Әлифба бәйәме
план-конспект занятия (1 класс) на тему

Насруллина Гульсия Рашидовна

Бәйрәм әлифбаны укуны төгәәлләгәч үткәелә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Әлифба бәйрәме81.5 КБ

Предварительный просмотр:

ӘЛИФБА БӘЙРӘМЕ

Класс бүлмәсе бәйрәмчә бизәлә. Тактада “Рәхмәт сиңа, Әлифба”

дигән лозунг эленгән.

Әкрен генә музыка астында укытучы  әкият сөйли:

Борын-борын заманда ук түгел, безнең замандарак, бик-бик еракта ук та түгел, безгә шактый якындарак бик матур, бик серле бер бакча булган. Бик күп төрле агачлар үскән анда: алмалар, грушалар дисеңме, каеннар, имән агачлары. Мате-

матика, Азбука дигән агачлар да үскән анда.

  Ләкин араларында бигрәк тә матур, бигрәк тә серле бер агач булган. Кояш та күбрәк шул агачка карап елмайган, кошлар да гел аңа кунып сайрый икән, тынычлык кошлары ак күгәрченнәр дә күбрәк шул агач тирәсендә бөтерелгән. Ләкин бу агачның исемен бер кеше дә, бигрәк тә укырга кермәгән балалар берничек тә белә алмыйлар икән. Мин дә

каравылчы бабайдан аның исемен сорап караган идем, ул

миңа болай дип җавап бирде: “Сеңлем, бу агачның исемен

Сосна урта мәктәбенең 1 нче сыйныф укучылары белергә тиеш, син шулардан сора”,- диде.

 Балалар, сез чыннан да ул агачның исемен беләсезме әллә?

Укучылар: Әйе шул без ул агачның исемен беләбез.

Укытучы: Белсәгез әйдәгез безгә дә әйтеп күрсәтегез әле.

Укучылар: ӘЛИФБА.

Укытучы Укучылар, чынлап та сез әле генә Әлифбаны тәмамла-

дыгыз бит, әйеме? Шуңа яхшы беләсез инде бу агачның исемен! 

Укытучының 1 нче сыйныф укучыларына сүзе:

Кадерле укучыларым, хөрмәтле кунаклар! Бүген бездә зур бәйрәм-Әлифба бәйрәме Әле 1 нче сентябрь иртәсендә генә мәктәп бусагасын тәүге мәртәбә атлап кергән нәни дуслары

быз бүген беренче җиңүләрен бәйрәм итәләр, яраткан дә-

реслекләре  Әлифба белән саубуллашалар. Алар барысы да

укырга, язарга, матур итеп сөйләргә, мисал-мәсьәләләр чи- шәргә, әдәпле булырга, өлкәннәрне һәм кечкенәләрне хөр-

мәт итәргә, акыллы,тәртипле булырга өйрәнделәр.

 Бу бәйрәм- барыбызның да уртак бәйрәме. Сез дә хөрмәт-

ле әти-әниләр  алар белән өр-яңадан башлап тагын бер кат Әлифбаны укып чыктыгыз. Бик зур рәхмәт сезгә!

 Укуны энә белән баз казуга тиңлиләр. Димәк, без сезнең бе

лән бик зур хезмәт башкарганбыз икән.

 Бәйрәмебез котлы булсын! Тагын шундый бик күп, бик күп хезмәт уңышларын бәйрәм итәргә насыйп булсын безгә

Сезнең һәркайсыгызга шатлык-куанычлар, ныклы сәламәт-

лек, яңадан-яңа уңышлар телим.Ә хәзер сүзне укучыларга бирәбез.

Күчкәнме бу залга

Дөньяның  бар яме?

Күңелләр түрендә

Әлифба бөйрәме.

Бу матур бәйрәмгә

Кушыл, дус, әйдәле!

Мәктәпне гөрләтсен

Әлифба бәйрәме.

Убырлы карчык.  Мәктәптә Әлифба бәйрәме икән. Ах, көнләшәм шул кешеләрдән, укырга, язарга өйрә-

нәләр дә, әллә ниләр беләләр. Ә без ятабыз шул урманы-

бызда кыргыйланып. Матур киенәләр, укыгач яхшы өйләр-

дә торалар, рәхәтләнеп эшлиләр. Ах, нишлим икән, ничек кенә шул бәйрәмнәрен булдырмый калырга икән? Шүрәле,

син нигә миңгерәп басып торасың соң? Тап инде бер чара.

