Родительское собрание на тему "Әти! Нинди горур исем" на татарском языке.
материал на тему

 "Әти! Нинди горур исем!"  исеме астында үткән әтиләр җыелышы  эшкәртмәсе барлык сыйныф җитәкчеләре өчен файдалы булыр дип уйлыйм.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon roditelskoe_sobranie.doc76 КБ

Предварительный просмотр:

Әтнә муниципаль районы

Ташчишмә башлангыч мәктәбе

                 

                                                                                         

(әтиләр белән үткәрелгән  җыелыш)

                                                                 Укытучы: Гайнетдинова Сәвия Ягдут кызы,                        

                                                             беренче   квалификацион категорияле                    

                                                             башлангыч сыйныф укытучысы.

 

2011-2012нче уку елы

Максат һәм бурычлар:

1. Әтиләргә, “әти бәхете- югары дәрәҗәдә кыйммәтле әйбер” икәнен аңларга мөмкинлек бирү;

2. Әтиләрне, авыр педагогик ситуацияләрне  чишкәндә, коллективта фикер алышуга тарту;

3. Әтиләргә, балалар белән үзара мөнәсәбәтләрне төзү буенча киңәшләр бирү;

4. Әтиләрне сыйныф тормышында үзара эшчәнлеккә тарту.

 

Җыелышта катнашучылар: 1,2,3 сыйныф укучыларының әтиләре.

Җиһазлау: балаларның рәсемнәре “Минем әтием”, тактада җыелышның исеме, сыйныф бүлмәсенә өч төркем төзү өчен парталар тезелгән, педагогик ситуацияләр язылган карточкалар, киңәшләр язылган “китапчык”.

Хәзерлек эше:

 Җыелышка әтиләр килерләр микән? Мине башта шул сорау борчыды. “Чакыру” кәгазьләре ясадым. Сөйләшүне ничек башларга? Миңа ярдәмгә әтиләр белән үткәргән анкета ярдәмгә килде.

Җыелышка әзерләнү түбәндәге этаплардан торды:

1. Балалар арасында “Минем әтием” темасына рәсем конкурсы үткәрү.

2.  “Минем әтием” темасына сочинениеләр язу.

3. Әтиләр белән анкета үткәрү. (кушымта №1)

4. Педагогик ситуацияләр әзерләү.

5. “Тәрбия моменты” әзерләү.

6. Чакыру ясап, өләшү.

7. Әтиләргә киңәшләр- “китапчык” әзерләү.

Җыелыш барышы:

Әтиләр сыйныф бүлмәсенә керәләр, өстәлләр артында үз урыннарын   алалар. Өчәр кешедән торган өч группа барлыкка килә.

 

1. Укытучының кереш сүзе.

       Иң беренче,  вакыт табып, безнең җыелышка килгәнегез өчен, анкеталарны җаваплылык тоеп, тутырып җибәргәнегез өчен рәхмәт.

Ни өчен бүгенге җыелышка әтиләр генә чакырылды?

       Гаиләдә ата йогынтысы балаларны тәрбияләүдә гаять зур көчкә ия. Һәр ата гаилә тәрбиясендә актив катнашырга бурычлы. Иң мөһиме- өйдә уңай халәт тудыруга булышлык итү өчен үз стилеңне, үз юлыңны дөрес сайлау. Һәр бала: “Безнең гаилә- дөньяда иң яхшы гаилә. Мин үз әтием белән горурланам!”- дип әйтерлек булсын. Гаилә тәрбиясендә ата кешенең йогынтысы гаять зур. Шуңа күрә баланы тәрбияләүче кешеләр арасында бер ир-ат булырга тиеш.  Әгәр тулы гаиләдә үсүче һәм әтисез балаларны чагыштырып карасак, әнисе, әбисе тәрбиясендә генә калган балаларның начаррак укуын, ешрак тәртип бозуын күрербез. Ата-аналарның аерылышуын, әтисенең гаиләдән китүен кичергән балалар турында шуны әйтергә була. Якын кешесен сагыну, горурлыгының кимсетелүе, тирә-як кешеләрдән оялу, әнисен кызгану, гаиләнең матди хәленең начараюы кебек төрле көчле кичерешләргә бала үзенчә җавап бирә. Берәүләр үз-үзләренә бикләнә, икенчеләре – явызлана, өченчеләре укуын ташлый.

