"Шалкан" әкияте буенча презентация
презентация к уроку на тему
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Шалкан
Бабай шалкан утырта.Шалкан зур үсә. Бабай шалканны тарта,тарта –тартып чыгара алмый. Бабай әбине чакыра.
Әби килә. Әби бабайга,бабай шалканга тотына : тарталар, тарталар- чыгара алмыйлар. Әби кызны чакыра.
Кыз килә. Кыз әбигә,әби бабайга, бабай шалканга :тарталар,тарталар – тартып чыгара алмыйлар. Кыз Акбайны чакыра.
Акбай килә. Акбай кызга, кыз әбигә,әби бабайга, бабай шалканга: тарталар, тарталар – чыгара алмыйлар. Акбай Мыраубикәне чакыра.
Мыраубикә килә. Мыраубикә Акбайга, Акбай кызга,кыз әбигә, әби бабайга, бабай шалканга : тарталар, тарталар – чыгара алмыйлар. Мыраубикә тычканны чакыра.
Тычкан килә. Тычкан Мыраубикәгә,Мыраубикә Акбайга,Акбай кызга,кыз әбигә,әби бабайга,бабай шалканга : тарталар,тарталар да тартып чыгаралар.
Җавап бир: Шалканны кем утырта? Шалкан нинди булып үсә? Бабай кемне чакыра? Әби кемне чакыра? Кыз кемне чакыра? Акбай кемне чакыра? Мыраубикә кемне чакыра? Шалканны кем чыгара. Син шалкан яратасыңмы?
По теме: методические разработки, презентации и конспекты

ПДД буенча презентация
ПДД буенча презентацияне тәрбия сәгатьләрендә, сыйныфтан тыш чара итеп кулланырга була...

1нче сыйныф "Яшелчәләр" темасы буенча презентация
1нче сыйныф өчен "Яшелчәләр" темасы буенча презентация....

"Татар халык ашлары" темасы буенча презентация.
quot;Татар халык ашлары" темасы буенча презентация....