Шүрәле. Менә шуны, ничек комачаулап була икән дип уйлап торам бит инде. Әһә, таптым. Әйдә без аларга җавап бирә алмый торган сораулар бирәбез. Шул сорауларга җа- вап бирә алмасалар, алар бит әлифбаны тагын бер кат укый

лар. (Сөенеп сикергәлиләр, көләләр)

Балалар. Исәнмесез, Убырлы. Исәнмесез, Шүрәле.

Укытучы. Балалар, безнең бәйрәмгә чакырылмаган кунак- лар да килгән бит. Исәнмесез , кадерле кунаклар. Рәхим итегез, түрдән үтегез.

Шүрәле. Без бит болай сөйләшә белмибез.

У.к. Ты-ырр. (Себеркесенә утырып әйләнеп килә)

Ш. Ай, нинди йомшак, тәмле балалар. Азрак кети-кети уйнарга иде шулар белән.

У.к. Син бит алар белән кети-кети уйнарга килмәдең..

Укытучы.  Ә сез нәрсәгә дип килдегез соң, кунаклар?

У.к. Без сезнең бәйрәмне булдырмый калырга килдек. Без кешеләрдән көнләшәбез. Аларның мәктәпләрдә белем алып, яхшы яшәүләре , машиналарда җилдерүләре безнең ачуыбызны чыгара.

Укытучы. Ә сез нигә укымадыгыз соң?

Шүрәле. Безнең кечкенә чакта бер дә укыйсыбыз килмәде шул, шуңа күрә кыргыйландык без.

Укытучы. Ә-ә, эш менә нәрсәдә икән. Укучылар, аңлады-

гызмы инде укымауның нинди хәлләргә китерүен? Ә сез, дуслар, безгә ничек комачаулыйсы идегез соң?

У.к.  Кем тапкыр, кем зирәк

         Сынап карыйк әйдәгез.

Ш.      Без табышмаклар әйтәбез

   Сез җавабын табыгыз.

У.к.     Армый- талмый, ат артыннан калмый.  (Арба)

Ш.    Йөзә, йөри, йөгерә

         Чума, оча да белә. (Үрдәк)

У.к.  (көлә-көлә) Ха, менә монысын  таба алмыйсыз.

          Таң белән торып

          Агач башына менеп утырган.

          Агач башы тукылдатып

          Тукый-тукый тук булган.   (Тукран)

Ш. Кышын ак, җәен соры, кечкенә койрыклы,

       Ә биле дуга күк, тырпайган колаклы.

    Озынча гәүдәле һәм кылый күзләре

    Аяклар йөгерек, бик җитез үзләре. (Куян)

У.к. Без-без итә тырыша,

       Кышлыкка дип бал җыя.  (Бал корты)

Ш.  Боларны берничек тә җиңеп булмый бит, нишләргә соң?

У.к. Шүрәле, мин боларга карап соклана да, кызыга да башладым бит ле. Бик оста бит бу балалар. Кыска гына вакыт эчендә никадәр нәрсә өйрәнгәннәр! Әйдә шуларны карап кына утырыйк әле.

Укытучы.  Әйдәгез, утырыгыз. Бәйрәмебезнең кунаклары булырсыз. Без укучылар, бәйрәмебезне дәвам итик.  

 

Елмаясы килеп кенә

Тора барыбызның да.

Көтеп алган бәйрәме

Бүген һәммәбезнең дә.

Әлифбабыз тәмам булды,

Без җыелдык бәйрәмгә.

Шатлыгыбыз эчкә сыймый

Ничек сезгә сөйләргә.

Бүген Әлифба бәйрәме,

Бар да  көләч, шат бүген.

Әти-әниләр һәм кунаклар

Котларга килгән безне.

Без бит әле быел гына

Мәктәпкә диеп килдек,

Ә аңарчы көн буена

Бакчага йөргән идек.

Бик күп нәрсәләр өйрәндем

Туган җирем турында.

Мин бит инде зур үстем,

Әлифбам бар кулымда!

Хәрефләрне тиз өйрәндек,

Сүзләр төзеп уйнадык.

Көн дә иртән сагынып килдек,

Мәктәптән без туймадык.

Язарга да өйрәндек

Ручка тотып кулларга.

Хәрефләрне тездек без

Тигез матур юлларга.

Дус, тату, матур яшәүнең

Серләренә төшендек.

Бик тырышып укыганга,

Уңышларга ирештек.

