Канатлы дусларыбыз
классный час (1, 2, 3, 4 класс) на тему
Кошлар безнең ярдәмгә мохтаҗ,әйдәгез,бергәләп ярдәм итик!
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
koshlar_tur.doc | 70 КБ |
Предварительный просмотр:
Канатлы дусларыбыз
Кичә үткәреләчәк залга “Кошлар—безнең дусларыбыз”,”Кошларны саклагыз!” дигән плакатлар эленә.Алдан өй эше бирелә.Укучыларга кошлар турында язылган хикәяләр укырга,җырлар,сынамышлар,табышмаклар шигырьләр өйрәнеп,кабатлап килергә кушыла.
Кичәдә “Сыерчык”һәм “Карлыгач” командалары катнаша.
Алып баручы. Без бүген канатлы дусларыбызга багышланган КВНга җыелдык. КВНда ике команда көч сынашачак.Без кошларны бик яратабыз.Алар табигатькә,кешеләргә зур файда китерә.Кошлар бик күп зарарлы бөҗәкләрне юк итәләр, сайраулары белән тормышыбызга ямь өстиләр.Шуңа күрә без кошларга ярдәм итәргә, аларны сакларга тиеш.Хәзер кичәне башлыйбыз.Командалар бер-берсен сәламлиләр.
1.Сәламләү.”Сыерчык” командасы --”Сыерчык”(И.Шәмсетдинов көе, Г.Лотфи сүзләре),
“Карлыгач” командасы “Карлыгач”җырын (З.Хәбибуллин көе, Г.Тукай сүзләре) башкара.
2.Тапкырлар бәйгесе.
Командалар бер-берсенә табышмаклар әйтәләр.
”Сыерчык”.
Башы тарак,
Койрыгы урак,
Кычкыртып быргысын,
Уята барысын. (Әтәч).
Үзе озын,
Чабуы кыска. (Торна.)
Соскы борын—бакылдык,
Күп сөйләшә--такылдык. ( Үрдәк.)
Җәй шакылдый бу чүкеч,
Кыш шакылдый бу чүкеч,
Ничек чыдый бу чүкеч? (Тукран.)
“Карлыгач”.
Төнлә очарга ярата,
Көндез очмый,йокыга ята. (Ярканат.)
Үзе йомырка басмый,
Баласын да бакмый. (Күке.)
Ука-ука тыш кына,
Су коена инештә,
Оча алса да,җирдә йөри,
Ите яхшы бәлешкә. (Үрдәк.)
Агач башында йорты,
Эчендә яши җырчы. (Сыерчык.)
3.” Кайсы кош икәнен билгелә” уены. Алып баручы кошлар тормышы турында язылган җөмләләр укый.Уенда катнашучылар кайсы кош турында сүз барганлыгын ачыклыйлар.
1). Безнең урманнарга ноябрь-декабрь айларында килә.Яз башында ул төньякка китә.Нарат һәм чыршы күркәләре уңмаган елны анны очрата алмыйсың.Бу кошларны кышкы салкын куркытмый, алар шундыйшартларда яшәргә яраклашкан, декабрь—февраль айларында бала чыгаралар. (Чукыр.)
2). Кышын ул иртәдән кичкә кадәр ашарга эзли.Кайры ярыкларында кышлаган бөҗәкләр белән туклана.Бу кошның бер пары кыш буена 40 төп җимеш агачын корткычлардан арындырса, миллионнарча бөҗәкләрне юк итә. Кыш көне аларга җимлекләр ясап элеп куярга кирәк.
Ул җәй көне ике тапкыр сигезәр-унар бала чыгара.Ата һәм ана кош нәниләренә көненә 400-600 әр тапкыр төрле бөҗәк китерәләр. (Песнәк.)
3).Кошның корсак асты һәм баш арты—кып-кызыл.Кара канатлары аркылыга берничә рәт ак сызыклар белән бизәлгән.Ул озынча кара койрыгын кәүсәгә тери дә томшыгы белән җиргә кечкенә кайры кисәкләре очыра, агачтан корт эзли.Урман “докторы” диләр аның турында.(Тукран.)