      Әйе, гаилә җимерелгән очракта балага бик кыен була. Мондый очракта ул үзе дә тәрбиягә кыен бирелүче балага әверелә. Еш кына ул кешегә, үз-үзенә ышанычын югалта.

    Хөрмәтле әтиләр!  Бу хакта җитдирәк уйланыгыз, үзегезне бер генә мизгелгә булса да ташлап калдырылган балалар урынына куеп карагыз. Безнең сыйныф укучылары өчен бу күренеш таныш булмаган проблема булып калсын иде.

     Ата йогынтысы бала тәрбияләүдә зур көч булып тора. Ләкин безнең бәлабез шунда: бу йогынты тулы гаиләләрдә дә сизелми. Тикшеренүләргә караганда, хокук бозуларның һәм кылынган җинаятьләрнең зур өлеше тулы, матди яктан иркен гаилә балаларына туры килә. Барлык балаларның да тамагы тук, өсте бөтен, барысының да укырга тулы мөмкинлеге бар шикелле. Ә бала суд эскәмиясе артында утыра. Бүгенге көндә хатын-кыз һәр өлкәдә ир-ат белән тигез, тиң эшләгән чакта, өйгә кайткач та хатын-кызның икенче сменасы башлануын ир онытмаска тиеш. Мондый шартларда хатын-кыз бер ялгызы гына бала тәрбияли алмый. Әйе, йорт эшләре, хуҗалык күп вакыт таләп итә. Шуңа күрә ир-ат әлеге эшнең яртысын үз өстенә алырга бурычлы. Югыйсә, өй эшләре – хатын-кыз эше дип фикер йөртүчеләр җитәрлек әле. Әгәр хатын-кыз ир-ат һөнәрен үзләштерә икән, нигә ирләр хатын-кыз һөнәрен үзләштермәскә тиеш. Моңардан барыннан да элек, балалар, иң мөһиме гаилә тәрбиясе отачак. Чөнки андый ирләргә балалар да ярдәм итәчәк. Ә уртак хезмәт сәгатьләр санын янга калдыра.

    “Үз-үзен аямыйча гына, зур һәм күркәм эшләр башкарган кеше генә яхшы кеше була” – дигән борынгы грек философы һәм язучысы Плутарх.

      Андый эшләрне исә саф күңелле, кешелекле, кечелекле, инсафлы, шәфкатьле, башкаларга ярдәм итәргә, шатлык китерергә әзер торган шәхес кенә башкара ала.

        Яшь буынны тәрбияләүдә әтиләр авторитеты гаять зур роль уйный. “Мәктәп күпме генә тәрбияләргә тырышмасын, яхшы атадан башка, тәрбия барыбер тулы була алмый,”- дигән рус язучысы, тарихчы Н.М.Карамзин. Әлбәттә, сүз күркәм әхлакый сыйфатларга ия булган авторитетлы әтиләр турында бара. Шуңа күрә авторитет, беренче чиратта, балага һәрьяклап уңай шәхси үрнәк күрсәтүгә, аны ихтирам итүгә, сүзенә, эш-гамәленә һәм тормыш тәҗрибәсенә ышануга нигезләнергә тиеш. Кызганычка каршы, авторитетын ялган нигезгә корган ата – аналар да шактый еш очрый әле. Әхлаксызлык, тупаслык, эчкечелек кебек чирләр – гаиләдә әтиләрнең дәрәҗәсен бетерүгә китергән сәбәпләрнең иң таралганнары.

       Авторитет яуларга теләгән һәр ата , бигрәк тә әтиләр җәмгыятькә файдалы эштә, тискәре күренешләргә каршы аяусыз көрәшергә, формалашып килүче яшь кешенең шәхесен ихтирам итәргә, аңарга даими игътибар һәм таләпчәнлек күрсәтергә, теләсә нинди очракта балага индивидуаль якын килә, аның үсеш үзенчәлекләрен исәпкә ала белергә тиеш. Авторитетка ирешүдә әти кешенең үз – үзен яхшы тотуы, тотнаклы һәм әдәпле булуы аеруча мөһим.