Бүген сезнең алда без

Зур сынаулар үтәрбез.

Үзебезнең осталыкны

Сезгә дә күрсәтербез.

Зур ярдәм итәр безгә

Дәрестә алган белем,

Таяныч булыр юлда

Әлифба биргән белем.

Шүрәле.(килеп төртеп сорый) Ә бу нинди хәрефләр соң?

Хәрефләргә багышланган шигырьләр сөйләнә. (Әлифба)

  “Әлифба” җыры

“Әни” дип телем ачылган,

Әни сөйгән, назлаган.

Кайсыбыз соң дәфтәренә

ә хәрефен язмаган.

Өйрәндем мин күп хәрефләр

Тырышып, тирләр түгеп.

Мин яратам Л хәрефен

Кабатлыйм Лилия диеп.

И хәрефе ипидә бар,

Бар ул ил һәм иректә.

И хәрефе икелегә

Укымаска өйрәтә.

Ф хәрефе охшап тора

Җылы яктагы филгә.

Фәрит, Фәнис һәм Фәридә

Укырга килә көн дә.

Бердәнберем, багалмам дип

Иркәли мине әби,

Балам, бәгърем, дия-дия

Эндәшә әти-әни.

А хәрефен яратабыз,

Өйрәнәбез иң алда.

Алфавитта урыны да

Иң беренче, иң башта.

Укытучы. Укучылар, хәрефләрне өйрәнергә безгә тагын нинди китап булышты?

Укучылар АЗ-БУ-КА.

А- всем буквам- голова.

Потому что эта буква

Самой первою стоит

Возглавляет

АЛФАВИТ.

Звёзды видели мы днём,

За рекою над Кремлём.

Бегемот разинул рот,

Булки просит бегемот.

Ученик учил уроки,

У него в чернилах щеки.

Кот ловил мышей и крыс,

Кролик лист капустный грыз.

Аист с нами прожил лето,

А зимой гостил он где-то.

Әлифба.

 Исәнмесез, нәни дусларым! Мин сезне зур бәйрәмегез, беренче җиңүегез белән котларга килдем. Башта әйтегез әле, сез мәктәптә нәрсәләргә өйрәндегез?

•        Укырга

•        Язарга

•        Санарга

•        Дус,тату булырга

•        Җырларга

•        Биергә

•        Туган илне сөяргә

 Бүген бәйрәм белән котлап, мин сезгә шарлар алып килдем.  Алар гади генә  шарлар түгел, серле шарлар. Шарның сере эчендә. Сез андагы биремнәрне үтәргә тиеш буласыз.

1 нче бирем. Нәрсә ул алфавит?

Шүрәле. Мин беләм. Күргәнем дә бар. Солдатлар.

Укытучы. Белмәдең шул,Шүрәле. Әйтегез әле, балалар.

( Әлифбадагы хәрефләрнең билгеле бер тәртиптә урнашуы алфавит дип атала) (Хәния алфавитны яттан сөйли)

- Димәк, алфавитта  барлыгы ничә хәреф булды инде?

- Тартык авазлар ничә?

- Сузык авазлар ничә?

- Ә икесе кая?

- ь белән ъ тавышсыз хәрефләр дип атала.

Шүрәле. Алар кыш көне күп итеп кар ашаганнар, тамаклары беткән, шуңа күрә тавышлары чыкмый.

Укытучы. Балалар, кайсыгыз Шүрәлегә дөрес итеп аңлатып бирә.

Укучы.  Алар аваз белдермиләр. Шуңа күрә тавышсыз хәрефләр дип аталалар.

УКытучы  Укучылар, алфавит  кайларда кулланыла?

  (Китапханәдә, класс журналларында)

Үзебезнең исемнәрне алфавит тәртибендә төзик әле.

“Алфавит” турында җыр да бар бит әле. (җырлау)

2 нче бирем. Назовите дней недели на русском языке.

3 нче бирем. Сосчитайте от 1 до 10 на руссом языке.

4 нче бирем. Расскажите одну физкултьминутку все вместе.

5 нче бирем. Сезгә көнбагышлар дигән сүз бирелә. Сез шул сүзгә кергән хәрефләрдән кечкенә сүзләр төзегез.

6 нчы бирем. Математик мәсәләләр чишәргә.

Керпе гөмбәгә барды,

9 ак гөмбә тапты.

3 не куйды энәсенә

Калганын кәрзиненә.

