Әлифба бәйрәме
материал (1 класс) на тему
Предварительный просмотр:
Әлифба бәйрәме
Хөрмәтле укучылар , әти-әниләр ,укытучылар ! Бүген бездә зур бәйрәм - Әлифба бәйрәме .1 нче сыйныф укучылары үзләренең яраткан дәреслекләре белән саубуллашалар .
А.б. Кабатланмас балачак иленең иң зур бәйрәмнәренең берсе - Әлифба бәйрәме. Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына эшләмәсен, ул зур дулкынлану белән үзенең нәни кулларына тәүге тапкыр Әлифба алганын искә төшерә. Чөнки һәркемнең дә белем дөньясына беренче адымы Әлифбадан башлана.
Зәйнәп: Күңелләр шатлыклы булганга
Без җыелдык бүген бу залга.
Әтиләр-әниләр, карагыз:
Без бергәләп күңел ачабыз.
Р. Бәйрәмнәр бик күп болай да
Ә шулай да, ә шулай да
Иң шәп бәйрәм – балачак.
Ә тагын да шәбрәге
Әлифба бәйрәме булачак.
Ай. Күчкәнме бу залга
Дөньяның бар яме?
Күңелләр түрендә -
Әлифба бәйрәме!
Р. Бу матур бәйрәмгә
Кушыл, дус, әйдәле!
Мәктәпне гөрләтсен
Әлифба бәйрәме!
З. Хәрефләрне тиз өйрәндек,
Сүзләр төзеп уйнадык.
Көн дә иртән сагынып килдек,
Мәктәптән без туймадык.
Ай. Язарга да өйрәндек
Ручка тотып кулларга.
Хәрефләрне тездек без
Тигез матур юлларга.
Р.Бүген сезнең алда без
Зур сынаулар үтәрбез.
Үзебезнең осталыкны
Сезгә дә күрсәтербез.
З.Зур ярдәм итәр безгә
Дәрестә алган белем.
Таяныч булыр юлда
Әлифба биргән белем.
Җыр: “Өйрәтәләр мәктәпләрдә”
Алып баручы:Хәзер үзегез белән таныштырыгыз:
Мин Зәйнәп -тырыш кыз
Барысына да өлгерәм.
Җырлыйм,биим,дәресемне дә
Бик оста сөйләп бирәм.
Русча дөрес,матур сөйлим
Яратам исәпләргә.
Матур-матур сүзләр өстәп
Әкиятләр сөйләргә
2.Исемем минем -Равил
Китапларны бик яратам
Бик мавыгып укыйм мин
Йокларга ятканда гына
Укуымнан туктыйм мин.
Апамнан калышмыйм диеп
Тырышам бар көчемә.
Тәртипле бул,күпне бел,-дип
Максат куйдым үземә.
Исемем минем Айзилә
Олы кыз мин гаиләдә.
Тырышып укыйм китап
Моңа әнием бик шат.
Күп нәрсәгә өйрәндем.
Шигырь дә сөйли беләм,
Көйләр дә көйли беләм
Матур яза да беләм,
Бераз уйлый да беләм.
БЕРГӘ:
Әгәр ничәү дисәгез ?
Беренчедә өчәү без.
Өчебез дә бик тату,
Өчебез дә бик тырыш.
Аерылмас дус булып
Тату булып үсәбез .
Җыр: Иң якын җан дуслардай,
Без бүләбез урталай
Яңгырны да,ак карны да
Урталай,урталай,урталай,лай,лай.
Иң якын җан дуслардай,
Без бүләбез урталай
Кайгыны да ,шатлыкны да
Урталай,урталай,урталай,лай,лай
Иң якын җан дуслардай,
Без бүләбез урталай
Тигез бүләбез җырны да
Урталай,урталай,урталай,лай,лай.
Алып баручы: : Алтын яуган көзге көндә
Тыйнак үттеләр класска.
Әлифбаны кулга алдылар
Бәхәсләштеләр шул чакта.
Хәзер Муса сезгә шушы бәхәс турында сөйләр.
Муса Ш.Галиевның “Бәхәс”шигырен сөйли.
З. 39 хәреф белән
Таныштык без тиз генә.
Олы ярдәмче булдың син
Рәхмәт инде Әлифба!