       Әти кешенең һәр сүзне уйлап, төпле, саллы итеп әйтә белүе, кылган гамәлләргә җавапчыл, үзеннән өлкәннәргә итагатьле булуы, хезмәт сөюе, бигрәк тә ир бала өчен алыштыргысыз үрнәк булырга тиеш. “Аталар сүзе-акылның күзе” дип, тикмәгә генә әйтмәгән борынгылар.

2. “Түгәрәк өстәл”. Проблемалар һәм аларны чишү юллары.

     Укытучы: Хөрмәтле, әтиләр! Без еш кына балаларыбыз белән кыен хәлләрдә калабыз. “Аталар һәм балалар” арасындагы мөнәсәбәтләр – иң әһәмиятле педагогик мәсьәләләрнең берсе. Мин сезгә төрле мәсьәләләр тәкъдим итәм. Сез аларны нинди юллар белән чишәр идегез?

 Педагогик ситуацияләр чишү, анализлау.(һәр өстәлдә җидешәр сорау)

1. 1) Ничә мәртәбә әйтеп тә малаегыз чәчен алдырмый, ди. Бу очракта сез нишли аласыз?

    2) Балага күпме акча бирергә?

    3) Малаеңның тәмәке тартканын сиздең, ди. Мондый очракта нишлисең?

    4) Балагызның китаплары арасында начар рәсемнәргә тап булдыгыз, ди. Сез нишләр идегез?

    5) Балагызның мәктәптәге тәртипсезлекләре турында мәктәптән хәбәр килә. Сез нишлисез?

    6) Савыт-саба, электр әйберләрен ватса, балага нинди җәза бирәсез?

    7) Балагызны бер сәгатькә уйнарга чыгардыгыз. Ул караңгылангач кына кайтты. Мондый очракта сез нишлисез?

2. 1) Барлык кешеләрдә карап торганда, бала урамда яки кунакта үзен начар тота. Бу очракта нишләргә?

    2) Балагызга язылган хатка тап булдыгыз, ди. Сез нишләр идегез?

    3) Балагыз сумкасында 5-6 дәфтәр генә йөртә, китаплар йөртми. Дәреслекләрем мәктәптә,ди. Сезнең реакция?

    4) Сезгә кунаклар килде. Нишләргә? Баланы урамга чыгарып җибәрергәме? Иртәрәк йокларга      озатыргамы? Яки ХIХ гасыр кагыйдәсе буенча, бала күренергә, ләкин ишетелмәскә тиешме?

    5) Балагыз тел фәннәрен авыр үзләштерә, хәтерендә калмый. Нинди киңәш бирер идегез?

    6) Сезнең балагыз авыру, ди.Врачлар аңа спорт белән шөгыльләнергә киңәш итә. Сез алып биргән спорт әйберләре барысы да тик ята. Ситуациядән ничек чыгарсыз?

    7) Кайбер әти-әниләр балага нәрсә сорый шуны алып бирәләр. Сезнең моңа фикерегез нинди?

3. 1)  Балагыз үзенең уйлары һәм борчулары белән уртаклашмый, сезнең  әйткәннәрне тыңларга теләми. Бу очракта нишләргә?

    2) Балагыз мәктәпкә дәрескә еш соңга кала, дәрестә йокымсырап утыра. Сез нишләр идегез?

    3) Балагыз мәктәптән кайтты да укытучыдан яки берәр иптәшеннән зарлана башлады. Сез ул вакытта нишләр идегез?

    4) Бер әти-әни баласын гел дәрес кенә хәзерләтә. Ә бала “3” ле билгесенә генә укый. Сез әтиләр киңәш бирегез.

    5) Балагыз өлкәннәр белән аралаша, үз яшьтәшләреннән читләшеп беткән. Сез нишләр идегез?

    6) Балагыз идәнне чүпләгән, урындыклар үз урынында түгел... Ә сезгә кунаклар килергә тиеш. Бу очракта өйне сез үзегез җыясызмы?

    7) Балагыз дәрестә тик утыра алмый: бөтерчек шикелле. Дәресне аңламый кала. Нинди киңәш бирер идегез?

