Ана-бөек исем!
план-конспект занятия на тему
Предварительный просмотр:
Җыр:
Жир йөзендәге иң кадерле, ин изге кеше әни турында бу жыр. Әни, әнкәй… Бу якты дөньяга килгәч тә безне, йомшак куллары белән сыйпап, ак биләүгә биләүче, еласак, җыр көйләп юатучы, татлы йокыдан иркәләп уятучы, яшәргә көч - дәрт бирүче, гомер буена кайгы – шатлыкларыбызны уртаклашучы, тормышыбызнын бизәге, таянычы, акыллы уй – фикерләре белән тормыш дигән олы юлдан алып баручы ул.
А.Б.Җәмгыятебез дә әниләрнең ижтимагый әһәмиятен күтәрү максатыннан Россия Федерациясе Президентының 1998 елнын 30 гыйнварында чыккан 120 номерлы карары нигезендэ Россиядә ноябрь аеның сонгы якшәмбесе ел саен “Әниләр көне” булып билгеләп үтелә. Быел ул 30ноябрь көненә туры килде. Кадерле, газиз әниләребез! Сезне бәйрәмегез белән чын йөрәктән котлыйбыз. Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер телибез. Балаларыгызга картайган көннәрегездә дә терәк булып, ә сезгә, гомер буе алар янәшесендә, кадер – хөрмәттә яшәргә язсын. Ана назы – җирдә ул мәңгелек, Мәңгелек җыр – бишек җырыгыз. Без узасы юлда маяк булып Гомер буе балкып торыгыз.
Шигырь кызлар сөйли
Алсу булып чәчәк атты
Безнең бакча гөлләре.
Әниемнең йөзе кебек
Нурлы, якты төсләре.
Әниемнең елмаюы-
Алсу таңның үзе ул,
Урманнар кебек сабыр ул,
Биек күктәй түзем ул!
Җыр
Алып баручы. Әни, әнием, әнкәй! Кадерләп, назлап әйтәбез, күңелебездәге бөтен рәхмәтне шушы гади сүзгә салабыз, һәрвакыт яныбызда булган, уңышларыбыз өчен шатланып, кайгыларыбызны уртаклашып яшәгән газиз әниебезгә дәшәбез. Халык ана хакын хаклауны алла хакын хаклауга тиңли. Ана турындагы бер әйтемне искә алыйк: “Анаңны арка кочып Мәккәгә алып барсаң да, бурычыңны үтәп җиткерә алмассың. Анаң өчен учыңда тәбә куырсаң да, хакын хисаплап бетерә алмассың”. Гасырлар аша килеп ирешкән бу гыйбрәтле, канатлы сүзләрне җаныбызга, аңыбызга сеңдерү зарур. Балагызның берәве сез, Гаиләнең йөрәге сез, Иминлекнең терәге сез, Һәркемнең кирәге сез. Сез чаялар, сез батырлар, Сез дөньяда иң матурлар. Сез булганга тормыш ямьле, Сез булганга яшәү гамьле.
Бүген без дөньяда иң кадерле булган кешеләр- әниләр бәйрәмен билгеләп үтәргә җыелдык. Инде ничә ел ноябрь аеның соңгы якшәмбесе бу бәйрәмне безгә бүләк итте. Әни – җирдә иң газиз, якын кеше. Ул сине тудырган, көйләп бишектә тирбәткән, синең беренче елмаюыңны, тәпи атлап китүеңне күреп шатланган, туган телен, халык моңнарын яратырга өйрәткән. Без үзебезнең тормышыбызны алардан башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Алар – безнең дөньябызның яме. Әле ярый җирдә чишмәләр бар!... Җырлар өчен чишмәләр кайдан килер иде?... Әле ярый җирдә болыннар бар! Гүзәллекне ничек таный белер идең... Әле ярый җирдә әниләр бар!... Безгә кемнәр хисле күңел бирер иде? Әле ярый чишмәләр бар, әниләр бар... Әниләрне бүгенге бәйрәм белән котлап җыр яңгырый.
Җыр
Кадерле әниләребез сезнең арагызда төрле яшьтәге әниләребез бар. Иң олы әниебезгә 51 яшь булса, иң яшь әниебезгә 28 яшь икән.
Сценка
Күргәнегезчә Т. Миңнуллинның “Әниләр һәм бәбиләр” әсәрендәге Гөлфинәнең 12 баласы бар . Ә безнең залда утыручы әниләребезнең ничә баласы бар икән? Быелгы уку елында безнең мәктәптә 5 балалы 1 әни, 4 балалы 1 әни, 3 балалы 17 әни, 2 балалы-24 әни, 1 балалы 5 әни бар. Күргәнегезчә монда уйланырлык урын бар.
Ә хәзер бу әниләрнең мәктәптә укучы балалары буш вакытта нәрсә эшләгәннәрен карап китәрбез.
