Класс сәгате "ылсымлы сүзләр"
классный час (1 класс) на тему
Укучыларны ихтирамлы , игътибарлы , ягымлы булырга өйрәтү ; кешеләр янында , иптәшләре арасында үзләрен әдәпле тотарга өйрәтү ; бер- берләренә карата дуслык хисләре тәрбияләү,исәнләшә һәм саубуллаша белү күнекмәләрен камилләштерү.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
tylsymly_suzlr.doc | 50.5 КБ |
Предварительный просмотр:
“Тылсымлы сүзләр иленә сәяхәт”
( тәрбия сәгате)
Башлангыч сыйныфлар укытучысы Ахметова Г.М.
Тема : Тылсымлы сүзләр илендә.( 1 сыйныфта сәяхәт-дәрес. )
Максат : укучыларны ихтирамлы , игътибарлы , ягымлы
булырга өйрәтү ; кешеләр янында , иптәшләре
арасында үзләрен әдәпле тотарга өйрәтү ; бер-
берләренә карата дуслык хисләре тәрбияләү ;
исәнләшә һәм саубуллаша белү күнекмәләрен
камилләштерү.
Җиһазлау: кояш, тылсымлы сүзләр язылган таблицалар, магнитафон, Ш.Галиев китаплары, әдәп кагыйдәләре язылган карточкалар.
Дәрес барышы.
Хәерле көн, туган илкәем !
Хәерле көн , минем мәктәбем !
Хәерле көн , якты кояшым !
Укытучы : Хәерле көн , нәни дусларым !
Барысы бергә : Хәерле көн , килгән кунаклар !
- Укучылар , сез сәяхәт итәргә яратасызмы ? Бүген без сезнең белән бик кызыклы юлга – сәяхәткә чыгарбыз . Бу сәяхәтебезнең максаты – “ Тылсымлы сүзләр “ иленә барып , безнең мәктәп укучылары өчен “ Әдәп кагыйдәләре “ алып кайту .
Әдәплеләр иленә әдәплеләрне генә кертәләр . Шуңа күрә безгә , әдәп кагыйдә-ләрен истә тотып , бик игътибарлы булырга кирәк . Сәяхәт барышында юлдаш итеп дуслыкны , тапкырлыкны , җыр һәм шигырьләрне алырбыз. Алар белән юлыбыз тиз һәм күңелле узар .
Сәяхәт барышында көн кояшлы булса , тагы да күңелле булыр . Әйдәгез әле , бергәләп Кояшны чакырыйк әле !
Кояш чык , көн аяз !
Тарал болыт , тизрәк кач !
Без уйнарбыз җылыткач.
- Укучылар , юлга кузгалганчы сорыйм әле үзегездән : Ә сез мәктәптә ниләр эшләргә өйрәндегез соң ?
Балалар :
- Без инде хәзер зурлар ,
Әлифба алды куллар .
Тырышып белем алырга
Мәктәпкә илтә юллар .
Укый – яза беләбез ,
Дуслаша да беләбез .
Кирәк чакта бер – беребезгә
Без ярдәм дә итәбез.
Әдәп кагыйдәләрен дә
Тырышып өйрәнәбез.
Инсафлы , гадел , намуслы ,
Тырыш булып үсәрбез.
- Бик яхшы укучылар , Күп һөнәрләр үзләштергәнсез икән, молодцы. Безгә хәзер юлга кузгалырга вакыт . Сәяхәткә корабльгә утырып чыгарбыз. Тылсымлы сүзләр иле ерак океаннар артында . Анда ничек барырга соң ?
- Балалар , карагыз әле , ярга таба бер дельфин йөзеп килә түгелме соң ? Әйдәгез , аның язуын алып укыйк әле .
Хат.
Исәнмесез , укучылар ! Әгәр тапкырлыкта үзегезне күрсәтсәгез , мин сезгә юлны күрсәтермен .
Юлга чыкканда иптәшең үзеңнән яхшырак булсын .
