8 Март көненә багышланган бәйрәм
материал (3 класс) на тему
Бәйрәм котлы булсын
(3 нче сыйныф укучылары өчен)
8 Март көненә багышланган бәйрәм
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
8 Март көненә багышланган бәйрәм | 56 КБ |
Предварительный просмотр:
СЦЕНАРИЙ
Бәйрәм котлы булсын
(3 нче сыйныф укучылары өчен)
8 Март көненә багышланган бәйрәм
Укытучы: Хәйруллина Ә.Г.
Яңа Ибрай
Март, 2014
Укытучы:
Көннең яктылыгы кояшта, күкнең матурлыгы йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге хатын-кызларла. Сезне, шул Җир йөзенең бизәген, халыкара хатын кызлар көне белән тәбриклим.
Бәйрәмнең кайсы да тәнгә җиңеллек, рәхәтләк, җанга ял алып килә. Шушы бәйрәм көне, елмаеп баккан кояш матурлыгын, табигатьнең самимилеген, күңелегезгә шатлык, тәнегезгә сихәтлек, өегезгә иминлек алып килсен.
Бәйрәм белән. Гомерегез буе яз гөледәй иркә, ягымлы, назлы булып калыгыз. Балаларыгыз, шатлык, бәхет кенә китерсен үзегезгә.
Хөрмәтле әниләр, әбиләр, кадерле укытучы апалар, мәктәп хезмәткәрләре, ашханәдәге тәмле ашлар пешереп безне ашатучы апаларыбыз, мәктәпне җыештыручы апалар.
Сезне чын күңелемнән язның иң матур, иң назлы бәйрәме- Халыкара хатын кызлар бәйрәме белән тәбрик итәм! Сәламәт булыгыз, һәр әшегез уңышлы булсын.
1 нче алып баручы:
Хәерле көн. Менә тагын барыгызда зур түземсезлек белән көткән 8 Март чәчәкле яз бәйрәме җитте. Бу көнне без хөрмәтле, иң кадерле, иң якын, иң бөек ихтирамга лаек булган кешеләребезне әниләрне, әбиләрне, апаларны – гомумән барлык хатын-кызларны тәбрик итәбез.
Барыгызга да озын гомер, ныклы сәламәтлек, матур тормыш, бәхетле көннәр телибез. Һәрвакыт көләч йөзле, сау-сәламәт, бәхетле булыгыз. Матур булсын, котлы булсын бәйрәмегез! Бүгенге безнең чыгышыбыз сезгә бәйрәм бүләге булсын!
2 нче алып баручы:
Март өе безгә иң гүзәл бәйрәмнәрнең берсе булган 8 нче март әниләр бәйрәмен бүләк итә. Хөрмәтле әниләр, дәү әниләр, укытучы апалар, сөйкемле кызлар. Сезне барыгызны да бәйрәм белән котлыйбыз. Сезгә бәхет, матур тормыш, саулык-сәламәтлек, зур уңышлар телибез. Бәйрәм кичәбезне башлыйбыз.
Җыр “8 Март”.
Камил: Ана - бөек исем,
Нәрсә җитә ана булуга.
Хатыннарның бөтен матурлыгы,
Бөтен күрке - ана булуда.
Резедә: Бәйрәмегез котлы булсын,
Елмаеп көлеп торсын!
Сәламәтлек – юлдашыгыз,
Күнел сөйгән хезмәтегез,
Һәрбарчасы мулдан булсын,
Бәйрәмегез котлы булсын!
Илнур: Бүлмәләрне җыештырдым,
Бар җир ялт итсен әле.
Үзенең бәйрәмендә бер
Әнием ял итсен әле.
Алинә: Кадерле әниләр, әбиләр, апалар, сеңелләр!
Бүген кояш нурын сибә - сезнең өчен,
Тамчылар тама - сезнең өчен,
Кошлар сайрый - сезнең өчен,
Без дә шат елмаябыз - сезнең өчен!
Җыр “Бәйрәм бүген”
Филүс: Тыңлап бишек җырларыңны
Елавым басылган бит.
Телем дә минем иң элек
“Әннә” дип ачылган бит.
Филүсэ; Яшәү көчен биргәнсең син миңа,
Син күрсәттең миңа туры юл.
Мөмкин булса җыеп учларыма
Бирер идем кояш нурларын.
Әни кеше генә җылы куенында
Шулай назлый кызын, улларын.
Илһам: Әни безне тудырган,
Әни безне үстергән.
Ана сөте гомерлеккә
Җитә торган көч биргән.
Авырсаң, янда тора ул
Төн буе керфек какмый.
Үз саулыгын да кызганмый
Ул безне саклый, саклый.
Җыр “Әни кирәк”
Инсаф: Нинди назлы, нинди эшчән
Синең куллар әнием!
Бөтен дөнья бәйрәм итә
Сине зурлап, әнием!