Р. Сәнгатьле итеп сөйләргә
Аңлаешлы укырга
Табышмаклар чишәргә,
Өйрәттең син Әлифба.
Ай. Өйрәтте Әлифба безне
Табигатьне сөяргә.
Кечкенә дусларыбызга
Бул син , дустым , дияргә.
Алып баручы:
Ә малайларга Әлифба
Өйрәтте җитез булырга
Батыр ,кыю кешеләрдән
Үрнәк алып торырга.
Кызларны ул зур ярдәмче,
Булышчы булсын диде.
Эшләгән һәрбер эшләре
Елмаеп торсын диде.
Хор белән:Рәхмәт сиңа,Әлифбам,
Хәзер мин укый беләм.
(Түрдә тәхеттә Әлифба патшабикә утыра.)
Әлифба. Минем кадерле нәни дусларым, хөрмәтле әти-әниләр, мөхтәрәм кунаклар! Бүген без укучы гомерендә бер генә тапкыр була торган бәйрәмгә җыелдык. Әле кайчан гына 1 сентябрьне бөтен гаиләгез белән көтеп алган идегез. Тәүге мәртәбә мәктәп бусагасына атлап кергән нәни дусларым бүген белем дөньясындагы беренче җиңүләрен бәйрәм итә. Сезгә хәрефләрне тану, алардан иҗекләр, сүзләр төзү, укырга өйрәнү җиңел булмады. Әмма сез югалып калмадыгыз, тырыштыгыз, өйрәндегез.
Менә хәзер мин сезнең тапкырлыгыгызны һәм зирәклегегезне тикшереп карыйм әле. Минем алып килгән сорауларыма җавап биреп карагыз әле.
- Нинди аваздан сүз башланмый?(ң)
- Тавышсыз хәрефләр (ь, ъ)
- Татар телендә авазлар ничә төркемгә бүленә? (2: тартыклар, сузыклар)
- Сыер савучы әнинең исеме ?(Фирая)
- Зур елга,Татарстанның горурлыгы(Идел)
- Җиләк җыючы кыз(Наҗия)
- Бай хәзинә нәрсә ул,кайда ул?(китап,китапханәдә)
- Шигырьне дәвам итегез:
Җиләк җыям,как коям
Дәү әнигә бүләккә.
(Монда җиләк күп икән,
Аю-бүре юк икән.)
- И Л Ф Ә А Б - хәрефләрдән сүзләр төзү
Р
Ә Әниемнең әнисе
Әбием була минем.
Әби генә түгел әле
Ул минем дәү әнием. Р
Л Ландыш апа читтән генә
Миңа карап елмая.
Елмаер шул-әниемә
Ландыш ясадым бая.
З
И Иптәшләр ишәк карарга
Зоопаркка баралар.
Шул вакытта и хәрефен
Яхшы белеп калалар. З
Ф Фил бүрәнә ташып йөри
Кара урман эчендә.
Һаман тора күз алдымда,
Ай Күрсәм дә тик төшемдә.
Б Бака-бака,ба-ка-ка!
Бака күлне ярата.
Болыт күрсә яңгыр диеп
Ялган хәбәр тарата.
Ай
А А хәрефе алмада,
А хәрефе агачта.
А хәрефен яратабыз,
Өйрәнәбез иң башта.
Әлифба. Рәхмәт, дусларым! Минем тырышуларым юкка булмаган икән. Тагын бер соравыма да җавап тапсагыз:
Аз да түгел,
Күп тә түгел,
39 төп-төгәл.
Аны белә һәр бала
Бу рәт ни дип атала? (алфавит)
Җыр: “Әлифбам”
Әлифба.Хәзер мин сезгә җәнлекләр турында табышмаклар әйтәм, ә сез аларның җавапларын табып, хәрефләрдән төзеп язарсыз.
1)Энәле күлмәк кия,
Шулай да аны әнисе
“Йомшагым” диеп сөя.(керпе)
2)Җәен соры, кышын ак,
Аңа шулай яхшырак.(куян)
3)Асрамый да умарта,
Балны бик-бик ярата.