4). Бу кошлар кешеләр янәшәсендә яши. Алар—төрле шартларда яшәргә җайлашкан кошлар.Оялары—тәрәзә башында, йорт кыегында, ташландык сыерчык оясында, абзарда,агач куышында. Ул җәенә өч тапкыр бала чыгара.Җиләк-җимеш агачларындагы бөҗәкләр, чүп үләннәре белән туклана. (Чыпчык.)
5).Бөрчек- бөрчек яшькелт , шәмәхә төсләр белән җемелдәгән кошчыкларның җырын сокланып тыңлыйсың. Алар дус, тату яши. Ул—игенче ярдәмчесе. Җәй буена уннарча мең корткычны юк итә.Кырлар игеннәрдән бушап калгач, салкын көзге яңгырлар сибәли башлагач, көньякка китәләр. (Сыерчык.)
6). Нәни кошчык , парланып торган җир өстеннән күтәрелә дә, канатларын тиз-тиз җилпеп, зәңгәр күктә югалгандай була.Үзе кеп-кечкенә, ә ягымлы тавышы бөтен басуга ишетелә. Җирдә --язгы сулар тавышы , һавада—аның җыры. Бәлкем ул игенчеләргә сабан ашлыгы чәчәр вакыт җитә дип хәбәр саладыр. (Тургай.)
7). Борыны һәм тәпиләре кызыл, аркасы күксел соры, башы куе коңгырт, корсагы ак төстәге кошлар.Камышлы күлләрдә , елга култыкларында һәм сазлы урыннардаяшәргә яраталар. Безнең елгаларга һәм күлләргә апрель башында кайталар. Алар—кыю һәм җитез кошлар. Балык ашап туеналар. (Акчарлак.)
8). Ата кошның гәүдәсе сары, канатлары чем-кара, аркылыга ак сызыклар белән чуарланган. Томшыгы төбеннән күзләренә таба кара тап сузыла. Анасы соргылт-яшел төстә, канатлары кара. Безнең урманнарга майның икенче яртысында гына кайталар. Ике ботак япьләнеп үскән арага нык һәм пөхтә итеп оя коралар.Күп кенә кошлар ашамый торган йонлач, чәнечкеле кортларны, кыр кандалаларын, яфрак кондызларын ашыйлар, дистәләрчә мең корткычларны юк итәләр. (Шәүлегән.)
(Әгәр укучыларда җавапларны табуда кыенлык туса, “Могҗизалар кыры” уенындагы җавап табу ысулын файдаланырга була.)
4. Капитаннарга бирем: билгеләнгән вакыт эчендә кем кышлаучы яки күчмә кош исемнәрен әйтә ала?
5. Кошларга багышланган җыр исемнәрен санау.
(Мәсәлән, “Кәккүк”(Ә.Бакиров көе, Ш.Мөдәррис сүзләре, “Карлыгач”(З.Хәбибуллин көе, Г.Тукай сүзләре), “Минем әтәчем” (Җ.Фәйзи көе,.М.Җәлил сүзләре), “Ун чыпчык”( А.Ключарев көе, Н.Дәүли сүзләре),”Кәккүк” (М.Мозаффаров көе, Ә.Ерикәй сүзләре), “Сайра син, тургай” (З.Хәбибуллин көе,Г.Насыйри сүзләре),”Сыерчык” (”(И.Шәмсетдинов көе, Г.Лотфи сүзләре ), “Каз бәбкәләре” (Ә.Бакиров көе, Ә.Бикчәнтәева сүзләре) һәм башкалар.
6. Кем тизрәк? уены.
Һәр командадан бер укучы төрлечә киселгән фигуралардан кош рәсемен төзи, кошның исемен әйтә.
7. Кем күбрәк? уены.
Һәр командадан берәр катнашучы такта янына чыга һәм билгеләнгән вакыт эчендә ике яки өч иҗекле кош исемнәрен яза.
(Мәсәлән, кар-га, тор-на,чу-кыр, чып-чык, пес-нәк һ.б. Сы-ер-чык, кар-лы-гач, кү-гәр-чен, са-ес-кан, я-ба-лак, ак-чар-лак, ке-нә-ри һ.б. )
8. Капитаннар өчен “Әйтеп бетер” уены.