Бу мәкальне сез ничек аңлыйсыз ? (Балаларның фикерләре тыңлана. Дельфин укучыларга карта “ бирә “. Укучылар аңа рәхмәт әйтәләр.)
- Укучылар , без тиздән Тылсымлы сүзләр иленә килеп тә җитәчәкбез . Бу илнең тылсымлы капкасы бар . Бу капка аша бары тылсымлы сүзләр
белгән укучылар гына уза алачак . Ә сез нинди тылсымлы сүзләр беләсез ?
( Тактага сүзләр эленә. Укучылар шулар арасыннан “ тылсымлы сүзләрне “ генә алып ябыштыралар. )
-Исәнмесез ! Сау булыгыз ! Кояш . Рәхмәт ! Хәерле иртә !
Күңелле. Гафу итегез ! Зинһар !
- Укучылар , бервакыт Тылсымлы сүзләр иленә Тәүфикъ исемле бер малай да килгән булган. Әмма аны анда кертмәгәннәр . Ни өчен икән ? Менә тыңлагыз әле .
Ш. Галиевның “ Ике төрле Тәүфикъ “ исемле шигырен уку.
Мәктәптә безгә еш кына
Күрсәтәләр Тәүфикъны
Һәм мактыйлар:
- Ул тәүфикълы ,
Бер дә бозмый тәртипне .
Кызлар белән дә тату бит ,
Мөгамәлә матур бик –
Ялгыш кына кагылса да :
Кичер мине , гафу ит ...
Директор да күргән икән ,
Үрнәк итеп китерде .
Кайсыннан үрнәк алыйк соң –
Тәүфикъ бит ике төрле .
Берсе аның дәрес тыңлый
Тыныч кына утырып.
Икенчесе астан гына
Чеметә борып –борып.
Берсе “Рәхим итегез”не
Сүз аралаш кыстыра.
Икенчесе тел күрсәтеп ,
Аяк тибеп кычкыра .
Тәртипле дип әйтсеннәр дип
Шулай итенгән була –
Юри аякка баса да
Гафу үтенгән була...
Бер Тәүфикъта ике Тәүфикъ,
Шулай яши ул һаман ,
Тыштан күренгәне яхшы ,
Астыртыны бик яман.
- Тәүфикъ нинди малай булган ? Аннан үрнәк алырга буламы ?
Ни өчен малайны тәүфикълы дип әйтеп булмый ? Сез аңа нинди киңәшләр бирер идегез ?
- Ә хәзер мин сезгә Динә һәм Гафур турында бер шигырь укып үтәм.
Рәхмәтләр хакында .
Җиргә төшкәч
Бияләе,
Гафур алып
Биргән иде ,
Динә аңа :
- Рәхмәт , -диде.
Малайның да Малай аңа
Җылы сүзгә Башын иде :
Кәеф килде. -Рәхмәтемә
Елмайды да рәхмәт өчен
- Рәхмәтеңә Рәхмәтеңә
Рәхмәт!- диде. Рәхмәт ,- диде.
Кыз җавапсыз Динә көлде.
Калсын диме ? Бик күңелле ,
Рәхәт иде.
Җавап бирде : ...Җиргә төшкән
Рәхмәт өчен Бияләйгә
Рәхмәт инде ! Рәхмәт инде .
Ш. Галиев
- Менә укучылар , рәхмәт өчен дә рәхмәт әйтеп була икән.Малай белән кызны дуслаштырганга күрә , автор да бияләйгә рәхмәт әйтеп шигырен тәмамлый . Сез дә бу балалар кебек тәмле телле , ягымлы булыгыз !
- Укучылар , мин сезгә Әдип исемле бер малай турында хикәя укырмын , сез игътибар белән тыңлагыз. Кирәкле урыннарда тылсымлы сүзләр белән ярдәм итәрсез. Үзегезнең тылсымлы сүзләрне ни дәрәҗәдә белүегезне сынап карарбыз.