Керпе ничә гөмбәне кәрзиненә куйган? (6)

7 малай урамга

Чыкты футбол уйнарга.

3 әү килде тагын да

Исәплә син барын да.

Барысы ничә малай? (10)

Айдар китте урманга

Тәмле җиләк җыярга.

Менә 10 җиләк тапты

5 не авызга капты.

Ничә калыр ччиләккә? (5)

Ак каенда 3 чыпчык

Түбәдә 5 сыерчык.

Әйтмәс микән берегез

Барысы ничә кошчык? (8)

УКытучы. Рәхмәт, укучылар, сез матур шигырләр дә беләсез, ма-

тур итеп җырлыйсыз да, сорауларга да дөрес, төгәл итеп җавап бирдегез..Ә моның өчен кемгә рәхмәтле икәнегезне беләсезме соң сез?

Укучылар  ӘЛИФБАГА,

УКытучы. Әйдәгез, аңа рәхмәт әйтик алайса.  

Әлифба, син алып кердең

Безне белем иленә.

Ялкаулык та, тырышлык та

Шушы илдә беленә.

Әлифба, Әлифба

Иң яхшы дусларың

Булдык гел без синең

Һәр хәреф елмаеп

Әйтте үз исемен.

Һәм алар бик матур

Сүзләргә әйләнде.

Сүз төзеп укуы

Кызык һәм күңелле.

Кызыклы әкиятне

Укуы рәхәт.

Рәхмәт, Әлифба, сиңа

Зу-ур рәхмәт.

Әлифба аларны

Безгә син өйрәттең.

Әлифба, китәсең,

Килмәссең моннан соң.

Әмма син гомердә

Күңелдә каласың!

Әлифба, Әлифба

Китәсең бит инде.

Җыр итеп җырлыйбыз

Иң соңгы битеңне.

Әлифба сөйли:

Нәни дусларым, рәхмәт сезгә дә

Әлифбаны нык үзләштергәнгә.

Белем сараен ачып керергә

Сезнең кулларда хәзер бар ачкыч.

Һәрбер укучы бик күп укысын!

Китап иң якын дустыгыз булсын.

Нәни дусларым шуны белегез

Фәкать Әлифба белемгә нигез.

Зур доктормы ул, укытучымы,

Яки төзелештә бер инженермы

Космонавтмы ул, әллә галимме,

Агроном, яисә гади эшчеме,

Үтәргә эшнең кечесен, зурын

Әлифбадан ул башлаган юлын.

Укытучы Укучылар, әйдәгез матур итеп Әлифбаны озатыйк.

Әлифба.   Кадерле, балалар,

                  Мин китәм, хушыгыз!

                 Акыллы булыгыз.

                 Гел “5” кә укыгыз.

                 Беләсез  алмашка

                 Туган тел киләчәк.

                 Ул сезгә бигрәк күп  

                 Бүләкләр бирәчәк.

Укучылар. Рәхмәт сиңа. Хуш, сау бул, Әлифба.

  Әдәби уку.

Исәнмесез, кадерле укучылар.

Көттем мин бергәләп укыр көн җиткәнен

Мин әле өр-яңа бер тапсыз битләрем .

Килдем мин никадәр җыр, шигырь, хикәя,

Мәкальләр күтәреп

Май ае беткәнче укырга җитәрлек.

Тап кына җавабын, табышмак ничаклы,

Тик менә үтенеч: таплама китапны!

  1. Туган телдә аңлашабыз,

Әкиятләр сөйлибез.

Бигрәк матур, бигрәк назлы

Безнең татар телебез.

  1. Бөек Тукай шигырьләрен

Язган татар телендә.

Тукай шигырьләрен укып

Шатланабыз без көн дә.

  1. Су анасын, Шүрәлене

Яратып та өлгердек.

Шүрәлеле урманнарның

Матурлыкларын күрдек.

  1. Урманда озатып йөрдек

Сарык белән Кәҗәне.

Йөрәкләрне сихерләде

Тукай әкиятләре.

  1. Татар теле-анам теле,

Изге туган тел.

Бишек җыры белән көйләп

Назлый торган тел.

“Туган телем” җыры.

