гаилә- җылы учак
классный час (3, 4 класс) на тему

Сулейманова Наиля Талгатовна

сыйныф сәгате өчен

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл gail-_zhyly_uchak.docx23.41 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы

белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе

«Яңа Шашы  төп гомуми белем мәктәбе»

 1-4 сыйныфлар белән үткәрелгән

балалар иртәсе

Сыйныф җитәкчесе: 

Сөләйманова Наилә Тәлгать кызы

 

ноябрь, 2016 ел

Тема:            “Гаилә - җылы учак” – балалар иртәсе.

Максат:       укучыларда әти-әни, әби-бабай, туганнарга карата олы ихтирам,хөрмәт,                         мәхәббәт хисләре тәрбияләү, аларның кадерен белү теләге уяту.;

 укучыларны үз нәселләрнең тарихы белән кызыксынырга, аларны буыннан-буынга тапшырырга кирәклекне өйрәтү.

Материал:  “Мәгариф” журналлары, 2008 ел, “Көч һәм рух тамырлары” китабы, 14-22   битләр, татар теленең аңлатмалы сүзлеге.

Җиһазлау: “Минем гаиләм” рәсем күргәзмәсе, “Шәҗәрә- гаилә көзгесе” стендлары,кәгазьдән кисеп ясалган йөрәк рәсемнәре, гаилә альбомы

Балалар иртәсе барышы:

  1. Оештыру өлеше.
  1. Укучыларны әзерләү, бүгенге балалар иртәсенең темасын ачыклау. Габдулла Тукайның “Безнең гаилә” шигыренуку

- Хәерле көн, укучылар!  Укучылар, Г.Тукайның шигырен искә төшерик әле.
Габдулла Тукай. “ Безнең гаилә”

Әткәй, әнкәй, мин, апай, әби, бабай һәм бер песи —
Безнең өйдә без җидәү: безнең, песи — җиденчесе.
Бергә ашый, чәй эчә, безнең белән бергә йоклый ул,
Хезмәте дә бар: өйне тычкан явыздан саклый ул.
- Балалар, матур шигырь бит?
- Бу шигырьдә Тукай кемнәр турында сөйли?
- Барысын бергә Тукай бер сүз белән ничек атаган?
- Әйе, бик дөрес. Димәк, бүгенге балалар иртәсендә без сезнең белән нәрсә турында сөйләшербез?

 - Гаилә турында.

II   Төп өлеш. Гаилә - җылы учак” – балалар иртәсе.

1. Гаилә турында әңгәмә

- Нәрсә ул гаилә? – Сез гаилә сүзен ничек аңлыйсыз? Әйдәгез, дәвам итегез әле. (Укучыларның җаваплары)
(Гаилә – ул кешеләр, бергә яши торган кешеләр. Гаиләдә һәр кешенең үз бурычы бар.

- Гаилә ул – безнең өебез, әби-бабай, әти, әни, мин, апа-абый, эне-сеңел.

- Укучылар, тагын гаилә турында нәрсәләр әйтә алабыз?

  • Гаилә - ул җылы учак. Учак янына аның әгъзалары җыела. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчле була.

- Гаилә – безнең өебез, әби-бабай, әти-әни, мин , туганнарым.
2. татар теленең аңлатмалы сүзлегеннән аның   мәгънәсе белән танышу

         - Гаилә. и. 1. Бергә яшәүче ир, хатын, балалар һәм якын туганнардан торган  кешеләр төркеме.

3. “Ике күрше” мәсәлен уку,фикер алышу.

Укучылар, хәзер мин сезгә “Ике күрше” мәсәлен укыйм. Игътибар белән тыңлагыз һәм чагыштырыгыз.

Ике күрше.

            Якын урманда ике күрше карга яшәгән. Аларның берсе бик аралашучан булган. Үзенә бик матур карга кызын сайлап, аның белән тормыш корып җибәргән. Берсеннән-берсе матур балалар үстергәннәр. Балаларым тук булсын, дип әти карга көннәр буе эшләгән, соңрак, балаларын ияртеп, аларны азык табу һөнәренә өйрәткән. Шулай матур гына яши биргәннәр.

               Ә икенче карга исә берәү белән дә аралашмаган, үзен бик акыллыга санап, башкаларның иртә таңнан торып караңгы төшкәнче эшләүләреннән көлгән. Хәтта аның салкын җилдән, яңгырдан ышыкланыр,төн үткәрер оясы да булмаган. Көн артыннан көн үтә торган. Кинәт бу карга авырып киткән. Бик ябыккан, аның инде азык  табарлык та хәле калмаган. Шулай агач башында бөкшәеп утырганда, моны күрше карга күреп, янына очып килгән. Күршесен кызганган, тапкан азыгын аңа биргән. Азрак тамак ялгап алгач, каргага хәл кереп киткән. Ул күршесенә зур рәхмәт белдергән һәм: “Әй, күрше, бу урманда синнән дә бәхетле карга юктыр, мөгаен”, - дигән.

        - Укучылар, ике карганың тормышын чагыштырыгыз әле. Икенче карга ни өчен күршесенә: “Синнән дә бәхетле карга юктыр”, - дигән?