 

3. Укучыларның  язган сочинениеләреннән өзекләр уку (авторы күрсәтелми)

         Укытучы: Укучылар үзләренең әтиләрен яраталар, хөрмәт итәләр, алар турында иптәшләре белән уртаклашалар. Сез аларга авторитет. Ләкин бернинди авторитет та балага булган мәхәббәтне алыштыра алмый. Сезнең игътибарыгызга балаларыгыз язган сочинениелардән өзекләр тәкъдим итәм.

4. Тәрбия моменты. “Әти тәүбәсе”. Уку һәм фикер алышу.

     Сезнең игътибарыгызга бер сюжет тәкъдим итәм. Анда бер әти кешенең тәүбәсе турында язылган. Ул үзенең баласыннан кичерүен сорый. Бу текст америка журналисты Ливингстон Ларнед тарафыннан язылган. Миңа калса, әти-әниләрнең  борчылулары кайсы илдә яшәсәләр дә, бертөследер (кушымта №2)

      Фикер алышулар.

      Сез ничек уйлыйсыз, бу сюжет тәрбия турында уйланырга этәрмиме икән? (Әтиләрнең фикерләрен тыңлау)

 5. Әтиләргә киңәшләр.

Кечкенә китапчык формасында эшләнгән психолог киңәшләрен өләшү. (кушымта №3)

 

6. Җыелыш карарын чыгару.

     1) Балаларны тәрбияләүдә актив катнашырга.Тәрбия эшендә әти-әни икесе дә катнашса гына, ул тулы, табигый һәм файдалы була.

      2) Әти белән ул, яки әти белән кыз арасында үзара аңлашу, хезмәттәшлеккә нигезләнгән игелекле мөнәсәбәт төзергә.

     3) Ярату,игътибарлылык хисләренә саранланмаска, балаларның хәленә керә белергә.

     4) Балаларга карата физик көч кулланмаска.

 

7. Йомгаклау.

Укытучы сүзе.

          Бала мәктәптә белем һәм тәрбия ала. Ләкин тәрбиянең нигезе – гаилә. Баланың шәхес булып формалашуы , иң беренче чиратта , гаилә тәрбиясенә бәйләнгән. Ата-ана – төп тәрбияче. Сүз дә юк, һәр ата-ана үз баласын белемле, тәрбияле итеп күрергә тели. Гаилә тормышын җайга салмыйча, ата-аналар белән даими эшләмичә , тәрбия эшендә уңышка ирешү мөмкин түгел. Ләкин чын тәрбия берьяклы гына була алмый. Тәрбиянең төп асылы – мәктәп белән гаиләнең бердәмлегендә. Шулай булганда гына , эш шатлыклы, ике якка да канәгатьләнү хисе бирә торган һәм уңышлы була ала. Шулай итеп, безнең әтиләр белән үткәрелгән җыелышыбыз ахырына якынлашты. Сезгә барыгызга да актив катнашканыгыз өчен зур рәхмәт. Тигез, матур, тыныч гаиләләрдә тәртипле, белемле балалар тәрбияләргә язсын.

(Әтиләр белән әңгәмә бик уңышлы килеп чыкты. Алар җыелышка чакырган өчен рәхмәт әйттеләр. Кулларын килгәнчә сыйныф эшләрендә катнашырга, ярдәм итәргә вәгъдә бирделәр.)

   

 Кушымта №1.

    Әтиләр өчен анкета.

1. Балагыз сезнең кайда эшләгәнегезне һәм ниләр эшләгәнегезне беләме?  Эш урыныгызда булганы бармы?

2. Балагыз сезгә сораулар бирәме? Алар күпме һәм алар кайсы өлкәгә караган?

           ( табигать, техника, сәнгать, спорт һ.б.)

3.Балагыз өй эше башкарудан баш тартса сез нишлисез?

4.Укытучы һәм ата-аналар аралашуынын нинди алымнарын унышлы дип саныйсыз, ә нинди алымнарны            уңышсыз дип исәплисез?

5. Сез үз балагыз мәнфәгатьләрен нинди дәрәҗәдә беләсез?

6. Баланың мәктәп эшләрендә катнашасызмы?

7. Балагыз күңелендәге серләрен сезгә яшермичә сөйлиме?

8. Балагыз сезнең белән бәхәс-низагка керәме?

9. Үзегезне хаксыз дип исәпләсәгез, бала алдында гафу үтенәсезме?