Видеоролик
8 сыйныф егетләре буш вакытта бәрәңге пешерергә яратса, 5 нче сыйныф кызлары “Көмеш каләм” түгәрәгенә йөреп шигырьләр иҗат итәләр, ә “Җыр сәнгате” түгәрәгенә йөреп матур итеп җырларга өйрәнәләр.
5 нче сыйныфлар шигырь сөйли
Җыр
Ана! Нинди бөек исем бу! Дөньяда аналардан да изге һәм газиз зат иясе юктыр. Минемчә, һәр хатын-кыз, үз гомерендә Ана булу бәхетенә омтылырга тиеш. Сабыйның дөньяга туып аваз салуы аналар күңелендә онытылмаслык куанычлы көндер. Баланы киләчәктә җәмгыятькә файда китерердәй кеше итеп үстерү- һәр ананың изге бурычы. Шулай булганда гына ул үзен чын мәгънәсендә бәхетле хис итә.
Хатын-кыз- бөек зат,ул күркәм,гүзәл,уңган-булган,тырыш, оста,җитез,түземле.Хатын-кыз ул-ана,тормыш бизәге,аның чәчәге булган иң гүзәл зат.Аллаһы Тәгалә хатын-кызны йомшак табигатьле,нәфис,хисчән итеп яраткан һәм гүзәл затларга гаиләдәге иң җаваплы,иң четерекле вазифаны – бала тәрбияләүне йөкләгән.
Бала тәрбияләүдә халкыбызның гореф-гадәтләре дә, дини тәрбия дә зур әһәмияткә ия. Дини тәрбия –балаларыбызның әһлаклы, кешелекле, тәүфыйклы булып үсүләренең нигезе.
Минвәлиева Мәрьям башкаруында мөнәҗәтләр.
“Ромашка“ таҗларга дини сораулар язылган.
1 А. б. Бар хәстәрем, бар хәсрәтем
Бала өчен.
Хөрмәтем да, хезмәтем дэ
Бала өчен.
Үкенүләр, үтенүләр
Бала өчен.
Тынгысыз көн,
Йокысыз төн
Бала өчен.
2 А.б. Утка, суга укталуым
Бала өчен.
Чыгар юлдан тукталуым
Бала өчен.
Таннан әүәл кайнар аш та
Бала өчен.
Тәгәрәгән кайнар яшъ тә
Бала өчен.
Сираҗиева Гөлназ шигырь сөйли
Әй, кызлар!
Әй, малайлар!
Тик торыгыз, тыныгыз!
Аз гына да чыкмасын
Сезнең тавыш-тыныгыз!
Кошкай, син дә җырлама!
Пескәй, син дә мырлама!
Бозау, син дә мулама!
Акбай, син дә улама!
Шаулама син дә, тирәк!-
Әниемә ял кирәк!
Ул эшеннән
Туктасын!
Тизрәк ятып
Йокласын!
Ял итсен,
Көч тупласын!
Әнием, син болай да
Ял итәсең бик сирәк!
Сиңа да бит ял кирәк!
Арыгансың бит инде,
Әнием, ял ит инде –
Мине йоклат та тизрәк!
Җыр:
-Энҗе, син ничек уйлыйсың, безнең хөрмәтле әниләребезнең көннәре ничек уза икән?
_ Әниләребезнең эшләре бик тыгыз шул. Алар барсына да өлгерергә тиеш: ашарга пешерергә дә, өйне чиста тотарга да,эшкә барырга да һ.б тавык та чүпләп бетерә алмаслык эшләр.
-Әйе. Шул ук вакытта иргә, кайнанага, балаларга, укытучыларга ярарга тырышып артистланасылары да бар бит әле.Бу эшне кайсы әни иң оста башкарыр икән?
Түргә исемнәре “Г” хәрефеннән башланган әниләребезне чакырабыз.
“Ишегалдында” мини-спектакль кую.
Бу талантлы әниләребез хөрмәтенә җыр яңгырый
Җыр:
- Кадерле әниләребезнең балалары, безнең укучыларыбыз мәктәптә бик күп вакытларын уздыралар.
- -Өйгә дә кайтып керми, белмим нишләп кенә ята яталардыр анда дип бер-берсенә зарланышалар кайбер вакытта.
- -Нишләсеннәр инде, укыйлар, төрле чараларда катнашалар. Түгәрәкләргә йөриләр, спорт белән шөгыльләнәләр.
- Бу исемлекне тагын да дәвам итәргә булыр иде. Ләкин күп тапкыр ишеткәнче бер тапкыр күрүең күпкә отышлырак.
Видеоролик 9 класс
Бала очен.
1 А.б. Иртән - кичен йөрэк хисем
Бала өчен.
