Акча нәрсә ул ? Аны ничек табалар?
план-конспект занятия (4 класс) на тему
Укучыларны акча берәмлекләре белән таныштыру. Хезмәткә мәхәббәт, сакчыл караш тәрбияләү.Тәрбия сәгатьләрендә куллану өчен материал
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
akcha.doc | 66 КБ |
Предварительный просмотр:
Тема: Акча нәрсә ул? Аны ничек табалар?
Максат: Тәңкә, акча берәмлекләре һәм саклыкка җыелган акча белән таныштыру.Акчаны саклап тотарга өйрәтү.
Балаларны күзәтергә, чагыштырырга, анализларга, нәтиҗә ясарга, күмәк эш итәргә өйрәтү.
Балаларның логик фикерләвен, күзәтүчәнлеген, кызыксыну һәм танып- белү сәләтләрен үстерү.
Балаларда бердәмлек, дуслык, кешеләргә хөрмәт хисе, тормышка мәхәббәт, әйләнә тирәгә сакчыл караш тәрбияләү.
Дәрес барышы
Исәнмесез, балалар! Хәерле көн! 1 слайд
- Ямьле үтсен көнегез!
Көләч булсын йөзебез,
Булыйк без гел әдәпле,
Онытмыйк бу гадәтне.
Дөрес , матур утырыйк.
Тырышып җавап бирик.
Яңа материалны билгәләү: Слайд 2,
Көч түкмичә , бил бөкмичә
Кулга керми бу нәрсә,
Кулга керсә , тиз ычкына ,
Сизелми дә бу нәрсә.
( АКЧА)
Бу төшенчә турында нинди сораулар туа сездә?
–акча нәрсә ул
–акчалар ничек барлыкка килгән?
–беренче акчалар нинди булган?
-акча кайдан килә?
Бу сорауларга җавап табу өчен бергәләп тикшерү эше алып барырга әзерме сез?
Төп сорау нинди булыр?
Нәрсә ул акча? Слайд 3
Менә шул инде дәресебезнең темасы.
Яңа белем ачу.
Дәреснең төп соравына җавап биреп карагыз: нәрсә ул акча?
Аларның мәгънәсе нинди?
Акча- кешелекнең иң бөек ачышларының берсе. Терек табигатьтә аңа охшаш әйбер юк. Чынбарлыкта сезнең күбегез акча турында бик аз белә. Күбрәк белер өчен без сезнең белән элек булганга виртуаль сәяхәткә китәрбез. Үзебезнең сорауларга җаваплар табарбыз.
Сез әзерме?
Алайса кузгалабыз.
Слайд 4
Менә без элекке заманга эләктек.
- Кемнәр соң болар? (борынгы кешеләр)
Сез ничек уйлыйсыз, борынгы заманда акчалар булганмы?
Әлбәттә, юк. Борынгы кешеләр тау куышларында яшәгәннәр, җәнлек тиреләреннән киенгәннәр, табигать нәрсә бирсә, шуны ашаганнар.
Вакыт буенча мең ел элеккә сәяхәткә китәбез. Кешеләр кирәкле үсемлекләр үстерергә, тимер сугарга, тукыма тугырга өйрәнгәннәр, күп кенә хайваннарны үзләренә ияләштергәннәр. Һәр эш өчен аерым осталар кирәк булган. Һәр кеше үсемлек үстерергә һәм тукыма тугырга, аяк киеме тегәргә һәм тимер коярга, йорт төзергә һәм кырларны чәчәргә булдыра алмаган. Кешеләр эшне үзара бүлә башлаганнар. Берләре ауга йөргәннәр, икенчеләре терлек үрчеткәннәр, өченчеләре чәчкәннәр, урганнар; дүртенчеләре тимер койганнар һәм башкалар...
Нәрсә килеп чыккан соң андый җәмгыятьтә?
Үзләре җитештергән продукт артып калган, башкаларныкы кебек продуктлар да кирәк булган.
- Кешеләр нишли башлыйлар?
Дөрес, алар үзләре җитештергән товарларны башкаларныкы белән алыштыра башлыйлар. Чөнки ул заманда сатып алырга акчалар булмаган.