Кышын сөя йокыны,
Язгача тормый ята.(аю)
4)Сорыдыр төсе,
Үткендер теше,
Урманда йөри,
Сарыклар эзли.(бүре)
5)Урманнан чыгар, корсак асты чуар,
Койрыгы сырлы, хәйләсе күптөрле.(төлке)
Әлифба:
-Булдырдыгыз, балалар, сез мине чыннан да яратасыз икән. Ә нинди һөнәрләрегез бар соң әле сезнең тагын?
Концерт номерлары.
Җыр
Бию татар халык
Ишек шакыйлар.
Алып баручы:
-Кем бар? Әйдәгез, рәхим итегез Әлифба бәйрәменә.
(Математика керә)М. Исәнмесез, нәни дусларым! Мин сезне зур бәйрәмегез, беренче җиңүегез белән котларга килдем. Башта әйтегез әле, сез мәктәптә нәрсәләргә өйрәндегез?
- Укырга
- Язарга
- Санарга
- Дус,тату булырга
- Җырларга
- Биергә
- Туган илне сөяргә
М. Мин дә сезнең зирәклегегезне сынап карыйм әле.
Балалар, әйтегез әле, сез мәктәптә ничә ай укыйсыз? (9 ай:сентябрь,...)
Бер атнада ничә көн?
Дөньяда иң зур байлык?
Хәзер мин сезгә шигьри мәсьәләләр әйтәм.
1)Алмагачта 5 алма,
Алар пешкән, алланган.
Берсен алды Әнисә,
Агачта калды ничә?
2)Ак каенда 5 чыпчык,
Түбәдә 5 сыерчык,
Әйтмәс микән берегез,
Барысы ничә кошчык?
3)Челән янына дәрескә
7 саескан килгән.
Шулардан 3 се генә
Дәресен әзерләп килгән.
Ничә ялкау саескан
Дәрескә очып килгән?
4)Бер күлмәктә 3 төймә,
Бер күлмәктә 5 төймә,
3 төймә дә, 5 төймә,
Ничә? Шуны кем белә?
5)7 малай урамга
Чыкты футбол уйнарга.
3әү килде тагын да,
Исәплә син барын да.
6)Зәйнәпнең тубы икәү,
Әйт әле син, үскәнем,
Ике кызда туп ничәү?
М. Афәрин, укучылар! Мин сезне тагын бер кат бәйрәмегез белән котлыйм. Сезгә уңышлар телим. Тәртипле булыгыз, яхшы укыгыз.Сау булыгыз!
А.б. Ә хәзер уен уйнап алыйк.
ТАБЫШМАК сүзе эчендә нинди сүзләр яшеренгән? (табыш, башмак, ат, башак, камыш, камыт)
Ишек шакыйлар.
Алып баручы:
-Кем бар? Әйдәгез, рәхим итегез Әлифба бәйрәменә.
Русский язык керә:Здравствуйте.Добрый день!
Балалар исәнләшәләр.
Русский язык:Какие стихи,песни вы знаете на русском языке?
Русский язык:
- Балалар, Русча да яхшы беләсезме икән? Мин сезгә җөмләләр әйтәм, ә сез аларны русча әйтерсез.
-Мин беренче класста укыйм
-Мин үземнең мәктәбемне яратам.
-Без дәрестә укыйбыз, язабыз, саныйбыз, җырлыйбыз, рәсем ясыйбыз.
-Без бик тату яшибез.
Русский язык:
-Булдырдыгыз. С какой буквы начинается слово “мама”? (М) Придумайте слова, которые начинаются с буквы М.
Русский язык:
-Рәхмәт, балалар, сез чыннан да бик күп беләсез икән. Мин сезгә киләчәктә дә уңышлар телим
А.б. Кадерле укучылар! Әлифба – сезнең белем юлыгызның иң башы, якты йолдызы. Әйдәгез, Әлифба китабына үзебезнең зур рәхмәтләребезне җиткерик.
Р Сине укып бетерсәк тә,
Күңелләрдә калырсың.
Синсез белем дөньясына
Юлны ничек табарсың?
Ай Рәхмәт сиңа, Әлифбабыз,
Олы бәйрәмең өчен.
Тагын да күп белер өчен
Беркем кызганмас көчен.
З Мин үсә-үсә буйга җитәрмен,
Бәлки юлларым китәр еракка.
Таулар үтәрмен, сулар кичәрмен,
Сине онытмам, дустым Әлифба!
