Класс сәгате "Кеше дуслык белән көчле"
план-конспект урока (2, 3, 4 класс) на тему

Нуриева Лейля Марселовна

Сингапур структурасын уңышлы кулланып кызыклы,эчтәлекле,тәрбия бирә торган класс сәгате эшкәртмәсе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Дуслык турында класс сәгате21.04 КБ

Предварительный просмотр:

Кеше дуслык белән көчле

Сыйныф сәгате. 4 нче сыйныф

Нуриева Ләйлә Марсель кызы

МББУ “Актаныш 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбе

беренче категорияле башлангыч сыйныф укытучысы

Максат: 1.Кешеләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләрдә дуслыкның иң мөһим сыйфатларның берсе булуына ышаныч тәрбияләү; бер-береңә ярдәм кулы сузу, дус һәм тату яшәргә, дуслыкның кадерен белергә өйрәтү, коллективта дустанә мөнәсәбәт,бердәмлек сыйфатларын булдыру; татар мәкальләре аша үз халкыбызга мәхәббәт тәрбияләү, ышаныч, тугрылык, җаваплылык,үзара ярдәмчел булу кебек уңай кешелекле әхлакый сыйфатларны формалаштыру.2.Сингапур укыту алымын кулланып, укучыларның активлыгын,кызыксынучанлыгын арттыру,аларның аралаша белү күнекмәләрен үстерү.

Җиһазлау: компьютер,проектор,сәгать,МЭНЭДЖ МЭТ,өстәл номерлары,биремле карточкалар.

Сыйныф сәгате барышы:

 I.Оештыру өлеше,мотивация.

II.Актуальләштерү.

Иртән торып юлга чыксак,

Кояш озатып килә.

Көне буе юлда кояш,

Көн буе безнең белән.

  • Игътибар белән карагыз әле, кояш нурларына нинди сүзләр яшеренгән икән ?

(кош,белән,канаты,дуслык,кеше,көчле,белән)

- Шул сүзләрдән җөмлә төзеп әйтегез.(Кош канаты белән,кеше дуслык белән көчле.)

-Димәк, бүген без нәрсә турында сөйләшербез?  (Дуслык турында)

III.Уку мәсьәләсен кую.

  • Рәмис белән Илназ бик дуслар.Икесе бер партада утыралар.Рәмиснең өендә уенчыклары бик күп.Ул аларны мәктәпкә алып килә һәм алар белән уйнарга бары тик Илназга гына рөхсәт итә,чөнки Илназ аңа диктантын да күчерттерә,контроль эш вакытында мәсьәләләрен дә эшләп бирә.Хәтта рәсем ясарга да булыша.
  • Рәмис белән Илназ арасында нинди дуслык?

IV.Уку мәсьәләсен чишү.

1.Мөстәкыйль эш.

         - Чын дуслык нинди була? Дуслык нәрсә ул?

  • Әйдәгез әле бу сорауга ТОКИН МЭТ структурасына нигезләнеп җавап бирик. 1нче укучы теманы яза.Мөмкин кадәр күбрәк сүзләр һәм кыска җөмләләр белән җавап бирегез.Эшне башладык.
  • Ә хәзер урыннарны алмашабыз, сүзләрне бәйлибез һәм сорау бирәбез.Эшне башладык.
  • Үзегезнең урыннарга кайтыгыз.Сорауларга җавап әзерлибез, бәйләнешләрне анализлыйбыз һәм нәтиҗә чыгарабыз.
  • Һәр команда үзенең күрше командасына эшен презентацияли.
  • Ике команда арасында кайсыгызның ТОКИН МЭТы яхшы чыкты.Рәхмәт белдерәбез.

2.Мәкальләр өстендә эш. 

  • Балалар, элек-электән дуслык – бик кирәкле, изге хисләрнең берсе булып саналган. Борынгы әби-бабайларыбыз дуслык турында кеше хәтерендә мәңгегә уелып калырдай сүзләр-мәкальләр әйтеп калдырган. Без инде аларны дәресләрдә өйрәнеп киләбез. Бүген шуларның дуслык турында булганнарын тагын бер кат искә төшереп үтәрбез. Мин сезгә мәкальнең башын әйтәм, ә сез – ахырын. Сөйләштекме?