( Шулвакыт ишектән атылып-бәрелеп бер малай йөгереп керә)

Малай. Әй, нишлисез монда? Нәрсәгә дип барыгыз да җыелдыгыз? (Укытучы да, укучылар да аптырап калалар)

УКытучы. Абау кем бу? Нинди тәртипсез малай бу? Ишек шаку юк, исәнләшү юк, атылып-бәрелеп килеп керде дә, әллә нинди ямьсез сүзләр сөйли башлады? (Малай әле кызларның чәчләрен тарта, әле малайларның аркасына төртеп китә)

Укытучы  Нишлисең син, малай? Кем син? Башлангыч класс укучысыдыр әле бәлки? Өй эшләрен дә хәзерләп йөрми торгандыр әле?

Малай.  Мин укучы түгел, ләкин укучы булсам да, өй эшләрен эшләмәс идем. Сез дә эшләмәгез.Нәрсәгә ул өй эше?  Рәхәтләнеп уйнамыйча.

Укытучы Абау, кем соң син малай, ә? Безнең балаларны әшәке- леккә өйрәтеп йөрисең бит.

Малай. Танымыйсызмы? (көлә) Белмәсәгез, белегез. (Кофтасын салып ыргыта, анда “2” ле дигән язу килеп чыга) “2” ле билгесе булам мин. Сезнең классыгызда калырга дип килдем.

Укытучы. (Малайның кофтасын алып бирә) Ә менә ни өчен шундый тәртипсез, таркау икән ул. Ишек шакып керәсен дә белми, исәнләшә дә белмәде, балаларны кыерсытты, өй эшләрен эшләмәскә өйрәтеп маташты Бары тик “2” ле гә укучы гына эшли ала бу эшләрне. Балалар, безнең арабызда андый балалар бармы соң?

Балалар. Юк, юк.

Укытучы. Дөрес, балалар, безнең классыбызда андый укучы юк. “2” ле алганыбыз да юк, киләчәктә дә алырга язмасын. Димәк, “2” ле без сине кабул итмибез. Син безгә кирәк түгел. Бар кит.

(“2” ле не этеп-төртеп ишектән чыгарып җибәрәләр.)

(Йөгереп “3” ле килеп керә ишек төбендә тукталып кала)

“3” ле. Гафу итегез, ишекне шакып керергә онытканмын. Нинди бәйрәм сездә?

Укытучы. Бездә әлифба бәйрәме, “3” ле. Әле син тагын бер нәрсә

не оныттың, исеңә төшер әле.

 “3” ле. Нәрсәне? Ә-ә-ә,гафу итегез. Исәнмесез!

Балалар. Исәнмесез, “3” ле, исәнмесез.

“3” ле Мине сезгә билгеләр патшасыннан җибәргәннәр иде. Сез- нең класста калырга куштылар.

 Укытучы. “3” ле не. Безнең класста алып калыргамы?Ишекне шакып керергә дә онытып җибәрдең, “исәнмесез” не дә мин әйткәч кенә исеңә төшердең. Хәтерең начар бит синең,”3” ле. Балалар ни дияр икән соң? Балалар, нишлибез? Алып калабызмы

“3” ле не.

Укучылар. Ю-у-ук, алып калмыйбыз.Безгә “3” ле кирәк түгел.

Укытучы. Кирәк түгел дип дөрес әйтәсез, укучылар. Шулай да, “3” ле артык тәртипсез күрсәтмәде бит үзен. Аның хәленә кереп кенә булса да, алып калып карыйкмы әллә? Кунактан кайткан вакытларыгызда, юри генә баш авыртып киткәндә, бик озак урамда уйнап йөреп дәрес хәзерли алмыйча йоклап киткән вакытларыгызда, сирә-әк кенә, бәлки кирәге чыгып куяр?

Укучылар. (теләр-теләмәс кенә) Ярар, алайса, калып карасын инде.(“3” ле гә тамашачылар яныннан урын бирелә)

(Ишек шакыган тавыш ишетелә)

Укытучы.  Кем бар анда? Керегез.

“4” ле (керә)   Исәнмесез.

Укучылар.   Исәнмесез,”4” ле. исәнмесез. Әйдә, рәхим ит.

“4” ле.     Әлифба бәйрәме үткәрәсезме әллә? 1 нче классларны Әлифбаны өйрәнеп бетергәннәр дип ишеткән идем.

Укытучы.   Әйе шул, “4” ле, Әлифба бәйрәме шул бездә. Әйдә син дә безнең бәйрәмгә рәхим ит.

“4” ле.     Мин үзем дә сезнең класста калырмын дип килгән идем. Кабул итәрсезме соң мине? Сирәк-мирәк кенә оныткалап җибә- рәм инде мин.