Урам буйлап карт кына бер бабай бара . Ул таякка таянган , әкрен генә атлый. Аңа каршы Әдип исемле бер малай килә. Ул күккә карап сызгыра – сызгыра бара. Һәм кинәт бабайга бәрелә . Бабай чак кына егылмый кала. Шулвакыт Әдип бабайга ягымлы сүз әйтә. Бабай елмаеп җавап бирә. Әдип нинди сүз әйтә ?
Ялгыш берәр кешегә бәрелсәң, гафу үтенергә кирәк.
Әдип трамвайда утыргычта утырган килеш, тәрәзәгә карап бара.
Трамвайга бала күтәргән апа керә. Әдип, тиз генә тора да, нәрсә ди.
( Рәхим итегез,апа,утырыгыз.)
Апа сөенә-сөенә рәхмәт әйтеп утыра.
Автобуста , трамвайларда өлкән кешеләргә һәрвакыт урын бирергә кирәк.
Шулвакыт кинәт трамвай кузгалып китә. Әдип басып торучы абыйга бәрелә. Ул абыйга бер сүз әйтә, абый аны ачуланмый. Ул нинди сүз әйтә?
Әдип трамвайдан төшә һәм Илдарларга туган көн бәйрәменә китә. Ул өйгә кергәндә нәрсә дип әйтә ? ( Исәнмесез ! ) Ул дустын туган көне белән котлый һәм бүләген бирә. Илдар нәрсә ди ?
( Рәхмәт ! )
Һәм аларның икесенә дә рәхәт булып китә.
Уен .
- Мин сезгә сүзләр әйтәм . Әгәр тылсымлы сүзләр әйтсәм , сез кул чабыгыз . Гади сүзләр әйтсәм , аяк белән тыпырдыйбыз.
- Укучылар , сез тылсымлы сүзләрне бик күп беләсез икән . Бу сүзләр бер карашка гадәти булып тоела . Ләкин “ Исәнмесез ! “ сүзен ничек , кайда , кайчан әйтергә кирәклеген яхшы белергә кирәк. Аны теләр –теләмәс кенә , игътибарыңны читкә юнәлтеп әйтергә ярамый . Исәнләшкән кешегә туры карап әйтергә кирәк. Исәнмесез сүзе белән
беррәттән “ Хәерле иртә “ , “ Хәерле кич “ , “ Хәерле көн “ сүзләрен дә әйтергә ярый .
Олылар белән исәнләшкәндә “Сез” дип әйтергә , дусларың белән исәнләшкәндә “ син “ дияргә кирәк . Саубуллашу тәртибе дә , исәнләшү кебек үк , яхшы гадәт . “ Сау булыгыз !”, “ Хушыгыз ! “, “Сәламәт булыгыз ! “, “ Юлларыгыз уң булсын “ кебек сүзләр саубуллашу сүзләре була . Әмма хушлашу сүзләрен китеп котылырга ашыккандай бик тиз дә , аерылышуга сөенгәндәй шатланып та , кыланып та әйтергә ярамый .Бу сүзләрне дә гади һәм ихлас күңелдән әйтергә кирәк.
- Сез иртүк торуга әти -әниегезгә ничек дип эндәшәсез ? (“ Хәерле иртә , әтием ! “ , “ Хәерле иртә , әнием ! “ ) Ничек уйлыйсыз , бу сүзләрне ишеткәч , аларда нинди кичерешләр барлыкка килә ?
Ә кичен йоклар алдыннан нинди тылсымлы сүз кулланасыз ? (“Тыныч йокы ! “)
Укучылар Ш. Галиевның “ Тыныч йокы “ шигырен сөйлиләр .
Тыныч йокы .
Тыныч йокы әнкәйгә !
Тыныч йокы әткәйгә !
Тыныч йокы абыема !
Тыныч йокы радиога !
Тыныч йокы үземә !
Тыныч йокы күземә !
Тыныч йокы курчакларыма !