!
Әлифба. Укучылар, миңа сезнең белән саубуллашырга вакыт җитте. Акыллы булыгыз, гел “5” кә укыгыз! Мин үз урыныма Туган телне калдырам. Әйдәгез, аны бирегә чакырыйк. Рәхим ит, Туган тел!
(Туган тел керә)
Т.т. Исәнмесез, дусларым!
Мин Туган тел буламын.
Күрәм, Әлифбаны өйрәнгәнсез,
Матур итеп сөйлисез.
Туган телне яратсагыз,
Тагы да күп белерсез.
Туган тел – иң татлы тел.
Туган тел – иң тәмле тел.
Тәмле дип телең йотма,
Туган телне онытма!
Туган тел ул бездән соң
Яшәр өчен туган тел.
Бүгенгедән киләчәккә
Дәшәр өчен туган тел.
А.б. Балалар, Туган тел сезгә бик күп хикәя, шигырь, табышмак һәм әкиятләр өйрәтер. Аның белән якыннан дуслашырсыз дип ышанам. Тырыш, акыллы, гыйлемле булып үсегез.
Җыр: “Туган тел”
(Котлаулар, балаларга бүләкләр тапшыру. Татарча бию.)
А.б. Шуның белән безнең бәйрәмебез тәмам. Бәйрәмдә катнашкан әти-әниләргә, килгән кунакларга зур рәхмәт.
Зәйнәп
Күңелләр шатлыклы булганга
Без җыелдык бүген бу залга.
Әтиләр-әниләр, карагыз:
Без бергәләп күңел ачабыз.
Хәрефләрне тиз өйрәндек,
Сүзләр төзеп уйнадык.
Көн дә иртән сагынып килдек,
Мәктәптән без туймадык.
Мин Зәйнәп -тырыш кыз
Барысына да өлгерәм.
Җырлыйм,биим,дәресемне дә
Бик оста сөйләп бирәм.
Русча дөрес,матур сөйлим
Яратам исәпләргә.
Матур-матур сүзләр өстәп
Әкиятләр сөйләргә
БЕРГӘ:
Әгәр ничәү дисәгез ?
Беренчедә өчәү без.
Өчебез дә бик тату,
Өчебез дә бик тырыш.
Аерылмас дус булып
Тату булып үсәбез .
39 хәреф белән
Таныштык без тиз генә.
Олы ярдәмче булдың син
Рәхмәт инде Әлифба!
Хор белән:Рәхмәт сиңа,Әлифбам,
Хәзер мин укый беләм.
И Иптәшләр ишәк карарга
Зоопаркка баралар.
Шул вакытта и хәрефен
Яхшы белеп калалар.
Ф Фил бүрәнә ташып йөри
Кара урман эчендә.
Һаман тора күз алдымда,
Күрсәм дә тик төшемдә.
Мин үсә-үсә буйга җитәрмен,
Бәлки юлларым китәр еракка.
Таулар үтәрмен, сулар кичәрмен,
Сине онытмам, дустым Әлифба!
Җыр: Иң якын җан дуслардай,
Без бүләбез урталай
Яңгырны да,ак карны да
Урталай,урталай,урталай,лай,лай.
Иң якын җан дуслардай,
Без бүләбез урталай
Кайгыны да ,шатлыкны да
Урталай,урталай,урталай,лай,лай
Иң якын җан дуслардай,
Без бүләбез урталай
Тигез бүләбез җырны да
Урталай,урталай,урталай,лай,лай.
Равил
Бәйрәмнәр бик күп болай да
Ә шулай да, ә шулай да
Иң шәп бәйрәм – балачак.
Ә тагын да шәбрәге
Әлифба бәйрәме булачак.
Бу матур бәйрәмгә
Кушыл, дус, әйдәле!
Мәктәпне гөрләтсен
Әлифба бәйрәме!
Бүген сезнең алда без
Зур сынаулар үтәрбез.
Үзебезнең осталыкны
Сезгә дә күрсәтербез
Исемем минем -Равил
Китапларны бик яратам
Бик мавыгып укыйм мин
Йокларга ятканда гына
Укуымнан туктыйм мин.
Апамнан калышмыйм диеп
Тырышам бар көчемә.
