Классный час посвещённый 125 летию Г.Тукая на татарском языке
классный час (1 класс) по теме

Миннуллина Гульфия Ривхатовна

Бөек Тукайга 125 яшь тулу уңаеннан үткәрелгән ачык сыйныф сәгате.

Информацион –компьютертехнологиясен кулланып уздырыла.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tukayga_125el.doc28.5 КБ

Предварительный просмотр:

Бөек Тукайга 125 яшь тулу уңаеннан үткәрелгән ачык сыйныф сәгате.

Информацион –компьютер технологиясен кулланып уздырыла.

УКЫТУЧЫ -

МИННУЛЛИНА ГӨЛФИЯ

Осиново гимназиясе

Акрын гына Г.Тукай сүзләренә җырлана торган “Туган тел”җыры яңгырый.

А.б.  :  Тарих бик күп исемнәрне белә

            Бөек исемнәргә дөнья бай;

            Сәнгать дөньясында маяк булып,

            Мәңге яши,яшьни яшь Тукай.

 (I слайд күрсәтелә)

1 нче укучы :    Тормышыңда бәйрәмнәр аз булган

                           Тартыш белән үткән көннәрең,

                           Шуңа ахры ,искә алынмыйча

                           Үткән синең туган көннәрең

 2 нче укучы :     Бәйрәмнәрең алда икән эле,

                            Кара,шагыйрь,бүген текәлек

                            Халкың килде сиңа,мәхәббәтен

                            Ак чәчәкләр итеп күтәреп.

3 нче укучы :     Син күрмәгән яңа булып килде

                            Котлап бүген туган көнеңне,

                            Киләчәккә барган улларыңнан

                            Ишетәсең,Туган телеңне.

4 нче укучы :     Үксез тормыш читкә типкән чакта,

                            Иркәләде мине киң Кырдай ;

                            Моңлы Кырлай урманнары ничек,

                            Шигыръриятең синең шулай бай.

(З.Яруллинның “Тукай маршы” яңгырый.)

(II , III слайдлар күрсәтелә)

5 нче укучы :     Чал Идегә бозлар ташкан чакта,

                            Килгән чакта җиргә җылы май;

                            Шигырь бәйрәмнәре үткәрәбез,

                            Яшәтәбез сине яшь Тукай.

(IV слайд күрсәтелә)

“Бәйрәм бүген” җыры. (Ж.Фәйзи көе,Г.Тукай  сүзләре )    

 6   нче укучы :   Еллар үтеп ,бара торгач картайсам да

                             Бөкрем чыгып бетсә дә,хәлдән тайсам да ,-

                             Күңлем минем япь-яшь калыр ,һич картаймас;

                             Җаным көчле булып калыр ,хәлдән таймас.

А.б. :  Кыска гына гомере эчендә күп әсәрләр иҗат иткән шагыйрь гомере буе михнәттә һәм газапта яшәгән . Иске тормыш шартларында язмыш аны аяусыз кыерсыткан , каккан - суккан.    

  1. нче укучы :  Сөекле шагыйребез Габдулла Тукай 1886 елның 26 апрелендә Татарстанның Арча районы Кушлавыч авылында туа. Озак та үтми аның әтисе үлеп китә . Ул чакта Габдулла 5 айлык бала була.

 (V слайд күрсәтелә)

 (Башына кәләпүш ,өстенә камзул,аягына читек кигән бер укучы ,кечкенә Габдулла ролен башкаручы , тамашачылар алдына чыгып баса һәм сөйли башлый).

Габдулла : Авылда башка туганнарым булмаганлыктан,әни мине вакытлыча Шәрифә исемле ярлы карчыкка калдырып Сасна авылына киткән.Шәрифә карчык билгеле инде мине тәрбияләмәгән , хәтта ачык йөз дә күрсәтмәгән...

8 нче укучы : Бераздан Габдулланың әнисе үзе яныны Сасна авылына алдыра.

9 нче укучы : Озакламый аның әнисе дә үлә.Шуннан соң үги әтисе Габдулланы Өчиле авылындагы бабасы йортына кайтара.Бу ишле гаиләдә Габдулла , әлбәттә , артык кашык була.

Габдулла : Үги әбинең алты күгәрчене арасында мин бер чәүкә булганга , мине еласам юатучы,иркәләним дисәм сйюче,ашыйсым- эчәсем килсмә,кызганучы бердә булмаган , мине эткәннәр дә төрткәннәр.

(VI слайд күрсәтелә)

А.б. : Бераз вакыттан соң Габдулланы бабасы Казанга баручы ямщикка утыртып җибәрә. Ямщик Тукайны Казанга Печән базарына алып килә дә : - Асрамага бала бирәм,кем ала? – дип кычкыра .Габдулланы Казаннң Яңа бистәсендә яшәүче Мөхәммәтвәли абый белән аның хатына Газизә апа алып китәләр . Монда бераз яшәп , яңа әти-әниләре берьюлы авырып китә.Алар әгәр үлә калсак,бу бала ялгыз калыр дип,аны кире авылга - Өчилегә озаталар. Шуннан Габдулланы Сәгъди абзый үзенә Кырлайга алдыра. Шагыйрь бала вакытында күргән вакыйгаларны үскәч үзенең әсәрләрендә чагылдыра.

