Интернет- дусмы, дошманмы?
классный час (2 класс) на тему
Куркынычсыз интернет проекты буенча үткәрелгән класс сәгате
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
klass_sgate_internet-_dusmy_doshmanmy_iske_zhiyash_bashlangych_mktbe.docx | 490.6 КБ |
Предварительный просмотр:
Интернет – дусмы, дошманмы?
Иске Җияш башлангыч мәктәбе
Укытучы : Гәрәева Флүсә Сабит кызы
29 нчы октябрь 2014 нче ел
Тема: Интернет дусмы, дошманмы?
Максат: 1.Интернетның файдалы һәм заралы яклары белән таныштыру.
Җиһазлау: компьютер, презентация
План
I.Классны дәрескә оештыру.
II. Актуальләштерү
-Исәнмесез, укучылар!
-Балалар әйтегез әле, Америка Кушма Штатларында нинди һава торышы икән?
-Казан шәһәрендә , кайсы театрда нинди әсәрләр куела икән? Болар турында, өйдән чыкмыйча гына каян белеп була?
-Интернет аша беләбез.
-Укучылар, бүген без интернетның уңай һәм тискәре яклары турында сөйләшербез.Интернет ресурслардан күпме кеше файдалана дип уйлыйсыз?
-Бик күп, 1 млрд тан да күбрәк кеше файдалана.
- Ә нәрсә соң ул интернет?(Укучыларның җаваплары тыңлана)
-Димәк интернет ул-информация саклау һәм башкаларга тапшыру өчен кулланыла торган компьютер челтәре.
- Безгә ул ничек хезмәт итә?
(Дәфтәр битләре бирелә, укучылар җавап язалар. “Финк-Райт- Раунд Робин” алымы кулланыла)
III. Дәрес проблемасын кую.
- Безнең дәреснең проблемасы-“ Интернет куркынычмы, түгелме?”
- Тактага карагыз әле. Без нинди проблемалы сорауларны чишәргә тиеш икән.
1. Интернетның уңай һәм тискәре яклары.
2. Интернет нәтиҗәсендә барлыкка килүче куркыныч хәлләрне ничек
булдырмаска?
IV. Тема буенча эш.
-Әйдәгез, беренче сорауга җавап табып карыйк.
Ике командага буленәбез һәм интернетның уңай , тискәре якларын саныйбыз. Моның өчен Финк райт Раунд Робин структурасын кулланабыз. Командадагы һәр бала җавапны укый, югын яза бара, фикер алышалар.
-Командалар әзерме? Икенче номерлы өстәлдән 3 нче номерлы укучыны тыңлыйбыз.
Уңай | Тискәре |
Иң кирәкле информация чыганагы | Информация тиешенчә һәм дөрес тә булмаска мөмкин |
Төрле шәһәрләрдә яшәүчеләр белән аралашып була | Күзгә күз карап аралашып булмый |
Өйдән чыкмыйча гына кирәкле әйберне сатып алып була | Төрле алдашуларга корылган |
Үз белемеңне таратырга була | Вирусларга бай |
Укып була | Интернетсыз яшәп булмый башлый |
Сәламәтлек өчен зыянлы |
-Рәхмәт, укучылар!
- Икенче сорауга җавап эзләп карыйк.
- Интернет нәтиҗәсендә барлыкка килүче куркыныч хәлләрдән ничек качарга? Интернетта үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен төзеп карыйк.
Алдыгызда ак битләр. “Стё Зе Класс” алымын кулланабыз. (Укучылар класс буенча йөриләр, бер-берсе белән сөйләшеп кагыйдәләр язалар)
- Ә хәзер “Интернетта кызыксынулар һәм куркынычсызлык” дигән видеоролик карап алыйк.
- Нәтиҗә ясыйбыз.
Беркайчан | Һәрвакыт |
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
- Укучылар, РФ ның Җинаятьләр кодексында да мондый ю ллар бар:
V. “ Компьютер һәм укучы” презентациясен карау
VI. Дәресне йомгаклау.
-“Фо Бокс Синектикс Сималтинус Раунд Тейбл “ алымын куллану.
Интернет ул __________ ошаган, чөнки ул __________.
Нәтиҗә:
-Интернет безнең дусмы, дошманмы?
-Дөрес куллана белсәң дус.
Ә дөрес кулланмасаң- дошман!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Исследование на тему "Интернет об интернете"
Кто не знает, что такое Internet или хотя бы не слышал о нём. Я думаю, что таких людей нет. И это не удивительно. Ведь Internet завоевал популярность и любовь к себе, и эта популярно...
Классный час в 3 классе на тему "Безусловные преимущества использования Интернета. Безопасность интернета для детей
Безопасность интернета для детей...
Уен – дәрес: “Тере табигать белән без дусмы?”
Уен – дәрес:“Тере табигать белән без дусмы?”2нче класста Әйләнә-тирә дөнья дәресебуенча ачык дәрес эшкәртмәсе.Төзеде: башлангыч класслар укытучысы Биктимерова Дилә Вәзир кызы....
Интернет-ресурсы: содержание, структура, назначение. Образовательные сайты и порталы. Средства и виды поиска образовательных Интернет-ресурсов.
В концепции стандартов общего образования второго поколения в Российской Федерации (научный руководитель авторского коллектива разработчиков федеральных государственных образовательных стандартов А.М....
Технологическая карта урока ТЕХНОЛОГИИ. Тема "Поиск информации в Интернете. Практическая работа: «Ищем информацию в Интернете", 2 класс
Технологическая карта урока ТЕХНОЛОГИИ. Тема "Поиск информации в Интернете. Практическая работа: «Ищем информацию в Интернете", 2 класс...
Методические рекомендации по проведению уроков безопасного интернета в школах. (Разработано Лигой безопасного интернета.)
Современную жизнь трудно представить себе без сети «Интернет». Современные компьютерные технологии стремительно развиваются и занимают все больше места в жизни каждого человека.По данным...
Родительское собрание во 2 классе на тему: « Что смотрят Ваши дети по телевизору и в интернете? Интернет-безопасность»
Телевизор в жизни ребенка – это хорошо или плохо? Сколько и что должны смотреть наши дети. Сколько по времени может длиться просмотр телепередач? Нужно ли выключать телевизор, если мы считаем, что пер...