Хайваннарның туклануы һәм туклану чылбыры.
план-конспект урока по окружающему миру (3 класс) на тему
- тукланулары буенча хайваннарны төркемнәргә бүлү һәм аларның бәйләнешен күрсәтү;
- туклану чылбыры турында күзаллауны булдыру;
- экологик һәм эстетик тәрбия бирү
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
yln_-_tir_yana_achyk_dres.doc | 47 КБ |
Предварительный просмотр:
Әйләнә - тирәбездәге дөнья
3 нче сыйныф.
Тема. Хайваннарның туклануы һәм туклану чылбыры.
Максаты:
- тукланулары буенча хайваннарны төркемнәргә бүлү һәм аларның бәйләнешен күрсәтү;
- туклану чылбыры турында күзаллауны булдыру;
- экологик һәм эстетик тәрбия бирү.
Җиһазлау: такта, зур имән рәсеме төшерелгән картина, җәнлек рәсемнәре, индивидуаль таратма карточкалар.
Дәрес барышы
- Белемнәрне актуальләштерү.
- Бүгенге һава торышы турында сөйләшү. Бу айга туры килә торган, хайваннар тормышына бәйле сынамышларны искә төшерү.
- Үткән дәресне кабатлау.
- Хайваннар патшалыгы нинди төркемнәргә бүленә?
- Һәр төркемгә кыскача характеристика бирегез. (Укучыларның җаваплары тыңлана, һәр төркемнең үзенчәлекле билгеләре санап үтелә.)
II. Уку мәсьәләсен кую.
"Керпе" әкияте
Сукмактан керпе йөгереп бара, үкчәләре генә күренеп кала. Үзе йөгерә, үзе уйлый: "Аякларым минем җитез, энәләрем минем очлы, -рәхәт миңа урманда яшәве". Йөгерә торгач, ул әкәм-төкәмне очрата. (Лайлач әкәм — тәкәм коры җирдә яши, культуралы үсемлекләргә зыян китерә.)
-Әйдә, әкәм- төкәм,узышабыз.Кайсыбыз уза,шул артта калучыны ашый. Ахмак әкәм-төкәм: Әйдә, ярый, узышып карыйк,-ди.
Кузгалып китәләр болар. Әкәм — төкәмнең тизлеге билгеле инде - атнага җиде адым. Ә керпе аяклары белән туп-туп, борыны белән фыр-фыр килеп, әкәм-төкәмне узып та китә, кире әйләнеп килеп кабып та йота. Һәм тагын чабып китә. Юлында ул бака —бакылдыкны очрата.
-Менә нәрсә,акай күз, әйдә узышабыз!Кайсыбыз уза,шул җиңелгәнне ашый,-ди. Бака ризалаша.Чабып китәләр болар.Бака пырыйк-пырыйк сикерә,керпе туп-туп йөгерә.Керпе уза һәм баканың аягыннан эләктереп алып ,ашап та куя. Ашап бетергәч, тагы юлга кузгала.Йөгереп бара торгач ,күрә,агач төбендә мәче башлы ябалак утыра. Әле бер аягына, әле икенчесенә баса һәм томшыгын шакылдатып ала."Куркыныч юк "-дип уйлый керпе.-Аякларым минем җитез,энәләрем минем очлы.Мин әкәм —тәкәмне ашадым,баканы ашадым,синең башыңа да җитәрмен ".Кыю керпе үзенең тук корсагын аягы белән кашып ала да,бик эре генә кыяфәт белән: "Әйдә,ябалак,узыштан.Узам икән —ашаячакмын.""Синеңчә булсын,ярар,әйдә"-ди, ябалак .күзләрен кысып.Кузгалып китәләр болар.Керпе үкчәләрен күрсәтергә дә өлгерми кала,ябалак керепегә очып кунып,киң канатлары белән кага башлый.
-Канатларым минем,синең аякларыңнан җитез,тырнакларым минем синең энәләреңнән озынрак.Мин сиңа бака белән әкәм-төкәм түгел: хәзер кабып йотармын да, энәләреңне генә төкереп ташлармын,-дип кычкыра ул куркыныч тавышы белән.
Керпе бик курыкты, ләкин югалып калмады, бөтенләй йомарланып бетте дә тәгәрәп китте.Шул килеш төнне үткәрде."Юк,бик җиңел түгел икән урманда яшәве, диде керпе үз - үзенә".
Уку мәсьәләсе өчен сораулар:
- Керпе ни өчен курыкты?
- Ул ничек котылып калды?
- Ябалак нәрә белән туклана?
Уку мәсьәләсе формалаштырыла, дәреснең темасы һәм максаты хәбәр ителә.
- Уку мәсьәләсен чишү.
1 нче бирем. Укытучы тактага хайван рәсемнәре төшерелгән картина элә. Рәсемгә буенча, нәрсә белән туклануларына карап, хайваннарны аерым төркемнәргә берләштерергә тәкъдим итә.
- Үсемлек азыклар ашаучы хайваннар нинди төркемгә керәләр? Башка хайваннар белән, бөҗәкләр белән, бөтен азык белән дә тукланучылар нинди төркемгә керер?
- Галимнәр, нәрсә белән туклануларына карап, хайваннарны 4 төркемгә бүлгәннәр (тактага яза )
1. Үсемлек белән тукланучылар;
2. Бөҗәкләр белән тукланучылар;
3. Ерткычлар;
4. Төрле азык белән тукланучылар;
- Керпене кайсы төркемгә кертербез? ( укучылар фикер алышалар)
- Керпеләрнең төп азыгы - бөҗәкләр. Шуңа күрә керпеләр бөҗәк белән тукланучылар төркеменә керәләр. Бу төркемгә тагын ярканат, сукыр тычкан керә.
