива татарча әрем була (-).Тузганак- дару үләне(+).Бака яфрагы -агулы үсемлек(-).Кычыткан мал азыгы буларак кулланыла(+)
| "Әйе-юк"( фикер дөрес булса, кул чабалар, дөрес булмаса, аяклар белән тыпырдыйлар)
|
4.Проблеманы чишү
| а)Кычытканны сезнең гаиләләрдә ничек кулланалар ? ФИО | Мал азыгы | Дәва лау | Матур лык өчен | Ашарга яраклы үлән | Алина |
|
|
|
| Максим |
|
|
|
| Виталий |
|
|
|
| Данил |
|
|
|
|
б) Әсәрдә кычытканны автор кешенең дошманы итеп күрсәткән иде, ә сез аны төрле максаттан кулланасыз, шулай булгач аны дошман диеп буламы?Эшне төркемнәрдә башкарырга кирәк булыр,шулай булгач, нинди кагыйдәләрне үтәргә тиеш икәнен беләсезме? - әдәби әсәрләрдән кычытканны дошман итеп күрсәткән мәгълүмат җыю - "Книга природы", "Кем ул,нәрсә ул?", интернет чыганаклардан кычытканны дус буларак күрсәткән мәгълүмат җыю. в) төркемнәргә чыгыш ясарга һәм табылган материалдан "Бу бик кызыклы!" рубрикасы төзергә тәкъдим итү
| версияләрне тактага язып баралар һәм "+"билгеләре белән билгелиләр
Бер-береңнең фикерен хөрмәт итәргә,комачауламаска, фикереңне аңлатып әйтә белү,рольләрне бүлешеп эшләү төркемнәрдә эш -1 төркем- кычытканны-дошман,2 нче төркем- кычытканны -дус буларак дәлилләр эзлиләр балалар чыгыш ясыйлар |
4.Рефлексия
5.Йомгаклау
| а)Нинди проблема куйган идек? б)Бу сорауга ничек дип җавап бирәбез? в)Нинди юл белән без максатыбызга ирештек? г)Дәрес башында төзи башлаган таблицага нәрсә өсти аласыз?
Халык медицинасында кычытканның зәһәр кычыткан(крапива жгучая) дигән төре дә кулланыла. Ике кычытканның да яфраклары составы бер-берсенә охшаш булганлыктан, аларның кулланылышы да бер үк. Шулай итеп кычыткан безгә дошман түгел, яшел табиб, яшел дустыбыз икән бит. Бары тик аннан дөрес файдалана гына белергә кирәк икән .Нинди кагыйдәләрне үтәргә кирәк? Җир йөзендә кычытканнар күп үсә, ләкин шулай булса да алар сөйләшә белсә, үзләренең яшәүгә хаклы булуларын Әхмәтҗанов Мөҗәһит Заһит улы "Акыллыга сүз әйттем .."китабында язганча шушы шигъри юллар белән әйтеп бирерләр иде: Ялгыш кына тисәгез дә, елатабыз, чагабыз. Безгә үпкәли күрмәгез, шул саклану чарабыз. Табигать байлыклары турында уйланганда рус язучылары В.Бианки, М.Пришвин, А.Куприн әсәрләренә дә мөрәҗәгать итәргә була."Әрем -чүп үләне,кычыткан кулны чага, аларны йолкып атарга кирәк, төлкеләр хәйләкәр, кетәклеккә кереп,тавык чәлдерәләр, бүреләр ерткычлар- сарык урлыйлар дип, барсын да юк итә башласак,безгә Җир дигән матур планетада япа-ялгыз калу куркынычы яный." Альберт Хәсәновның бу фикере белән без дә килешәбез. Табигатьтә бер генә артык тереклек иясе, артык җан юк. Табигать аларның һәркайсын,һәр төрен бик белеп яралткан. Киләчәккә девиз итеп нинди сүзләрне алабыз?(слайдтан уку)
|
Таблицаларны тутыру парларда эш Бүген мин белдем...... Миңа ошады...... Миңа авыр булды..... Мин аңладым, ..... Минем тагын.....беләсем килә
Слайдтан чиратлашып укыйлар. 1.Кычыткан яфракларын чәчәк аткан вакытта, майдан сентябрьгәчә калын бияләйләр белән тамыр яныннан башлап өскә кадәр сыдырып җыярга. 2.Җыелган үләнне күләгәле җиләс урында киптерергә кирәк. 3.Дару урынына кулланыр алдыннан табиб белән киңәшергә онытмау.
Хор белән Беркайчан да рәнҗетмәгез, табигать ул – Җир Ана. Табигатьнең якын дусты булсын иде һәр бала.
|