- Алар алмаштырышканнар.
Мәсәлән, атны 2 капчык ашлыкка, арбаны- сарыкка алыштырганнар.
Алыштыруга үзегезнең мисалларны китереп карагыз.
Сез ничек уйлыйсыз, хәзер андый алмашу бармы?
Алыш –биреш – бертөрле товарны икенче төрлесе белән турыдан-туры алмашу.Алмашуның ике ысулы бар : алыш-биреш(бартер) һәм сату-алу
- Слайд 5
- БАРТЕР
Нәрсә ул?
(бер төрле товарны икенчесенә турыдан- туры алмашу)
Бүгенге көндә бартер кулаймы? (әйе)
Элек?
Слайд 6
Слайд 7
Әйе, алыш-биреш белән катлаулылыклар килеп чыккан. Мәсәлән, алыш-биреш тигез булсын өчен, сыерны балыкка алмашу өчен: беренчедән, шулкадәр күп балык тотарга кирәк булган. Икенчедән шулкадәр күп балык кирәк булган кешене табарга, өченчедән, балыкны бозылмаслык итәргә кирәк.
Бартер уңайсызлыклар китереп чыгарган. Күбрәк төрле товарлар барлыкка килгән саен аларны бер-берсе белән алмашу кыенлашкан.
Слайд 8
Кешеләр нәрсә уйлап чыгарганнар соң? (акча)
Ашыкмагыз, болар әле акча түгәл, ә товар-акча. Беренче акчалар хәзерге акчаларга охшаманнар. Акча ролен каурыйлар, иген, хәтта кипкән балык та уйнаган.
Андый акча җайлы булганмы?
Слайд 9
Мондый товар-акчалар бик җайсыз булган, чөнки алар бозылырга булдырганнар, озак саклап булмаган. Диңгез әкәм- төкәме кабырчыклары бозылмаганнар да, йөртү өчен дә җиңел булганнар. Аларны тишеп бер җепкә төзгәннәр, муенса кебек, 40 ар итеп..
Бер үгез өчен шундый 1000 кабырчык санап биргәннәр.
Җайлымы?
Слайд 10
Күп дистә еллар үткән, тимер акчалар килеп чыкканчы. Алар да хәзерге акчалардан нык аерылып торганнар.
- Алар төрле фомадагы таяк, боҗра, формасында булганнар.
- Аның өстенлеге нәрсәдә? ( Бозылмыйлар, төрле товар өчен түләп булган.)
Слайд 11
Борынгы Русьта металл акчалар- көмеш коелмалар-гривналар булган.
Әгәр әйбер кимрәк торса, гривнаның бер өлешен чабып өзгәннәр. Кисәкне “рубль” дип йөрткәннәр.(русча “рубить”- “чабарга” дигәнне аңлата)
Нәрсә барлыкка килгән соң?
- РУБЛЬ (сум)
Слайд 12
Иван IV заманында сөңге тоткан җайдак сурәтләгән акчалар чыгарганнар.
Нәрсә барлыкка килгән соң?
- Тиен – КОПЕЙКА (копье-сөңге )
Шулай итеп тәңкәләр (тимер акчалар) барлыкка килә. Аларны ялган ясаучылар чыгармасын өчен анда төрле символлар- дәүләт гербын төшергәннәр.
Тимер акчалар уңайлы булганнармы? (әйе)
Ләкин аларның да җитешмәгән ягы булган.
Нинди икәнен билгеләп карагыз.
Алар авыр булганнар һәм күп урын биләп торганнар. Чит илләрдә сату-алу белән шөгыльләнгән байлар өчен шулкадәр авыр йөк йөртү җайсыз була.
Кешеләр нәрсә уйлап чыгарганнар соң? (Кәгазь акчалар- КУПЮРАЛАР)
Слайд 13
Нигә акчалар күптөрле? (Һәр илнең үзенең аерым тәңкәләре һәм кәгазь акчалары бар)
Россиядә- сум(рубль)
АКШта, Канадада, Австралиядә - доллар
Европаның күпчелек илләрендә евро кулланышта.