- 100 сум акчаң булганчы ... (100 дустың булсын).

- Әйе, акча ул була да бетә,ә дуслар , дуслык гомерлек.

- Дустың булмаса – эзлә ... (тапсаң-югалтма)

- Әйе, берьялгызың, дусларсыз яшәве бик авыр. Син үзеңә дус табарга тиеш. Ә инде дустыңны югалтмау, саклау – сезнең һәрберегезнең үз кулында. Игътибарлы, ярдәмчел, ышанычлы булсагыз, дусларыгыз югалмас.

- Кешенең иң зур байлыгы – ... (чын дусты).

- Әйе, дусты күп булган кеше – иң бай кеше. Чөнки алар теләсә кайсы вакытта сиңа ярдәмгә килә алалар, кайгың булса, уртаклашалар, шатлыгыңны бүлешә алалар.

- Дус-кайгыда ... (сынала).

- Син кешенең дусты икән, шатлык килгәндә генә түгел, кайгы килгәндә дә аның янында булырга тиеш. Әгәр кайгы килгәндә юкка чыккан икән, ул чын дусмы? Юк, ул башта ук чын дуслык булмаган. Чын дус бервакытта да сине бәладә ташламый.

V.Йомгаклау.Рефлексия.

Дуслык формуласын төзү.

-Сезнең алда “Мәңгелек агач”рәсеме. Аны яфраклар белән бизәргә кирәк.Яфракларга язылган сүзләрдән дуслык төшенчәсен чагылдыра торган җөмләләр төзеп әйтегез.

-Дустың булмаса-эзлә.

-Тапкансың икән-сакла.

-Чын дуслыкның кадерен бел.

-Иң мөһиме – аны беркайчан да югалтма.

-Бу җөмләләрне дуслыкның төп формуласы дип әйтеп буламы? Ни өчен? (Бу җөмләләрдә әйтелгән фикерләр дуслык хисенең асылын ачып бирә.)

-Әйе,балалар,һәркемнең дә дусты булырга тиеш,шулай булганда гына яшәве күңелле, рәхәт була.Ә дус булу өчен дустыңны яратырга,хөрмәт итәргә,авыр чакта ярдәм кулын сузарга,дуслыкны сакларга омтылырга кирәк.Бу турыда бик күп әкиятләрдә,хикәя-шигырьләрдә дә языла.Аларда нәкъ менә дуслык җепләренең никадәр ныклы булса,шул кадәр яхшырак икәнлеге күрсәтелә.

Дус яшәргә кирәк җир йөзендә,

Дуслар кирәк һәрбер кешегә,

Дуслык булса, яшәү дә күңелле,

            Уңай була һәрбер эшең дә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Классный час Дуслык бит ул-тормыш үзәге

Классный час   Дуслык бит ул-тормыш үзәге...

презентация "Дуслык"

презентация "Дуслык " 3класс...

вечер дружбы народов "Дуслык купере"

разработка вечера дружбы народов на татарском языке проведенный для воспитателей ГПД района при участии 2х-3х классов. Цель работы : воспитание у учащихся любовь к народам республики, их традициям и о...

Дуслык белән көчле без!

классный час в начальных классах...

Чын дуслык

Рус мәктәбенең 3 нче сыйныфы (рус төркеме, Хәйдәрова Р.З.) өчен....

Татарстан җире - дуслык иле

Кичә уздырыласы зал бәйрәмчә бизәлгән. Залда “Әссәламәгаләйкүм” җыры яңгырый. Балалар милли киемнәрдән залга узалар һәм ярым түгәрәкләнеп басалар....

урок мужества "Туган илем- дуслык тынычлык иле"

Вечер- встреча с ветеранами ВОВ (разработка на татарском языке)...