        - Беренче карганың гаиләсе булган, ә икенчесенең гаиләсе булмаган.

  • Гаиләнең нигезе нык булырга тиеш. Гаилә ул – йорт кебек, ә нигезе нык булмаган йорт җимерелә. Әти-әни – йортның тоткасы, ә балалар – аның көзгесе.

4. Гаилә турында шигырьләр уку.

  •  Сез бу сыйныф сәгатенә әзерләнгәндә, гаиләгез турында иншалар яздыгыз, гаиләгезнең шәҗәрәсен төзедегез, рәсемнәр дә ясадыгыз., гаилә турында шигырьләрне яттан өйрәндегез.

5. “Шәҗәрә - гаилә көзгесе” стенды буенча эш.

  • Ә хәзер, укучылар, “Шәҗәрә - гаилә көзгесе” стендына игътибар итик. Нәрсә ул шәҗәрә? Бу сүз нәрсәне аңлата?
  • Ул нәсел – ыру тарихы дигәнне аңлата. Икенче төрле – нәсел агачы дип тә йөртелә.

Равил Фәйзуллин  “Онытма син” шигырен уку .

  • Хәтерләүдән курыкма син!

Үткәнеңне онытма син!

Бел син ерак бабайларның

Ничек итеп көн иткәнен,

Ни иккәнен, ни чиккәнен,

Нинди уйлар, нинди моңнар

Безгә калдырып киткәнен.

Укучылар үз шәҗәрәләре белән таныштыралар.

III. Йомгаклау өлеше.

  1. “Йөрәк”ләргә матур сүзләр язу
    - Мин сезгә төрле төстә ясалган йөрәк рәсемнәре өләшәм. Бу йөрәкләргә әти-әниләрегезне ярату хисен белдереп, матур сүзләр һәм теләкләр язарсыз. Чөнки йөрәк - безнең бөтен уй-кичерешләребезне, борчуларыбызны, шатлыкларыбызны, мәхәббәтебезне саклап тора. (Укучылар “йөрәк”ләргә матур сүзләр яза.)  
  2.  Йомгаклау сүзе.
  • Без бу сыйныф сәгатендә нәрсә турында сөйләштек?
  • Гаилә турында.
  • Әйе, укучылар, әти йорты, гаилә - бу бөек байлык. Гаилә ул – кешенең үзара мөнәсәбәтләренең чын мәктәбе.
  • Әти-әниләргә, өлкәннәргә һәм туганнарга карата нинди мөнәсәбәттә булырга кирәк?
  • Аларны хөрмәт итәргә, яратырга, аларга һәрвакыт ярдәм итәргә, аларны сакларга кирәк.
  • Әйе, бүген сез аларга карата нинди мөнәсәбәттә булсагыз, киләчәктә сезнең балаларыгыз да сезгә карата шундый мөнәсәбәттә булырлар. Үз гаиләгезнең кадерен белегез. Мин сезгә һәрберегезнең өендә мәхәббәт һәм бәхет булуын телим. Гаилә - бәхет ачкычы. Ә кеше җиһанга бәхет өчен туа. Бәхет фәкать гаилә аша гына килә.


-Бүгенге  балалар иртәсен  М.Гафуриның “Ата-ана” шигыре белән тәмамлыйсы килә.
Сөямен чын күңел белән үземнең әткәй-әнкәмне;
Яраткан барча нәрсәдән алар матур, алар ямьле.
Сабый чакта күземне ачкач ук күрдем мин аларны,
Сөям мин шул вакыттан бирле бу хөрмәтле җаннарны.
Күтәргәннәр авырлыклар минем өчен җаннары тынмый
Киендергән, ашатканнар, тузан чаклы авырсынмый.
 

 

 

   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Сүрелмәсен гаилә учагыбыз” темасына гаилә бәйрәме

Хәерле көн, безнең иң кадерле кунакларыбыз! Сезне чын күнелебездән гаилә бәйрәме белән котлыйбыз. Илебезгә иминлек, һәрберебезгә тыныч тормыш, сәламәтлек, бәхет телибез. Балаларыгызның бүгенге чыгышы ...

"Гаилә- җылы учак"- бәйрәм сценарийсы

Гаилә бәйрәмен үткәрү өчен кулланырга була....

Гаилә - җылы учак.

Гаилә — җылы учак. Учак янына гаиләдәге һәр кеше җыела. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчлерәк була. Гаиләнең терәге ир-ат, әти кеше. Ә ана кеше үзенең бөтен күңел байлыгын...

"Гаилә-татулыгы белән көчле" - гаилә бәйрәме

Бәйрәм башлангыч класс укучылары һәм аларның ата-аналары белән уздырыла. Кичә балаларның музыкаль чыгышы белән башлана.Аннары гаиләләр арасында бәйгеләр белән дәвам итә....

"Тату гаилә-бәхетле гаилә"(гаилә бәйрәме сценариясе)

Сценарий гаилә бәйрәменә багышланган. Максат: 1.Гаиләләр белән элемтәне ныгыту, гаиләләрне якынрак белү, бер-берләре белән аралашу, гаиләләрдә татулык, миһербанлык, олыны – олы, кечене – кече...