Слайд
Барлык илләрдә дә күпчелек кешеләр акчаны эш хакы рәвешендә алалар. Эшләгән акчасыны үзенә кирәкле товар сатып ала.Акчасының бер өлешен ул киләчәккә калдырырга , сакларга мөмкин . Бу- саклыкка җыелган акча.Кеше аны кирәге чыккан вакытта куллана.
Слайд
Практик эш
Акча (тәңкә) өлешләрен карау.
Герб, башка сурәт , портрет төшерелгән ягы йөзе (аверс) дип атала . Икенче ягында аның бәясе язылган(реверс)дип атала . Башка язулар легенда дип атала.
Ул кайсы илнең акчасы?
Кайдан белдегез?
Нәтиҗә.
Дәрес барышында без башта куелган сорауга җавап таптыкмы?
Нәрсә ул акча?
Акча – теләсә нинди башка товарга һәм хезмәт күрсәтүгә алмаштырырга мөмкин
Слад
Мәсьәләләр чишү
Слайд
Сорауларга җавап бирү Слайд
- Эшләнгән эш өчен түләү ничек атала? эш хакы
- Бер товарны икенчесе белән турыдан- туры алмашу? бартер
- Тәңкәне кисәкләргә бүлү (кисү)? рубль
- Тәңкәнең номиналы күрсәтелгән ягы? Реверс
- Тәңкәнең йөз ягы? аверс
- Тәңкәдәге язулар? Легенда
- Теләсә нинди башка товарга һәм хезмәт күрсәтүгә алыштырып була торган аерым бер товар? Акча
- Киләчәк өчен калдырылган акча? Саклыкка җыелган акча
- Нинди акча берәмлекләре беләсез? Тиен, сум,
- Димәк ,акчаны ничек табалар?
- Акчаны табуның төп юлы – эшләп табу, әйбер сатып табу.Сез Г.Тукайның эш турында нинди шигырен беләсез әле?
И сабыйлар ! Эшләгез сез , иң мөкаддәс нәрсә эш.
Эш агачы һәр вакытта бик юмарт китерер җимеш.
Димәк, акчаны үз хезмәтең белән эшләп табарга өйрәнергә кирәк. Акчаны саклап тотарга , эшләп табу һәм тотуны әти-әниләр белән генә киңәшеп эшләргә кирәк.
Вакыт- акча кадерен бел!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Класс сәгате."Үз-үзеңне ничек тотарга"
Класс сәгате "Үз-үзеңне ничек тотарга"...
өйгә эшне ничек эшләргә?
Ата-аналар өчен. Балаларны ничек мөстәкыйль дәрес хәзерләргә өйрәтергә....
Технологическая карта по предмету "Окружающий мир" для 1класса по ФГОС.Тема: "Кышын кошларга ничек ярдәм итәргә"
Технологическая карта по предмету "Окружающий мир" на тему "Кышын кошларга ничек ярдәм итәргә" для 1-класса составлен по учебнику авторов О.Н.Федотовой, Трафимовой Г.В и Трафимова С.А, УМК...
"Әнием- күз нурым"
Башлангыч сыйныфлар өчен әниләр көненә, 8 Мартка багышланган кичә. Рус мәктәбендә эшләүче укытучыларга, балалар бакчасында эшләүче тәрбиячеләргә ярдәмлек....
“Җырлыйм әнием турында” темасына “Җырлыйк әле” кичәсе.
Тема:“Җырлыйм әнием турында” темасына “Җырлыйк әле” кичәсе.Максат. Әниләребезгә карата ихтирам хисләре тәрбияләү. Аналарның олы зат булуын, бөеклеген төшендерү; аларга ихтирам,...
Кояш гомере телим мин, әнием, сиңа!
Әниләргә багышланган музыкалҗ кичә төрле ярышлар белән үрелеп бара....
“Дәү әнием минем, дәү әнием...”
ldquo;Дәү әнием минем, дәү әнием...”Дәү әни диеп әйтер кешесе булган кеше дөньяда иң бәхетлеседер. Бәхетле кешеләрнең берсе – без. Чөнки безнең дәү әниебез бар һәм бердән-бер....