    Кушымта №2.

    Тәрбия сюжеты “Әти тәүбәсе”.

        Улым, тыңла. Мин бу сүзләрне син йоклаганда әйтәм. Мин үзем генә синең бүлмәңә кердем. Моннан берничә минут элек, мин китапханәдә китап укып утырганда, миңа авыр үкенү хисләре килде. Мин синең  кроватең янына үземнең гаебемне танып килдем.

       Улым, мин шул турыда уйладым: мин синдә үземнең начар кәефемне өздем. Син мәктәпкә барам дип киенгәндә, үзеңнең битеңә юеш сөлгене тидергәндә, мин сине үртәдем. Ботинкаңны чистартмаганың өчен мин синнән хисап алдым. Киемнәреңне идәнгә ташласаң, мин сиңа ачуланып кычкыра идем.

      Иртәнге аш ашаганда да мин сиңа бәйләндем. Син чәеңне түктен. Син саран гына азыгыңны чәйнәдең. Син терсәкләреңне өстәлгә куйдың. Син ипигә майны бик калын итеп яктың. Аннан соң, син уйнарга чыгып киттең. Ә мин поездга ашыктым, син борылып миңа кул болгадын һәм “Сау бул, әти” дип кычкырдың, ә мин карашларымны җыердым һәм җавап бирдем: “Иңнәреңне турайт”.

     Аннан көн ахырында бөтенесе яңадан башланды. Юлдан өйгә кайтканда, мин синең тезләнеп, шарлар белән уйнаганыңны күреп алдым. Синең оекларында тишекләр бар иде. Мин сине үземнән алда өйгә керергә мәҗбүр итеп, иптәшләрең алдында түбәнсеттем. Оеклар кыйбат торалар- син аны үз акчаларыңа сатып алсаң, әзрәк җыйнак булыр идең. Күз алдыңа китер, улым, моны синең әтиең әйтә.

     Исеңдәме, аннан соң син китапханәгә кердең, мин укый идем- юаш йөзеңдә борчу. Миңа комачаулаганга ачуым килеп, мин газет өстеннән генә сиңа карап алдым, син кыюсызланып ишек төбендә туктап калдың. “ Сиңа нәрсә кирәк?” ди сорадым мин тупас кына. Син бернәрсә дә җавап бирмәдең, кинәт минем муеннарыма сарылдың һәм үбеп алдың. Йөрәгеңдәге алла биргән ярату белән  синең кулларың мине кыстылар, минем кимсетүле мөнәсәбәтем дә сине суыта алмады.

     Менә шулай, улым, шуннан соң минем кулымдагы газетам шуып төште, һәм мине коточкыч, күңел болгаткыч курку биләп алды. “Гадәт” минем белән нәрсә эшләде? Сиңа бәйләнү, кимсетү- болар минем сиңа, кечкенә малай булган өчен, бүләкләвем. Ә синең характерыңда яхшылык һәм эчкерсезлек бик күп. Синең кечкенә йөрәгең шул хәтле бөек, ерактагы калкулык өстендәге таң шикелле. Йокыга китәр алдыннан мине үбәргә дип миңа сарылуың, бу синең табигый омтылышың.

     Улым, моннан да мөһимрәк әйбер була алмый.

     Мин оялып кына, караңгыда кроватең янына килеп, синең алдыңа тезләндем!”

   

 Кушымта №3. (китапчык)

     

1. Баланы йокыдан тыныч кына уятыгыз, ул сезнең елмаюыгызны күрсен һәм йомшак тавышыгызны ишетсен. Иртәдән үк баланы юк-бар өчен шелтәләмәгез.

  1. Балагызны ашыктырмагыз, вакытны дөрес бүлү сезнең эшегез.

3. Баланы мәктәпкә иртәнге ашны ашатмыйча озатмагыз. Аны алда авыр хезмәт – уку хезмәте көне көткәнен онытмагыз.

4. Бала белән: “Кара аны иркәләнмә!”, “Бүген начар билге аласы булма!”- дигән кисәтүләр ясый-ясый аерылышмагыз. Аңа уңышлар теләгез, ягымлы сүзләр әйтегез.