Барлык эшем, барлык көчем
Бала өчен
Янам - түзәм ,көям - күнәм
Бала өчен.
Горур башны түбән иям
Бала өчен.
Төнен якты таңнар көтәм
Бала өчен.
Куңелемдә җырлар йөртәм
Бала өчен.
Бала өчен...
Бәйрәмебезне иң акыллы малайлар дәвам итә
5 малай шигырь сөйли
Кызып-кызып бәхәсләшә
Бүген бездә малайлар
Ринат, Ислам, Сәйдәш, Айназ
Минем әни пәрәмәчне
Шундый тәмле пешерә.
Телеңне йотарсың, малай
Ашап карасаң менә.
Өчпочмакка җитми инде,
Ни генә әйтсәгез дә.
Әнием кебек берәү дә
Пешерә белмидер лә.
Камыр тылсымга әйләнә
Минем әни кулында
Кәнфит-прәннек кирәк түгел
Гөбәдия барында.
Чәк-чәк белән торт ясарга
Минем әни бик оста.
Тәмле татлы ризыкларны
Әтием дә ярата.
Менә шулай берсен-берсе
Уздырышып малайлар
Тәмле әйберләр ашагач
Әниләрен мактыйлар.
Әниләребезнең тәмлетамак икәнлекләрен белдек.Ә тәм сизү сәләтләре ниндирәк икән? Түргә исемнәре “Р ” хәрефенә башланган әниләр чыга.
“Варенье”
Бу әниләребез хөрмәтенә җыр яңгырый.
Җыр.
Аналарның көләч йөзен күрсәм,
Сабый бала сыман куанам,
Алар күңеленә бүген менә
Изге теләк белән юл алам.
Балаларның уңган – булганлыгы
Ана йөзләрендә күренә
Ә кызларның серле күз карашы
Язда туган моңга үрелә.
Үрелә дә оча җир шарында,
Һәркемгә наз аның эчендә.
Сезнең бәйрәм бүген әниләр,
Сез булганга безнең өчен дә.
-Гөлшаһидә апа, безнең мәктәптә ничә әни бар?
-48
-Исемнәре “Г” хәрефенә, “Р” хәрефенә башланган әниләребезен күреп киттек. Безнең әниләребезнең исемнәре тагын нинди хәрефкә башланган соң?
-И,Энҗе, мин бу кичәгә үземчә бик ныклап әзерләндем бит. Сорау биреп мине батыра алмассың. Бездәге әниләрдә “Г” хәрефенә башланган -14 исем, Р” хәрефенә башланган -8 исем, “Л” хәрефенә башланган -5 исем, “А” хәрефенә башланган -4 исем, “Д, С” хәрефенә башланган -3 әр исем, “И, Э” хәрефенә башланган -2 шәр исем,“З, Н, Я” хәрефенә башланган -1 әр исем бар.
-Ә әниләребез кайларда эшли икән?
-27 әни Кайбычта, 11 әниебез Кошманда. 3 әниебез башка авылларда, 4 әниебез декрет ялында, 3 әниебез беркайда да эшләми.
-Карагыз әле, сез чыннан да бөтен сорауларга җавап табасыәз икән.
Җыр.
Бию 6 кл.
Ә хәзер түргә күп балалы аналарны чакырабыз.
Һәр кеше үзенчә атлап йөри. Берәүләр ашыгып, икенчеләр салмак кына, өченчеләр горур. Хәзер уенга чыеккан кешеләр мин әйткән кешеләрнең адымнарын сурәтләп күрсәтәләр.
Яңа гына атлап киткән кеше
Аяк киеме кыса
Ялгыш кирпечне тибеп җибәргән кеше.
Биле сызлаган кеше
Төнлә урманда калган кеше
Шигырь уку
Әминә шигырен түбәндәге халәттәге кешеләр буларак укырга:
Сез бик туңгансыз
Сезнең аяк кысылган
Сезнең авызда эссе бәрәңге бар
Сезнең бик нык йокыгыз килә
Сезне атарга алып баралар.
Беркайчан да югалып калмаучы әниләргә багышлап җыр яңгырый
Җыр.
А.б. Энҗе, син беләсеңме, әниләр бәйрәме тарихын?
А.б. Әйе, Бу бәйрәм тарихы бик еракка, борынгы Грециягә барып тоташа. Анда ана хөрмәтенә язгы тантаналар үткәрелгән. Англиядә 1600 елдан бирле Әниләр якшәмбесе билгеләп үтелә. АКШ та исә Әниләр көне 1911 елдан бирле май аенда үткәрелә. Шулай ук Дания, Италия, Төркия, Австралия, Бельгия кебек илләрдә дә шул көнне әниләрне хөрмәтлиләр.
А.Б. Бик дөрес, ә менә бездә бу бәйрәм 1997 елдан бирле үткәрелә.
