Чын дуслык
план-конспект урока по чтению (3 класс) на тему
Рус мәктәбенең 3 нче сыйныфы (рус төркеме, Хәйдәрова Р.З.) өчен.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
chyn_duslyk.doc | 51 КБ |
Предварительный просмотр:
Тема: Чын дуслык.
Максат: 1) “Дуслар” исемле текст белән танышу, аны анализлау;
2) Укучыларда тыңлап аңлау, сәнгатьле уку күнекмәләре үстерү;
3) Укучыларда бер-берсенә ихтирам хисе, тату яшәү өчен дуслаша белү сыйфатлары тәрбияләргә омтылу, дуслыкның кадерен белү хисе төшенчәсе бирү
Җиһазлау: иллюстрацияләр, слайдлар.
Дәрес төре: яңа теманы өйрәнү дәресе.
Дәрес барышы
I. Укытучы: 1. Исәнмесез, укучылар. Тынычландык. Дәресебезне башлыйбыз.
II. 1. Укытучы: Балалар,әйтегез әле хәзер елның кайсы вакыты?
Укучы: Кыш.
Укытучы: Ә кыш икәнен каян белдегез?
Укучы: Бар җирдә ап-ак кар. Беренче кар әле күптән түгел генә яуды.
Укытучы: Дөрес, укучылар. Кыш әкрен генә булса да, үз биләмәләрен яулап ала бара. Иң элек бөтен җирне ап-ак йомшак кар каплады. Без бит әле үзебез дә бу турыда үткән дәрестә генә Ә.Ерикәйнең “Беренче кар” дигән шигырен укыган идек. Сез бу шигырьне бик ошады, дигән идегез. Балалар, искә төшерикче, әлеге шигырьдә сүз нәрсә турында бара?
Укучы: Бу шигырьдә сүз беренче кар турында бара.
Укытучы: Беренче кар нинди була?
Укучы: Беренче кар ап-ак һәм йомшак була.
Укытучы: Кар яуганнан соң болын-кырлар нинди була?
Укучы: Кар яуганнан соң болыннар, кырлар ап-ак була.
2. Укытучы: Бу шигырьне мин сезгә матур итеп, сәнгатьле итеп ятлап килергә кушкан идем. Ягез, ничек итеп өйрәнгәнсез икән, тыңлап карыйк. Кайсыгыз кышны күбрәк ярата икән?
(Шигырьләр тыңлана)
Укытучы: Яхшы, укучылар, барыгыз да кышны яратасыз, беренче кар яуганына бик сөенгәнсез икән. Алай булмаса, шигырьне дә болай матур итеп сөйләмәгән булыр идегез.
III. 1. Укытучы: Балалар, үткән дәрестә сез кышны яратабыз, кышын урамда уйнарга: чаңгыда, тимераякта шуарга, кар бабай ясарга, тау ясап аннан чанада шуып төшәргә яратабыз, дидегез. Әйтегез әле, мондый уеннарны сез үзегез генәме, әллә дусларыгыз белән уйныйсызмы?
Укучы: Мин чанада дусларым белән шуарга яратам.
Укытучы: Дусларыңның исемнәрен әйтеп китә аласыңмы?
Укучы: .......
Укучы: Ә мин тимераякта (конькида) иптәш кызым Алсу белән шуарга йөрим.
Укытучы: Яхшы, балалар. Димәк сезнең бик күп дусларыгыз бар икән, мин моңа бик шат. Балалар, әйтегез әле, чын дус нинди булырга тиеш?
Укучы: Дус яхшы күңелле булырга тиеш.
Укучы: Ул һәрвакытта да ярдәмгә килергә әзер булырга тиеш.
Укучы: Ул тугры булырга тиеш. Синең серләреңне башкаларга чишмәскә тиеш.