Тәртипле бул,күпне бел,-дип
Максат куйдым үземә.
БЕРГӘ:
Әгәр ничәү дисәгез ?
Беренчедә өчәү без.
Өчебез дә бик тату,
Өчебез дә бик тырыш.
Аерылмас дус булып
Тату булып үсәбез .
Сәнгатьле итеп сөйләргә
Аңлаешлы укырга
Табышмаклар чишәргә,
Өйрәттең син Әлифба.
Ә Әниемнең әнисе
Әбием була минем.
Әби генә түгел әле
Ул минем дәү әнием.
Л Ландыш апа читтән генә
Миңа карап елмая.
Елмаер шул-әниемә
Ландыш ясадым бая.
Сине укып бетерсәк тә,
Күңелләрдә калырсың.
Синсез белем дөньясына
Юлны ничек табарсың?
Җыр Иң якын җан дуслардай,
Без бүләбез урталай
Яңгырны да,ак карны да
Урталай,урталай,урталай,лай,лай.
Иң якын җан дуслардай,
Без бүләбез урталай
Кайгыны да ,шатлыкны да
Урталай,урталай,урталай,лай,лай
Иң якын җан дуслардай,
Без бүләбез урталай
Тигез бүләбез җырны да
Урталай,урталай,урталай,лай,лай.
Айзилә
Күчкәнме бу залга
Дөньяның бар яме?
Күңелләр түрендә -
Әлифба бәйрәме!
Язарга да өйрәндек
Ручка тотып кулларга.
Хәрефләрне тездек без
Тигез матур юлларга.
Исемем минем Айзилә
Олы кыз мин гаиләдә.
Тырышып укыйм китап
Моңа әнием бик шат.
Күп нәрсәгә өйрәндем.
Шигырь дә сөйли беләм,
Көйләр дә көйли беләм
Матур яза да беләм.
БЕРГӘ:
Әгәр ничәү дисәгез ?
Беренчедә өчәү без.
Өчебез дә бик тату,
Өчебез дә бик тырыш.
Аерылмас дус булып
Тату булып үсәбез .
Өйрәтте Әлифба безне
Табигатьне сөяргә.
Кечкенә дусларыбызга
Бул син , дустым , дияргә.
Бака-бака,ба-ка-ка!
Бака күлне ярата.
Болыт күрсә яңгыр диеп
Ялган хәбәр тарата.
А А хәрефе алмада,
А хәрефе агачта.
А хәрефен
Өйрәнәбез иң башта.
Рәхмәт сиңа, Әлифбабыз,
Олы бәйрәмең өчен.
Тагын да күп белер өчен
Беркем кызганмас көчен.
Җыр: Иң якын җан дуслардай,
Без бүләбез урталай
Яңгырны да,ак карны да
Урталай,урталай,урталай,лай,лай.
Иң якын җан дуслардай,
Без бүләбез урталай
Кайгыны да ,шатлыкны да
Урталай,урталай,урталай,лай,лай
Иң якын җан дуслардай,
Без бүләбез урталай
Тигез бүләбез җырны да
Урталай,урталай,урталай,лай,лай.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Әлифбаны озату кичәсе
Әлифба китабын укып бетергәч үткәрелә торган кичә...
Рәхмәт сиңа, Әлифба.
“Рәхмәт сиңа, Әлифба” Зал бәйрәмчә бизәлә. Күңелле көй “Бәйрәм бүген” җыры ишетелә. Залга 3 укучы чыга. 1 нче укучы. Күтәренке күңелле...
Әлифба бәйрәме
Әлифба бәйрәме 1класс...
сценария праздника "Әлифба бәйрәме" 1класс
сценария праздника "Әлифба бәйрәме"...
Әлифба бәйрәме
Это сценария праздника Букваря для начальных классов обучением татарского языка...
Презентация "Әлифба бәйрәме"
Әлифба бәйрәмеМаксат:Тырышып укуның кирәклеген исбатлау; күп белергә омтылучанлык, китапка мәхәббәт тәрбияләү, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен, укучыларның сәләтләрен үстерү.Җиһалау: интерактив такта, п...
Рәхмәт сиңа,Әлифба!
Разработка внеклассного мероприятия. 1 класс. Прощание с Азбукой на татарском языке....