"Пар канатлар кирәк очарга" (тәрбия сәгате)
план-конспект на тему
Әти-әниләр катнашында тәрбия сәгате
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
achyk_trbiya_sgate._hyretdinova.doc | 50.5 КБ |
Предварительный просмотр:
( әти-әниләр катнашында үткәрелгән ачык тәрбия сәгате)
Максат: 1) әти-әниләр һәм балалар арасындагы якынлыкны ныгыту.
2) гаиләгә карата ихтирам һәм горурлану хисләре тәрбияләү.
Материал: “Ачык дәрес” һәм “Тәрбия” газеталары.
Җиһазлау: укучыларның гаиләләренә багышлап язылган иншалары, рәсемнәре, шәҗәрә, пар алма, презентация «Минем гаилә”.
Хәерле көн, хөрмәтле әти-әниләр, укучылар, килгән кунаклар! Тату гаилә – бәхетле гаилә, ди халкыбыз. Нәрсә соң ул гаилә? Бер социолог аны “җанга шифалы ял” дигән, икенчесе “психологик сыену урыны” дип атаган. Әйе, кешенең иң зур бәхете – аның гаиләсе. Гаилә – ул иң ышанычлы сыеныр урыныбыз, иң олы таянычыбыз. Анда бер-берсен яраткан, хөрмәт иткән, бер-берсен һәрвакыт кайгыртучы кешеләр яши. Гаилә – баланың иң төп ярдәмчесе, тәрбиячесе. Гаилә тату булса, анда яшәве дә рәхәт, күңелле. Шуңа күрә әти-әниләр тигез, тату, гаиләдәге һәр кеше сәламәт булсын дигән ният белән бәйрәмебезне башлап җибәрәбез.
Бәйрәмебез белән котлап,
Әти-әни, сезгә дәшәбез,
Һәрчак шулай безгә үрнәк булып,
Пар канатлар булып яшәгез.
Парлап канат кагу җиңелрәк,
Язмыш сезне ялгыз итмәсен.
Бәхет чишмәләрегез тулып торсын,
Мәңге-мәңге суы кипмәсен
Якты көннең һәрбер иртәләре
Килсен сезгә кояш, нур булып.
Сәламәтлек, бәхет юлдаш булсын
Куанычлар килсен ургылып.
Ничек түләп бетерербез,
Гомер биргән өчен безгә,
Балам диеп янып-көеп,
Яшәгәнгә рәхмәт сезгә.
Гомер буе язсын иде безгә
Әти-әни диеп дәшәргә.
Кайгы күрми, бәхет, шатлык белән
Бергә-бергә озак яшәргә.
Казан ханлыгы чоры шагыйре Өмми Камалның мондый сүзләре бар: “ Дөнья ул кәрвансарай булса, ә кешеләр – шул йортта кунып чыгучы кунаклар гына”. Чыннан да, бер уйласаң, кеше гомере нинди кыска! Бу кыска вакытлы гомерне ничек матур һәм мәгънәле итеп үткәрергә соң?
Бүгенге бәйрәм кичәбезгә яшьләргә үрнәк итеп күрсәтерлек гаиләләребез җыелды. Менә шушы тату гаиләләрдә тәрбияләнүче кыз һәм улларның тыйнак, эшкә уңган, җитез һәм сәламәт булып үсүләре безне сокландыра.
Гаилә тормышы – һәрберебез өчен очсыз-кырыйсыз хезмәт һәм сикәлтәле гомер юлы. Шул юлдан гомер буе матур итеп атлаучылар, пар канатлы бер-берсеннән башка яши алмаучы, бер-берсен кайгыртып, яратып яшәүче иң матур гаиләләр бүгенге кичәбезнең түрендә. Менә алар:
Бәдриевлар гаиләсе,
Идрисовлар гаиләсе,
Мәрдәновлар гаиләсе.
- Илфат абый, Гөлшат апа, яшьлек елларыгызга кайтып, җан ярларыгыз белән очрашкан көннәрегез турында искә төшереп китә алмассызмы икән?
- Иңнәремнән кочып озата килдең,
Иңнәремдә гүя канатлар.
Шул бәхетле изге сәгатьләрен
Яшьлек кайчан тагын кабатлар.
Чатка гына кадәр дигән идең,
Чатка җиткәч, өйгә керермен.
Мәхәббәтең озата барыр, ахры,
Азагына чаклы гомернең.
- ...
- “Агач – яфрагы, кеше баласы белән матур,” ди халык. Гаиләдә бала тууга сабыйга исем кушу мәшәкате килеп баса. Татар халкы элегрәк заманнарда сабыйга исем кушуга зур җаваплылык белән караган. Матур мәгънәле исемнәр бирергә тырышкан. Заманалар үзгәрү белән исемнәр дә шул чорга
- яраклашкан. Илебездә үзгәреш җилләре исә башлаганнан бирле “мода”лы исемнәр кушу кимеде.
- Сез, балалар, үз исемнәрегезнең мәгънәсен беләсезме?
- ...
- Беренче баскыч – “Синең исемең” дип атала.( Һәр баланың исеме ни аңлатканын әйтергә).
- Ә хәзер укучыларның иншаларына күз салыйк.(балалар әти-әниләре турында язган иншаларын укыйлар)
- Гаиләдә бала тәрбияләүдә әти роле бик зур. Әти кешенең гаиләдә һәм башка урыннарда сабырлыгы, һәр сүзне уйлап, төпле, саллы итеп сөйләшүе, кылган гамәлләренә җаваплы булуы, кешеләргә, бигрәк тә үзеннән өлкәннәргә итәгатьле булуы татар гаиләсендә гадәти күренеш булган.