Иң йомшак куллар - син сөйгән куллар.
Иң якты моңнар - син белгән моңнар.
Иң кайнар эзләр - син баскан эзләр.
Иң моңлы күзләр - син баккан күзләр.
Иң тугры сүзләр - син әйткән сүзләр.
Иң сабыр йөрәк - синең йөрәгең
Иң талмас беләк - синең беләгең.
Иң изге теләк - синең теләгең.
Үч тотмас күңел - синең күңелең, әни!
Җыр .
Алып баручы Синең өчен кайгыртучы әниең булу-нинди зур бәхет ул. Аны ярату гына җитми , аның кадерен белергә, сүзен тыңларга,яхшы укуың, үзеңне үрнәк тотуың , эшкә өйрәнеп үсүең белән аны шатландырырга кирәк.
1 нче бала. Иң матур юллар - син йөргән юллар.
2 нче бала. Иң тәмле сулар - син биргән сулар.
3 нче бала. Иң йомшак куллар - син сөйгән куллар.
4 нче бала. Иң якты моңнар - син белгән моңнар.
5 нче бала. Иң кайнар эзләр - син баскан эзләр.
6 нче бала. Иң моңлы күзләр - син баккан күзләр.
7 нче бала. Иң тугры сүзләр - син әйткән сүзләр.
8 нче бала. Иң сабыр йөрәк - синең йөрәгең
9 нче бала. Иң талмас беләк - синең беләгең.
10 нчы бала. Иң изге теләк - синең теләгең.
11 нче бала. Үч тотмас күңел - синең күңелең, әни!
Җыр.
Әни, әнкәй сүзләре кайсы гына телдә әйтелсә дә, ул һәркемгә якын, изге сүз. Балалар шатлыгын, кайгы-хәсрәтен дә алар беренчеләрдән булып уртаклаша, акыллы киңәшләрен бирә. Әниләрнең ягымлы, тәмле, йомшак сүзләре балага юлдаш була.
Баланың иң якын киңәшчесе дә, хәленә керүче дә, кайгы-шатлыгын да үз йөрәге аша үткәрүче кеше – ана. Татар халкында шундый мәкаль бар: “Уч төбендә тәбә пешереп ашатсаң да, анаң каршындагы изге бурычны үти алмыйсың”.
Кая барма, шунда әнкәй йөзе, Кая барсам, әнкәй күңелдә. Әни генә шулай синең өчен Җанын биреп йөри гомергә. Рәхмәт яусын безнең әнкәйләргә,
аларгадыр бөтен авырлык, әнкәйләргә якты йолдызлардан, я кояштан һәйкәл салырлык.
Без тагын бер кабат бәйрәм белән котлыйбыз сезне, кадерле әниләребез! Хәзерге заманда барыбызга да кирәк булган Сабырлык ташламасын сезне! Барлык кешеләр сезгә карап соклансын! Сез дөньядагы бар нәрсәдән дә кадерлерәк, матуррак! Бәхетле булыгыз! Сез аңа лаек! Гомер юлларыгыз озын булсын , Тигез тормыш аны бизәсен. Яшәү дәвере якты көннәр бирсен, Авырлыклар мәңге килмәсен!
Җыр.
Кайбыч районы Әбрар Сәгыйди исемндәге
Кошман төп гомуми белем мәктәбе
Ана-бөек исем!
(Сыйныфтан тыш чара)
Төзеде: читтән торып уку бүлегенең 5 нче курс
студенты Садриева Энҗе Рөстәм кызы
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
УРОК ТАТАРСКОГО ЯЗЫКА В 4 КЛАССЕ по теме:Исем
Максат. 1. Исемнәрне гомумиләштереп кабатлау, алган белемнәрне ныгыту, системалаштыру. 2. Дөрес язу, төрле кил...
Исем һәм сыйфат темаларын кабатлау (2 сыйныф)
Бу дәрестә укучыларның исем һәм сыйфат темалары буенча алган белемнәре ныгытыла һәм камилләштерелә....
Исем һәм сыйфат темаларын кабатлау. Презентация (2 сыйныф)
Бу дәрестә укучыларның исем һәм сыйфат темалары буенча алган белемнәре ныгытыла һәм камилләштерелә....
Родительское собрание на тему "Әти! Нинди горур исем" на татарском языке.
"Әти! Нинди горур исем!" исеме астында үткән әтиләр җыелышы эшкәртмәсе барлык сыйныф җитәкчеләре өчен файдалы булыр дип уйлыйм....
"Исем" темасына презентация
Бу презентация исем темасын кабатлау максатыннан төзелгән...
"Исем" темасын ныгыту.
Конспект урока по татарскому языку для 3 класса татарских школ....
Исем. Уен - дәрес.
4 сыйныф өчен "Исем" темасын кабатлау дәресе....