Куяннарыма- куркакларыма !
Тыныч йокы сәгать күкесенә дә ,
Тыныч йокы бөтенесенә дә !
Юк , юк , күке уяу ятсын ,
Иртән безне уятсын !
-Укучылар , менә безнең “Тылсымлы сүзләр “ илендәге сәяхәтебез ахырына якынлашып килә . Безгә әдәп кагыйдәләрен алып , кире мәктәбебезгә кайтырга кирәк .
Әдәп кагыйдәләре.
1. Һәр көнне кешеләрне сәламләүдән башла ! Әти -әниеңә хәерле көн телә . Мәктәпкә килгәч , укытучылар белән матур итеп исәнләш . Иптәшләрең белән дә кабаланып исәнләшмә , туктап хәлләрен белеш.
2. Ялгыш берәр ярамаган эш эшләгәнеңне сизсәң , гафу үтенергә онытма. Һәркем башка кешеләрдән ягымлы караш , хөрмәт көтә.
3. Өлкәннәргә карата шәфкатьле бул ! Үзеңнән кечеләрне кыерсытма ! Әдәпле кешене барысы да ярата .
4. Транспортта барганда өлкән кешеләргә урын бир !
5 . Тәмле телле бул ! Беркемнең дә начар сүз ишетәсе килми!
- Укучылар , әдәп кагыйдәләрен онытмагыз , һәрвакыт исегездә тотыгыз !
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Урок литературного чтения в 3-4 классах по темам "Мари калык муро. Мыскара влак." (3 класс), "Мари калык муро. Такмаквлак." (4 класс)
Урок проводится в малокомплектной школе на марийском языке. Урок посвящен использованию культуры, обычаев, традиции марийского народа в учебно-воспитательной работе. Культурно- педагогическое наследие...
Мастер-класс по технологии. Изготовление поделки "Весёлая обезьянка". Мастер-класс предназначен для детей начальных классов
Мастер-класс по созданию поделки из разных материалов "Весёлая обезьянка" в форме презентации...
Разработка урока литературного чтения во 2 классе Автор Пушкарных Людмила Ивановна, учитель начальных классов МОУ «СОШ № 17» г. Палласовки Волгоградской области 2 «А» класс 2010/2011 учебный год УРОК ЛИТЕРАТУРНОГО ЧТЕНИЯ (2 КЛАСС, СИСТЕМА Л.В. ЗАНКОВ
Разработка урока литературного чтения во 2 классеАвтор Пушкарных Людмила Ивановна,учитель начальных классовМОУ «СОШ № 17»г. Палласовки Волгоградской области2 «А» класс 2010/2011 учебный год...
Конспект урока по русскому языку в классе комплекте (1-2 класс) Тема урока: 1 класс Прописная буква З. 2 класс Проверяемые и не проверяемые гласные в корне слова
Конспект урока по русскому языку в классе комплекте (1-2 класс). По теме: 1 класс Правописание буквы З. 2 класс Проверяемые и непроверяемые гласные в корне слова. Поможет учителю при работе с двумя кл...
Рабочая программа учителя начальных классов по изо в 1 классе по УМК "Начальная школа XXI века"Изобразительное искусство: 1 класс: • Изобразительное искусство: 1 класс: учебник для учащихся общеобразовательных учреждений / Л.Г.Савенкова, Е.А. Ермолинска
Документ содержит рабочую программу и календарно-тематическое планирование....
Примеры математических ребусов: 1 класс, 2 класс, 3 класс, 4 класс, в картинках, с ответами
Родина ребуса — Франция. Именно в этой стране в 16 веке был издан первый сборник ребусов, составленный Этьеном Туаро. В переводе с латинского rebus означает — «при помощи вещей». К настоящему времени ...
Технологическая карта изучения темы по математике "Разряды и классы. Класс единиц и класс тысяч" 3 класс
Технологическая карта изучения темы по математике "Разряды и классы. Класс единиц и класс тысяч" 3 класс...