Укытучы: Дөрес, балалар. Дус һәрвакытта да сез әйткән сыйфатларга ия булырга тиеш. Ә сезнең шундый дусларыгыз бармы? Шулар турында безгә дә сөйләп китегез әле.
Укучы: Әйе, бар. (Дуслары турында сөйлиләр).
Укытучы: Бик яхшы, балалар. Мин ышанам, сез үзегез дә башкаларга шундый ук яхшы дуслардыр.
2. Безнең дәреслектә сезнең шикелле дуслар турында бер хикәя бирелгән. Шуның белән танышып китик әле. Иң элек, аңлашылмаган сүзләрне карап үтик.
(Сүзлек өстендә эш)
- Укытучы: Укучылар, хикәяне сезгә башта үзем укып китәм.
(Укытучы хикәяне сәнгатьле итеп укый)
Укытучы: Балалар, хикәя сезгә ошадымы? Ни өчен?
Укучы: Әйе, хикәя ошады, чөнки анда сүз дуслар турында бара.
- Укытучы: Ошаса, үзегез дә матур итеп укып китә аласыздыр.
(Бер-ике укучыдан укытыла)
- Укытучы: Балалар, әйтегезче, хикәядә нинди ике дус турында сөйләнелә? Аларның исемнәре ничек?
Укучы: Хикәядә ике дус Федя белән Игорь исемле малайлар турында сөйләнелә.
Укытучы: Игорь белән Федя нинди дуслар? Алар бергәләшеп нишлиләр?
Укучы: Алар бергәләшеп футбол уйныйлар, чаңгыда шуалар.
Укытучы: Чаңгыда бу ике дус ничек шуа? Кайсысы яхшырак шуа?
Укучы: Чаңгыда алар икесе дә бик яхшы шуалар.
Укытучы: Дөрес, чаңгыда бу ике дус икесе дә бик яхшы шуа, шуңа күрә алар чаңгы ярышына баралар. Ярышта алар ничек шуалар, кайсысы беренче бара?
Укучы: Алар икесе дә бергә киләләр.
Укытучы: Дөрес, ике дусның да көче бертигез. Алар бер-берсеннән калышмыйлар. Финишка җитәрәк нинди хәл була?
Укучы: Финишка җиткәндә, Игорь егыла, аның чаңгысы сына.
Укытучы: Әйе, бик кызганыч бит, балалар, әйеме? Инде менә финишка килеп җитәм, инде җиңәм дигәндә генә шундый аянычлы хәл була. Бу очракта Федя нишләргә тиеш була икән? Сез ничек уйлыйсыз? Хикәя ахырында да шундый сорау бирелә бит. Әйдәгез, уйлап карыйк әле. Сез үзегез Федя урынында булсагыз мондый ситуациядә нишләр идегез?
Укучы: Мин дустыма булышыр идем. Башта аңа торырга булышыр идем, аннан соң бергә шуар идек.
Укытучы: Ләкин бит Игорь шуа алмый, аның чаңгысы сынган. Федя нишләргә тиеш, ничек уйлыйсыз?
Укучы: Минемчә, Федя чаңгыларын салып, алар бергә финишка чаңгысыз, җәяү килергә тиешләр. Чын дус шулай итәр иде.
Укытучы: Мин дә шулай уйлыйм, балалар. Дуслар бер-берсенә тугры булып калырга тиешләр. Кыен ситуациядә форсаттан (моменттан) файдаланып, дусның уңышсызлыгына куанып, хәзер мин беренче киләм, миң җиңәм дип түгел, ә бәлки Федя шикелле, дуска теләктәшлек күрсәтеп, аңа ярдәм итеп, чаңгыларны салып, ярыштан чыгарга кирәк. Менә бу була инде чын дуслык.
IV. 1. Укытучы: Балалар, мин сезгә дуслык турында бер шигырь укып китәсем килә, игътибар белән тыңлагыз әле.
Һәр көн класста күрешәбез без,
Һәрбер шатлыкны бүлешәбез без.