  1. Баланы мәктәптән тыныч каршы алыгыз. Аңа мең сорау белән “ташланмагыз”, хәл алырга ирек бирегез (авыр хезмәттән соң ничек алҗыганыгызны искә төшерегез). Әгәр бала ни өчендер ярсыган,сезнең белән борчуларын бүлешергә тели икән кул селтәмәгез, “аннан соңга” да калдырмагыз, аны тыңлагыз.

6. Баланың борчылганын күрсәгез,тик ул борчылуын сезнең белән уртаклашырга теләмәсә, сорашмавыгыз хәерлерәк. Бала тынычлансын, үзе үк барысын да сөйләр.

7. Мәктәптән кайткач та баланы дәрес хәзерләргә утыртмагыз. Бала 2-3 сәгать ял итеп алсын (1 нче сыйныфлар 1,5 сәгать йоклап алсалар, тагын да яхшырак). Дәрес хәзерләү өчен иң яхшы вакыт көндезге сәгать 3тән 5кә кадәр. Кич белән дәрес хәзерләргә бөтенләй киңәш ителми.

8. Барлык фәннәрдән дә дәрес хәзерләүне бер утыруда башкарырга мәҗбүр итмәгез. 15-20 минут шөгыльләнгәннән соң 10-15 минутлык ял кирәк.

9. Дәрес хәзерләгәндә балага мөстәкыйль шөгыльләнергә мөмкинлек бирегез. Әгәр сезнең ярдәм кирәк булса, сабыр булыгыз. Аңа борчылмаска кушыгыз, уңышларын күрегез, мактап алыгыз.

  10. Көн дәвамында ярты сәгать вакыт булса да, үзегезне балага гына багышларга вакыт табыгыз.

  11. Гаиләдә бала тәрбияләүдә бердәмлек булсын, әгәр дә үзара аңлашылмаучылык килеп чыкса,   проблемаларыгызны бала катнашыннан башка чишегез.

  12. Шуны истән чыгармагыз “бөтенләй зур” балалар да (без бит 7-8 яшьлек балаларга: “ Син инде зур”,- дибез)   йокы алдыннан әкият, җыр тыңларга яраталар. Болар баланы тынычландыра, яхшылап йоклап китәргә ярдәм итә. Йокы алдыннан күңелсез вакыйгалар турында сөйләшмәскә кирәк. Иртәгә яңа көн туар. Ә без, ата-аналар,  ул тыныч, матур, күңелле үтсен өчен барын да эшләргә тиеш.

 

Кулланылган әдәбият: 1. “Практика образования” журналы, №3, 2010.            

                                                  2. “Тәрбия” газетасы, 2007.

                       

                         

                                                                                                               

                                                                                                                         


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

родительское собрание на тему: "Мудрость родительской любви"

беседа с родителями о необходимости семейного воспитания...

презентация для родительского собрания на тему "Язык как инструмент формирования личности"

В презентации раскрываются основные функции языка,  его значение для формирования личности человека; цитаты и примеры доказывают основные понятия темы....

Родительское собрание на тему: "Выполняем домашние задания" (собрание-практикум)

Рекомендации родителям по формированию у детей навыков самоконтроля, развитию умения работать самостоятельно. Как быть: помогать детям в выполнении домашних заданий или нет? Памятки для родителей "Хот...

Родительское собрание на тему: «Роль взаимоотношений в семье в духовно-нравственном становлении человека». Родительское собрание на тему "Десять ошибок в воспитании"

На собраниях рассматриваются вопросы:  ненасилия в семейном воспитании; стиль взаимоотношений родителей  с детьми; меры поощрения и наказания; формирования у родителей представлений об истин...

Родительское собрание на тему: « Авторитет - как завоевать и не потерять, 4 класс» ( при составлении было использовано методическое пособие Е.О.Яременко, Е.К.Лобачевой "Родительские собрания,2009 год, Москва)

Формировать у родителей психолого - педагогические знания об истинных и ложных типах родительского авторитета;установление дружелюбных отношений между родителями и учителем; родителями и детьми....

Родительское собрание на тему"Формы родительского собрания"

Даннный материал для классных руководителей в помощь выбора формы родительского собрания...

Родительское собрание на тему "Первое родительское собрание для родителей первоклассников"

Родительское собрание на тему "Первое родительское собрание для родителей первоклассников"...