1  нче укучы : Һич сине куркытмасыннар шүрәле,җен һәм убыр,

                        Барчасы юк сүз –аларныә булганы юктыр глмер.

                        Син әле үс һәм укы күп,шунда аңнарсың барын;

                        Мәгърифәт нуры ачар күп нәрсәнең алганын.

2 нче укучы : “Гали белән кәҗә” шигырен сөйли.

А.б. : Кырлайда яшәгән вакытында ишеткәннәрен Тукай атаклы “Шүрәле”, ”Су анасы” әсәрләрендә сүрәтли.

(VII слайд күрсәтелә)

3 нче укучы : “Су анасы” шигырен сөйли.

А.б.  : “Шүрәле” поэмасы буенча композитор Фәрит Яруллин балет яза.Ул балет ,сәхнәгә куелгач, бөтен дөньяга таныла. Г.Тукай - өлкәннәрнең  дә , балаларның да яраткан шагыйре .Без аның шигырьләрен өйрәнәбез ,аларның күбесе көйгә салынган.

(Ике кыз “Бала белән Күбәләк” шигырен рольләргә бүленеп башкаралар.)

А.б.  : Г.Тукай үзенең әсәрләре аша балаларны хезмәтне,табигатьне ,хайваннарны яратырга өнди.Шулай итеп ,ул  укучыда күркәм сыйфатлар тәрбияләргә тырыша.

5 нче укучы :

Тынма,эшлә,и сабый!

Бел,Тиңредән эшләргә-көн,

Эшләп аргачтан бирелгәндер тыныч йокларга – төн.

Иртә торгач та  язарга,дәресең укырга тоткан ;

Тынма ,эшлә,торма тик,

Тынсаң тынарсың җомга көн.

Күр,ничек эшли кояш : иртә таң аттыра

Көнозын куктә йөзә һәм көн буенча яктырып

Син кояштан үрнәк алсаң,иҗтиһад итсәң һаман

Күк арасында кояш күк ялтырарсың бер заман!

( “Карлыгач”җыры куела.) 

(VIII слайд күрсәтелә)

6 нче укучы : Г.Тукай иҗат эшенә 1905 елда Уральскида типографиядә эшләгәндә керешә.

7 нче укучы : 1907 елның көзендә ул Казанга кайта.

(Бер төркем малайлар “Пар ат” җырын башкара)

(IX слайд күрсәтелә)

А.б.  : Г.Тукайның әсәрләре бик күп телләргә тәрҗемә ителгән. Ул татар халкының гына түгел ,башкорт һәм азербайҗан ,казакъ  һәм үзбәк ,кыргыз һәм украин халыкларының да яраткан шагыйренә әйләнгән.

1 нче укучы :Үзенең кыска гына гомеренең һәр минутын Тукай халыкка багышлады.

2 нче укучы : Шагыйрь халык иҗатына халык теленә,туган телгә тирән мәхәббәт белән карады һәм аның бөеклегенә дан җырлады.Шуңа күрә халкым аны үз җырчысы,үз шагыйре итеп кабул итте.

(Акрын гына Г.Тукай  сүзләренә җырлана торган “Иртә” җыры яңгырый.)

(X,XI слайдлар күрсәтелә)

А.б.   :Габдулла Тукайның  безнең арабыздан китүенә 125 ел тула.Ләкин шагыйрьнең үлемсез әсәрләре,шигырьләре безнең йөрәгебездә мәңгелек урын алды.Бүген карты да,яше дә Тукайны укый һәм аны олылап искә ала.Без дә шагыйрьне искә алып,бер минутка тын калыйк.

( “Әллүки”җыры куела.)

(XII-XV слайдлар күрсәтелә)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Классный час посвещённый 125 летию Г.Тукая на татарском языке

Бөек Тукайга 125 яшь тулу уңаеннан үткәрелгән ачык сыйныф сәгате.Информацион –компьютертехнологиясен кулланып уздырыла....

Классный час " Будь воспитанным!"( на татарском языке)

Классный час о правилах поведения , воспитанности, доброте в форме устного журнала с использованием презентации....

Утренник с презентацией посвященный ко дню рождения Г.Тукая на татарском языке

Знакомство с творчеством татарского поэта Г. Тукая....

Ко дню рождения великого татарского поэта Габдуллы Тукая (материал на татарском языке)

Габдулла Тукай является самым любимым поэтом татарского народа. Дети очень много знают о нем. Урок музыки обобщает знания детей о поэте....

Рабочие программы для 1 класса татарской школы по татарскому языку и литературному чтению на татарском языке по учебникам Мияссаровой

Рабочие программы для первого класса по ФГОС по УМК " Перспективная начальная школа". Авторы учебников: И.Х. Мияссарова, Ч.М. Харисова. Татар теле. Казан «Мәгариф-Вакыт», 2012,И.Х. Мияссарова, Ф...

урок-викторина ,посвященная к 130 летию Г.Тукая

разработка урока-викторины посвященной 130 летию Г.Тукая,проводилась во втором классе русскоязычных детей....

Занятие посвященное Дню родного языка и 135-летию со дня рождения Г.Тукая «О родной язык певучий. И туган тел, и матур тел»

В апреле мы отмечаем день рождения любимого татарского поэта Габдуллы Тукая. С целью познакомить детей с жизнью и творчеством поэта было проведено занятие посвященное Дню родного языка и 135- ле...