2нче бирем.
- Кыргый хайваннарны һәм кошларны санап чыгыгыз. (Кабан дуңгызы, поши,бүре, төлке, куян, кыр тычканы, ябалак, бөркет, карчыга...)
- Менә сезнең каршыда имән агачы, чикләвекләе дә бар.( укытучы картина элә)
- Сез әйтеп үткән хайваннарның кайсы имәннең Яфраклары, ботаклары, кайрысы, чикләвекләре белән туена? ( Пошилар ботакларын, кабаннар чикләвекләрен, куяннар кайрыларын..) Укытучы имән агачына әлеге хайваннарның рәсемнәрен беркетә бара.
Нәтиҗә. Бу хайваннар – үсемлек белән тукланучылар.
3 нче бирем.
- Ә калган хайваннар нәрсә белән тукланалар? ( Бүре куянны, кабан пошины, төлке куян белән тычканны ашый)
- Димәк, бу хайваннар икенче төр хайваннар белән туеналар. Болар – ерткычлар. Алар да имән агачы белән бәйле булып чыга, ләкин турыдан – туры түгел.( рәсемнәр беркетелә)
- Кошлар арасында да ерткычлар бар. Сез санаган ябалак, карчыга, бөркет кечерәк җәнлекләргә ташланалар – тычканнар, куяннар белән тукланалар. Менә ни өчен әкияттәге керпе ябалактан курыккан. Ябалак – ерткыч кош икән.
- Керпе ничек котылып калды? ( аны энәләре коткарып калды)
- Дошманнарыннан саклана белергә яраклашкан тагын нинди хайваннарны беләсез?( кәлтә, куян, хамелеон һ.б.)
4 нче бирем
- Калган кошлар нәрсә белән тукланалар? ( Бөртекләр, бөҗәкләр, азык калдыклары һ. б.)
- Бу кошлар төрле азык белән туеналар һәм төрле азык белән тукланучылар төркеменә керәләр.
-Күрәсезме, имән агачы хайван рәсемнәре белән тулды. Никадәр хайван имән белән бәйле икән!
III. Физкультминут.” Урманда”
Җәйге урманга килдек,бик матур җирләр күрдек.
Бик зифа каен уңда, ямь- яшел чыршы сулда.
Күп күбәләкләр оча, әйләнеп җирне коча.
Әнә куян утыра, ул бүредән качкандыр,
Сикер,сикер син куян – без сакларбыз бүредән.
IV. Туклану чылбыры төзергә өйрәнү.
- Кабат имән агачына игътибар белән каравыгызны сорыйм. Имән белән турыдан – туры бәйле хайваннар, мәсәлән поши имәннең яфраклары, ботаклары белән туклана, дидек. Ә бүре шул пошиларга ташлана.
( Тактада схема языла)
Имән поши бүре
Имән тычкан ябалак
- Чылбыр хасил булды. Бу күренеш – туклану чылбыры дип атала.
Туклану чылбыры һәрчак үсемлекләрдән башлана. Димәк, беренче буын – үсемлекләр, икенче буын – үсемлек белән тукланучылар, соңгы буын – ерткычлар, яки бөҗәк белән тукланучылар.
V. Рефлексив кабатлау.
1. Индивидуаль биремле карточкалар таратыла. Укучылар төркемнәргә бүленеп биремнәрне эшлиләр.
1 нче төркем. Хайваннарны , туклануларына карап төркемнәргә бүлергә.
( хайван рәсемнәре төшерелгән карточкалар җыелмасы бирелә)
2 нче төркем. Туклану чылбыры төзергә.
2. “ Дүртенчесе артык” уены .
- Бу хайваннарның кайсы артык? Ни өчен?
( Бүре артык, чөнки ул – ерткыч, ә калганнары – үсемлек белән тукланучылар.)
3. Дәрескә йомгак ясала. Билгеләр куела.
VI . Өй эше бирү.
“ Көннәрдән беркөнне имән агачын кисеп киттеләр. Шуннан соң... “ Фикерне дәвам итеп , кечкенә хикәя язарга.( иҗади)
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
"Хайваннарның күптөрлелеге"
2 сыйныфта әйләнә-тирә дәресе. УМК "Перспективная начальная школа"....
Туклану – сәламәтлекнең нигезе
Балаларның сәламәтлек турында күзаллауларын киңәйтү, дөрес туклану белән сәламәтлекнең ныклы бәй...
Дөрес туклану- сәламәтлекнең нигезе
Балаларга туклану белән сәламәтлекнең тыгыз бәйләнештә булуын , дөрес туклану сәламәтлекнең нигезе булуын аңлату...
3 сыйныфта әйләнә-тирә дөнья белән танышу дәресе "Хайваннарның төрлелеге"
"Хайваннарның төрлелеге" темасына үткән дәрестә балалар хайваннарның күп төрле булуы белән танышалар, аларны уртак билгеләре буенча төркемнәргә бүлергә өйрәнәләр. Дәрес презентациягә нигезләнеп алып б...
«Дөреc туклану – сəламəтлек нигезе»
Тема: «Дөреc туклану – сəламəтлек нигезе»Максат: Балаларның сəламəтлек турында күзаллауларын киңəйтү, дөрес туклану белән сәламәтлеклә...
Минем иң яхшы дәресем "Хайваннарның күп төрлелеге" -3кл
Минем иң яхшы дәресем "Хайваннарның күп төрлелеге" -3кл...
Туклану – сәламәтлекнең нигезе.
Балаларның сәламәтлек турында күзаллауларын киңәйтү,дөрес туклану белән сәламәтлекнең ныклы бәйләнештә булуын аңларга булышу...