Камил: Йоклап китсәм ялгыш кына
Телевизор алдында,
Кемдер назлап, сөеп кенә
Иңнәремә кагыла.
Бу кем икән? Кемнең шундый
Майдай йомшак куллары?
Юк, мин беләм!
Шулай назлый әнием генә бары.
Резедә: Бер-бер хәвеф килсә кинәт,
Йә боекса күңелем,
Кем ул борчылып яныма
Килеп җитә иң элек?
Бу кем соң бу?
Кемнең шулай
Йөрәге сизгер тагы?
Шулай аңлый күңелемне
Әнием генә бары.
Илнур: Өйдән чыгып киткән чакта
Иртән мәктәпкә диеп,
Кем ул: -Исән йөр, балам, -дип,
Озатып кала сөеп?
Йә, кем булсын, кемнең шулай
Сүзләре татлы тагы?
Шулай ярата белә бит
Әнием генә бары
Алинә: Мәктәптән арып кайтканда
Кем ул каршыма килеп,
Кочагына ала сөеп:
-Кайттыңмы, балам?-диеп.
Кем булсын соң, кемнән шулай
Ямьләнә дөнья тагы?
Күңелемнең сүнмәс нуры
Әнием генә бары.
Филүсә: Кадерле әниләр! Бүген кояш нурын сибә- сезнең өчен!
Кошлар сайрый – сезнең өчен!
Балалар шат елмая – сезнең өчен!
Җырларыбыз, шигырьләребез сезнең өчен!
Чөнки җир йөзендә иң кадерле, иң сөйкемле, иң матур, иң гүзәл кеше – безнең әниләребез!
Илһам: Көнгә ничә тапкыр “әни” дибез.
Рәхәт тә соң әни диюләр!
Шигырьләр һәм җырлар бүләк итик,
Бүләк итеик матур бүләкләр
(Бүләк бирү)
Филүс: Әниләр белән бергә
Олылыйк әбиләрне:
Алар бит карап үстергән
Безнең әти-әниләрне.
Җыр “Дәү әниләр”.
Филүсә: Иң-иң сабыр, иң-иң тыйнак
Иң ягымлы кешеләр.
Иң сөйкемле, мәрхәмәтле
Алар безнең әниләр!
Инсаф: Иң-иң әйбзт балаң булып
Яшәсәм ярар иде.
Әниемнең ышанычын
Акласам ярар иде.
Илһам: Иң кадерле, иң хөрмәтле
Булсын җирдә әниләр.
Әниләрне кадерләсәк,
Тыныч булыр ил-көннәр.
-Бу бәйрәмдәге җылылык
Ел буена җитәрлек.
Сезнең яхшы эшләрегез
Бихисап, искитәрлек.
Резедә: Бүген җил дә йомшак исә,
Кояш та наәлы көлә.
Бүген җиргә иң-иң якты
Кадерле бәйрәм килә.
-Чәчәкләрдән җем-җем итеп
Якты нурлар бөркелә.
Бүген минем дә әниемә
Рәхмәт әйтәсем килә:
Шигырь аерым-аерым әйтелә.
-Миңа гомер биргән өчен,
-Кадерләп үстергән өчен
-Назлы карашлары өчен
-Пешергән ашлары өчен,
-Йөрәк җылылары өчен,
-Шәфкатьле куллары өчен.
-Барсы, барсы, барсы өчен
-Рәхмәт сиңа, сөенечем.
-Котлы булсын бәйрәмнәрең,
-Рәхмәт сиңа, бөек Кешем!
Алинә: Котлы булсын бәйрәм көнегез,
Күзләрегездә нурлар сүнмәсен.
Бүгенгедәй, шат елмайган йөзегездә,
Кайгы чаткылары күрмәсен.
Сез яшәгән гүзәл җирдә
Гел аяз булсын күгегез.
Бәхетле балачак, озын гомер
Телибез сезгә бүген!
Бәйрәм белән тәбриклибез,
Телибез бәхет кенә.
Нурланып торсын йөзләрегез,
Бәхетләр иңеп кенә.
Җыр “Кояшлы ил безнең ил”.
1 нче алып баручы:
Бары бер сүз “Исәнмесез”-диеп
Сәләмлик озын гомер теләп
Бәйрәмгә килгән кунакларны
3 ләр бүген сәләмли.
Концертыбызның 2 нче өлешен башлыйбыз.
2 нче алып баручы:
Исәнмесез-диде берэү килеп
Читтә йөргән чакта коңгырап
Гүя шулчак баскан җирләреннән
Кайнар чишмә чыкты яңгырап
1 нче алып баручы:
Бүген сезнең каршыгызда,
Җырларбыз да, биербез.
Шигырьләр дә сөйләрбез.
Моңга тулы җаныгызга
Шатлык нуры сибәрбез.
№1 Ә хәзер сезнен игътибарга малайларыбызның шигырьләрен тыңлап китик. Кемнең әнисе тәмлерәк пешерә икән?