1. Бар нәрсә йокыга талгач,
Бакчалар тынып калгач,
Куактан куакка кунып,
Сайрый сары ... (Сандугач.)
2. Арыш кыры белән бу кош
Аерылмас дус бугай—
Башаклар җырга кушыла,
Сайрап җибәрсә ... (Тургай.)
9.”Син кошларны таныйсыңмы?” уены.
Кошлар турында дүртьюллыклар укыла,уенда катнашучылар бирелгән кош рәсемнәре арасыннан кирәклесен алып күрсәтәләр.
Шәүлегән.
Әй, шәүлегән, шәүлегән,
Курыкма үз шәүләңнән—
Күптән белергә вакыт:
Шәүләң бит үз гәүдәңнән...
Чебенче.
Бу кош—Чебенче атлы,
Бу кош чисталык яклы—
Бакчаны һәм йорт тирәсен
Шакшы чебеннән саклый.
Сыерчык.
Үзенчә җыр чыгарырга
Сыерчык вакыт тапмый.
Эштән бушаган арада
Башка кош җырын ятлый.
Карлыгач.
Бөтерелә, тыз-быз килә,
Әй, кылана карлыгач...
Юк, кыланмый,черки куа,
Карлыгачның карыны ач...
Кызылтүш.
Тизрәк бул, кызылтүш,
Чыпчык күргәнче җитеш:
Карга мин ярма сиптем—
Син аша, ә мин киттем.
Тукран.
Тукранның тукылдавын
Хупламасаң хуплама,
Тик белеп тор: бу тырыш кош
Утын ярып туклана!
Торна.
“Торыйк- торыйк!”—дип килә дә,
Торыр көне калмагач,
Китеп бара –туны юк шул,
Тәпие дә ялангач.
Яңадан кайтыр өчен,
Китмичә ни эшлисең?
Купшыл.
Купшыл бер дә купшы түгел—
Көн дә кием алышмый.
Киемен пөхтә тотканга
Купшылардан калышмый.
10. Кайсы команда кошларга бәйле сынамышларны күбрәк әйтер?
Кара карга килгәч, бер айдан кар китәр.
Карлыгач иртә килсә, көннәр тиз матурланыр.
Тургай килгәч, тугыз көнлек, сыерчык килгәч сигез көнлек кар кала.
Кыр казлары яз көне биектән очсалар, сабан ашлыгы уңар.
Карлыгачлар җәй көне түбән очса, яңгыр булыр.
Аккош иртә килсә,яз начар булыр, озак торыр.
Акчарлак килгәч, елгаларда боз тиз кузгалыр.
Каз югарыдан очса, яз көне су күп булыр.
11. “Буталган хат” уку. 1.)
-бәр
без-
-ер-
кил- -гән:
-тан -чык-
Сы-
хә- -гә
2.)
-дән -гән.
-быз,
-та
-те-
-гез”,--
кө-
кай-
ди-
“Тиз-
12. Җиңүче команданы билгеләү.Бүләкләр тапшыру.
Кулланылган әдәбият:
- “Табигать мизгелләре” К.Тәхау.
- 2. “Үги кыз” Төзүче-мөхәррире Рәшит Бәшәр.
- “Балалар җырлый” Төзүчесе Г.Гәрәева.
- “Юлдаш” газетасы. №6 (47), 1994 ел.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Презентация урока "Кошлар безнең дусларыбыз!"
Презентация к уроку литературному чтению ( тат). Имеется кроссворд, рисунки птиц....
Белемле кеше - канатлы кош.
Белемнәрне бәяләү....
"Канатлы дусларыбыз"
Внеклассное мероприятие ко дню птиц...
Канатлы дусларыбыз
Башлангыч класслар өчен кошлар көненә багышланган КВН кичә - "Катанлы дусларыбыз"...
Канатлы дусларыбыз
Кошлар көнен уздыру өчен викторина...
Дәрестән тыш чара - " Начар гадәтләр,канатлы сүзләр"
Дәрестән тыш чара - " Начар гадәтләр,канатлы сүзләр" ( 1-4 сыйныфлар )...
Безнең канатлы дуслар
Кошлар көненә багышланган кичә....