Атадагы яхшы сыйфатлар бала, бигрәк тә ир бала өчен алыштыргысыз үрнәк. “Ул ояты – атага”, “Атасы кем – улы шул” дип юкка гына әйтмәгәннәр. Чын ирләр – ил терәге дә, гаиләнең төп таянычы да. Ата хакы, ир хакы дигән сүзләрнең мәгънәсе бик зур. Аны хаклауга карата борынгыдан болай дип әйтә килгәннәр: “Атаңа ни кылсаң, алдыңа шул килер” дигәннәр.
- Менә шундый олы исемгә лаек булыр өчен әти кеше үзендә нинди сыйфатлар булдырырга тиеш дип уйлыйсыз? (әтиләр үз фикерләрен, киңәшләрен әйтәләр)
- ...
- Икенче баскыч – “ Минем шәҗәрәм” дип атала. (әниләр шәҗәрә белән таныштыралар)
- “Киңәшле эш таркалмас”,-ди халык. Фәнис абый, сезнең гаиләдә бу – ир-ат эше, бу – хатын-кыз эше дип бүлү бармы?
- ...
- Резеда апа, килен булып төшкән көннәрегезне искә төшереп китсәгез иде.(хатирәләр тыңлана)
- ...
- Ләйлә апа, сезнең ишле гаиләгезнең тату, тәрбияле булуыныың берәр сере бармы? Яшь буынны тәрбияләүче буларак сезнең дингә мөнәсәбәтегез?
- ...
- Җыр “Минем кадерлеләрем”(балалар башкаруында)
- Өченче баскыч – “Сәламәтлек манарасы” дип атала.
Сәламәтлек - ярты бәхет диләр. Ләкин аны һәрвакыт ныгыту өстендә эшләргә кирәк. Кайсы гаилә дару үләннәрен күбрәк белә һәм аларны авырулардан дәва буларак файдалана икән?
- ...
- Илфат абый, ир – баш, хатын – муен дигән мәкаль бар. Сезнең гаиләдә кем баш?
- ...
- Тормышыгызда иң истәлекле көн кайчан булды?
- ...
- Дүртенче баскыч – “ Татлы базар” дип атала. Авылыбызда ресторан ачтыгыз ди. Төшке ашка меню төзергә кирәк.
- ...
- Бишенче баскыч – “ Ягымлы сүз “ дип атала. Балалар әти-әниләренә нинди матур сүзләр әйтәләр икән. Тикшереп карыйк әле.
- ...
- Алтынчы баскыч – “ Тапкыр сүз” дип атала.
Мәкальнең азагын әйтергә.
Казанга ни салсаң, чүмечкә шул чыга.
Яхшы гадәт адәм итәр, яман гадәт әрәм итәр.
Оясында ни булса, очканда шул булыр.
Ана күңеле балада, бала күңеле далада.
Ата-ананы тыңлаган - адәм булган, тыңламаган әрәм булган.
Елыйсы килгән бала атасының сакалы белән уйный.
Буй үстергәнче акыл үстер.
Бер кичәдә генә һәр гаилә турында тулы итеп сөйләп бетерү мөмкин түгел. Моның өчен һәр гаиләнең үзенә бер кичә багышларга кирәк булыр иде. Һәр
гаилә – үзе бер сандык ул. Бүгенге кичәбездә без шул сандыкка ачкыч яратырга тырыштык. Әгәр без ул сандыкны ачып сезгә күрсәтә алганбыз икән – максатыбызга ирешкәнбез дигән сүз.
Ел артыннан еллар тора узып,
Гомер арты гомер юл ала.
Яңа көнгә яңа хуҗа булып
Яңа буын килә дөньяга.
Безгә алмаш яшь буын үсә,
Куанабыз гына без шуңар.
Илләр генә тату булсыннар да,
Еллар гына тыныч торсыннар.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Класс сәгате."Үз-үзеңне ничек тотарга"
Класс сәгате "Үз-үзеңне ничек тотарга"...
Сыйныф сәгате "Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне"
"Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне" дигән темага сыйныф сәгате тәкъдим итәм....
Сыйныф сәгате "Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне" (Презентация)
Сыйныф сәгатенә презентация тәкъдим итәм....
Алар Бөек Җиңүне якынайтты. Сыйныф сәгате.
Тема:Җиңү язын якынайтты Сезнең батырлык. Максат:балаларда өлкән буын вәкилләре – Бөек Ватан сугышы ветераннары үрнәгендә патриотизм тойгысы, гражданлык хисләре тәрбияләү....
Тәрбия сәгате. 1 класс. Тема : " Сәламәт тәндә- сәламәт акыл"
1 классларда тәрбия сәгате өчен кулланырга мөмкин....
"Пар канатлар кирәк очарга"
Әти-әниләр катнашында ачык тәрбия сәгате...
Сыйныф сәгате "Җәмәгать урыннарында үз-үзеңне ничек тотарга"
Тема: җәмәгать урыннарында үз-үзеңне ничек тотаргаМаксат: балаларның, өлкәннәрнең урамда, мәктәптә, башка урыннарда үз-үзләрен тотышларын күзәтеп, уңай һәм тискәре гадәтләренә бәя бирергә өйрәтү; ягым...