Укытучы.   Балалар, нишлибез? Алып калабызмы”4” ле не? Үзен яхшы яктан гына күрсәтте бит.

Укучылар.  Алып калабыз. (“4” ле гә тамашачылар яныннан урын бирелә)

Укытучы  Сез тагын кемнедер көтәсез ахрысы? Кемне көтәсез?

Укучылар. “5” ле не көтәбез.

Укытучы.  Әлифба агачына күз салыгыз әле, укучылар. Әнә кайда

үсә икән бит ул  “5” ле ләр. Алар сезнең үзләрен кабул итәчәклә-

рен белделәр һәм бәйрәм башыннан ук безнең янда булдылар. Димәк, Әлифба агачы, сезне бәйрәмдә актив  катнашканыгыз,

барлык ссорауларга да дөрес, төгәл итеп җавап биргәнегез өчен, үзенең җимешләре- “5” ле ләр белән бүләкли.  Һәм сезнең һәрва-

кыт “5” ле гә генә укуыгызны теләп кала.    

      Тырыш булырга,

      Ялкауланмаска

      Артта калмаска

      Сезнең алда вәгъдә бирәбез

     Әйдәп барырга

    “5” кә укырга.

    Мәктәп- син белем йортыбыз,

     Күңел сиңа тартыла.

    Иртән бөтен ил баласы

     Мәктәпләргә агыла.

“Өйрәтәләр мәктәпләрдә” җыры.

Хөрмәтле әти-әниләр,әбиләр!Сез балаларыгыз белән һәркөнне шушы китапны кулыгызга алдыгыз. Ул сезне бик еракта калган балачагыгызга чакырды.Балаларыгыз белән бергә сөендегез,көендегез,бергә тырыштыгыз. Аларның укырга-язарга өйрәнүләре-сезнең дә зур хезмәтегезнең җимеше.

Менә хәзер мин сезнең тапкырлыгыгызны һәм зирәклегегезне тикшереп карыйм әле. Минем алып килгән сорауларыма җавап биреп карагыз әле.

  • Нинди аваздан сүз башланмый?(ң)
  • Тавышсыз хәрефләр (ь, ъ)
  • Куян кем яки нәрсә  белән ярыша?
  • Болында кем җырлый-җырлый җиләк җыя? (Наҗия)

Җырлый-җырлый Наҗия

Болында җиләк җыя.

  • Ч хәрефе битендә нинди рәсемнәр бар?  (чуртан, чиләк, чәчәк, чана, чаңгы, чеби)
  •  Фермада сыер савучы әнинең исеме (Фирая)
  • Минем әни Фирая

Фермада сыер сава.

Иртән, көндез карадык

Сыерларын санадык.

Укытучы.       Әниләргә минем дә сорауларым бар.

  • Балаларыгызның дәресләр расписаниесен искә төшерегез әле. Кайсы көнне әдәби уку дәресе керә?
  • Класста барысы ничә укучы?
  • Физкультура дәресе атнага ничә тапкыр керә?
  • Балагыз кайсы партада утыра?
  • Балагызның иң якын дусты кем?
  • Мәктәпкә кергәндә ишек өстендә нинди сүзләр язылган?
  • Кабинет ишегендә нинди сан тора?

Котлау өчен сүз мәктәп дирекциясенә, әти-әниләргә бирелә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әлифбаны озату кичәсе

Әлифба китабын укып бетергәч үткәрелә торган кичә...

Рәхмәт сиңа, Әлифба.

“Рәхмәт сиңа, Әлифба”   Зал бәйрәмчә бизәлә. Күңелле көй “Бәйрәм бүген”  җыры ишетелә. Залга 3 укучы чыга. 1 нче укучы.   Күтәренке күңелле...

Әлифба бәйрәме

Әлифба бәйрәме 1класс...

сценария праздника "Әлифба бәйрәме" 1класс

сценария праздника  "Әлифба бәйрәме"...

Әлифба бәйрәме

Это сценария праздника Букваря для начальных классов обучением татарского языка...

Презентация "Әлифба бәйрәме"

Әлифба бәйрәмеМаксат:Тырышып укуның кирәклеген исбатлау; күп белергә омтылучанлык, китапка мәхәббәт тәрбияләү, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен, укучыларның сәләтләрен үстерү.Җиһалау: интерактив такта, п...

Рәхмәт сиңа,Әлифба!

Разработка внеклассного мероприятия. 1 класс. Прощание с Азбукой на татарском языке....