Мәңге шулай дуслык-татулык
Торсын яктырып, диешәбез без.
Җырлап яшәргә, гөрләп яшәргә
Язсын дөньяда, язсын дөньяда.
Гел бергә-бергә, гел бергә-бергә,
Бөтен гомергә, бөтен гомергә.
Ә.Игебаев.
2. Укытучы: Балалар, шигырьдә сүз кемнәр арасындагы дуслык турында бара? (яки, нинди дуслык турында бара?)
Укучы: Бу шигырьдә сүз класстагы дуслык турында бара.
Укытучы: Бу класстагы укучылар нинди дуслар?
Укучы: Алар бик яхшы дуслар: алар һәр көн күрешәләр, шатлыкларын уртаклашалар.
Укучы: Алар бергә җырлап-биеп яшиләр.
Укытучы: Классташлар арасындагы бу дуслык кайчан да булса бетәргә тиешме?
Укучы: Юк, гомергә, мәңгегә сузылырга тиеш.
3. Укытучы: Әйе, балалар, алай гына да түгел, ул дуслыкның көче тагын да артырга, тагын яктырырга тиеш. Менә сез дә үзегезнең классыгызда бик дус-тату яшисез, дип уйлыйм. Бу дуслыкны югалтмаска тырышыгыз, чөнки әле сезгә мәктәптә бергәләшеп шактый укырга, көн саен диярлек очрашып-күрешеп торырга туры киләчәк. Дуслыгыгыз бозылса, татулык бетсә, бик начар, бергә уку бик авыр булачак. Әле сез бу дуслыкны мәктәпне бетергәч тә сакларга тиеш буласыз. Мәктәптән соң сез тагын да яңа дуслар табачаксыз, ләкин мәктәптәге дуслык ул бөтенләй башка. Аннан соң халыкта әйтелгәнчә, йөз сумың булганчы, йөз дустың булсын. Ягъни дусларың күп булуы бер дә зыянлы түгел бит.
V. 1. Шулай итеп, балалар, дәресебез ахырына якынлаша. Әйтегез әле, без бүген нәрсәләр турында сөйләштек?
Укучы: Бүген без дуслык турында сөйләштек.
Укытучы: Нинди ике дус турында хикәя укыдык?
Укучы: Игорь белән Федя дигән дуслар турында хикәя укыдык.
Укытучы: Хикәядән нинди нәтиҗә чыгардык?
Укучы: Дустыңа һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер булырга, авыр хәлдә калдырмаска, булышырга кирәк.
Укытучы: Бик яхшы, укучылар.
Укытучы: Өй эше итеп, сезгә әлеге хикәяне сөйләргә өйрәнергә кушам.
2.Билгеләр куела.
Укытучы: Дәрес тәмам. Сау булыгыз.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Классный час Дуслык бит ул-тормыш үзәге
Классный час Дуслык бит ул-тормыш үзәге...
презентация "Дуслык"
презентация "Дуслык " 3класс...
вечер дружбы народов "Дуслык купере"
разработка вечера дружбы народов на татарском языке проведенный для воспитателей ГПД района при участии 2х-3х классов. Цель работы : воспитание у учащихся любовь к народам республики, их традициям и о...
Дуслык белән көчле без!
классный час в начальных классах...
Татарстан җире - дуслык иле
Кичә уздырыласы зал бәйрәмчә бизәлгән. Залда “Әссәламәгаләйкүм” җыры яңгырый. Балалар милли киемнәрдән залга узалар һәм ярым түгәрәкләнеп басалар....
урок мужества "Туган илем- дуслык тынычлык иле"
Вечер- встреча с ветеранами ВОВ (разработка на татарском языке)...
Класс сәгате "Кеше дуслык белән көчле"
Сингапур структурасын уңышлы кулланып кызыклы,эчтәлекле,тәрбия бирә торган класс сәгате эшкәртмәсе....