1 нче алып баручы:
Җырлар өчен оста тел кирәкми
Җырлар өчен, дуслар, тын кирәк.
Җырлар өчен япсу йөрәк кирәк
Иң мөһиме- җырга моң кирәк.
№2 Каршы алыгыз, сәхнәдә Резедә.
2 нче алып баручы:
Нигә яшьлек, янмагач та, көймәгәч тә?
Нигә тормыш, бәйрәм алды көннәрендә
Бер елмаеп көлмәгәч тә?
№3 Ә хәзер сезнең каршыгызда Илнур үзенең яраткан шигыре белән.
1 нче алып баручы:
Җырлар тыңлыйк, җырлар отыйк,
Җыр күңелне җылыта.
Әйдә җырлап яшик дуслар,
Җыр дуслыкны ныгыта.
№4 Ә хәзер каршы алыгыз җырлый Камил “ Ямьле язлар җиткән”
2 нче алып баручы:
Биюченең итәге
Бии бии кыскара
Биючегә сүз әйтмәгез
Бии бии остара.
№5 Сәхнәгә биюче кызларыбызны чакырабыз. Рәхим итегез.
1 нче алып баручы:
Моңлансынмы кеше,көлсенме
Җан азыгы кирәк һәркөнне.
Күңелләрдә шатлык тудыра,
Яңа өмет, яңа җыр гына.
№6 Җырлый безнең малайларыбыз “Солдатлар”.
№7 Ә хәзер сезнең каршыгызда Камил “Пәрәмәч” шигыре белән.
2 нче алып баручы:
Бие, бие, бие әле,
Биегәнең юк әле.
Сине матур бии диләр,
Биетеп карыйк әле
1 нче алып баручы:
Тыпыр-тыпыр, тыпырдатып,
Бергә басаек әле,
Уйнап-көлеп, җырлап биеп,
Күңел ачаек әле.
№8 Ә хәзер сәхнәгә биючеләребезне чакырабыз.
2 нче алып баручы:
Акрын гына искән җилләр
Безгә моңлы җырлар тарата.
Җырлап яши илем татарлары,
Татар халкы җырны ярата.
№9 Ә хәзер сәхнәгә “Әнием” дигән җыр белән кызларны чакырабыз.
1 нче алып баручы:
Гармун алыйк әле дуслар
Гармун уйнатыйк эле.
Яшь чактагы көй-моңнарны
Кабат уйнатыйк әле.
№10 Сезнең каршыгызга аерылмас дусты, гармуны белән, Камилне чакырабыз.
Укытучы: Хөрмәтле дәү әниләр, гүзәл кызлар, хөрмәтле укытучылар. Сезне матур бәйрәмегез белән чын күңелдән тәбриклибез. Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет, якыннарыгызның хөрмәтен һәм сөюен, иминлек, бөтен изге әшләрегездә яңадан-яңа уңышлар телибез.
Шуның белән 3 нче сыйныфлар көче белән әзерләнгән концертыбыз тәмам.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
өлкәннәр көненә багышланган сценария
өлкәннәр көненә багышланган сценария башлангыч класс укучылары белән әзерләнде....
4 нче сыйныф укучылары арасында А. Алиш иҗатына багышланган "Тапкырлар һәм зирәкләр" бәйгесе
Татар язучылары белән таныштыру, татар телен өйрәнүгә кызыксыну тәрбияләү максатыннан....
Тормыш яме әнкәй, хатын-кыз. Әниләр көненә багышланган кичә
Максат : әниләргә карата мәхәббәт, игътибарлылык, шәфкатьлелек хисләре тәрбияләү һәм балалар белән ата-аналар арасын...
Әниләр көненә багышланган балалар иртәсе.
Максат: Әниләргә карата мәхәббәт, игътибарлылык, шәфкатьлелек хисләре тәрбияләү һәм балалар белән ата-аналар арасын тагын да якынайту.Зал бәйрәмчә бизәлә. Укучылар белән бәйрәмгә шигырьләр, җырлар, би...
"Әни - җирдә иң кирәкле кеше". Әниләр көненә багышланган уен-бәйге. Зирәкләр һәм тапкырлар бәйгесе.
Сценарий внеклассного мероприятия посвященного ко дню матери на татарском языке....
Әниләргә багышланган кичә
Кыз. Хәерле кич, безнең иң кадерле кунакларыбыз - әниләребез, хөрмәтле укытучылар! Сезне барыгызны да Әниләр бәйрәме белән тәбрик итәбез. Бүген без бәйрәмебезне “Иң-иң” дип атадык. Ни өченме?Малай. Чө...
Хәтердә сез, һәлак булганнар! Рәхмәт сезгә, исән калганнар!" (Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль композиция һәм "Могҗизалар кыры" уены.)
Бүген безнең мәктәптә инде традициягә кереп киткән 4 сыйныф укучыларының очрашу, танышу кичәсе. Бу бәйрәм Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлана....